Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУКАЙ САНДЫГЫ (поэма)

Таш мәчеттә тып-тын. Сизелми дә Дөньяларда давыл барлыгы. Аксакал күк түрдә вәкарь саклый, Рухны саклый Тукай сандыгы.

Габдулла Тукайның кечкенә генә сандыгы булуы аның белән Җаек мәдрәсәсендә бергә укыган сабакташларының истәлекләрендә үк телгә алына. Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы борынгы таш мәчеттә сакланган агач сандык – Тукайның замандашы, Җаектагы дусты Нәҗип Нигъмәтуллинныкы. Сандык төбенә «Караван» фабрикасының чәй кабы кәгазе ябыштырылган. Ул капта Габдулла Тукайның «Тәүлек» шигыре дә басылган. Шигырь үзе 1908 елда «Бәянелхак» ширкәте заказы белән языла. Нәҗип Нигъмәтуллин 1909 елда туган авылына – Әтнә районы Түбән Бәрәскәгә кайтышлый, Казанда, Тукай янында – «Болгар» номерында туктала. Бу аларның соңгы күрешүләре була. Барлык мәгълүматларны да искә алып, әлеге сандыкның Габдулла Тукай сандыгы булуы ихтималын фараз кылырга җөрьәт итәм. Бу сандык тарихы әлегәчә галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән.

Автор

 

Иң әүвәле кемнең кулы тигән,

Кайсы оста түккән күз нурын?

Хәтерләми тарих. Сәбәп итеп

Инде шактый вакыт узуын.

Хәтерләми тарих! Хәтерләми

Бу сандыкта яткан серләрне.

Башны салып бер тыңларга иде,

Күп ләбаса аның сөйләре.

Бу сандыкта ятим әрнүләре,

Өмет-ният таслап төрелгән.

Бу сандыкта аның хыяллары

Соңгы күмер кебек сүрелгән.

Өе дә юк, малы-мөлкәте дә,

Бар байлыгы – шул бер сандыгы.

Шунда сыйган бөтен тормыш йөге,

Сыйган анда бөтен барлыгы.

Сандык, гүя, гаиләсе дә аның,

Чын дусты да – инде сыналган.

Гади тактадан ул, тик шулай да

Тулы язмыш аңа сыялган.

Фаҗигасе, әллә бәхетеме,

Сандык белән үткән гомере.

Төпләрендә аның ята кебек

Шагыйрь йөрәгенең күмере.

Табиб куйган диагноз да монда

Яшерелгән якты дөньядан.

Шагыйрь, бәлки, шул сердәше барга

Язмагандыр җирдә кыйбладан.

 

Җаек шәкерте

«Габдулла мәдрәсәдә дә шәкертләр сафсатасына күп кушылмый, үз урынында гына кечкенә генә бер сандыгыннан алып, әллә нәрсәләр генә укыган һәм язган булып утырганы күренгәли иде. Кайсы вакытларда моңланып кына тавышын чыгарыр-чыгармас бәетләр укыганы, озын көйләремезне матур гына иттереп көйләп җибәргәне дә ишетелә иде... Менә бервакытларда Габдулла әфәнде сандыгында төрле хикәят китаплары да күренгәлиләр...»

Ярулла Моради,

Г.Тукайның Җаекта «Мотыйгия» мәдрәсәсендә бергә укыган сабакташы истәлекләреннән.

 

Әйләник бер Җаек урамнарын,

«Мотыйгия»1 тора чакырып.

Мәдрәсәдә Габдулла да укый,

Күләгәсе китә чагылып.

Бөтенләй үк күченгәндә беркөн

Агач сандык иде кулында.

Ә эчендә – китап. Ул – төп азык,

Хәзинәи тәгам югында.

Шәкертләргә Аллаһ шаянлыкны

Күмәртәләп бирә, тәгаен.

Пәри туе купса ялгыш кына,

Шайтан үзе качар, мөгаен.

Ә Габдулла – читтә. Сандыгыннан

Ала да ул китап-дәфтәрен

Исе китми дөнья гамьнәренә,

Күрә һаман уку хәстәрен.

Йә булмаса, озын көйләр суза,

Бәет әйтә шулай үзалды.

Кинәт кенә йөзе алсулана

Һәм яктырып китә күз алды.

Сандык шаһит күңел давылына,

Сандык шаһит тәүге ютәлгә.

Шагыйрь булып җитешкәндә шәкерт

Мәҗбүр икән ниләр үтәргә?

Халык гамен җан ярасы итеп,

Җан догасы итеп күтәреп,

Белгән микән Тукай яшен кебек

Яшьнәп кенә җирдән китәрен?

Белгән микән дөнья юшкыннары

Үпкәсенә беркөн туласын?

«Без китәбез, сез каласыз...» диеп,

Йөрәгенең әрнеп еласын.

***

«Казан» нумирының2 тугызынчы

Бүлмәсенә күчә барлыгы.

Сандык янда, ул янәшә булгач

Сизелми дә дөнья тарлыгы.

Рух саклаучы изге җан кебек ул,

Төбәп карамасаң – күренми.

Искәрмәсәң, аның бәһасе дә,

Кадере дә бик үк беленми.

Җаектагы көннәр ага тора,

Төрлесе бар туган таңнарның.

Күңел дәфтәренә языла бара

Хәерхаһлылары җаннарның.

Буфетчы дус Нәҗип3 булган чакта

Баш очында, түбә, ризык бар.

Кемдер кайчак тез астына суга,

Язмыш бармый туры сызыктан.

Миңлебай4 да янда, Әхмәтша5 да...

Җан сызлаткан сүзләр сөйләнә...

Мут елмаеп, дуслар сорап куя:

«Шагыйрь егет кайчан өйләнә?»

-------------

1 «Мотыйгия» – XIX гасыр уртасында төзелгән Җаек шәһәрендәге дини уку йорты, җәдиди мәдрәсә, XIX гасырның танылган мөселман уку йортларының берсе.

2 «Казан» нумиры – 1905 елның ноябрь аенда Җаек шәһәрендә ачылган «Казан» кунакханәсендәге бүлмә.

3 Нәҗип – Нәҗип Зариф улы Нигъмәтуллин (1889-?) – Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Татарстан Республикасы Әтнә районы) Югары Бәрәскә авылы кешесе, Г.Тукайның замандашы, дусты. Ул – 1905–1914 елларда Җаекта яшәгән. «Казан» кунакханәсендә буфетчы булып эшләгән, Г.Тукайдан рус телен өйрәнү буенча дәресләр алган.

4 Миңлебай – беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевның чын исеме.

5 Әхмәтша – Габдулла Тукайга рус телен өйрәтүче хәлфә – Әхмәтша учитель.

 

«Юк, туганнар, минем әле алда

Караласы була солдатка...

Аннан соң мин ошбу җир йөзенә

Килмәгәнмен кебек озакка...»

Пәйгамбәрлек әллә, шаярумы?

Кем аңласын шагыйрь тел-төбен.

Җан түренә кул сузучы булса,

Күзгә җибәрер ул төтенен.

Сандык кына шаһит: керфек какмый

Үткән төннәренең санына.

Мыштым гына, ютәл битлегендә

Үпкәләргә үлем сарыла.

Сандык кына шаһит, шагыйрь үзе

Искәрмәгән булып кылана.

Төннәр буе китап, ютәл, китап...

Ә иртәнгә күзләр кызара...

Ә иртәнгә... гәҗит-журнал эше,

Дөнья мәшәкате җитәрлек.

Ил-көн кайный, йөрәк кенә түзсен,

Уйлый калсаң, исең китәрлек.

Хәреф җыя6 – кайсы дәвердә дә

Кургаш йота сулар һаваны.

Үпкәләргә тула, тынны буа –

Кайдан алсын егет дәваны?

Җаек – газиз, инде күнегелгән,

Монда дуслар, монда җандашлар.

Әмма Мәккә – Казан, ашкындыра

Туган туфрак, анда якташлар!

Үзе белән ниләр алсын шагыйрь?

Бәгырь тулы шигъри ут кына...

«Минсез кузгалма» дип иңри кебек

Агач сандык, бары ул гына.

Аннан башка юл хәерле булмас,

Сандык – сердәш, сандык – юлдашы.

Дуслар җыелышкан мая белән

Туган якка насыйп юл башы.

Моңсу калыр Җаек урамнары,

Гамьле яшьләр калыр сагышлы.

Китәр шагыйрь, офыкларга йотар

Габдулланы кояш баешы.

-------------

6 1905 елгы революция йогынтысында Җаек шәһәрендә демократик юнәлештәге «Фикер» газетасы, «Әлгасрел-Жәдит» журналы, соңрак «Уклар» исемле сатирик журнал чыга башлый. Г.Тукай әлеге басмаларда хәреф җыючы, корректор, мөхәррир, актив автор була.

Әтнә никруты

«Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем. Авылыбызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, берзаман әтинең сабакташы йә дусты булгангамы, нидәндер миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде. Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда юл буе ашап кайта идем...»

Габдулла Тукай «Исемдә калганнар».

«1907 ел август айлары килеп җитү белән, Тукай Казан ягына – туган илгә кайтып, солдатка каралу мәсьәләсен башына китереп куйды... Тукай Казанга киткәндә, кулына хат язып биреп, минем туган илемә, Әтнә районы Югары Бәрәскә авылында торучы атам Зариф Нигъмәтуллинга тапшырырга һәм солдаттан каралып кайтышлый минем авылыма, минем өемә барып, кунак булуын үтендем.» Нәҗип Нигъмәтуллин,

Г.Тукайның замандашы, Җаектагы дусты истәлекләреннән.

«Габдулла Каенсарга кайткач, апасы-җизнәсенең лапас бурабзар стеналарына аларга атап шигырьләр язып калдыра.»

Фатыйма Габделкәримова – Тукайны күреп белгән Зәйнәп Хәсәниянең сеңлесе истәлекләреннән.

 

Ку атларны, әйдә, ямщик дускай!

Сагындырган туган туфрагы.

Ширбәт төсле хәтта көз һавасы,

Үз җиреңнең көзге яфрагы.

Әтнә урамнары... Балачакның

Ак күмәчле базар чатлары.

Хатирәләр касәсенең чите

Бүген менә янә чатнады.

Һәм түгелде күңел... Шатлык белән,

Әрнүләре бергә укмашкан.

Гүя тылсым тулы төшләр белән

Ачы чынбарлыгың тоташкан.

Волость идарәсе ишегалды

Тулып ташкан бүген халыктан.

Кемдер яңа килгән, ә берәүләр

Көтә-көтә инде ялыккан.

Үктәбрнең ахыры. Өстә – пальто,

Яхшы ботинкалар аякта.

«Кем булыр бу? – дип сөйләшә ир-ат –

Болай киенмиләр бу якта?»

Авыл никрутының7 аягында

Тула оек белән чабата.

Өстендә – тун яки иске чикмән.

Ә бу егет сәер, чынлап та.

«Кушлавычның хәзрәт улы, диләр,

Бик гыйлемле егет, имештер.»

Дүрт волостьтән килгән никрутларның

Кайберләре шулай диеште.

Номер алды егет. Зур сан чыкты.

Озак әле, димәк, көтәсе.

Йөрәк ярсый чабышкы ат кебек,

Гүя алда сират үтәсе.

Никрут булу барча ир-егетнең

Кайчан да бер уза башыннан.

Нидер булыр төсле... Күңеле дә

Бәргәләнә сәер ташкыннан...

Олы Мәңгәр Габделвәлиләргә

Тукталып ул – чират көткәндә

Уйга калды, агач сандыгының

Юл тузанын ышкып сөрткәндә.

Нинди бетмәс ютәл булды соң бу?

Әллә куба дөнья юшкыны?

Әллә сулу кабып йөткерәмме –

Туган якка кайттым ашкынып?

Дәшми сандык. Дәшми тыңлый белә.

Йота белә шикле уйларны.

Аның белән шагыйрь бәхетен дә

Кайгысын да бергә урады.

Чират җитте. Волость идарәсе.

Көнбатышка карый ишеге.

Куллар салкын тоткасына тигәч,

Җан-бавыры кинәт өшеде.

Нидән курка? Солдат хезмәтеме,

Ни өркетә егет бәгырен?

Сизгер йөрәк күкрәк читлегендә

Көтәме соң тәкъдир әмерен?

«Солдатка дип, каралырга» диеп,

Юллар кайтты Казан артына.

Җаны уйный, чандыр бу гәүдәне

Әллә инде ул да тарсына?

Комиссия үтә. Иң дә, буй да җитми.

Бер күзенә әнә ак төшкән.

Шулай дияр, ак билетын тотып.

Шулай дияр таныш-белешкә.

Каенсарга кайтыр. Саҗидәгә8 .

Шатландырыр сөйгән апасын.

Сандыгына бикләр көн күзеннән

Диагнозы белән ярасын.

Сандыгына бикләр. Белмәс җиһан

Хөкем карарының чыкканын.

«Үпкәңдә – чир» дигән табиб сүзе

Аягыннан аны екканын.

Сандыгына яшерер дә шагыйрь

Сөенгәндәй итәр: «Котылдым!»

Үзе генә һәм сандыгы белер

Киләчәкнең шомлы котыбын.

Кем уйлаган, гомер шулай ансат

Бүленер дип бүген икегә.

Юллар ябык, капкалар да бикле,

Кайтып булмый инде кирегә!

Күпме калган? Аймы, әллә еллар?

Әнә тагын ютәл кузгалды.

Үпкәләрдә – шагыйрь үксезлеге,

Үпкәләрдә – тарих тузаны.

Каенсарда бура диварында

Кырып язган шигырь юллары.

«Истәлеккә!» – диде, ә чынында

Сулык-сулык җаны елады.

-------------------

7 Никрут – хәрби хезмәткә алынган кеше. Рекрут — татар теленә рус теле аша кергән француз сүзе. Татарлар арасында әлеге сүзнең «никрут» формасы киң таралган була.

8 Саҗидә – Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең уртак атадан, әмма башка анадан туган сеңлесе – Бибисаҗидә Зиннәтулла кызы Хәбибуллина.

Бәрәскәгә килде. Нәҗип дусның

Хаты кайтты шагыйрь кулында.

Ата-ана өчен шатлык – Тукай үзе

Иптәш булган газиз улына!

Кунак булды. Җаек хәбәрләрен

Сөйләгәндә моңсу елмайды.

Таш мәчетле авыл хәтеренә

Уеп алып калды Тукайны.

Алда – Казан. Пар атларда кайтыр,

Сандыгына салып серләрен.

Язар, язар... «Өлгерергә» диеп,

«Агартырга дөнья керләрен».

Алда – Казан. Алда – яңа дуслар.

Янартаулы шигырь ялкыны.

Ни кичергән шагыйрь ак билетның

Сарылганда җанга салкыны?

Ни кичерде икән шагыйрь җаны?

Күзләренә карап сорарга...

Хөкем карарыннан кул пешкәндә

Никрут белән тулган урамда.

Сандык шаһит тә бит, ләкин дәшми,

Чишми сандык дусты серләрен.

Тик хәтерли булыр мең тугыз йөз

Җидедәге Әтнә көзләрен.

 

Казан шагыйре

«Бу вакытта йорт саен

Кайный самавыр һаман;

Чәйнекләрдә пешмәктә

Чәй — фирмасы «Караван»!

Өйдә хуш ис чәчелгән,

Һәркем күңле ачылган;

Нинди фирма чәе бу! —

«Караван»дыр, «Караван!»

Габдулла Тукай «Тәүлек»

«Мин – мөсафир…

Номерларын «Болгар»

Ачар миңа, кайсын алсам да…

Яңгыратты коридорны кемдер:

– Ишеттеңме, Тукай Казанда!»

Сибгат Хәким «Кырыгынчы бүлмә»

 

Казан. «Болгар».9 Кырыгынчы нумир.

Керә-чыга дуслар-танышлар.

Шагыйрь йөрәгеннән үтә барлык

Гасыр башындагы тавышлар.

Шагыйрь каләменнән үтә бар да –

Ак кәгазьгә таслап түгелә.

Ютәл буа кайчак, күкрәк яна –

Егылмыйча тәмам түз генә.

Үз хәле хәл, ләкин милләт гаме

Өстен икән үпкә чиреннән.

Шигырь уты дөрләп кабынганда

Әҗәл үзе өркеп чигенә.

Көлә шагыйрь тәкъдиренә карап,

Көлеп аргач кинәт тын кала.

Дөнья белән алыш-биреш өзеп,

Сандыгына кереп югала.

Үз эчеңдә рәхәт – алдамыйлар,

Алданмыйсың – базар түгел лә!

Туры Тукайның да берәр заман

Күңел дәрьялары түгелә.

Истә һаман: элек торган бүлмә

Хуҗасына түли алмады.

«Хозяйка»га түләр өчен шагыйрь

Шигырь белән ертык ямады.

Җан биргәнгә юнен бирде Ходай:

«Бәянелхак»10 шакый ишекне.

«Караван» чәй фабрикасын илдә

Җаны булган һәркем ишетте.

Егерме биш тәңкә – шигырь хакы –

Таралды да бетте тиз генә.

Акча юкта, ялган дусларның да

Кинәт кенә юлы өзелә.

-----------------

9 «Болгар» – XX гасыр башында Казанда эшләгән кунакханә. Габдулла Тукай 1907–1913 елларда биредә яшәгән.

10 «Бәянелхак» – Казанда 1906–1914 елларда чыккан татар сәяси, икътисади һәм әдәби газетасы.

Сандык калыр. Бүлмә уртасында

Күпне күргән олпат карт сыман.

Елмаер да шагыйрь, келәм түшәр

Бушап калган чәе кабыннан.

Кич утырып, төсле чәй кәгазен

Ябыштырыр сандык төбенә.

Гарәп имлясында шигырьләре

Сибелерләр төннең күзенә.

Шигырь тамган бармаклары белән

Сандык такталары сыйпалды:

«Сиңа сыйган шатлык-хәсрәтләрем

Бар җиһанга кайчак сыймады...»

Ютәл буган мәлдә никтер һаман

Шул сандыгын жәлләп көрсенде.

Җан дустына үпкә-шөбһәләре,

Яшьле әрнүләре күп сеңде.

«Кемгә калыр? Затлы мөлкәт түгел.

Чыра итеп ватып ягарлар.

Заман чүбен тутырырга булса,

Башка савыт эзләп табарлар.

Васыять итсәм, бөтен Казан көләр!

Агач сандык әллә малмы соң?

Көфер почмагында көн көткәнгә

Җан кадере җирдә бармы соң?»

Кояш чыкса, кинәт чыга икән –

Җаек дусты Нәҗип сугылды.

Кара төннән якты таңга чаклы

Ерак түгел – бер кул сузымы.

Бәрәскәгә кайтып барыш дусның,

Тик беразга ташлап Җаекны.

Казан арты – туган туфрагына

Озатыр ул бүген сандыкны.

Шушы җирдә кендек каны тамды,

Шул туфракта ачы хәсрәте.

Шунда тойды ике куллап тотып,

Күмәч ашауларның рәхәтен...

Шагыйрь түгел Нәҗип. Түгел иде.

Тик аңлады аның йөрәген.

Үзе белән алып кайтып китте

Сандык тулы шагыйрь серләрен.

Буп-буш калды нумир. Шәһәре дә...

Берни дә юк. Бары ютәле.

Сандыгына сала алмас гамьне

Хәзер инде кәгазь күтәрде.

Шигырь сүрүенә йокты әрнү,

Тәкъдиренең чире-дәвасы.

Килде кайчак чыраларга телеп,

Дөнья ваклыкларын ягасы.

Янды. Язды. Яшьнәп яшәде дә

Фани әманәтен үтәде.

Үксез калды галәм. Үпкәләрдә

Калды кебек аның ютәле.

***

Таш мәчеттә11 тып-тын. Сандык тора.

Эче тулы... шагыйрь җылысы.

Чәй кабында аның шигырьләре –

Күз салдыңмы, килә елыйсы.

Иске инде. Тупсалары иске.

Яшел буяулары борынгы.

Күзне йомсаң, шагыйрь чәй пешергән,

Хуш исләре назлый борынны.

Күзне йомсаң – япь-яшь никрут егет.

Иңе җитми, буе тагын да...

Бүген аның халкын дөнья үзе

Шагыйрь сүзе аша таный да!

Таш мәчеттә тып-тын. Сизелми дә

Дөньяларда давыл барлыгы.

Аксакал күк түрдә вәкарь саклый,

Рухны саклый Тукай сандыгы.

-----------------

11 Таш мәчет – Түбән Бәрәскәдәге таш мәчет күздә тотыла — Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында урнашкан ислам дине гыйбадәтханәсе. 1552 елдан соң төзелгән иң беренче таш мәчет кенә түгел, гомумән, Татарстанда авыл җирендә урнашкан иң борынгы таш мәчет тә. Мәчетне сәүдәгәр Ибраһим Борнаев 1769 елда үз акчасына төзетә. Агач сандык бүгенге көндә әлеге мәчеттә саклана.

 

"КУ" 04, 2024

Фото: архив

 

 

 

Теги: поэма

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев