СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
– Менә моны күрсәтсәң, сиңа беркем тимәячәк, кыерсытмаячак, – ди Влад Дракула, Гозелога төрле тамгалар төшерелгән тәңкә биреп. – Бу гади акча түгел, аның бер ягында тәре янына ярым ай сугылган. Мондый билгене мин махсус эшләтеп, илнең абруйлы кешеләренә генә бирәм. Син – хәзер минем якын кешем.
14
Дракуланың атасы кенәз Влад Икенче «Дракул» (Шайтан) дигән кушаматны аждаһа сурәте төшерелгән акча суга башлагач ала. Көмеш тәңкәнең бер ягында аждаһа сурәте сугылган, ә аждаһа элек-электән һәрвакыт шайтан билгесе санала иде. Андый акча чыгара башлавы исә аның изге Георгий Ордены сафларына (Дракон орденына) керү белән бәйле иде.
Әлеге дә баягы орденның башлыгы – Рим империясенең хакиме Изге Сигизмунд Люксембургский – император таҗыннан тыш, Венгриянекенә дә ия була, ягъни Венгриянең дә короле булып тора.
Венгрия күп еллар дәвамында Валахия (Румыния) дәүләтенең сәясәтендә зур роль уйный, шуңа күрә Сигизмундның мөгамәләсе ул тарафларда гаять мөһим була. Ул вакытта Влад Дракул әле хаким түгел, әмма Валахия тәхетенә инде дәгъва кыла башлаган вакыты иде. Максатына ирешүдә ул Сигизмунд ярдәменә зур өметләр баглады, Орденның символы булып саналган драконлы акча сугуы да: «Миңа Сигизмунд һичшиксез ярдәм итәчәк!» дигәнне аңлатырга теләвенең бер мисалы иде.
1431 ел башында ул тәхеткә менеп утыруга иреште. Аның улы Влад Өченче (Влад Цепеш) Трансильваниянең Сигишоара каласында шул ук 1431 елны туа. Әтисеннән күчкән Дракул исеме белән йөргән Влад Өченче, данлыклы воевод-кенәз булып танылгач, Валахия иле белән өч тапкыр идарә итә – 1448 елда, 1456 елдан 1462 елга кадәр һәм 1476 елда – төрекләр Балкан ярымутравын яулап ала башлаганга кадәр.
Ил башында Влад Цепеш торган вакытта Бухарест (Букурешти) 1459 елны Валахиянең башкаласына әйләнә.
Үсмер яшендә, Төркиядә булган чакта, Влад Цепеш «атцинганнар» дип аталган халык барлыгын мәгълүм кылган иде. Алар төскә-биткә кара халык булсалар да, киемнәре, үзләрен тотышлары, яшәү рәвешләре белән төрекләрдән нык аерылып торалар иде. Аннары ул белде: төрекләрдә «атцинганнар», «чингенләр» дип аталган кабиләләр кайчандыр Һиндстаннан чыкканнар икән, аннан алар Әрмәнстан аша Персиягә, соңрак Византиягә үтеп кергәннәр, имеш.
Башка халыкларның кулыннан килмәгән һөнәрләргә ия булулары, җырга-биюгә осталыклары, төрле уен коралларында шәп уйнаулары белән дан казанган чегәннәр арасында багу, күрәзә итү, фал ачу белән шөгыльләнүчеләре дә күп була.
Ерак Һиндстаннан килгәннәрен белгәнгә күрә, аларны Византиядә аерым бер йомык төркемгә, үзгә бер кастага саныйлар. Ундүртенче гасыр азагында Византия хәлсезләнә, госманлы төрекләр исә көчәеп килә, шул вакыттан чегәннәр әкренләп, Европага тарала башлый.
Румын кенәзлекләрендә яшәүче җирле халык чегәннәргә уңай карый, аларның атаклы тимерчеләре, балта осталары, агач эше һөнәрчеләре, ат тотучылары, музыкантлары бу илләрдә үзләренә лаеклы урын табалар.
Тәхеткә утыргач, Влад Цепеш төрекләрдән 20 мең чегән сатып ала һәм аларны үз илендә урнаштыра, әмма алар тиз арада дәүләтнең, монастырьларның, боярларның колларына әйләнәләр. Ул вакытта аларны өч төркемгә бүлергә мөмкин була: беренчесе – кенәзгә буйсынучылар, икенчесе – монастырьга бәйлеләр, өченчесе – боярларга хезмәт итүчеләр. Кенәз чегәннәре, салымнарын түләп, үзләренең күчмә тормышын дәвам итәргә хокук алалар, монастырьга теркәлгәннәре һөнәрчелек белән көн күрә һәм авыл хуҗалыгындагы эшләрне башкарырга тиеш була. Чегәннәрнең күпчелеге, боярлар кулына эләгеп, барлык хокукларын югалталар – аларның милке, тормышлары, гомерләре хуҗаныкы булып исәпләнә башлый.
Илдәге тотрыксызлык каты кануннар таләп итә. Төрекләрнең торымнан-торымга һөҗүм итүләре, халыкның вакыт-вакыт баш күтәрүе, төрле фетнәләр тынгы бирми. Шуның өстенә, Дракуланың бертуган энесе төрекләр ыстанына чыга һәм бу, әлбәттә, кенәзне киеренкелектә тота, читтән килгән кешеләргә карата аның шиге арта, һәммәсендә шпионнар күрә башлый. Алманнар, мадьярлар, төрекләр аның ышанычыннан күптән чыккан була, соңгы вакытта исә кенәзнең нәфрәте чегәннәргә дә юнәлә – ни дисәң дә, алар бит чит-ят кавем, җитмәсә, араларында караклары, сихерчеләре күп. Җир йөзенә 1460 елның җәе килә.
Беркөнне чегән малае нәрсәдер урлаган, аны тотканнар һәм хөкемгә тартырга җыеналар. Кануннар катыланган чор булганга, «малайны үлем җәзасына хөкем итәчәкләр» дигән хәбәр чегәннәр бистәсенә дә барып җитә.
Бу коточкыч хәбәрне атлар тотучы, затлы атларны боярларга сатучы Гозело да ишетә. Аның хатыны менә-менә бала табарга тиеш, бу көннәрдә мондый яман хәбәр алу аны хафага сала. Безнең балаларыбыз туа тора, әмма аларны, үсә төшкәч, гади шуклыклары өчен дә үтерә алачаклар бит, дип уйга бата ул.
Нәсел өчен, атцинганнар кавеме өчен борчылу аның җанын ашый – нәсел өчен Баро гына түгел, һәр ир-ат, Гозело үзе дә җаваплы иде. Әлбәттә, иң беренче чиратта, үз гаиләсе өчен кайгыра ул, әмма кан кардәше – теге карак малай кызганыч, бик кызганыч була аңа.
Беркөнне, Алланың рәхмәте белән, кенәз Влад Дракуладан чапкын килде.
– Гозело! – дип кычкыра чапкын, атыннан төшмичә генә.
Гозело йортыннан чыгып:
– Тыңлыйм, – дип җавап бирә.
– Синме Гозело?
– Мин.
– Син атлар дәвалыйсың дигән хәбәр бар... – ди чапкын, атын көчкә тыеп.
– Кулдан-хәлдән килгәнчә, – ди Гозело.
– Мин кенәз кушуы буенча килдем. Аның иң яраткан аты чирли, аягына баса алмый, ашамый. Син хәзер үк кенәзнең ат утарына барырга тиеш.
Гозело, төрле җиһазлар, сыекчалар, кара төстәге шакмаклы ат дарулары алып, кенәз сараена юл тота.
... Гозело кенәз утарында эшен тәмамлаганда инде караңгы төшеп килә.
– Бер-ике көннән аякка басарга тиеш, – ди Гозело үзен күзәтеп торган кенәз куштаннарына.
Баш атбагар усал караш белән Гозелога текәлә:
– Ат терелмәсә, нишләтергә сине? – ди ул.
– Теләсә нишләтерсез, – диде Гозело, утардан китәргә җыенып. – Минем хатын шушы көннәрдә бала табарга тиеш. Зинһар, хатыныма, балама гына тимәгез.
Өч көннән соң Гозелоның җыйнак кына йорты каршында зиннәтле кибитка килеп туктый – Валахия кенәзе Влад Өченче Дракула Гозело янына үзе килә.
– Минем яраткан атымны син дәваладыңмы?
Гозело котсыз кала.
– Мин, – ди ул.
Кинәт йорт эченнән җан ачысы белән кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелә.
– Нәрсә анда? – ди Дракула.
– Минем балам туа, – ди Гозело. – Кенәз монда чагында дөньяга килүен яхшыга юраргамы, начаргамы?
– Ай-яй, ачы телле икәнсең, – ди кенәз, көлемсерәп. – Син атны сихер белән дәваладыңмы, әллә табиблыгың шулай көчлеме?
– Ат савыктымы соң?
– Атым терелде, – ди кенәз. – Рәхмәт сиңа.
– Сихер белән дәваладыммы, дарулар беләнме – ат савыккач, сиңа барыбер түгелмени, кенәз?
– Әйе шул, – дип елмая Дракула.
– Сине ничек бүләкләргә? Нәрсә телисең, әйт?
Өй эченнән яңа туган бала тавышы яңгырый. Ишегалдыннан бер хатынның чәрелдәвек тавышы ишетелә:
– Гозело! Кызың туды!
– Менә, миңа Ходай бүләкне бирде инде, – ди Гозело, тынычланып. – Әлбәттә, ир бала шәп булыр иде, әмма кыз баладан да гүзәлрәк кем бар?!
– Син минем соравыма җавап бирмәдең... Нинди теләгең бар? – ди Дракула.
Гозело авыр сулап куя да: – Хәзер минем бер генә теләгем бар – бу илдә минем нәселемә тимәсеннәр, җәберләмәсеннәр иде, – ди ул.
Кенәз янында басып торган сакчыга нидер әйтә, теге шундук, кибитка эченнән нәрсәдер алып килеп, кенәзгә бирә.
– Менә моны күрсәтсәң, сиңа беркем тимәячәк, кыерсытмаячак, – ди Влад Дракула, Гозелога төрле тамгалар төшерелгән тәңкә биреп. – Бу гади акча түгел, аның бер ягында тәре янына ярым ай сугылган. Мондый билгене мин махсус эшләтеп, илнең абруйлы кешеләренә генә бирәм. Син – хәзер минем якын кешем.
Гозело, бил бөгеп, башын ия:
– Кенәз, тагын бер үтенечемне әйтим әле, – ди ул, кыюсыз гына.
– Тыңлыйм.
– Чегән малаен, караклыкта гаепләп, үлем җәзасына хөкем итмәкчеләр икән...
– Теге, бер боярның абзарыннан йөгән урлаган малайнымы?
– Әйе. Зинһар, җибәрсеннәр аны. Мин аңа үзем, атцинган кануннары буенча, җәза бирермен... Минем әле сиңа кирәк булуым ихтимал...
– Ярый, мин малайны азат итәргә боерырмын, – ди кенәз, кибиткасына утырганда.
Влад Дракуланың кибиткасы урам очындагы борылышта юк булгач, Гозело, ашыгып, өйгә керә. Өйдәгеләр, тып-тын калып, Гозелоны көтә.
– Безгә Валахиядә беркем тимәячәк. Кызыма Мирела дип исем кушабыз. Кызым туганда, бу тәңкә кулыма килеп керде. Безне саклый торган тәңкә әле яңа гына дөньяга килгән кызым Миреланыкы булачак.
Гозеланың даны тиз арада бөтен Валахия буенча тарала, аның нәселенә җил-яңгыр тими, бернинди хилафлык килми.
Илнең үзендә исә бик болгавыр чор була. 1462 елда госманлылар гаскәре Валахиягә яу белән бәреп керә, Влад Өченче гаскәре, илне яклап, сугышка кузгала, әмма Дракуланың бертуган энесе – төрекләрдә озак еллар яшәгән Раду Өченче – госманлылар ягында сугыша һәм, өстәвенә, Валахиядәге боярларны абыйсына каршы фетнә күтәрергә котырта. Көчләр тигез булмый, Влад Дракула Венгриягә качарга мәҗбүр ителә, анда аны нахакка хыянәттә гаепләп, кулга алалар да, зинданга ташлыйлар. Озакламый госманлылар Валахиянең кенәзе итеп Владның энесе Радуны билгеләп куя. Озак еллар тынычлыкка ирешә алмаган илдән чегәннәр качу ягын карый, Гозело нәселе, Дракула бүләк иткән тәңкә ярдәме белән, Валахиядән чыгып китә һәм озакламый Кырым җиренә барып җитә. Аларга кадәр ярымутрауда чегәннәр шактый, аларны монда төрлечә – чингенләр, аючылар, татар чингенләре, Кырым чингенләре дип атыйлар.
Кырымга килгәндә Мирелага ике яшь була.
(Дәвамы бар)
"КУ" 04, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев