Без андый малай түгел (повестьның ахыры)
Мин бу көйне онытмадым. Казанга кайткач та гел колагымда кайтаваз кебек чыңлап йөрде ул. Менә ике көннән мәктәпкә баргач, җәйне ничек үткәрү турында инша язарга кушсалар, язып мәшәкатьләнгәнче, җырлап кына күрсәтер идем.
Без шәһри Болгар белән танышабыз яки Фәрит абыйны очкылык тота
Тавык вакыйгасы җил-давылсыз үтте. Әкәмәт тәмле бәлеш белән
сыйланганнан соң, без машиналарга утырып, Болгар тыюлыгына
экскурсиягә киттек.
Самат белән Әминә монда беренче тапкыр гына түгел бит, алар минем
шикелле авыз ачып йөрми. Ә мин шакаттым! Әллә-ә-ә кайчаннан сакланган
мавзолейларны, Илшат абый «карандаш» дип күрсәткән биек манараны,
музей эчендәге әйберләрне күргәч, иягем бөтенләй муенга төшеп китмәде
микән әле.
– Менә безнең элекке бабайлар балыкны шундый кармак белән тоткан. –
Илшат абый безгә, пыяла астындагы кармакларны, кызларның иске
алкаларын, борынгы бабайларның сугыш коралларын күрсәтә-күрсәтә,
әллә нинди маҗаралы хикәятләр сөйләде. Аны мин генә түгел, минем әти
белән әни дә авыз ачып тыңлады. Шундый кызык кеше икән бу Илшат
абый, шундый күп нәрсәләр белә! Китапны күп укыдым дип чын әйтә
инде, алайса. Мин әле аны юрамалый гына, шыттырып кына әйтәдер дип
уйлый идем...
Бик озак йөрдек без тыюлыкта. Сакланып калган хәрабәләрнең
ташларын тотып карый-карый, кайчандыр, бик күп еллар элек, шушында
яшәгән кешеләрне күз алдына китерә-китерә. Ул кешеләр – безнең ерак
бабайларыбыз диде Илшат абый. Шушында яшәгәннәр, икмәк үстергәннәр,
болын тутырып ат, сарык, сыер көтүләре көткәннәр... Ул чакта ук әллә
ниләр уйлап чыгара белгәннәр: шәһәр мунчасына җылы су да, салкын су да торбалардан килгән, торбалардан чыгып киткән. Шулай дигәч, минем
әтинең күзе янарга тотынды, монысы аның өлкәсе бит:
– Шул гасырда ук шундый системаны көйләгәннәрме? Шә-ә-әп! Уйлап
чыгара белгәннәр!
– Әйтәм бит, Болгар ханлыгының даны әллә кайларга киткән дим!
– Әти, ә аларда сотовыйлар булганмы?
– Интернет?
Болары безне кызыксындыра. Илшат абый безнең борын очына имән
бармагы белән басып ала:
– Юк. Алар китап укыганнар! Шуңа бөтен нәрсәне белгәннәр! Интернет
кирәк тә булмаган!
Әминәне җитәкләгән Сәрия апа белән минем әни фотога төшеп мәш
киләләр. Таш өстенә дә менеп басалар, кулларын күтәреп тә кыланалар.
Үзләре дә бәләкәй бала кебек инде, безне әйткән булалар...
Вәт шәп көн булды бу! Борынгы бабайларыбыз, тарих турында күпме
әйбер белдек! Үз күзең белән күргәч, гел галәмәт икән ул, менә монда
эчтә әллә нәрсә кымыр-кымыр килә. Музей эчендә без әле зу-ур Коръән
китабын да күрдек, анысы турында Илшат абый түгел, экскурсовод апа
сөйләде. Болгар шәһәренә ерактан илчеләр килүе хакында да, аннан соң
Болгар ханының ислам дине кабул итүе турында да шул апа әйтте. Аннан
озак кына Ак мәчет янында йөрдек, шундый матур, әкият илендә кебек!
Тирә-ягы чәчәккә күмелгән, уртада кечкенә күл кебек сулык та бар.
Бермәлне колакны иркәләп, моңлы тавыш ишетелә башлады. Азан
тавышы, анысын беләм. Казанда күрше урамнан өскә күтәрелсәң, анда
җыйнак кына мәчет бар. Тик безнең анда бер дә кергән юк әле. Ә менә
азан тавышын гел ишетәбез.
– Бигрәк моңлы әйтә.
– Әйе, тәннәрне чемердәтә.
Безнең әниләр ни өчендер шыпырт кына сөйләшәләр. Әтиләр дә,
Фәрит абый да, манара ягыннан килгән тавышны башларын аз гына иеп,
тын гына калып тыңлап торалар. Алар сөйләшмәгәч, без дә шаулашырга
базмадык: Әминә эшләпәсен ике кулы белән тотып, азан тынганчы күзен
манара өстеннән алмады. Мин мәчеткә берән-сәрән кереп барган түбәтәйле
абыйларга, яулыклы апаларга карап тордым. Самат кроссовка очы белән
аяк астындагы вак ташны тәгәрәтеп изаланды.
Идел буена төшеп көймәдә йөзгәнне, учак ягып бергәләп шашлык
ашаганны сөйләп вакытыгызны алмыйм. Шашлыкның тәмле икәнен болай
да беләсез, ашаганыгыз бардыр. Бик рәхәт булды. Илшат абый гармун
уйнаганда, әти белән матур итеп: «Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
йөзек салды-ы-ым» дип җырладылар. Сәрия апа «Ай былбылым, вай
былбылым» дип сузып җибәргәндә, аңа нәкъ шундый ук тавыш белән
Нәсимә апа кушылганда, Фәрит абыйны очкылык тота башлады.
Аннары минем әти белән Илшат абый:
– Без андый малай түгел,
Без мондый малай түгел.
Кая барсак та ярыйбыз –
Күгәргән калай түгел,
– дип такмакладылар.
– Сезнең, ташбашлар, «Әлдермештән Әлмәндәр»не дә караганыгыз юк
бит әле.
Илшат абый гармунын тезеннән төшерде дә Самат белән мине
җилкәбездән кочты, үзе нигәдер безгә түгел, әтигә эндәште:
– Назиф дус, малайларның телен саклыйсы иде бит, ә. Татар икәннәрен
онытмасыннар иде. Менә мин гел юлда, әллә кай чит җирләргә йөрим,
үзебезнең татарны очратсаң, йөрәккә май инде, маллай! Рәхәтләнеп
үзебезчә, авыз тутырып сөйләшеп җибәрәсең... Кайсыберсе, татар булса да,
бер авыз сүз белми, тора инде утын пүләне кебек... Йөрәк әрни андыйларны
күреп. Безнең малайларга аңлатасы иде менә шуны...
Сәрия апа аякларын чирәмгә сузып утырган, Әминә аның тезенә башын
салып йоклап киткән. Аягын чалыштыргач, ялгыш кигән сандалилары
дөрес булып күренә. Сәрия апа аның чәч бөдрәсен бармагына урап, уйнап
утыра, үзе: «Иии, йомшаккаем, бәбкәччәем», – дип пышылдый. Минем әни
Сәрия апаның иңсәсенә башын куйган да, сәер бер елмаю белән Әминәнең
кабартма кебек күперенке кул аркасына карап тора. «Мин дә шундый бер
кыз алып кайтыйм микән әллә?» дип уйламый микән? Вәт шәп булыр иде!
Караңгы төшеп, сәйраннан кайтып килгәндә, машинада йоклап китүемне
сизми дә калдым. Шундый серле төш күрдем: төшемдә бер кеше дә юк иде.
Әле генә без йөргән сукмаклардан, үләннәрнең башын сыйпый-сыйпый,
җил йөгерә. Үзе йөгерә, үзе кош, курай, чалгы, тагын әллә нәрсәләр тавышы
чыгарып, туган җир, туган тел турында җыр җырлый. Мин ул җырның
сүзләрен дә ишетәм, көен дә бик тиз отып алам, кушылып җырларга
телим – тик шул арада кисәк кенә ят тавышлар килеп кушыла да әле генә
отканымны шул арада онытырга да өлгерәм. Җил үпкәләгән шикелле тына
төшә. Ул да булмый, аның көчсезләнгән җырына каяндыр якыннан гына
Илшат абый, аннан минем әти, әни, Саматның әнисе, дәү әтисе, дәү әнисе
тавышы кушыла, баягы сүзләр дә, җырның көе дә колагыма янә килеп
сарыла. Мин, шул авазның татлы тәмен, җанымны иркәләгән аһәңен, назын
җуярга теләмичә, иреннәремне тибрәтеп, кабатларга тотынам...
***
Мин бу көйне онытмадым. Казанга кайткач та гел колагымда кайтаваз
кебек чыңлап йөрде ул. Менә ике көннән мәктәпкә баргач, җәйне ничек
үткәрү турында инша язарга кушсалар, язып мәшәкатьләнгәнче, җырлап
кына күрсәтер идем. Яки авыз тутырып сөйләп кенә чыгар идем. Менә,
Әминәне көтеп торган арада сезгә кыска гына итеп сөйләдем бит әле.
Туярга да җитешмәгәнсездер. Туйдырсам, әллә кайчан бүлдерәгән булыр
идегез. Вәт. Ә хәзер Нокса буена, балык тотарга киттек. Вакытны бушка
уздырырга без андый малай түгел лә…
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев