Логотип Казан Утлары
Роман

СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)

Равил кыскача унҗиде яшендә чегән кызына гашыйк булуын бәян итте, Лаураның бүләге хакында да, бандитлар белән булган матавыкларны да төшереп калдырып сөйләде. Директор затлы кыяфәтле актерның сөйләгәнен йотлыгып тыңлап утырды.

(Башыннан укыгыз)

36
2005 елның җәе Равилгә көтелмәгән вакыйга әзерләгән икән.
Күп еллар узганнан соң, кайчандыр Лаура бүләк иткән тәңкәнең тагын
кулына килеп керүе аның күңелен җилкендерде.
Шул тәңкә бу, шул!
Равил ипи комбинаты директорының кабул итү бүлмәсенә шалтыраткач,
аны шундук директорның үзе белән тоташтырдылар. Куе тембрлы хатын-
кыз тавышы Равилнең күңеленә хуш килде.
– Хәерле көн, Равил әфәнде! Гафу итегез, сезнең отчествогызны белмим.
– Нинди отчество инде ул татарда! – диде Равил. – Фәйрүзә ханым
(директорның исеме шулай иде), сезнең белән очрашып сөйләшәсем килгән иде.
– Мин бик дулкынланам... Сезнең кебек кешеләр белән еш очрашырга
туры килми... Бик шат булырмын очрашуыбызга, мин сезгә үземнең
машинамны җибәрә алам.
– Рәхмәт, кирәкми, мин үземнең машина белән киләм. Кайчан кабул
итә алырсыз икән?
– Сезне елның теләсә кайсы фасылында, тәүлекнең теләсә кайсы
вакытында кабул итәргә әзермен, – дип җавап бирде директор.
Затлы причёскалы, тулы гәүдәле, 45-50 яшьләрдәге директор ак халаттан
иде. Яшьлеге белән хушлашырга ашыкмаучы сөйкемле хатын танылган
актёрны проходнойда үзе каршы алды. Шул арада комбинат буенча
танылган актёр килде дигән хәбәр таралды.
Хатын-кыз директорларның кабинетына хас җыйнаклык вә ямьлелек
монда да бүлмәнең һәр тарафында саклана иде. Равил әдәп йөзеннән башта
ипи комбинатындагы хәлләр, проблемалар, уңышлар турында сораштырды,
аннары театр турында бераз сөйләде. Директор исә аның ни йомыш белән
килгәнен әйтүен түземсезлек белән көтте.
Равил кыскача унҗиде яшендә чегән кызына гашыйк булуын бәян итте,
Лаураның бүләге хакында да, бандитлар белән булган матавыкларны да
төшереп калдырып сөйләде. Директор затлы кыяфәтле актерның сөйләгәнен
йотлыгып тыңлап утырды.
– Равил әфәнде, бу вакыйга китап язарлык булган бит, – дип, ихластан
соклануын белдерде Фәйрүзә.
– Хәзер мин сезгә ни йомыш белән килүемне әйтәм, – диде Равил,
пинжәгенең түш кесәсеннән тәңкәне алып. – Сезнең комбинат тәэмин итә
торган кибетләрнең берсендә ипи алган кеше кайчандыр миңа чегән кызы
бүләк иткән тәңкәгә тап булган – ипи эченнән чыккан ул. Сезгә бернинди
дәгъва юк... Киресенчә, мин шат... Чөнки тәңкә тагын миндә. Моның чегән
кызы миңа бүләк иткән тәңкә икәненә иманым камил. Мине шул кызның
язмышы борчый, инде 20 елга якын аны күргәнем юк, язмышын да белмим.
Ничек тагын монда килеп чыккан икән бу әйбер?
Фәйрүзә уйга калды.
– Эшчеләремнән турыдан-туры сорасам, дөресен әйтмәсләр инде,
куркырлар. Кайсы цехта булды икән ул, онга төшкәнме, су белән кергәнме,
камырга эләккәнме... Ничек белергә?.. Равил әфәнде, бераз вакыт бирегез
әле миңа, аны минем эшчеләремнең берәрсе төшергән булса, моны берәр
ничек шыпырт кына ачыкларга кирәк.
Кабинетка директорның ярдәмчеләре чәй китерделәр, өстәлдә комбинат
җитештерә торган тәм-том урын алды. Равил театрга чакыру билетлары
китерергә вәгъдә биргәч, хуҗабикәнең йөзе кояш кебек яктырды.
Сөйләшә торгач, август азагында Татарстан Республикасы көнен бәйрәм
итү булачагы турында сүз чыкты. Ул көннәрдә актёрларның эше тыгыз
булачагын ишеткәч, Фәйрүзә дә горур тавыш белән:
– Без дә бик каты әзерләнәбез, – диде. – Иң тәмле чәкчәкне без пешерәбез
бит. Санаулы көннәр генә калып бара инде.
Равилне проходнойга озатырга директор тагын үзе чыкты һәм,
саубуллашканда ипи эченә кергән тәңкә хезмәткәрләрнең кайсысында
булганны ачыкларга вәгъдә бирде.
Шул тәңкә микән соң ул? Бәлки Дракула монеталары күп булгандыр.
Шул тәңкә дип ышанасы килде Равилнең, гәрчә хәзер инде аны муенына
тагып куярга теләге булмаса да.


37


30 август көнне Казан-калага табигать чалт аяз көннәр бүләк итте. Бу көнне
шәһәрнең төрле тарафларында көйле-җырлы, шат авазлы чаралар гөрләп-
кайнап торды. Мәдәни чараларның күбесе, әлбәттә, Казанның үзәгендә узды.
Көндезге сәгать икедә, Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйганнан соң, Камал
театры каршында танылган шагыйрьләр үзләренең иҗат җимешләреннән
тамашачыларны авыз иттерделәр, җырчылар җырлады, биючеләр биеде.
Татарстанның атказанган артисты Равил Шәмсиев тә Тукайның берничә
шигыре белән чыгыш ясады. Затлы кыяфәтле, көчле вә матур тавышлы
бу актёрны халык аеруча яратып кабул итте. Вакытлыча сәхнәгә әйләнгән
баскыч мәйданчыгыннан төшкәч, аны чолгап алдылар, кемдер автограф алды,
кемдер үзенең соклануын белдерде, кемдер рәхмәт әйтте, һәммәсенең атаклы
кеше белән аз гына булса да аралашасы килде. Равил, кемнедер абайлап,
кире баскычтан менеп китмәкче иде, аның үзе генә булуыннан файдаланып,
кечкенә буйлы, джинсы костюм кигән мөлаем йөзле бер кыз куып җитте:
– Равил абый! Зинһар, туктагыз, тыңлагыз мине. – Кыз калтыранган
куллары белән кыска причёскасын төзәткәләп куйды.
– Ник бу кадәр каушыйсың, сеңлем? – дип елмайды Равил.
– Равил абый... Минем исемем Сәрия... Мин... Ипи комбинатында
эшлим... Мин... тестовод... Камыр цехында... Мин телефонымны кесәмнән
алгач... белмим ничек килеп чыкты... Телефон чехолы минем бәрхет
материалдан... Телефонымны кесәдән алганда эләккәндер инде... Сезгә
бирәсе әйбер эләгеп чыккан да камыр изелә торган чанга төшеп китте...
Равил кызны, беләгеннән тотып, читкә алып китте.
– Сеңлем, тынычлан, ашыкмыйча сөйлә, – диде Равил, сүзнең нинди
тәңкә турында барганын аңлап.
Сәрия чынлап та бик хафалы кыяфәттә иде.
– Миңа Венера апа... Әниемнең сеңлесе... Сезгә бер әйберне бирергә
кушкан иде... Үзе ул гел командировкаларда...
– Мин түземсезлек белән бер сорауга гына җавап көтәм – тәңкә кемнән,
ничек тагын монда килеп чыккан, Венера апаң каян алган аны?
– Белмим. Ул аны Сочидан алып кайткан.
– Апаң һаман командировкадамы?
– Киләсе атна башында кайта. Венера апа – йорт җиһазлары кибетенең
директоры, ул гел командировкаларга йөри.
Венера Салмачы бистәсендә үзенең затлы коттеджында яши иде.
Командировкадан кайтып, берничә көн узгач, аңа Равил шалтыратты,
Венера аны шундук үзенә кунакка чакырды.
Матур капкалы көяз йорттагы муллык Равилне таң калдырды.
Венера – илле яшьләр тирәсендәге купшы кыяфәтле хатын – Равилне
«деловой кәчтүм» киеп, шәп причёска ясатып каршы алды. Чандыр гәүдәле
яшь хезмәтче кыз зиннәтле җиһазлар белән бизәлгән иркен зал уртасындагы
өстәлгә чәй әзерләгән арада Венера үзенең бизнесы турында сөйләргә
өлгерде, сүзләрендә тормаучы партнёрлардан зарланды, моннан ике ел
элек йөрәк өянәгеннән иренең вафат булуын әйтте.
– Сәрия сезгә тапшырдымы тәңкәне? – дип сорады ул, ниһаять.
Тәңкәнең нинди юл белән Сәриядән Равилгә килеп җиткәнен Венера
белми – моны Равил аңлады һәм бу хакта сөйләп тә тормаска булды.
– Тапшырды, рәхмәт, – диде Равил.
– Соңгы көннәрдә, нишләптер телефонын алмый, җавап бирми.
Соңгы вакытта театрда сирәк булам, элек еш йөри идем, хәзер вакыт
та җитенкерәми. Мин үзем комедияләр яратам. Бик шат сезнең белән
танышуыма.
Ниһаять, Равил үзенең төп соравын бирергә җай табып:
– Бу тәңкәне сезгә кем бирде? – диде.
– Мин ел саен Сочига барып ял итәм, анда дусларым күп. Туксанынчы
елларда ук бергә эшли башлаган дус хатын шунда күчте, ялга баргач,
гел шуларда яшим. Ул мине шул тарафларда дан казанган бер күрәзәче
белән таныштырды. Хәзер, барган саен, шул күрәзәчегә кереп чыгам.
Күрәзәче – чегән хатыны...
– Лаура исемлеме әллә? – дип сорады Равил, җилкенеп.
– Әйе, Лаура. Сез аның белән күптән таныш дип беләм.
– 1977 елда танышкан идек.
– Ул искиткеч кеше, беренче очрашуда ук ул минем узган
гомеремне сөйләде, тормышымда ниләр күргәнемне әйтеп бирде, хәтта
38 яшемдә аягымны сындырганымны да әйтте, киләчәгемнең нинди
буласын фаразлады. Искитмәле күрәзәче! Китәр алдыннан: «Казанда
театрга йөрисеңме?» – дип кызыксынды. «Актер Равил Шәмсиевне
беләсеңме?» – дип тә сорады. «Ничек инде белмәскә, ул бит танылган
актёр, халык артисты, соңгы вакытта театрга сирәк барсам да, мин Равил
Шәмсиевне беләм», – дидем. «Казанга кайткач, зинһар, менә бу тәңкәне
аңа тапшыр», – дип үтенде. Аны сезгә бирергә сеңлем алынды, үземнең
командировкага китәсем бар иде.
– Рәхмәт! Минем өчен бик истәлекле әйбер ул, – диде Равил.
Акыллы хатын буларак, Венера, актёрның кыяфәте кинәт үзгәргәнне
күреп, артык сораулар бирмәде, Равилнең сөйләгәнен тыңлыйсы килде
аның. Ә Равил Лаура турында гына сораштыра башлады:
– Лаура ничек анда? Тормышы, хәлләре әйбәтме?
– Болай ярыйсы шикелле. Сочи янында затлы йортта яши.
– Ире, балалары?..
– Күп тапкыр очрашырга туры килсә дә, аның гаилә хәлләре белән
кызыксынганым булмады. Һәрхәлдә үзе генә түгел ул, анда шактый кеше
яши, балалар да, олылар да бар.
– Миңа сезнең аша берәр сүз әйтмәдеме?
– Юк, сезгә атап сүзләр әйтмәде.
– Кыяфәте... Болай төскә-биткә нинди икән ул хәзер?
Венера авыр сулап куйды.
– Хәлләре әйбәт түгел бугай аның, Равил әфәнде, авырый, ахрысы, – диде
Венера, сыктанып. – Нәрсә булды, нинди чир дип төпченеп тормадым инде.
Шуны гына әйтә алам: киштәсендә йөрәк авыруыннан төрле дарулар күрдем.
Соңгы тапкыр күрешүебездә ул бик нык ябыккан, йөзеннән төс качкан иде.

(Дәвамы бар)

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев