Шигърият
Сүзләр
Дөньяда иң матур сүзләр Бары ана телендә!..
Тел ачылган көннән бирле,
Һәм шулай ул бүген дә.
Дөньяда иң матур сүзләр
Бары ана телендә!
Сүзләрнең төрлесе була,
Язга тиңе, гүзәле.
Күңеллесен ишеткәннәр
Елмаймыйча түзәме?!
Сүзләр белән ант бирәләр,
Кайберләре була ят.
Яратам дигәнен менә
Әйтегез кабат-кабат!
Әйбәтен күбрәк көтәбез,
Начарын күңел куа.
Барыгыз да килешәдер,
Сүзләрдән җырлар туа.
Сүзләрнең төрлесе була,
Бар татлысы, ачысы.
Әйтче миңа, милләттәшем,
Иң якыны кайсысы?!
Кайбер сүзләр онытылмый,
Ишетүгә ятлана.
Әни, ил, Ватан дигәне
Йөрәгеңдә саклана!
Тел ачылган көннән бирле,
Һәм шулай ул бүген дә.
Дөньяда иң матур сүзләр
Бары ана телендә!..
"КУ" 04, 2024
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
....“Шөкер, - диләр, сөйләм теле байый бара, ....... Әмма чит ил сүзе чүпли, йөзе кара! ...... ...Нигә,- диләр, телебезне ямьсезләргә? .......Үз сүзебез бар алмашка, ул сүзләргә!” ...... ...Тик татарның тел байлыгы юклы- барлы- .........Чит сүзләрне кыстырмаса- сөйләм ярлы! ........... ...Сүз табалмый телсез кала сүз алганнар: .......“Ни әйтер?-” дип көтсә көтә түзә алганнар. ........ ....Аптырамый тел сагында торучылар: .........журналистлар, җырчы- артист, язучылар ....... ...Тоткарлык юк тылсымлы сүз кертелгәндә- ...... “Теге” сүзен кыстыралар төртелгәндә... ........... .. Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0