Шигърият
Казан урамнарын акбур белән
Казан урамнарын акбур белән сызып-бозып, буран пыр туза.
Казан урамнарын акбур белән
сызып-бозып, буран пыр туза.
Бакыр бабай бакчасында тыныч!
Каян монда сәер могҗиза?
Аллаһ белән әңгәмәдәш бабай
сүзен тапкан, ахры, Аңарга...
Һәм мин әзер бакыр Державинны
пәйгамбәрем итеп санарга.
Бакча уртасында кар бөртеген
телем белән аулап торамын...
Тынычландым бераз... Җан буранын
басты бугай Галәм бураны...
"КУ" 04, 2024
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Пәйгамбәрме, Державин? ........... ...Һәм мин әзер бакыр Державинны ...........пәйгамбәрем итеп санарга (“ Казан урамнарын акбур белән”... Ренат Харис) ......... ...Ренат Харис, бакыр бабай һәйкәленә ник табына? ............Пәйгамбәр дип атаганмы, әйтер сүзе юктан гына? ............... ...Сүз югында сүз булсынга, бер кодагый сораган бит, ...............“ И- и- и, кодагый, ата казың синең күкәй саламы?”-дип... ............ ...Бер уйласаң, аның мондый теләгеннән кемгә зарар? .............Тик гарештән бу гамәлгә Ходай гына ничек карар? ............... ... Сәйлән
0
0