Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Печән өсте

Абайламый калганмын кызу эштә Үләннәрнең зарлы кан-яшь түккәнен – Канлы сутка манылганын мин һич тә.

Кыргыз шагыйре һәм тәрҗемәче Нурлан Калыбеков
Кыргызстан Республикасы Аксы районының Аркыт
авылында 1973 елның 21 сентябрендә дөньяга килә. Кыргыз
дәүләт милли университетын тәмамлый. Мәскәүдә
танылган совет шагыйре Юрий Кузнецов семинарларыннан
белем эсти. 2018 елдан Кыргызстанның Язучылар берлеге
рәисе була. Хәзерге көндә Кыргызстанның иҗади яшьләр
оешмасын җитәкли. Ул кыргыз һәм рус телләрендә
дөнья күргән дүрт шигырь китабы авторы; Кыргызстан
Республикасының яшьләр премиясе лауреаты, Кыргызстан
Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Сусыл куе үләннәрдә чык ята.
Чалгым җырлый яшел диңгез өстендә,
Ә офыкта сызылып кына таң ата.
Их чирәмем – гамьсез гүзәллек иле!
Үлем килде иркен илең өстенә –
Колач җиткән буйга чабамын сине!
Мин, әйтерсең канечкеч комсыз явыз –
Чиксез җанның башын кыйдым таң белән
Аллы-гөлле әрәмәдә, берьялгыз.
Әйтсеннәргә: «Шәп печәнче ул гына!»
Үткен чалгым кысып тотып кулыма,
Мин «башкисәр» данын алдым, шул гына…
Абайламый калганмын кызу эштә
Үләннәрнең зарлы кан-яшь түккәнен –
Канлы сутка манылганын мин һич тә.
Ә ахырдан чикерткәләр җыры да
Басылды күк ярымүле тынлыкта.
Печән исе аңкыды киң кырымда.
Шәрәләнгән әрәмәлек иләмсез:
Гамьсез илне кайгы басып алды күк,
Ятим калды мин узган юл – үләнсез...
Күк дәрьясы асларында үлән күп.

 

Н у р л а н
К а л ы б е к о в

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев