АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Дерт итеп куйды да тирә-ягындагыларга күз йөртеп алды. Беравык аларга ни әйтергә дә белмичә тынып торды. Үлем медальонындагы кәгазьгә танылыр-танылмас хәрефләр белән русчалатып «Кызылармеец Баязитов Вәли Азатович, ТАССР, Чишмәле районы Җиләкле авылы» дип язылган иде. Ә ул исә Хәкимнең ахирәт дусты, якын сердәше иде.
5.Лимонка һәм медальон
Җәй урталарында җирле органнар тарафыннан санитар тыюлар чикләнә, йомшара төшкәч, балалар урманга сибелде. Ә монда үзенә күрә үзгә бер дөнья! Урман дигәч тә, ул Карел муентыгындагы яшел хәзинә безнең урманнардан шактый гына аерыла. Эченә барып кергәч, нарат кына үсә икән биредә дип уйлыйсың башта. Һәр җирдә күккә үрелгән нарат та нарат. Биш йөз елдан артык гомер кичергәннәре бар, диләр. Каеннар да бездәге ише генә түгел, егерме метрга тиклем буй сузганнары очрый хәтта. Арырак киткәч, каенның ботаклары борыла-сарыла кәкрәеп үскән бүтән төрлесе күзгә ташлана. Бусының кәүсәсе кутыр, сөяль белән капланган сыман, карап торырга бер дә күңелгә ятышлы түгел. Исеме дә аның «Бородавчатый», ягъни мәсәлән, «Сөяльле каен». Карел каены дип икенче исеме белән дә атап йөртәләр аны. Юкә, зирек, фин чыршысы, усак, карама, өрәңге агачлары да күренгәли...
Гафур беренче тапкыр урманга килеп кергәндә, үзләрендәге төсле яшел юрган булып яткан болынга тап булгандай хис итте үзен. Әмма ул хатасы ике-өч адым атлауга ук сабак бирде үзенә. Ястык сыман күпереп торган ямь-яшел уйдыкка саксыз кыланып басуга, ике аягы да аска убылып, егылып китә язды. Юк, бу – бездәге кебек куе яшел чирәм үләне түгел, өсте кабарып, күпереп торган, асты буш мүк кәмәше генә икән. Алдавыч тозак итеп махсус ясап куйган шикелле бу келәм. Гафурлар авылындагы кебек төрле рәвештәге үлән-үсемлек биредә сирәк-мирәк кенә очрый. Аның каравы, җир астыннан гөмбә төсле калкып чыккандай яшелсу, кызгылт гранит-мәрмәр, тагын әллә ниткән чуар ташлар анда-санда кукраеп утыра. Мунча шаелары җәелеп ята хәтта. Борынгы дәвердә янартаулар атып чыгарган зур-зур каты токым кыерчыклары, ком-ташлар мүк белән чорналып беткәннәр. Валун дигәннәре дә байтак, кырларны, сөрү җирләрен басып алган.
Хәер, балалар, гөмбә вакыты үтүгә, урманда сирәк кунак. Татлы, сутлы җиләк-җимеш белән сыйланасың килсә, сазлыкка бар икән! Анда бата-чума йөрүе куркыныч, әлбәттә; әмма мүк җиләге, саз җиләге, сазанак , күк җиләге ише мимылдап, кызарып, каралып торганнарын кайдан табасың тагы?! Шул шомлы, хәтәр баткаклыкта гына. Шуңа күрә бала-чага, бер күнеккәч, җәй буена шуннан кайтып керми. Билгеле, өлкәннәр үзләреннән башка, ялгыз гына йөрергә рөхсәт итмиләр сазлык тарафларында. Аягыңнан суырып кына алыр ул төпсез сазлыкларның җен-пәриләре.
Гафурның эше җайлы: алдавыч урыннарның һәрберсе, һәр адымы белән яхшы таныш, ышанычлы юлдашы Ваассила бар... Тәүге тапкыр карурманны аркылыга-буйга айкап чыгулары да хәтердә нык сеңеп калды. Хәзер Ваассила әтисе белән эштә. Блади абзый күчеп килүчеләрнең өйләренә мич чыгарудан бушамый. Балта белән эш итәргә дә осталыгы бар. Хутордан-хуторга йөртәләр аны шулай. Гафур бүген урманга иптәш итеп күрше хутордан килгән ахире Шәрифне ияртте.
Урман урман инде... Як-якка карана-карана, беренче аланга аяк басуга ук, тирә-юньдәге зеңләп торган тынлык шомландыра, әсәрләндерә. Шылт иткән тавыш та ишетелми ләбаса: колаклар чыңлавы гына. Гафур, шактый ук тәшвишләнә калса да, аны-моны сизмәгән атлы булып, игътибарны башкага күчерергә тырышты.
– Күрәсеңме, менә бу юкәне? Кармак сабына менә дигән бит, малай, ә? – диде дә, үткен пәкесе белән бер чыбыкны кисеп тә алды. Шәриф тә, кызыгып, үзенә дә бер саплык ясап бирүен үтенде. Биредә җиләк, чикләвек ише нәрсәгә юлыгуың икеле, аны-моны эзләнеп, туктап торырлык сәбәп юк, шуңа күрә малайлар урман эченәрәк үтәргә булдылар. Тора-бара әле генә куе чатыр булып, кояш нурларыннан ышыклап торган төз, зифа агачлар сирәгәеп, урман күзгә күренеп үзгәрде; як-ягы шыр ачык зур гына аланга, дөресрәге, агач төпләре генә тырпаеп калган алагаем киң кырга әверелде.
Теге нәрсә икән ул, бусы, дип ымсына-ымсына, үрә катып, карашны алга төбәп, аяк астын чамаламый гына кабаланып бара торгач, Гафур көтмәгәндә тирә-ягын мүк сарган тирән чокырга мәтәлеп төшмәсенме! Төште дә, кечтек кенә шүрләвен күрсәтмәс өчен берни булмагандай, ваемсыз гына арлы-бирле каранып торган итте. Черек-мерек агач кисәкләре тырпайган, киноларда гына күргән окоп сыман, озынча баз иде бу. Үткән сугыш хатирәсе! Кайсы гаскәрнең ут сызыгы булуы да әлегә нәмәгълүм.Андый-мондый куркыныч шәйләнмәгәч, Шәриф тә дусты янына сикерде. Чокырның бер читендә, туфрагы убылып торган төшендә ишек сымак нәрсәне дә иң элек ул күреп алды, очлы күз.
– Анда блиндаж дигәне.. ну инде, солдатлар кереп ята, йоклый торган урын түгел микән, – дип гөман кылды ул.
– Кая әле! – дип, атаманлыкны үз кулына алырга ашыкты Гафур һәм аяк астында аунап тутыккан тимер кисәге белән шул култыкны чокып казырга тотынды. Ел буена җилләнеп, кибеп, көпшәкләнеп беткән туфрак тиз биреште һәм казылган урында сынык-җимерек бүрәнә, черек такта калдыклары астыннан ниндидер тимер кап ялтырап күренде. Өргәләпсөрткәләп чистарта торгач, аның аккургаш йөгертелгән дүртпочмаклы калай булуы беленде. Портсигар калдыгы гынадыр, дип ачып карасалар, эчендә – ниндидер сүзләр язылган кәгазь кисәге. Язуы тонык, беленербеленмәс кенә, шуңа күрә артык юанмадылар аның белән. Кайткач яхшылап карарбыз, дип, кесәгә тыккач, янә туфракны актарырга керештеләр. Телдән әйтмәсәләр дә, уйларында ни булганын чамалавы читен түгел иде батыр малайларның. Бер-бер кызыклы әйбер, пистолет-мазар килеп чыкмасмы, дип өтәләнүләре.
Шактый казыну бушка китмәде, ниһаять, каз йомыркасыннан аз гына зуррак, очлы түгәрәк тимер кисәге аяк асларына тәгәрәде. Чиратлашып кулга алып, учта сикерткәләп карадылар, кечкенә булса да әллә ниткән авыр, саллы гына, кабыргалы чуен ише булып чыкты бу әйбер. Шартлата торган граната-мазар түгел микән? Шундый сыек уй йөгереп үтте дә Гафурның башыннан, шуның белән каядыр ми почмагында адашып, тынып та калды. Табылдыкка кесәләрне тагын бер уч патрон гильзасы белән тутыргач, сугыш базының кирәге-кызыгы калмады. Малай-шалайга табышларын күрсәтеп мактану нияте белән артларына ут капкандай ашыгып, авылга җилдертте ике дус.
Алты-җиде йортлы авылны авыл дип атавы да әллә ничек кенә. Кызылтаңнар икешәр-өчәр гаилә булып бүтән хуторларга таралган. Кайсылары фин карелларыннан калган ызбаларга кереп урнашкан. Икенчеләре шыгырдап торган эре-эре нарат бүрәнәләреннән йорт, каралтыкура сала. «Балкыш» колхозы идарәсе карары белән бүтәннәр аларга ярдәм күрсәтә. Колхоз составындагы карачишмәләр, йомратлылар, кәчеләр колхоз үзәгендәге медпункт бинасын төзүне бетереп киләләр. Рамазан абзый көнозын бер төзелештән икенчесенә күчеп йөри, әле бакчачылар янына барып чыга, әле күпьеллык үлән чәчелгән көтүлектән әйләнеп кайта. Выборгка да өч-дүрт көн саен киңәш-мигәшләргә чакыртып торалар. Өй хәлләрен белешергә дә җай тапмый кайчагында. Бүген дә шунда, түрәләр катында.
Бу вакытта исә аның акыллыбаш, эшлекле, уңган ише саналган улы Гафур кунакка күрше хуторда яшәүче Шәрифне һәм дә шартламый калган Ф-1 дигән, солдатлар телендә « лимонка» дип аталган граната тотып кайтты. Авылда бүтән бала-чага заты күренмәгәч, ул өйгә керә-керешкә үк:
– Әни, карале, без нәрсә таптык. Лимонка! – дип шәрран ярды, асыл кош тоткан кебек, кәпрәеп. Өммегөлсем апа камыр күәсе белән мәш килгән җиреннән аның ни әйткәнен ишетеп бетермәдеме, аннары гына тегенең сүзен аңлады:
– Ни дисең, балам, нинди лимон ул булмаганны?! – дип, колакларын торгызды.
Шәриф белән бер-берсенә карашып, горурланып елмаештылар да Өммегөлсем апа алдына теге карасу төстәге гранатаны китереп тә куйдылар.
– Тәүбә, әстәгъфирулла! – диде әнисе, дары исе, сугыш исе килеп торгандай тоелган чиркангыч тимер кисәген күргәч. – Зарарлы, зыян китерерлек әйбер түгелме соң бу? Кайдан алдыгыз моны?
– Шул урманнан инде, окоптан. Граната дип атала бу, белдеңме?! – диде Гафур, исе китмичә генә, дусты белән кул юарга дип, урамга чыгып барганда.
Ананың хәрбиләр, армия чутыннан бернинди мәгълүматы булмаса да, сугыш ярчыгыннан ниндидер бәла-каза янавын күңеле белән сизенде. Ни генә булмасын, ашыкмавың хәерле. Эченнән генә «Атасы кайткач нишләтергә белер!» – дип, камырлы кулын сөрткәч, теге лимонканы алъяпкыч итәгенә ипләп кенә тәгәрәтеп төшерде һәм, як-ягына каранып торганнан соң, су чиләгенә куеп, идән астына ук яшерде. Чыгып кача күрмәсен, дигән күк, баз капкачы өстенә авыр комодны сөйрәп бастырды.
Кичен кияве белән кызы килгәч, Өммегөлсем апа табында хуш исле чәй ясаганда, иренә ишарәләп, шаярта биреп:
– Әнә, улың Шәриф белән... лимон диме... алып кайтканнар монда, чәегезгә турасагыз шәп булыр, – диде. Аннары, идән астын ачып, чиләк төбен күрсәтте:
– Менә шушы була инде лимон!
Ир-атларның күзләре маңгайларына сикерде. Әтисе аптыраудан чәшкәсен чамадан тыш чыкылдатып, тәлинкәсенә куйды. Хәким абыйның йөзе бөтенләй агарып катты. Ни икәнен һәйбәт белә иде ул аны, хәрби сборларда чиләнгән запастагы кызылармеец.
– Бәтәч! – дип куйды ул үзе дә көтмәгәндә, – бу бит граната! Каяле... уф, боҗрасы урынында икән... Кайдан, ничек тапканнар аны, менә шул боҗрасын тартсаң, көлләре күккә оча иде ләбаса. Ярый, бәхеткә, анысына тимәгәннәр. Уф...
– Тизрәк ваенныйларга җәвить итәргә кирәк! – Куркуы аныкыннан ким булмаган йорт хуҗасының беренче сүзе шул булды.
– Тукта, бабай, сабыр ит! Уйлашыйк әле. Бу заманда корал белән уйнарга ярамый. Хәрби комендатурага хәбәр итеп, башыбызга бәла генә алмабызмы диюем?! Дөрес аңламаслар безне, сугыш кырында нидер казынып йөриләр, дип допрослый башласалар? Заманасы шундый, һәр нәрсәдән шикләнеп, дошманлык билгесе табарга гына торалар. Минем белән булган хәлләрне үзегез дә беләсез , – диде кияү, каушавыннан тирләп чыккан муенын сөртә-сөртә.
Бабай шым булды. Киявенең сүзләрендәге хаклык аның миен яндырып үткәндәй итте.
– Әлсәм, нишләтәбез? – дип, аңа бердәнбер өмете-ышанычы итеп бакты ул.
Әбисе дә, ни үле, ни тере, дигәндәй, киеренкелектән ялварулы карашын әле берсенә, әле икенчесенә күчерде.
– Беркая да нитмибез... хәбәр итмибез! – дип нокта куйды кияү. – Сазламык-баткаклыкларның очы-кырые күренми монда... Иң ерак, аулак почмагына олактырырмын ул лимонканы! Бетте-китте! Ә малайларның колагына каты итеп киртләргә! Бу турыда һичкемгә – ни-ни, ...ычкындырмасыннар!
Урман тишегенә үк кереп, сәбәпсез-нисез сәйран кылып йөргән ике сәяхәтче малайны, бу нәрсәдән нинди куркыныч янавын колакларына тукып, орышып, җелекләренә үттеләр. Туган авылларына кайтарып җибәрү белән дә куркыттылар хәтта. Боларның эчләренә пожым керде. Алар өчен нык сабак булды бу хәл. Теләсә кайчан, теләсә кайда авыз ачып, теләсә кайда тыкшынып йөрмәскә ант иттеләр. Шуның белән бергә, олыкараның үзләрен инде дәү үскән кешеләргә, үзләренә тиң санап, урмандагы вакыйганы уртак сер итеп сакларга кушулары бер карышка үсендергәндәй булды малайларны. Һәм шундый ышанычны аклау өчен, дөрестән дә, һичкайчан артык-портык сүз чыкмады алар авызыннан. Әмма ләкин нәкъ шул вакыйгадан соң өлкәннәр күңеленә гөберле бака кебек нидәндер курку, шом ияләште.
Гафур теге портсигар кабын да чыгарып күрсәтмичә булдыра алмады. Хәким абый аны кулында әйләндереп-тулгандырып карады да:
– Юк, портсигарга охшамаган бу. Сугышчылар муенга тага торган бөти кебегрәк медальон түгел микән?! – диде. Эчендәге кәгазь сәләмәсен өстәлгә салып, сыпырып тигезләгәч, озак маташты, әвәрә килде ул аның белән. Ниһаять, аннан ниндидер сүзләрне хәрефләп-берәмтекләп укып чыгуга иреште. Дерт итеп куйды да тирә-ягындагыларга күз йөртеп алды. Беравык аларга ни әйтергә дә белмичә тынып торды. Үлем медальонындагы кәгазьгә танылыр-танылмас хәрефләр белән русчалатып «Кызылармеец Баязитов Вәли Азатович, ТАССР, Чишмәле районы Җиләкле авылы» дип язылган иде. Ә ул исә Хәкимнең ахирәт дусты, якын сердәше иде.
(Дәвамы бар)
"КУ" 04, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев