Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синле кыш

Язга кергән төсле керәм быел кышка, Йөрәгемдә тәүге сөю гөле шыта.

Язга кергән төсле керәм быел кышка,
Йөрәгемдә тәүге сөю гөле шыта.
Салкыннарга бирешмәсен өчен хисем,
Кат-кат назга төрәм, куеп бөтен көчем.
Язга кергән төсле кышка керәм быел,
Салкын бураннардан саклый синең куен.
Мең кат рәхмәт безне кавыштырган көзгә,
Тормыш гамен таптым синең нурлы йөздә.
Язга кергән төсле быел кышка керәм,
Синле хыяллардан киләчәгем үрәм,
Бу уртак кыш безгә бәхет алып килсен,
Алда безне парлы озын гомер көтсен!

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев