Логотип Казан Утлары
Роман

ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)

Яңа килгән яшь поптан да көнләшә иде ул. Моңарчы алар ир белән хатын кебек яшәмәсәләр дә, араларында мәхәббәт уты кабынып, икесен дә газапларга салмады бугай; тора-бара күнегелгән дип уйлап йөргән Пал Палыч Сарби Даниловнаны чынлап яратуын белде!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Авыл

Пал Палыч тарихи документлар белән качып киткәч, Хәтмулла
Туксабага кайтты. Солтанның яшьтәшләре җыелачак иде анда. Алар мәктәп
тәмамлаганда, «киләчәккә хатлар» язып, Күлтәк буенда күмгән булганнар,
хәзер менә шуларны алып укыр вакыт җиткән, ди.

Хәтмулла, мавыгып, кулына кергән кәгазьләрне актарып утырганда,
ишек кыңгыравына бастылар. Ул әүвәл кәгазьләрен җыеп куймакчы иде,
ахырда кире уйлап, тагын күпме яшереп сакларга була инде боларны
дигәндәй, әлеге фикереннән кире кайтты һәм ныклы адымнар белән ишек
ачарга китте.
Бусага төбендә Русиндагы Григорий атакай басып тора иде. Ул нидер
әйтмәкче булып авыз ачарга өлгергәнче, тегесе сүз башлады:
– Хәтмулла хәзрәт, сине Солтан абый чакыра, – диде. – Хәзер үк. Җыела
башладылар инде. – Ул нидер әйтмәкче булып авыз ачарга өлгергәнче,
тегесе сүз кыстырдып өлгерде: – Гайнан мин, Сәрдәр малае. Туксабаның
Сәрдәр, Сарматтагы Ләисов Сәрдәр малае. Аңлатырмын әле соңыннан.
Әйдә, хәзер үк, тизрәк килергә куштылар.
«Гайнан дигән була?.. Сәрдәр малае... Ниткән Сәрдәр малае ди син?!
Григорий атакай ләбаса син? Нишләп йөрүең бу якларда?!.» Хәтмулла,
монда Русин попын күрүенә бик гаҗәпләнсә дә, уендагын тышка
чыгармады. Бәлки, охшаган гынадыр?.. Атаңа охшаган рус күп була
дигәндәй... Ул киткәч, Русинга попны эзләп килүчеләр булганын да
әйтмәде. Яхшы машиналарда такыр башлы кәчүкләр иде ул. Берсе мәктәптә
бергә укыган сыйныфташы, имеш, Касыймга эш белән килгәннәр дә,
аны күрергә дип, Русинга кагылганнар, янәсе. Шикле кешеләр иде алар.
Үзләре Григорийның Ханкала ягына киткәнен дә, атасы авыр хәлдә булгач,
ашыгыч кузгалганын да әйтәләр. Күрәсең, әлеге хәбәрне тагын бер кат
тикшерергә уйлаганнардыр. Бәлки, чынлап та, атакайның дусларыдыр?
Сармат ерак түгел бит моннан. Әнә бит, мәгълүмат шактый боларда:
Григорийның Сарматтагы атасының да ашыгыч рәвештә Ханкала ягына
киткәнлеген белеп торалар?.. Үзара чышын-пышын ниндидер хәзинә
турында сөйләшәләр, «клад», «клад» диләр... Әллә чиркәү асты казылганны
беләләр микән, бәлки, болар «аю»ларның әшнәләредер; чиркәү нигезеннән
хәзинә чыккан дигән хәбәргә адарынып йөрүләре түгел микән? Хәтмулла
пошаманга төште һәм шул көнне үк Ханкала ягына чыгып киткән иде.
«Сәрдәр малае» шуннан ары башка берсүз әйтмәде. Югыйсә Хәтмулла
көткән иде, Русинда күрешүләре хакында мондагыларга сиздерә күрмә,
зинһар, дип гозерләнүен көткән иде... Тик беркавымнан бу уйларыннан
үзе дә көлеп җибәрде: соң, бәлеш баш, үзең дә чучка көттең ләбаса анда;
беренче чиратта, бу егеттән серне чишмәвен син үтенергә тиеш түгелме
соң?! Мондагы мәхәллә каршында, милләт өчен, халык өчен кирәк иде дип
кенә аклана алмыйсың! Барыбер аңламаячаклар. Чөнки заманасы шундыйга
китте. Милләт, халык өчен дип, бары үз ягын кайгыртучылар белән тулды
татар дөньясы. Шул нисбәтле Хәтмулланың башында яңа уй-ниятләр
туды. Ул эчтән генә янәшәсендә атлаган егет ягына карап: «Рәхмәт, кем
Григорий... Гайнан!» – дип куйды эченнән. Дуңгыз көтүчесе мулла була
аламы? Лаекмы ул ошбу дәрәҗәгә?! Әлеге фикергә нәкъ менә шушы егет
этәрде бит. Андый фикер тудырганы өчен бәндәгә рәхмәтле була белергә
кирәк... Тик ул фикер-сүзне кайчан һәм ничекләр итеп мондагыларга әйтәсе
булыр?.. Белгертмичә дә булмас, югыйсә Тукайны искә алучы табылыр
да, әйтерләр аннары йөзеңә бәреп: «Күзен йомган, муен бөккән, башында
чалма чорналган; Кибән чалма кибәк башта: ишан булган имеш, хайван!
Шуңа өстәп: «Харам мулла!» – диярләр…

Уй-фикерләр бер-берсе белән талаша, хәтта ызгыша да иде. Әле берсе
өстен чыга кебек, әле икенчесе калка. Ул харам мулла түгел, ул хак мулла,
ул – Хәтмулла – хакмулла.

Китап. Ирләр

Элеккеге нигез күршесендәге хуҗасыз калган йортны сатып алып, аны
яхшылап сипләттерде Солтан. Әүвәл андый уе юк иде, Бануның теләге
шундый булды: «Мондый гаҗәеп таулар янында җәйләрен берәр ай яшәп
китү үзе бер рәхәт», – диде хатын. Бануның андый хыялы булу яхшы,
әлбәттә. Тик бу эшне башкарып чыгасы бар бит әле. Аны акча мәсьәләсе
борчымаса да, барыбер күпме артыннан йөрергә кирәк! Рәхмәт яугыры,
вак-төяк оештыру эшләреннән авылда яшәп яткан Гафият коткарды аны.
Тукашның «Урман» кооперативы бригадиры кирәк булган саен такта
һәм башка төзелеш кирәк-яраклары китереп аудара. Сәрдәр акча бирә.
Кириллның әтисе Кирьян абый Путанайдан эшчеләр алып килде.
Бану буйга узган иде, элегрәк тауларда калын ботинка киеп йөргән геолог
кыз искиткеч матур һәм мәхәббәт йөзле чын татар хатынына охшап калды.
Чак кына соңлабрак килсә дә, Солтанның зур бәхете иде Бану. Якташлары
белән киңәш-табыш җыенын да Бану теләге белән алар өендә уздыралар.
Бу иске йортны яңартуда бар авылның ярдәме тиде, Солтан акчага мохтаҗ
кеше булмаса да, һәркем өмә вакытында үзеннән хәл кадәренчә өлеш
кертергә тырышты. Инде күптән онытылып бара торган өмәнең кабат
яңаруы барысының да күңеленә хуш килде, күрәсең. Солтан хәтерли, элгәре
шушы нигездә колхоз рәисе Барый абзый яши иде, дин тыелган заманда бу
нигездә гает намазларын җыелып укый торган иде әтиләре.
Хәтмулла белән Гайнан ишектән кергәндә, киләсе кеше җыелып беткән
иде, шуңа күрә алар күренүгә, Солтан: «Башлыйк, җәмәгать», – диде. Ни
хакында сүз барачагын монда килгәннәрнең берсе дә белми иде әле; күрше
Путанай, Шөмлән, Муҗым һәм Шумбраттан да кешеләр күренә, хәтта
обком Абтюк та бар. Сыйныфташлар, яшьтәшләр бер җиргәрәк утырган,
Гафият, Тукаш, Сәрдәр сөйләшеп туя алмыйлар. Солтан түрдә бу яклар
танымаган чит кеше белән өстәл башында урын алган. Таныштырып
алганнан соң, сүз шул кешегә бирелде.
– Академик Мөслим әфәнде Хәлилов. Бу якларны, бигрәк тә безнең
тауларны күптәннән яхшылап өйрәнгән геолог-нефтьче, – дигәч, нурлы
йөзле, мәһабәт кеше Мөслим Хәлилов торып басты да тагын бер мәртәбә
өйдәгеләргә баш какты һәм, тамагын кырып, сүзен башлады:
– Иптәшләр, – диде ул, шул мизгелдә урнашкан тынлыкны бозып. – Бу
җыен безнең особо әһәмиятле, әмма шул ук вакытта яшерен дә ул. Озакка
сузып тормыйча турысын әйтәм, Ислемай тавында бик күп нефть запаслары
булганлыгы ачыкланды. Бу инде өлгергән нефть, бүген үк буровой утыртып,
аны ала башларга мөмкин. Әмма бу хакта әле берәү дә белми, – диде.
Аннары обком Абтюк ягына борылып: – Әллә беләме? – дип сорап куйды.
Обком Абтюк инде күптән пенсиядә булса да, хәзер дә актив, һәр төрле
эшләрдә башлап йөрергә ярата, төбәкнең ветераннар советы рәисе булып
тора, үзенең шәҗәрәсе ачыкланып, бигрәк тә шуның аркасында бердәнбер улы Артём өтермәннән котылгач, тагын да гайрәт белән йөри башлаган
иде. Сорауның үзенә икәнлеген чамалагач, ул әүвәл баш какты, аннары:
– Бу хакта миңа билгеле, – дип куйды. – Хәйдәров Солтанның хатыны
да белә бит! Рәимов кызы.
Академик аның сүзләренә игътибар да итмәде, дәвам иттерде:
– Без монда нефть барлыгын Башкаладан яшереп тә калдыра алабыз,
чөнки Ханкала вилаять болай да дистә еллар буе бөтен Советлар Союзын
үз нефть белән тукландырып торды. Ханкала ашатты Советларны, татарлар
туендырды Башкаланы!
– Ә нигә яшерәбез соң әле без үзебезнең байлыкны?! Бар дөньяга
кычкырырга, без бай дип мактанырга кирәк! – дип, Сәрдәр дә сүзгә
кушылды. – Мин поддреживаю! – дип куйды ят тавыш белән.
Әүвәл ул сүз әйтергәме, юкмы икән дип, бик озак аптырап утырды,
аннан соң монда әтисеннән калган егерме биш кишәрлек һәм шуңа өстәп,
пай җирләре дә барлыгын искә төшерде; ул гына да түгел, чыбык очы
туганнары да яши ич әле Туксабада; шулар исеменнән дә фикер белдерергә
хакы бар. Инде килеп, ул, Сәрдәр Вәисов, татарлар белән бер телдәге, уртак
диндәге болгар халкы вәкиле дә бит әле! Ләкин бу хакта җәелеп сөйләргә
шүрләде, белми иде әле ул аның зур эшләренә якташларының мөнәсәбәтен;
Касыймда күрешкәч, Солтан якасыннан алды бит! Тукаш та каныкты,
баштарак кул да бирмәде сыйныфташлары. Әмма Сәрдәрнең холкы шундый
иде, ул һәрчак кычытмаган җирне кашырга яраткан гадәтеннән хәзер генә
ваз кичә алмый бит инде?! Аның нәкъ менә шушы сүзләрен әйтүен генә
көтеп торгандай, йорт эче кинәт гөлт итеп кабынып китте. Бер-берсен
тупас рәвештә бүлдермәсәләр дә, ямьсез сүзләр әйтешмәсәләр дә, һәркайсы
үз фикерен әйтергә ашыкты. Туксабаларга тиз арада ул нефтьне чыгара
башларга кирәк, яхшы юллар булса, тормышыбыз тагын да яхшырса, начар
булмас дигән фикердә торды. Кемдер киләчәк буынга калдырыйк, мәгәр ул
хәзинәне барыбер Башкала үзенә суырып бетерәчәк диде. Икенче төркем
нефть чыгара башлау мондагы искиткеч гүзәл табигатьне бетерәчәк бит
дигән шик белдерде. Солтан, җыенны алып баручы буларак, һәркемнең
сүзенә карата фикерен әйтергә тырышты.
– Мин дә авылдашлар яклы! Әйдәгез, нефть турында беразга онытып
торыйк дип әйтимме соң. Төптәнрәк уйлыйк әле. Башкала безгә зур
мөмкинлекләр бирде, киләчәктә дә Ханкаланың үзендә үк яңа татар
гимназияләре ачылачак. Алар хәзер анда дистәләгән инде. Икегә аерылса
да, безнең Туксаба – әле дә бик зур авыл. Мин районда белештем, яңа, шәп
татар гимназиясе сала башларга проект төзелгән, ләкин финанс юклыгы
гына тоткарлап тора икән эшне. Әгәр акча булса, райүзәктә берничә татар
гимназиясе ачылачак. Монда безнең күршеләр дә бар, шуңа күрә алар
өчен дә әйтәм, Шөмләндә, Муҗымда, Шумбратта да яңа клуб, яңа мәктәп,
дөресрәге, милли телдә укытучы гимназияләр төзү планлаштырыла.
Мәсәлән, мин Шөмлән урыс гимназиясенең проектын үз күзләрем белән
күрдем. Андый гимназия тирә-якта юк! Якташлар, дуслар, авылдашлар!
Үзегез аңлыйсыз инде, боларның барысына да зур акчалар кирәк. Ә нефть
ул – акча! – диде. Тавышы бу юлы тагын да ышанычлы чыкты. – Күршеләрдә
чиркәүләр, Туксабада берьюлы ике мәчет торгызырга вәгъдә бирәләр, – дип
өстәде соңыннан.

Ханкаладагы Төбәк Комитетында әтисенең элеккеге таныш инструкторы
бар, ул аңа алдан күрсәтмә биреп куйган иде. Солтан бу хакта бүген бер
авыз сүз әйтмәде, үз фикерен сөйләгән кебек әйтте. Дөрес, аңа кадәр Тукаш
белән дә киңәшеп алды алар. Тегесе аяк терәп каршы тора: «Син нәрсә,
ул Башкаланы күпме ашатырга мөмкин?!» – дип чәчрәп чыкты. Тукаш
Касыймда табылган хәзинә хакында Төбәк матбугатында зур гына хәбәр
бастырган иде. «Ханлыгыбыз китапханәсе табылды!» дип аталган әлеге
язма шактый шау-шу кузгатты, Тукаш исеме күпләргә мәгълүм булып,
соңгы көннәрдә абруе үсеп киткән иде каләм иясенең. Тик шулай да соңгы
көннәрдә аның үз-үзенә ышанычы югалып тора, хатыны Мәликә «хәлләре»
аны тәмам чыгарыннан чыгарган, шул сәбәпле җаны тотрыклы түгел, ә бу
исә акылны да чуалта иде. Тукаш, Солтанны шаккатырып, аны якларга
керешмәсенме! Әйтерсең Солтанның күзләрендәге өмет ялкыны Тукашны
да кузгалтып җибәрде:
– Иң беренче булып, монда нефть чыгаруга, үзегез яхшы беләсез, мин
каршы килергә тиеш идем, чөнки урман бетсә, минем пилорамалар да
туктап кала, «Урман» фирмасын, бизнесымны да ябарга туры киләчәк.
Әмма мин шуны әйтәм: әйдәгез, яшермик бездә шундый хәзинә барлыгын.
Без гомер буе Башкаланы поддержать итеп яшәдек! Барыбызга да яхшырак
булачак бит! – диде ул һәм Солтан ягына карады.
Солтан урынына Гафият сүзгә кушылды. Яшьтәше Тукаш – хәзер атаклы
кеше, каләм иясе, китап кадәр китап яза торган кеше, ә китап сүзе аның
өчен зур сүз иде. Баштарак үзенең Ислемай тавы итәгендәге «Тимер»
кооперативы язмышы өчен борчылса да, хатыны Ясминә: «Солтан нәрсә
ди?» – дип сорады иреннән. Гафият башта тузынмакчы иде, минем үз сүзем
юкмыни дип кәҗәләнмәкче иде, хатынның кырыс тавышы сискәндереп
куйды. Нәрсә ди бит: «Көнләштең инде шул Солтаннан тәмам! Сез, Әлли
ягының берничә бөртек малае, гомер буе бер-берегездән көнләшеп яшисез!
Гәрчә бер имән тамыры кебек бергә үссәгез дә! Халык мәнфәгате хакында
сүз барганда булса да, бер сүздә булыгыз инде!» – ди бит!.. Хак сүзләр
сөйли Ясминә. Шуңа күрә ул хәзер башы-аягы белән яшьтәшләрен якларга
әзер тора иде.
– Мин дә яклыйм! – дип куйды ул.
Шулчак Чуракан сикереп торды һәм беркавым карашы белән хәзер инде
якташларына әверелеп бетә язган халыкны сөзеп чыкты да:
– Дүрәк сез! Дүр-р-рәк без! – диде һәм җыелышны ташлап чыгып китте.
Академик шул урында сүз кыстыруны кирәк тапты:
– Тау артын буровойлар тишмәячәк бит. Ә бар урман шул якта, – диде ул. –
Тик ашыкмыйк, уйлап бетерик. Башта ук әйтеп китим әле, Ханкаладагы
җитәкчелек тә искитмәле зур запасаларны әлегә Башкалага күрсәтмәү
ягында.
Ләкин аның бу сүзләрен ни өчендер игътибарга алучы булмады. Югыйсә
якты көн кебек аңлашыла, әгәр югары җитәкчелекнең фикере шундый икән,
димәк, алар карар иткәнчә булачак; сирәк ялгыша Ханкала җитәкчеләре...
Ялгышсалар, берәгәйле була хаталары... Тик Ислемай тавы нәкъ менә
аларның авыллары янында булганлыктан, һәр кеше үзен бу мәсьәләне хәл
итүдә җаваплы дип саный иде.
– Мин дә Солтан белән Тукашның фикерен, Сәрдәрнекен дә хуплыйм. Астыңдагы байлыкны яшереп ятудан ни файда?! – дип, Гафият тагын
кушыласы итте. – Башкала беркайчан да безгә аяк чалмады. Сәвит
заманнарын искә алып тормыйк инде, ул узды, үтеп китте, бетте.
Коммунизмны да күрә алмадык. Мәгәр нефть чыга башласа, бәлки, монда
чын коммунизм килеп җитәр! Аннан соң, Тукаш дөрес әйтә, без, татарлар,
һәрчак Башкаланың ышанычлы терәге булдык! Кирьян, ник дәшмисең?
Әллә шәҗәрәңдә татар тамырлары табылгач, руслыгыңны капылт
оныттыңмы? – дип, ул Путанайдан килгән якын белешенә таба борылды.
Кирьян, үз исемен ишеткәч, кыймылдап куйды һәм аннары торып басты:
– Менә монда минем малай Кирилл да килде. Ул Сарматта яши, без
чакыргач кайтты. Ул әйтә, Сарматта да хәзер күпләп милли мәктәпләр
ачыла. Татарча концертлар куялар, Сабан туйлары уздыра башладылар,
ди. – Кирилл, йә, ни әйтерсең?
Кирилл бу вакытта янәшәсендә утырган Сәрдәрнең колагына кызу-кызу
нидер пышылдый иде, әтисенең сүзеннән соң ул торып басты:
– Бану, Ясминә һәм Мәликә, сезгә яшисе, якташлар, үзегез хәл итегез.
Мин ни әйтим ди. Әйтергә дә могу, кирәк дисәгез. Әгәр Сарматта трактор
заводы булмаса, халык анда эшсезлектән күптән аягын сузачак. Хәзер
завод та юньләп эшли алмый. Ашыкмаска кирәк Башкалага нефть турында
хәбәр итәргә дим.
Ул шулай диюгә, янәшәсендәге Сәрдәр торып ук басты:
– Кирилл, син нәрсә?! Авылда юл, мәдәни учаклар, мәктәп булмасынмы?!
– Мин клуб салмыйк димим бит, мәктәпне яңартмыйк дип тә әйтмәдем.
– Күреп торасың бит, беренче булып, рус авыллары юкка чыгып бара.
Авыл борын-борыннан рус кешесенең канында кара кан булып укмашкан.
Ашау – байдан, үлем – Ходайдан диме әле татар?! Крепостное право
вакытында укмашкан ул кара кан. Авыл кешесенә эш булдырырга кирәк,
ул канны куып таратыр өчен. Мин моңа да каршы килмим. Бары үзебезнең
җирдәге байлыкны мондагы халык өчен файдаланырга ирек бирмәячәкләр
диюем. Рус качып бетте бит инде авылдан! – дип, Сәрдәр аңа төрттереп
алды. Әмма тегесе бу юлы күтәрелеп бәрелмәде, этләшмәде, бары:
– Мин монда бүген халыкны төрле милләтләргә аерып сөйләшмим.
Халыкмы – халык, кешеләрме – кешеләр. Миңа шунысы мөһим! – диде.
– Нефть чыга башласа, эш була бит инде кешегә! – диде Сәрдәр тагын
Кириллның сүзләренә каршы. Аның бу сүзләре Кириллның отыры ачуын
китерде. Ул Сәрдәр яныннан читкәрәк күчеп утырды. Кычкырып әйтмәсә
дә, аның: «Бетте ни, бетмәде ни сиңа татарың. Син бит Болгар халкы
вәкиле!» – дип мыгырдаганын Сәрдәр аермачык ишетте. Сүзне Кирьян
дәвам иттерде:
– Солтанның милли мәктәпләр диюе әйбәт. Милли мәктәпләр ачарлык
кына байлык бар бездә. Башкалага озатабыз бит, һаман раскулачивание
дигән нәрсә дәвам итә, үзебезнекен үзебезгә күбрәк калдырырга вакыт.
Солтан, син, җай чыккан саен, өстәге түрәләр кебек милли мәсьәләне
кузгалтма. Кеше авызын ачса, үпкәсе күренеп тора, ләкин алар ул сүз
кузгалганда һаман милли ди, азатлык, ирек ди. Синең мәрхүм бабаң белән
без ул сүзнең нәрсә икәнлеген дә белми идек. Мин атаң Мирсәет белән
тагын да дусрак булу өчен татарча өйрәндем. Яшь чакта тел өйрәнүнең
бер дә авырлыгы юк аның.

Хатыннар, ирләрнең барыбер уртак бер фикергә килә алмаячакларына
инангандай, өчесе берьюлы ишек янына килеп бастылар. Мәликә Тукашның
сөйләгәнен бик игътибар белән тыңлап торган иде. Хатын беркавымга
аптырап калды. Ни сөйли бу Ямаш-Тукаш? Әйе, Ямаш булып сөйли. Ә
нишләп Тукаш булып сөйләми әле? Мәликә, калганнарга сиздермичә генә,
Тукашка ым какты, монда таба кара һәм мине тыңла, янәсе. Аның бик тә
бу җыендагылар арасында Тукашын аерып күрсәтәсе килә иде. Хатын-кыз
башы белән ирләр арасына кереп сүз әйтү турында уйларга да ярамый. Тик
ничек итеп аңа бер ишарә генә булса да ясыйсы соң?
Бәхеткә, Тукаш алар басып торган ишек ягына таба башын борды,
Мәликәне күреп алды. Хатын тиз генә аңа әүвәл ияге, аннары куллары
белән ишарәләр ясарга кереште. Тукаш гаҗәпкә калып, тик карап тора.
Мәликәнең үзенә әйтер сүзе барлыгын аңлады аңлавын. Мәликә, аптыргач,
бармаклары белән түгәрәк ясап күрсәтте. Күкәй дигәнне аңлата иде бу
хәрәкәте. Әмма Тукаш һаман төшенеп җитми. Мәликә куллары белән тавык
булып та күрсәтте, канат каккандай кулларын җилпеде. Ниһаять, аңлады
Тукаш! Хәзер Мәликә аннан җавап көтә: йә, ничек, ни эшләргә уйлыйсың
янәсе? Тукаш, аптырап, иңбашын сикертте. Мәликәнең күз карашы ирне
өтеп алгандай итте. Тегесе түзә алмады, кыймылдап куйды һәм торып
басты да:
– Җәмәгать, бары бер минут, зинһар! Мин бая әйтүен әйттем дә. Әле
минем менә монда кыска шигырем дә бар. Укыйм, – диде һәм укырга
кереште:
Ата казың күкәй саламы дип сора...
Безнекеләр түгел, Башкаланың сала!
Өлешенә тигән көмеше ни дисәң? –
Ханкалага күкәй кабыклары кала...
Бу юлларны ишеткән ирләр тетрәнеп китте. Тынлык урнашты. Авыр
тынлык иде бу. Тик шуңа да карамастан, кешеләрнең күбесе җиңел сулап
куйды. Хәзер, шушы форсаттан файдаланып, тәнәфес сыман нәрсә ясарга
кирәк иде. Бану:
– Әллә, булмаса, чәй чыгарыйкмы, Солтан? – дип, иренә карады. Солтан
дерт итеп куйды. Өй тулы ир-ат янында хатынының сүз кыстырырга
батырчылык итүен өнәмичә, тамак кырып алды. Әмма Бану аның киная-
сенә төшенмәде. Чөнки моңарчы Солтанның беркайчан аның «иреген»
чикләгәне юк, хәтта моннан да зуррак җыелышларда да ул, теләсә, беренче
булып сүзен әйтә ала иде; шуңа күрә кисәтүне аңлап җиткермәде. Әмма
Мәликә белән Ясминә яхшы аңлаганнар иде. Алар икенче мәртәбә авыз
ачарга ирек бирмәделәр, Ясминә җайлап кына аның беләгенә кагылып,
кухня ягына әйдәде. Мәликә дә, авылдашын хуплагандай, Бануның
алдына чыгып басты, һәм ни арада хатыннар күздән дә югалдылар. Үзен
кухняга төртеп кертүләренә Бану, бик аптырап, әүвәл авызын турсайтты,
канәгатьсезлек белдереп, өйдәш хатыннарга карады.
– Өй тулы ир-ат янына яланбаш чыгып басмасаң! – диде Ясминә аңа
дорфа гына. Мәликә, гадәтенчә, сыйныфташының сүзләрен йомшартырга
ашыкты:
– Үзләре әйтерләр әле тамаклары кипсә, – дигән булды, шуның белән үзара сизелер-сизелмәс һәм капылт кына килеп чыккан аңлашылмаучанлыкны
җайларга теләве иде бу.
Алар байтактан кухняда медер-медер сөйләшә-сөйләшә, дустанә чәй
хәстәрләсәләр дә, сизелеп тора: Туксаба хатыннары Бануны читләтәләр,
аны өнәп бетермиләр, бәлки, көнләшәләрдер дә әле. Ни әйтсәң дә, Солтан
хатыны бит! Бану моны тоеп тора, хуҗа буларак та, итагатьлек саклап та
сиздермәскә тырыша. Тик аның өй уртасына чыгып басып: «Нишләвегез бу,
әти, Солтан! Нефть – кара алтын бит ул! Башкала гомер буе бу яктан суырып
яткан алтын! Балалар турында уйларга кирәк!» – диясе килә. Әйтерсең, бу
аның үз фикере генә түгел, йөрәк астында типкән бәбинең дә теләге, аның
да ризасызлыгы. Ясминә белән Мәликә дә аның яклы, әмма алар бу рәвешле
ирләр сүзенә кысылуны әдәпсезлек дип исәпли һәм, авызларын яулык
читләре белән капламасалар да, кала хатынының тыйнаксызлыгын, оят
саклый белмәвен кабул итә алмыйлар. Гәрчә, бу өч хатын ирләр урынында
булса, мәсьәләне күптән һәм бертавыштан: «Юк!» дип хәл иткән булырлар
иде. Хатын-кыз, беренче чиратта, балалары турында, аларның киләчәген
уйлый дигән фәлсәфәдән ерак булсалар да, нәкъ менә шундый катгый
карарга килгән булырлар иде. Ирләр ялгыша, ирләр хаталана.
Бану әле күптән түгел танышкан хатыннарга үпкәләвен сиздермәскә
тырышты, сәбәп тапкан булып, өйалдына чыкты. Ачык ишектән ургылып
кергән кичке авыл һавасы айнытып җибәрде, баядан бирле кендек
турысында кыймылдаган җан да ничектер тынычланып калгандай.
Үпкәсе шундук юкка чыкты. Акылы белән кабул итмәсә дә, күңеле, татар
хатыннарына хас эчке тавышы хаталанганын тойды бугай.
Ул ишегалдына ук чыкты, капкага таба китте һәм тау итәгендә, авылдан
шактый читтә туктап калган машиналарны күреп, шомланып, кире өйгә
таба ашыкты. Әлеге машиналар бая эңгер-меңгер вакытында ук шул урынга
килеп туктаганнар иде. Аучыларга да, балыкчыларга да охшамаган үзләре,
чөнки машина янында да, аннан ары да кайнашкан кешеләр күренми,
кемнәрдер машина тәрәзәләреннән бик бирелеп авылны, аларның иң
кырыйдагы йортын күзәтәләр кебек иде.
Бану, өй ишеге ачылган тавышка сагаеп, капылт артына борылып карады;
бусага төбендә иңенә ак шәл япкан Ясминә басып тора. Баш миен: «Солтан
бүләк иткән Ырымбур шәле!» дигән уй кыздырып узды. Нәкъ аныкы кебек
затлы шәл! Көнләшүдән хатынның эче яна башлады. «Ата мәче! Бу хатын
да аның яшьлек мәгъшукасы булган, күрәсең!» Тик бу халәт озак бармады,
йөрәк астындагы җан кыймылдап куйды, һәм ул тирән итеп күкрәгенә һава
алды, тынычланырга тырышты.
Ясминәнең исә үз уйлары иде. Бануны беренче күрүдә йөрәге тасырдап
алса да, тора-бара хисләре суынып, җаны урынына утырды. Беренче күргән
көнне хатын-кыз гадәте буенча ул Солтанның яшь хатынын энә күзеннән
үткәргән иде. Шәһәр хатыны Бануның тауда йөри торган ботинкалы
аякларыннан күзен алмады, мыскыллы карашы бораулапмы бораулый иде
Солтан бичәсен. «Шәһәр хатыны исеме күтәреп йөргән булалар тагы... Ә үзе
матур туфли дә кия алмаган!» Аннан соң ул үзенең матур туфлиләренә карап
куя. Гафияте аңа әйтте: «Кеше янына чәчәк кебек киенеп бар, әнисе», –
диде. Кеше янына бер хәл. Соңгы араларда кибеткә махсус алып барып,
өйдәге халатын да берничә пар алдыртты. «Минем сине ертык халаттан күрәсем килми», – ди. Менә бит ул, тора-бара мәхәббәт дигәнең матур
халатка, иреңнең сиңа булган игътибарына әйләнеп куя икән. Җырлар
җырлап, ихахай-михахай килеп йөрү яшь чакта гына килешә ул. Яратам,
имеш… Ул җырлаганны исенә төшереп, сагынам дип, авыз ачкан булып,
күз яшьләре түк, имеш... Мондый матур, тигез тормыштан акылы чалшая
башлаган хатын-кыз гына йөз чөерер, тәмен белмәс, аңламас дип, белеп
әйтәләр андыйлар турында, үз маена чыдаша алмый дип... Түшәмдә әллә
ниткән сурәтләр күренүе аңа да баш китүгә бер хәбәр булды түгелме соң?
Мәхәббәт, имеш... Бар ул мәхәббәт, юк дип әйтүе түгел. Әмма яши торгач,
ул башкача була. Татар хатынының йөрәге тулып ашкан була мәхәббәттән,
яшенә дә карамыйча. Бәхет шулдыр инде ул, күрәсең. Тәмле, татлы бәхет...
Элек аягына егылырга әзер буган Солтаннан, хатынына матур туфли алып
кидерә алмаган ирдән мыскыллы көләсе килә хәзер. Шул уйлардан аңа
бик рәхәт була. Бу мизгелләрдә бик бәхетле иде хатын. Бүген исә Солтан
хатыны күзенә бик күркәм күренде, башына салган ак Ырымбур шарфы
аны патша кызлары кебек иткән. Кавказ хатыннарына тартым озын кара
керфекләре, кара тутлы йөзе балкып тора. Чибәр икән тагын үзе.
Ә Бануга бер күрүдә ошады Ясминә атлы бу авыл хатыны. Үзенең
дәрәҗәсен дә белә, борынын да артык чөйми. Итагатьле, гаилә терәге, ир
терәге... Ходай махсус шулай ярата кыз-хатынны: иң зур бәхет – ул ирең
янында... Бану әлеге уйлардан үзе дә уфтанып куйды: ул бу хакыйкатьне
соң аңлады бугай, әнисе сүзен тыңламады кыз чакта. Соң булса да, уң
булсын инде...
Бану Ясминәгә авыл кырыендагы таллар артына поскан шикле
машиналар турында әйтеп тормады. Бүген райүзәктән дә түрәләр бар.
Шулар утырып килгән машиналардыр дип уйлап куйды үзалдына. Алар
өйгә керделәр. Ирләр иртәгә кабат очрашырга сүз куешып таралыша
башлады. Әгәр тагын бераз утырсалар, тәгаен туксабалар белән путанайлар
якага-яка килерләр кебек иде. Әүвәл суынырга булдылар. Путанайдан
Осьмуша, Дубыня, Путята, Кирилл, Кирьян артыннан ияреп, үзләре утырып
килгән янгын сүндерү машинасына таба киттеләр. Шофёр кузгалгач,
нигәдер сиренасын кушты, кабина түбәсендәге утларны яндырып куйды.
Гүя авылларына ут капкан да, янгын сүндерергә ашыгалар иде. Гафиятләр
өе янына килеп җиткәч кенә, сиренасын сүндерде. Аларны капка төбендә
бригадир Дубыняның хатыны Евлампия көтеп тора иде.
Күрше авылларны озата чыккан яшьтәшләр алар артыннан сүгенеп
озатып калдылар. Өстәвенә янгын сүндерү машинасын юри шулай
кычкырталар кебек тоелды. Солтан Гафият алып килгән ау мылтыгыннан
һавага атып җибәрде. Ислемай тавы артына кереп бара торган кызгылт ай
мылтык тавышыннан калтыранып куйды. Таллыклар артында посып торган
машинада йокымсырап утырган шикле кешеләр уянып киткәндәй булды.
Аларның берсе пистолетын чыгарды да, үзләренә һөҗүм итәләр дип уйлап,
куркуыннан, ачык тәрәзәдән берьюлы ике мәртәбә атты. Туксабалар ату
тавышының кай яктан икәнлеген тәгаен чамаламады, Гафият, путанайлар
җавап бирә дип уйлап, Солтан кулындагы мылтыкны тартып алды да ачудан
һәм җавап йөзеннән бер-бер артлы шарт-шорт дөпелдәтергә кереште.
Таллыклар артындагы чит кешеләр мондый һөҗүмне һич көтмәгән
иде. Ике машина берьюлы кузгалып, Путанай ягына элдерде. Алдагы машинаның арткы утыргычына чүмәшкән Сармат мафиясе башлыгы
Никита-Кит һәм Касыймнан Ермолай үзләренең ялгышканын шунда гына
аңлап алдылар, бу мәчетле авылда нишләсен поп калдыгы, әнә алда чиркәү
гөмбәзе шәйләнә һәм алар эзләгән поп та нәкъ менә шунда качып ятарга
тиеш ләбаса! Алар авылны хәзер үк камап алырга уйладылар.
Касыйм чиркәве астындагы хәзинәне яңа поп урлаган дигән хәбәр
җиткергән иде аларга Пал Палыч һәм аның Ханкалага кайтып киткәнлеген
әйтте. Әлбәттә, минем Сарбины ияртеп киткән димәде, аннан шуның үчен
дә алыгыз дип, дөресен чишмәде, бар нәрсәне хәзинәгә кайтарып калдырды.
Ул урлап киткән табылдыклар арасында Ханлык китапханәсенең бер
өлеше нәкъ Путанай чиркәве нигезендә диелгән иде; хак сүзләр сөйләде
Пал Палыч. Хәзинә дигәне бандитларга бары алтын сурәтендә иде, шуңа
күрә алар бу сүзләргә тиз ышанды. Ике чиркәү астыннан чыккан хәзинәне
берьюлы эләктерү исәбе иде бандосларның.
Пал Палыч, ягъни Пауль Вольфганг, күз яшьләрен көч-хәл белән тыеп,
Төркиягә очты. Уйлары икеле-микеле иде, Сарби кирәкме миңа, әллә
кулындагы тарихи документлар мөһимрәкме дип, бик озак баш ватты ул.
Һәм соңыннан, бер карарга килеп, качып китте.
Яңа килгән яшь поптан да көнләшә иде ул. Моңарчы алар ир белән
хатын кебек яшәмәсәләр дә, араларында мәхәббәт уты кабынып, икесен
дә газапларга салмады бугай; тора-бара күнегелгән дип уйлап йөргән Пал
Палыч Сарби Даниловнаны чынлап яратуын белде! Һәм бу аны аяктан ега
язды, ир уртасы кешенең йөрәк турысында нидер кыймылдый башласа,
эшләр яман булачак, Пал Палыч баштарак бернигә дә карамыйча Сарбины
кире кайтарыга тиешлеген аңлады. Шул рәвешле Пал Палыч ярдәме белән
бандослар Григорий атакайның эзенә бик тиз төштеләр, хәтта Гайнанның
күптән түгел әтисенең туган ягына киткәнлеген дә беләләр иде. Чиркәү
асты казылып, анда да хәзинә табылгандыр дигән татлы уй аларны шул
төнне үк Ханкала ягына поп артыннан куды.
Дубыня үзләре артыннан шикле машиналар ияргәнен ян көзгедән күреп
алды, чөнки тегеләр шарт-шорт ата ук башлады. Путанайлар машинасы
авыл кырыендагы калкулыктагы янгын сүндерүчеләр йортының биек
капкалы ишегалдына кереп качарга өлгерде. Яшьтәшләр, бу хәлгә исләре
китеп, һаман капка төбендә басып торалар иде. Таллыклар артыннан кинәт
пәйда булган ике кара машина, пистолеттан ут чәчә-чәчә, путанайлар
артыннан ыргылды. Сәрдәр, аптырап, пейджерыннан Кириллга хәбәр язды,
тегесе исә өзек-төзек җөмләләр белән булса да, әле үзе дә аңлап бетермәгән
хәлне кыскача сурәтли алды.
Туксабалар, капылт кузгалып, ут капкандай, тиз генә өйләренә таралды
һәм ау мылтыкларын алдылар; Солтан машинасы яшен тизлегендә
Путанай тарафына кузгалды. Алда чын сугыш, алда кан кою көтелә дип
уйлады алар. Ләкин бандосларның, үз артларыннан ияргән ишле халыкны
күргәч, фикерләре тиз үзгәрде, шулардан күреп, калганнар да күтәрелеп
чыкса, аларны чебен урынына кырачаклар бит дип шүрләде Ермолай һәм
машиналарны Ханкала ягына борырга кушты. Касыймга юл Ханкала аша
иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев