12 (декабрь), 2024

ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Луиза ЯНСУАР. Яратуның чәрдәкләре оча җилгә... Шигырьләр. .................. 3
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Без андый малай түгел. Повесть. ...........................8
Ренат ХАРИС. Тагы бер союзник. Поэма. ........................54
Нәзифә КӘРИМОВА. Озын-озак язмышлар. Повесть-истәлек. .................. 59
Алисә ЗАРИПОВА. Кышкы салкыннарны яз назына төреп... Шигырьләр. .......112
Зиннур ХӨСНИЯР. Әллүки. Роман. ..................................116
«ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ...» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүләккә – әти. Хикәя. ............149
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Нурлан КАЛЫБЕКОВ. Тирмәмнең эче балкый... Шигырьләр. ....................159
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Хатларда да безнең язмыш (Равил ФӘЙЗУЛЛИН архивыннан). ...............162
ӘБҮГАЛИСИНА МӘГАРӘСЕ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Мәгърифәтченең көнкүреш шартлары турында замандашлары. ....170
Фотоархив: Нәкый Исәнбәтнең тууына – 125 ел.
Сәхифәне Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА әзерләде. ........177
ЗАМАНДАШЫБЫЗ
Руфия МӨХЕТДИНОВА. Тормышның матурлыгыннан көч алам!...........179
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Беренче гармунчы. (Фәйзулла Туишевның тууына – 140 ел). ...............181
Варисларга васыять. (Нәкый Исәнбәтнең тууына – 125 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара......................182
Әдәби сканворд. Рәис ГАБДУЛЛА төзеде. ........... 183
2023 елда «Казан утлары» журналында басылган әсәрләр исемлеге..........184
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ..................190
-
Без андый малай түгел (повесть)
Өйдә ни көткәнен сөйләп тормыйм. Юк, юк, сорамагыз да, сөйләмим. Капка төбендә полиция машинасы торганны да, әнинең елый-елый косметикасы юылып беткән күзләре нинди сәер төскә керүе турында да, безнең өйдә Марьвасиловнаның аптыраган кыяфәттә әрле-бирле йөренүен дә – берсен дә сөйләмим -
Шундый тын
Пышылдыйм учыңа исемең. ...Һәм кайта ярату – өенә. -
Ноябрь аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
Сөю фасыллары
Карларны сихерләп, зур таулар өйдерә, Йөрәкне бәллүрдәй боз белән төрдерә, Күңелне мамыктай йокыга күндерә. -
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Басмадан әллә ни ерак түгел карт өянке бар – Самат аны Казан белән бер яшьтә ди, каян беләдер. Менә шул. Казан белән бер яшьтәге өянке астында безнең үз урыныбыз бар. Кармакларны салып куярга бик җайлы анда: калкавычлы башын суга ыргытасың, ә сабын яр читендәге икегә аерылып торган төп уртасына кыстырасың да балык чиерткәнен көтеп утырасың. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Хәтмулла монда урыс булып санала, аның татар икәнлеген беркем дә белергә тиеш түгел. Моның үзенең җитди сәбәбе бар. Татар башы белән нигә чучка көтеп йөри дигән кызыксыну уянырга мөмкин, ә болай читләрнең башына татар чучка көтәр дигән фикер килмәс һәм качкын Хәтмулланың монда икәнлеген шайтаным да белмәс. -
Мин анда чәчәкләр үстерәм
Тора ул мең төсле төсмердән. (Һәм безне беркем дә сөрмәгән!) Мин анда чәчәкләр үстерәм. -
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Безнең песинең әле бер тапкыр да тычкан тотканы, гомумән, тычкан күргәне юк. Вәт бүген мастер-класс күрсәтсен әле! Сэм икенче кат идәнендә койрыгын җәеп, ялкау гына йокымсырап ята иде, аны кочаклап, ук шикелле, беренче катка томырылдым. Анда... идән уртасында кечкенә туп шикелле йоп-йомры тычкан йөри, диван өстенә менеп баскан әнинең күзләре атылып чыгардай булып ачылган, йөзе агарган әти, үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, идәнгә карап каткан. -
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Шунда кымыз ясый торган җиргә бер яшь егет килеп кергән дә: «Саумысыз, Мостай агай!» – дип, әткәй белән ике куллап күрешкән. Шуннан соң бу Сания апа аптырап карап торган да әткәйгә ташланган: – Нигә телең юкмыни соң синең? Нигә башта ук үзең әйтмәдең шуны? Авыз ерып, тик торасың. Телдән язган икән берәү. Үзе язучы ишшу! Шушы хәлдән соң Сания апа белән әткәйнең дуслыгы күрешкән саен ныгый гына барган. -
Тормыш дәресләре
Һәр очраган кеше – укытучы, Билге куючысы – син үзең, Гомер азагында имтиханда Кызармасын бары тик йөзең! -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Исенә төшерде ул инде күптән башына бер кереп чыккан шикле уйларны. Уйлар бер-берсен этә-төртә башлады, бер-берсен кысрыкларга кереште һәм ахыр чиктә башына яңа хәерсез фикер килде: ире Чураканнан бала таба алмаячак ул! Күп вакыт та кирәк булмады, әлеге уй хатынның психикасын тора-бара үзенә буйсындырды... -
Печән өсте
Абайламый калганмын кызу эштә Үләннәрнең зарлы кан-яшь түккәнен – Канлы сутка манылганын мин һич тә. -
ХАТЛАРДА ДА БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
...Аһ егетләр, менә картлык! Мин бит санаторийга китәр алдыннан гына синнән китап алган идем. Рәхмәт хаты яздыммы шунда, әллә юкмы, һич тә исемә төшми. Бик зур рәхмәт, Равил, чын күңелдән! Мин бит картларча акрын гына булса да, кыштыр- мыштыр гел укыштырып барам. -
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Берәүләр күмелә кабергә, Берәүләр күмелә хәтергә». -
ТОРМЫШНЫҢ МАТУРЛЫГЫННАН КӨЧ АЛАМ!
Милләтебез сагында менә шундый шәхесләр торганда, татар халкының киләчәге өметле. Фрида ханым үзе бар көчен куеп эшли, башкаларны да шундый эшләргә илһамландыра белә. «Татарстаннан читтә яшибез. Ничек булдырабыз, шулай саклыйбыз» дип түгел, ә «Без булдырабыз» дип, яңа идеяләр белән янып яшәүче милләттәшләребезнең хезмәте алдында баш иярлек. -
Кышкы мәхәббәтем
Сабыр гына ак кышларны көтәм, Йөрәк тулы сиңа мәхәббәт. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Күптән түгел КГБдан ФСБга әйләнгән оешма хәзер хакыйкатьне ачарга үзе үк ярдәм итәм дип тора, журналистларны яшерен архивларына кертә. Шулай булмый хәле юк, чөнки хәзер Россиянен Алтын Урда варисы икәнлеге хакында ачыктан-ачык иң дәү җитәкчеләр әйтә! -
Бөтенлек
Мин фани бу дөньяны Бүлмимен ак-карага. Ул хасил бөтенлектән, Нур ага бу төнлектән... -
Синле кыш
Язга кергән төсле керәм быел кышка, Йөрәгемдә тәүге сөю гөле шыта. -
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Әткәй миңа карата булган бу фикерен гомер буе саклагандыр дип ышанасы килә. Гаиләдә төрле хәлләр булса да, Илгиз дә бу хакта бер тапкыр да онытмагандыр дип уйлыйм. 50 елга якын бергә яшәдек бит. Ярты гасыр, бер гомер шуңа шаһит… -
Нинди!
«Онытма!» – дияргә ымсынам... Һәм аңлыйм: Бу нинди юләрлек! -
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Чынлап та, рульдә әтисе иде. Янында Сәрия апа да утырган икән, Илшат абый безне берәм-берәм эләктереп кабинага сонгач кына, Самат белән икебезнең маңгайга Сәрия апаның юан бармагы эләккәч кенә күрдек аны... – Кеше куркытып, кая югалдыгыз сез, җен балалары? -
Автопортрет
Кем син үзең? Кайдан килдең? Кай тарафка барасың? -
Кура җиләкләрен үзе җыйды әнкәй...
Көткәнсеңдер, әнкәй, озак көткәнсеңдер, Кайттык менә без дә җыелып, Кураларың кайда дип сорагач, әнкәй, Ник карыйсың болай боегып? Кышлар җиткән... -
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Ул кичәдә минем белән рәттән Григорий Бакланов утырган иде. Ул минем колагыма болай дип пышылдады: «Твардовский киткәч, күпләр үзләренең оятсыз эшләреннән үкенмәделәр, оялмадылар да». Никадәр дөрес әйтелгән сүзләр. Тормышта Твардовский кебек кешеләрнең булуы, хәтта бик әшәкеләрне дә начар эшләрдән тыеп тора. -
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Мунчадан чыксак, хикмәт: Нәсимә апа да, Сәрия апа да, култык астына тавык кыстырып, тыз-быз чабышалар – бакча артыннан лапас тирәсенә ташыйлар үзләрен. Тавыклар, үлгән кебек, башларын салындырганнар, тавыш-тыннары юк. Монда кием пычрату турында уйлап торырга җай юк иде, нәрсә булганын беләсе килеп, без бая гына җырлый-җырлый тамак туйдырып калган тавыклар янына торып чаптык. -
Без андый малай түгел (повестьның ахыры)
Мин бу көйне онытмадым. Казанга кайткач та гел колагымда кайтаваз кебек чыңлап йөрде ул. Менә ике көннән мәктәпкә баргач, җәйне ничек үткәрү турында инша язарга кушсалар, язып мәшәкатьләнгәнче, җырлап кына күрсәтер идем. -
Равиль Фәйзуллинга Сибгат Хәким хатлары
Равил! Вагонда музыка тавышы... Сәер үзе. Әгәр, дим, мине шушы Бөек Ватан сугышыннан соң тынып калган Европа кырларына күзләремне бәйләп кертеп җибәрсәләр, үз җиремне табармынмы? Табармын. Идел буйларына мин барыбер Сәйдәш моңнары буенча барып чыгар идем. -
И!..
Мин бүген кошларын тыңладым Җиһанның Беренче ишеткән шикелле... И юләр! -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Әле кичә генә җир җимертеп йөргән иде әти. Бүген өйлә вакытында: «Кызыл яр чишмәсенең салкын суын эчәсем килә, улым!» – дип, күзгә карап ятты да, чишмә суы алып кайтып биргәч, бер генә йотып куйды, аннары күзләрен йомды һәм: «Бишек җыруы ишетәм, кем җырлый икән аны?» – дип сорады. Бу аның соңгы сүзләре булды. -
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Дәвамлы булды. Нәкъ 8 елдан, бу юлы инде 5 апрельдә улыбыз туды. Без озак кына исем таба алмадык. Әткәй тәкъдим итте. «Нияз дип куйсагыз, ничек булыр?» – дип сорады. Без ризалаштык. -
БҮЛӘККӘ – ӘТИ (хикәя)
Сәлим быел Яңа ел бәйрәмен каршыларга ныклап әзерләнде. Аңа инде биш яшь тулды, һәм ул хәзер Яңа елның, Кыш бабайның мавыктыргыч әкият кенә түгеллеген бик яхшы аңлый. «Каян белә соң ул, каян барысын да аңлый, аның әтисе юк бит?» – дисезме? Белә шул. Бүген һушлы, зиһенле бала булып үсү өчен әтиең булу мәҗбүри түгел. Әниең бик җиткән. Әтиләр урынына акыллы аппаратлар, компьютерлар уйлап тапканнар. -
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!
Конкурска эшләр 10 декабрьгә кадәр кабул ителде. -
Ала-Арчада...
Кызык инде бу тәкъдир, кызык инде. Арабызда хисебез җылы иде... Җырлар яздык икәүләп, серләштек без, Бәхетне уртаклашып гөрләштек без. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Яңа килгән яшь поптан да көнләшә иде ул. Моңарчы алар ир белән хатын кебек яшәмәсәләр дә, араларында мәхәббәт уты кабынып, икесен дә газапларга салмады бугай; тора-бара күнегелгән дип уйлап йөргән Пал Палыч Сарби Даниловнаны чынлап яратуын белде! -
Намус
Намус бер генә сатыла. Ә аннары инде... Белми: Кемгә. Кемне. -
Мәгърифәтченең көнкүреш шартлары турында замандашлары
Мәгърифәтченең күпкырлы эшчәнлеге ике конфессия – ислам һәм православие, ике халык – рус һәм татарлар үзара тату яшәгән губерна шәһәре Казан белән бәйле. -
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Үз гомерләрендә кешеләр бер-берсенә күп нәрсәне әйтергә өлгерми калалар. Йә тартыналар, йә шартлары туры килми. Шуларның иң үкенечлесе: әйтелмәгән рәхмәт белән әйтелмәгән мәхәббәт». -
Тап
Күбәләккә тимәгез сез, очсын әле! Үтсен әле караңгыны, бар диварны. -
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Көндәлекләрендәге бер язмасында әткәй Уфада үзе яшәгән фатирлар турында язып, анда килгән кунакларны, данлыклы шәхесләрне, вакыйгаларны да искә алып китә. Шундый гади нәрсәләр турында язылган бу истәлек ни өчендер рус телендә. Минем аны укучыга татар телендә тәкъдим итәсем килде. -
Литургия
...Кыш җырлаган былбылыңны Саклый алсам иде... Ходам! -
Кыш сафлыгы
Оча карлар, күбәләктәй ап-ак карлар, Дөньядагы бар афәттән алар пакьләр. -
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
24.10.92. «Кичә театрда сезон ачылды. «Ай тотылган төндә»не күрсәттеләр. Халык ифрат күп иде. Гомум кәеф тә югары булды. Исрафилов башта минем сүз әйтүемне сорады. Мин театрның Октябрь җимеше икәнлеген, рухи дөньябызның җимешләре ишле икәнлеген халыкның хәтеренә төшердем. Без – тарих балалары, без – Ватан-әни балалары. -
Мөхәммәт Мәһдиевның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
29 март, 1971 ел. Менә без дә кайтып җиттек, Равил! Казан һаман үз урынында тора икән, урамнары пычрак, трамвайлар нәкъ элеккечә тыгыз... Тик күңелләр генә бераз үзгәргән. -
Кышкы теләк
Карлар оча бөртек-бөртек, Минем күңелемдә китек – Төшә карлар керфегемә, Син кермисең төшләремә. -
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Рәхимов җиңгәнгә сөенгән әткәй инаугурациядә һичшиксез чыгыш ясарга уйлый. Уйлый гына түгел, Президент та сорый аның чыгыш ясавын. Чыгыш язганда килеп чыккан кызык ялгышы турында әткәй рус телендә болай дип язган... -
Сөйгән ярга
Кышкы салкыннарны яз назына төреп, Күңелемдә урын алдың син. -
Рәдиф Гаташның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Монда язучылар аз. Гел гаилә членнары яки чит һөнәр кешеләре. Каян алалар путёвканы, һич аңламассың. Безнең язучыларга юк. Төп яхшы корпуста Мәскәүдән килгән кыз-хатыннар яши – язучылар булса, бер хәер иде. Кызык дөнья! -
Түгел
Бүген мин үземә хыялый булырга юл куйдым! -
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Әткәй дачаны бик ярата иде дип бер генә тапкыр әйтмәдем инде. Икенче катта каминлы бүлмә – әткәйнең кабинеты иде. Ләкин мин аның без барда ул кабинетта язып утырганын хәтерләмим. -
Хыянәт
Быел язлар кабатланып, кабаланып килер төсле, Су өстеннән ташулар да тиз-тиз генә үтәр төсле. -
Озын-озак язмышлар (повестьның ахыры)
Каенатам Мостай Кәрим турында истәлекләр язганда, ул үзе дә янымда булды сыман. Мин тагы бер мәртәбә аның колачка сыймаслык иҗатын иңләргә омтылдым, аның хисләре белән хисләндем, аның халәтенә кереп, уй-фикерләрен, хәсрәт-кайгыларын, шатлык-сөюләрен күңелем аша үткәрдем. Ләкин аның таланты серенә дә, күңел тирәнлегенә дә төшенеп җитә алмадым. -
Ялгызлык
Җан сөйгәнем, сиңа олуг хөрмәтем! Синсез миңа дөньяның юк һиммәте! -
Тормыш дәресләре
Тормыш дәресләрен үткән чакта Горур тот та башың син атла, Беркемнән дә күчерү юк анда, Көн дә яңа кагыйдә ятла!