АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Рамазан абзый белән Өммегөлсем апа якты чырайлы кешенең хәлен аңладылар, чын күңелдән кан кардәшләре белән күрешү, бергә тупланып яшәү шатлыгын уртаклаштылар. Әнисе аларның ниятен хуплау йөзеннән: «Үз оясында кош та түлне мул җыя», – дип, хикмәтле сүз әйтеп куйды. Ул гыйбарә Блади абзыйның күңеленә аеруча хуш килде, ахрысы...
7. Туган җир җирсетә шул
Көзгә кергәч, әбиләр чуагыдай коры, җылы көннәрдә тагы бер күңелле мәшәкать өстәлде Гафурга. Өммегөлсем апа, бүтән дус-ахирәтләре белән берләшеп, якшәмбе көннәрендә Выборг базарына сөт-катык илтергә күнегеп китте. Сыерлары сөт-майдан, катык-каймактан яздырмый, хуҗаларыннан артып та кала әле, рәхмәт төшкере. Ә Гафур иртән әнисен йөге белән олы юлга кадәр озатып куя торган булды. Ул, йокысы бүленсә дә, моны бик теләп башкара. Чөнки шул рәвешле үз әнисен озата килгән Гелия белән күрешергә җай чыга бит. Мәктәптә генә аралашу җитми башлады кебек, аның белән гел икәүдән-икәү калып сөйләшәсе генә килеп тора. Мәктәптә Шәриф тә комачаулый аннары...
Олы юл читеннән апа-сеңелләр китә бер мәлне шәһәргә таба аккошлар кебек тезелеп. Көянтәле чиләкләр асып, яисә болай гына ике кулга ике кәрҗин, букча тотып. Яше буенча өлкәнрәк булса да, Өммегөлсем апа башкалардан бер карыш та калышмый. Зифа гәүдәсен яратып карап кала торган иде аның артыннан Гафур: көянтәгә эленгән ике чиләк мал авырлыгын белми дә, әнә ничек җилгер элдертә әнисе! Ә бит бәхетләренә машина туры килсә генә утырып баргалыйлар, күбесенчә – тәпи-тәпи. Кайтканда, җиңеләеп, буш куллар белән диярлек кайталар үзләре. Базарда сөтен дә, помидор-кыярын да бишкуллап алалар икән. Шуңа да базарга йөрүдән һич гайрәтләре кайтмый апаларның, яшь киленнәрнең.
Бүген дә шулай булды. Бер-бер артлы тезелеп китә башлагач та, Өммегөлсем апа әле генә келт итеп исенә төшкән ашыгыч йомышын, борылып, кат-кат әйтмичә булдыралмый. Әлбәттә, Гелиянең әнисенең дә ашыгыч гозере табыла. Гелия үз телендә, көлә-көлә, кул болгап нидер җаваплый. Күңелле, кызык аның белән. Бу юлы Гафур аңардан «Озатканда, әниең нинди йомыш кушты?» – дип сорады.
– И аның сүзе бетәмени соң! – дип яратып көлде кыз. – Сеңлеңне садикка илтергә соңга калма, дигән була. Калырсың аның белән. Мин кайтканчы ук торып утырган була инде ул... Әйдә, кызурак атлыйк әле, Гафур! Елап ятмасын тагы бичаракай.
Гелия шундый инде ул, эшлекле, уңган кыз. Ашыкканда да, кичә өйгә тапшырылган эшнең үтәлеше турында сорашырга онытмый. Мәзәк кенә килеп чыга бит әле: Гафур Шәрифне шефлыкка алса, Гелия икесенә дә тынгылык бирми, барлык фәннәр буенча да сораулар яудырып, аптыратып бетерә. Ә бит шулай укый-тукый торгач, белем буенча Шәриф булып Шәриф тә тигезләшә башлады үзләре белән.
Үз хуторына җиткәч, гадәтенчә матур елмаеп, саубуллашып, сукмак буйлап каерылып кереп китте классташы Гелия. Күңелен ниндидер татлы юксыну хисе били башлаган малай исә шундук «Иртәгәсен мәктәптә очрашабыз бит», дип үзен-үзе юатты.
Япа-ялгыз кайтканда, Гафур мәгълүм валун яныннан җәтрәк үтәргә тырыша. Мәктәптә беренче кыңгырау көнендә урманда поскан теге чит кеше сурәте һаман хәтереннән китми, бимазалап тора иде. Ә башкалар берни дә булмаган кебек тыныч кына яши бирәләр. Әллә Гафурның күзенә генә күренде микән ул ят адәм актыгы?
Көннәрдән бер көнне гадәтенчә кичкә таба базардан кайтып төшкән әнисе каладагы яңалыклар турында сөйләде. Сүз базардагы бәяләргә кереп китте. Шәһәр халкы сөт, май, эремчекне бик теләп ала дип, куанычын уртаклашты. Шуннан соң кешедән ишеткән гадәттән тыш хәлләрне әсәрләнеп бәян итте Өммегөлсем апа:
– Беләсеңме, атасы, базарда безнең кебек Тамбов якларыннан күчеп килгән бер марҗа сөйләп торды. Моның килененә үзе белән бүлнистә бергә яткан бер тол хатын сөйләгән...
– Теге хатынга фәлән сөйләгән, фәләне төгәнгә... – дип көлеп бүлдерде аны Рамазан абзый. – Куян шулпасының шулпасының шулпасы килеп чыга инде азактан... Ну, сөйләргә оста да инде сез, җыен кыз-хатын, тузга язмаганны, булыр-булмастайны, имеш-мимешне!
– Туктале, син, авызыңны иләктәй җырырга ашыкма! Сөйләп бетергәнне көт баштан! – дип, ачуы кузгалып алды ни сабыр Өммегөлсем апаның.
Тынычлана төшкәч, хикәятен дәвам иттерде:
– Шул, әлеге тол хатынга кара төндә әллә финмы, әллә карелмы килеп кергән, ди. «Курыкма, сиңа тамчы да кагылмыйм! Син минем өйдә яшисең. Моның өчен гаеп итмим, йортымны дауларга дип тә килмәдем. Сүзем юк. Син дә мине тыңла, зинһар... Мин теге яктан, чик аша, сазлык буйлап чыктым. Юк, юк, ниндидер зыян-зәвер китерү өчен түгел. Мине хәзер һичнәрсә кызыксындырмый, дөньясыннан гарык! Изге туфрагымда үләргә кайттым мин монда. Үземнең туган нигеземдә җан бирәсем килә... Менә сиңа бер төргәк акча, шикләнмә, бу сезнеке, сәвит акчасы. Бөтен гомереңә җитәрлек! Тик син мине үлгәч, әнә, бакчада чит кеше-кара күзе төшмәс аулак урында торган пар каен төбенә күмеп куй. Гәүдәмне иртән сарай эченнән табарсың!» – дигән. Нишләсен инде ялгызак хатын?! Җәвить итәр иде, теге адәм үзен хәл итүе бар. Акчасы да кызыктыра бит әле аның. Кыскасы, иртән чыгып караса, теге кеше асылынып үлгән, ди. Теге хатын мәетне элмәктән төшереп, күзләрен йомдырып, кабер казып күмеп куйган... Шул...
Өйдә киеренке тынлык урнашты. Бераздан гына:
– Мәрхүмне ул хатын мосафир теләгән урынга күмгәнме соң? – дип сорады үтә дә җитдиләнеп киткән әтисе, ияк очын кармалап, чеметкәләп.
– Соң! Әлеге аулактагы пар каен астына инде, – диде әнисе. Бераз тынып, башын чайкый-чайкый уйланып торгач, күзләрен сөрткәләп:
– Балачагы, бөтен гомере шунда үткән бит, ул мескенкәйнең. Ә теге якта беркеме дә калмагандыр. Туган җирем дип җирсегән инде ул... Туган туфрак һәркемгә дә якын, кадерле шул ул. Үз җиреңдә яшәүгә ни җитә! Безгә дә гыйбрәт... – дип сүзен очлады да, авыр гына атлап, чиләк тотып, аранга чыгып китте. Аның артыннан ни гамьсез Рамазан абзый да уйлана калды.
Гадәттән тыш мондый вакыйга булганмы, юкмы, анда түгел иде хикмәт. Өммегөлсем апа туган нигезен, туган туфрагын сагынып, җирсеп кайткан ул чит кешенең хәленә керә белә, хәзерендә үзенең халәте дә шул адәмнең хис-тойгыларына аваздаш иде. Туган җирне һичнинди дә байлык, малмөлкәт алыштыра алмый икән. Әтисе дә шуны тоя, сизә башлаган бугай, чит җирдә гомер иткәч...
Әнисенең өй җыештырганда, яисә керләр элгәндә, моңаеп китеп, үзалдына акрын гына ниндидер җыр көйләвен ишеткәләгәне бар Гафурның.
Сандугач күкәй салмасын,
Бала да чыгармасын;
Ризык читкә язса язсын,
Туфрак читкә язмасын.
Әнә шул сүзләрне еш кабатлый әнисе җырлаганда. Бер тапкыр кәефе килеп, улына «Ризык читкә язган»ның мәгънәсен аңлатып бирде. Кешене чит җиргә ашыйсы ризыгы тартса да, гомере читтә өзелмәсен, туган иленә кайтырга насыйп булсын, дигән изге теләкне белдерә икән ул тирән мәгънәле җыр.
Әнисенең шул рәвешле авыз эченнән генә көйләгәнен ишеткәндә, яисә туган илен бер күрергә тилмергәннәр турындагы хикәятен тыңлаганда, Гафур авылдагы таныш сукмакларны, балык тоткан инеш буйларын, печән җыйган җиләкле болыннарны, дус-ишләрен, Акмаңгайны исенә төшерә торган булды. Нихәл икән ул Акмаңгай? Нихәл икән Кыярбаш... юк, Кыярбаш түгел, ә дусты Сөббух? Әкияттәге кебек күз ачып йомганчы өенә кайтып төшсәң икән ул дип, хыял диңгезенә дә бата торган иде... Урманда күргән теге кешенең дә шул кадәрле өзелеп сагынудан түзмичә туган нигезенә кайтып егылуы ихтимал бит. Хәзер ул аңа алай ук усал, явыз, шпиун-мазар булып тоелмый иде. Гафур йөрәгенең кайсыдыр кырыенда ул мескенне кызгану хисе кымырҗып куюын да сизде хәтта. Алар да безнең кебек бер башлы, ике куллы кешеләр лә!
Рус мәктәбенең бишенче сыйныфында укып йөрүче Ваассиланың ни өчен вакыт-вакыт күңелсезләнеп, моңсуланып, үз эченә йомылып калуын да төшенә, хәленә керә башлады кебек ул. Күрәсең, үз телендә сөйләшүче яшьтәшләре белән аралашу җитми аңа. Гафур белән күңелле дә бит, әмма барыбер телләрнең төрлелеге комачаулый җәелеп китеп серләшергә. Ваассиланың русчасы һаман сыек, аннары күңел биреп өйрәнми дә төсле ул аны. Ә менә кайчагында татарча сүзләрне чибәр генә әйтеп куйгалый! Чөнки очрашкан саен куллары тигән, күзләре күргән һәр нәрсәнең карелча, татарча исемен бер-берсенә әйтеп бирергә күнектеләр Гафур белән Ваассила. Кыш җитеп, чаңгыда шуарга чыккач, Гафур бар көченә татарча җыр сузганда, Ваассила аны игътибар белән тыңлып кына калмый, шул чакларда үзе дә иреннәрен кыймылдатып, тавышсыз гына кушылып киткәндәй була иде. «Сезнең озын җырларыгыз безнекенә охшаган», – дигәне дә бар.
Рәхәт, искиткеч күңелле була икән бу якларда кышын! Һавасы сулап туймаслык, һәрьякта күз карашында киңлек, иркенлек, хозурлык. Урман эче дә яп-якты. Кареллар үзләре ясап кия торган чаңгылар киң һәм авыр, әмма кар өстендә һәйбәт шуа. Кибеттәгеләре бер читтә торсын алары янында.
...Блади абзыйлары беркөнне шундый ике пар чаңгы тотып кергән. Исәнләшкәч, Гафурның әти-әнисенә шатлыклы да, ямансу да яңалык ирештерде. Карел-Фин республикасындагы иң зур шәһәрләренең берсендә аның бик якын туганнары табылган икән. Алар янына күчеп китү мөмкинлеге чынга ашкач, җыену-хәстәрләнүне бик озакка сузмаска булган Блади абзый. Менә хәзер хушлашырга кергән, үзе ясаган аучы чаңгыларын истәлеккә калдырам, ди. Җәйгә һичшиксез бу якка кунакка кайтачакбыз әле, дип тә өстәде. Ызбаларына күз-колак булуларын да үтенде...
Рамазан абзый белән Өммегөлсем апа якты чырайлы кешенең хәлен аңладылар, чын күңелдән кан кардәшләре белән күрешү, бергә тупланып яшәү шатлыгын уртаклаштылар. Әнисе аларның ниятен хуплау йөзеннән: «Үз оясында кош та түлне мул җыя», – дип, хикмәтле сүз әйтеп куйды. Ул гыйбарә Блади абзыйның күңеленә аеруча хуш килде, ахрысы... Тагын бер кат кайтарып сорагач, авыз эченнән генә үзләренчә кабатлап ятлавы булды, күрәсең.
(Дәвамы бар)
"КУ" 04, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев