Логотип Казан Утлары
Повесть

Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)

Чынлап та, рульдә әтисе иде. Янында Сәрия апа да утырган икән, Илшат абый безне берәм-берәм эләктереп кабинага сонгач кына, Самат белән икебезнең маңгайга Сәрия апаның юан бармагы эләккәч кенә күрдек аны... – Кеше куркытып, кая югалдыгыз сез, җен балалары?

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Казакъстан шәһәр түгел яки Тун кигән кыз карга аулый

Казанны чыкканчы без өчебез дә бер сүз дә сөйләшмичә, тәрәзәдән
генә карап бардык. Мондый тынлык Сәрия апага да, Илшат абыйга да
бик сәер тоела иде, ахры, тоталар да артка әйләнеп карыйлар, тоталар
да карыйлар. Ә без, Самат сул якка, мин уң якка күз текәп, кырыйдан
йөгереп үткән биек йортларны, тукталышта басып торган кешеләрне,
берсен-берсе уза-уза чабышкан машиналарны күзләп, авызга су кабып
кына барабыз. Әминә кузгалып киткәннән бирле әле эшләпәсен, әле
аякларындагы кызыл сандалиен рәтләү белән мәшгуль. Шунысы кызык:
хәтта ул да дәшми! Ак носкилы аякларына сулын уңга, уңын сулга кигән
сандалиларын сала да, инде дөресләдем дип уйлап, янә шул рәвешле киеп
куя. Карап-карап тора да тагын сала. Аркылы куелган каеш аңа ныграк
иелергә комачаулый, шуңа ул аякларын күтәреп, үзенә якын ук китерә.
Нәни бармаклары белән бик тырышып, сандали бавын бер ычкындыра,
бер эләктерә.
Юлның бу тирәсе миңа да таныш. Чөнки без Уфага кайтканда, менә
шушы автосалон, аннан мәчет, аннан зур кибет яныннан үтәбез. Уфада
минем дәү әти белән дәү әни яши. Без анда елга биш-алты тапкыр
кайтабыздыр. Үзләре Казанга елга бер-ике килә. «Пенсиягә чыккач, гел
сездә генә ятарбыз әле менә. Эштән китеп булмый бит», – диләр. Видео
аша сөйләшеп торгач, күрешкән шикелле буладыр инде. Әни белән дәү әни
быр-быр-быр сөйләшкәндә, мин кул болгыйм, дәү әтигә сәлам дип дәшеп
узам – шуның белән шул.
– Булат, кара! – Самат миңа юлның икенче ягында тезелеп торган
экскаваторларны күрсәтә икән. Берсенең чүмече һавада асылынып калган,
шунда каска кигән абый басып тора.
– Ул нәрсә?
Әминәнең дә теле ачылды.
– Экс-ка-ва-тор, – диде Самат, инде хәзер ком тавы өстендә бөтерелгән
тракторга төбәлеп.

– Иска... ик! – фатр – ик!... – Әминәнең үзендә аның кайгысы юк, аны
очкылык тота иде.
– Тәк, егетләр, сез ничәнче класска күчтегез әле? – Кызык бу Илшат
абый, гел шулай дип сорый, бер дә хәтерендә тотмый.
– Икегә! – дидек без Самат белән икәүләп.
Илшат абыйның көзге аша артка күз ташлаганы күренде.
– Сезнең кебек чакта мин бөтен шәһәр исемен белә идем!
– Бөтенесен, бөтенесенме, әти? Бөтен дөньядагынымы? – Саматның
тавышындагы горурлыкны ишетсәгез!
– Бөтенесен дип... нууу... пачти. – Илшат абый, каршыга килгән
машиналарның фара яктыртканын күргәч, аларга кул күтәреп рәхмәт әйтеп
узды. – Каешларыгыз эләккәнме? ГАИ тора диләр монда... Эләксә шул.
Примергә, мин сезгә бер шәһәр исемен әйтәм, шуның соңгы хәрефенә
башланган икенче шәһәрне кайсыгыз тизрәк әйтә, ә? Киттекме? Казан!
– Нижнекамск! – Уфага кайтканда, әти бу шәһәрнең төтенен гел телгә
ала.
– Маладис, Булат! Йә, Самат улым, синең чират. К хәрефенә?
– Казан...
– Гел Казан булмас инде.
– Киев!
– Кабул иттек. Булат, йә?
– Владивосток!
– Тагын к... Катеринбург!
– Анысы Екатеринбург.
– Казакъстан!
– Нуу, анысы шәһәр түгел, ил... Ярар, икенче имтиханга сез картаны
шәпләп өйрәнегез, җәме. Хәзер лутчы, даваегыз, агач исемнәрен. Башлыйм.
Каен!
– Нарат.
– Тал.
– Липа.
– Липа татарча түгел бит, юкә була ул.
– Лиана.
Без тәмам кыза-кыза кычкырып кабатлаганны күзен ялт та йолт әле миңа,
әле Саматка күчереп күзәткән Әминә дә кысылырга ашыкты:
– Лиана агач түгел, ул минем подружка! – диде, протест белдереп.
– Агач ул, маймыллар сикереп йөри торган. – Саматның үз туксаны
туксан.
– Алмагач! – дидем мин бәйгене сүрелдерергә теләмичә.
– Ча... ча...
– Чаган! – диде Сәрия апа. Аннан н хәрефенә башлаган бүтән агач
тапмыйча, уенны туктатырга туры килде.
Бераздан без бик озын күренгән күпер буена килеп җиттек. Илшат
абыйга укытучы буласы калган: ул гел сорау бирергә ярата. Безнең җавапны
да көтми үзе, белмәгәнне аркасы белән дә тоядыр, шунда ук үзе сөйләп
тә ташлый.
Әллә кая кадәр җәелгән, көзге кебек ялтырап яткан зуур елгага ымлап:
– Булатның безнең Чулманны күргәне булмагандыр әле, шулаймы? – диде ул, миңа көзгедән карап. – Татарстанда әллә ничаклы матур җирләр
бар, чит илләрең бер якта торсын. Киләсе җәйдә барыгызны төяп, бер
күрсәтеп кайтырмын әле. Ятмагыз монда кайда яшәгәнегезне дә белмичә, –
диде ул, бу юлы Сәрия апага борылып.
Ләкин Сәрия апа аны ишетмәде, ул «э-э-эфф-фе-е-е», дигән авазлар
чыгарып, йокымсырап киткән иде. Әминә дә, эшләпәсе белән йөзен каплап,
башын бер якка авыштырып, мес-мес килеп йоклый иде.
Самат белән без исә, Илшат абый сөйләгәннәрне маҗаралы әкият
тыңлагандай, авыз ачып тыңлауны белдек.
– Теге якка карагыз әле... – Илшат абый бармагы белән уң якта
җәйрәп яткан болын-тугайларга күрсәтте. – Менә анда җәйләрен көтү-
көтү атлар йөргән, көтүчеләр бояр кебек: һәрберсенең аягында чигүле
читекләр, мин сиңа әйтим, өсләрендә кайры туннар, башларында кеш
бүрекләр, маллай...
– Әти-и-и, җәй көне салкын булганмыни, нигә бүрек кигәннәр? – Самат
гел шулай акыллы сорау уйлап таба ул, әйтәм бит, нык башлы!
– Юк, бүрекне примергә генә әйтәм. Анысын кыш көне кигәннәр. Болгар
бабайларыбыз бик бай яшәгән димәкче булам мин сезгә. Монда бит су юлы
буйлап әллә кайсы илләрдән сәүдәгәрләр килгән: Болгардан балык, кеш
тиреләре, бал алып киткәннәр.
– Ник, үзләрендә балык юк микәнни? – Ышанып бетмичә, мин дә
кысылам. Безнең бәләкәй генә Ноксада да балык булганны, чит илдә
нишләп булмасын...
– Болгар балыгы тәмлерәк булгандыр инде... – Илшат абый, алда
кыштыр-кыштыр гына барган кызыл машинаны узган мәлендә сүзен өзеп
торды, тәрәзәсеннән күз салып: – Хатын-кыздыр дип уйлаган идем аны... –
дип мыгырданып куйды. – Ул Болгарның кызларын сөйләдемме әле? –
Чибәр икән үзләре, чәчләрен ике якка шәпләп үреп куйганнар. Бәләкәйдән
үк ут булып үскәннәр: егетләр кебек ат өстендә чапканнар, уктан атканнар,
бер төзәүдә кошның күзенә генә тигерә торган булганнар. Менә моннан
атып җибәрсә, безнең капка башына кунган карганы эх тә итми бәреп
төшергәндер, маллай.
Байтак еракта калган Казанны, шундагы санап бетергесез йортлар
арасыннан Илшат абыйларның капка башын сайлап менеп кунаклаган
карганы, шул каргага таба очкан укның бер-ике сәгать буе сызгыра-сызгыра
барганын ничек кенә күз алдына китерергә маташсам да, барып чыкмады:
хәтта уемда адашып беттем.
– Әти-и, син каян шулай күп беләсең ул? – Самат инде, ник алай дип
сорыйдыр. Хәзер әтисе: «Китап укырга кирәк, бөтен нәрсәне белерсез», –
дип, шап итеп пичәт сугып куячак.
– Китап укырга кирәк, сез дә белерсез. – Әйттем бит. Үзе кайчан укыйдыр –
дальнебойщик руль артында китап тотып йөрми бит инде югыйсә.
Илшат абый безгә шулай дип вәгазь укый башлаганда, минем баш
мие, компьютер кебек, «перезагрузка»га китәргә маташа иде, керфекләрне
кисәк йокы басты. Күземне йомганда төш күрергә дә өлгердем: өстенә
җылы тун, аягына матур читек кигән озын толымлы ниндидер кыз, бер
кулына ук, икенчесенә аш чүмече тотып, әллә чебен, әллә карга ауларга
җыена иде…

Без акча эшлибез яки Ут белән уйныйбыз

Саматларның дәү әнисе белән дәү әтисе дә шулкадәр матур урында яши
икән. Аларның да йорт каршында – урман. Андагы агачлар безнең Нокса
буендагыдан күбрәк тә, биегрәк тә. Капка төбенә тау итеп ком китереп
бушатканнар, вәт безгә юл төзеп уйнарга шәп бу!
– Булат, Булат кайткан! Кая, тот әле җегетләр кулын! – дип исәнләште
минем белән Саматның бабасы. Машинадан төшкәнче, ят кешеләр булгач,
оялып торган идем, күзләре көләч елмайган күксел чәчле бабай шулай дип
кулымны кыскач, оялу качты.
– Исәнмесез, Фәрит абый! – дип олыларча исәнләшем мин дә, һаман
кысып, селкеп торган каты учтан кулымны ычкындырырга теләп. Илшат
абый аңа бая «бабай» дип эндәшкәч, мин дә Фәрит бабай дияргә уйлаган
идем дә, бер дә карт күренмәгәч, абый диясе иттем. Чапаев абый белән
булган сабактан соң олы кешеләргә эндәшкәндә уйлабрак дәшәргә
кирәклеген аңлаган кеше бит, ни дисәң дә...
Башына кып-кызыл яулык бәйләгән Нәсимә апа сәлам биреп тормады,
Самат белән икебезне бергә кочаклап, шап-шоп итеп аркабыздан гына
сөйде. «Менә, ичмаса, эшче куллар кайтты миңа, эшче куллар кайтты», –
дип кетер-кетер көлде үзе.
Юл буе йоклап кайткан Әминә капка төбенә килеп туктаганда гына
уянган иде, кәефе качкан, ярты битенә шуып төшкән эшләпәсе астыннан
турсайган иреннәре күренә. Сәрия апа аны көйләп маташмады, җил-җил
атлап, машинадагы әйберләрне бушатырга да тотынды. Кызый бер сүз
дәшми генә дәү әнисенең итәгенә башын төртте дә тик басып торуын белде.
– Минем кызымны нинди үгез сөзгән дә нинди чебен тешләгән? Их,
мин аны... – дия-дия, Нәсимә апа аның эшләпәсен тагын да аскарак тартып
куйды. – Җәтрәк өйгә керегез, мантый гына пешергән идем, әйдәгез, әйдә,
суынганчы ашарга кирәк. Дәү әтиегез олы карбыз алган сезгә дип, аның
тәмлелеген күрсәгез... чак телемне йотмадым, – дип, безне өйгә әйдәкләде.
Ул үзе дә шундый тәмле итеп, кетер-кетер итеп, көйләп сөйләшә икән.
Кызык, Сәрия апа ул яктан бер дә әнисенә охшамаган.
«Мантый гына пешердем» дигән иде Нәсимә апа, өстәлдәге тәмлүш-
кәләрне күрсәгез! Токмачлы шулпа, авыл катыгы, авыл эремчеге, итле
бөккән, бәрәңге шәңгәсе, гөбәдия, төрле салатлар, мин исемен белмәгән
әллә ниләр, әллә ниләр... Карбызга чират җиткәндә, бер кешенең дә авыз
ачарлык хәле калмаган иде. Шулкадәр сыйлады Нәсимә апа, шулкадәр
сыйлады, Илшат абый аны: «Әби, син минем Сәриядән дә остарак
пешерәсең!» – дип мактаган саен, тәлинкәләргә төрле пирог кисәкләрен
өсти генә торды.
Мин сезгә ул көнне кичкә кадәр шул өстәл тирәсендә булашып, әйләнеп-
тулганып йөргәнне, урманга кереп, Сәрия апага чәч юар өчен кычыткан
җыйганны, ком тавының уртасыннан тоннель ясап уйнаганыбызны, шуннан
шуышып йөри тогач, колак тишекләренә кадәр ком тулып, мунчада көчкә
юынып чыкканны сөйләп тормыйм, нәрсәсе бар инде.
Ә менә икенче көнне җиң сызганып эшкә чыкканны сөйли алам. Анысы
болай булды.
– Бәрәңгене корт басты, агулап та карадык, бетә торган жук булмады, кияү, – дип зарланды Фәрит абый, умартачыларныкы кебек эшләпәсен
җилпәзә урынына йөзе алдында селки-селки.
– Һе... – Илшат абый чигәсен кашып алды. Без баскыч буйлап лапас
түбәсенә үрмәләп маташа идек, кулын каш өстенә куеп, безгә дәште. –
Малайлар, төшегез әле монда... Акча эшлисегез киләме?
Шәп булыр иде ул! Үз акчаңа туңдырма йә чипсы алып ашауга җитәме
соң?!
– Алайса, шул. Менә сезгә боевое задание. Икегезгә ике банка тотасыз.
Менә бу паласатый жукларны күрәсезме? Аларны берәмләп банкага җыя
барасыз. Һәр пленный өчен лично үзем бер сум түлим. Алдашасы түгел:
абизательны һәр кортны берәмләп саныйм! Җыйганда ук санап җыегыз,
үзегезгә җайлырак булыр... Без кар базын рәтләп алабыз, эш беткәч, Иделгә
балык тотарга аппарам үзегезне!
– Өй базына да тотынган идем әле. Кирпеч җитеп бетми, алып кайтасы
бар. – Фәрит абый сүз уңаеннан үзенекен кыстырды.
Безнең шөгыль башта бик җайлы тоелган иде. Фәрит абый биргән
перчаткаларын киеп алдык та Самат белән бәрәңге арасына кереп киттек.
Перчатка белән булса да, бер дә тотасы килеп тормый икән ул кортларны!
Чиркандыра! Шулай да һәр корт өчен бер сум түлибез дип торганда,
шабашкадан баш тартасы да килми...
– Бррр! Әйдә, лутчы яфрагы белән генә өзәбез дә салабыз! – Самат шулай
дигәч, миңа ни – мин кунак. Бер рәттән ул, икенчесеннән мин, күренгән һәр
кортны яфрагы белән бергә банкага тутыра барабыз, әле бит буталмыйча
санарга да кирәк. Икебез дә кычкырып саный башлаган идек тә, бик тиз
җеп очын югалттык.
– 15!
– 17!
– 18 дигән идең бит, ничек унбиш булсын...
– Әй, бутадың...
– Мине дә...
Сөйләшми генә, эчтән генә санарга булдык. Җаен да таптык: ун корт
салган саен, рәтнең бер кырыена мин, икенче кырыена Самат яфраклар
өзеп куярга булдык. Ун яфрак булса – димәк, йөз корт җыйганбыз! Йөз сум!
Вафли тышлысын алсаң, өч туңдырма җитә! Бәләкәй каптагы чипсы алсаң,
бишне алырга була!
Кояш болыт артына качып, инде бу кортлардан тәмам гарык булып,
яфрактагы кызыл бөҗәкләр күзгә җиләк булып күренә башлаганда, Самат
ягында – 31, минекендә 33 яфрак җыелган иде. Сөйләштек-киңәштек тә,
икебезнеке дә тигез булсын дип, аның банкасына тагын егерме корт җыеп
салдык. Күңелләр күтәрелеп китте: бер көндә өч йөз утыз сум акча эшләп
ташла әле син! Иртәгә бакчаның икенче ягын да шулай җиң сызганып
чистартып чыксак, 660 сум дигән сүз! Әле кесәгә кермәгән шулкадәр акчаны
нәрсәләргә тотарга дип баш ватып, аңа ниләр тиясен исәпләп азапланганда,
эшләрен төгәлләп, Фәрит абый белән Илшат абый да безнең янга кереп җитте.
– Кая, карыйк әле, ниләр майтардыгыз икән? У-у-у, монда, кортны гына
түгел, бәрәңге сабагын да бетергәнсез түгелме? – Ялангач тәненә кызыл
балчык сыланган Илшат абый пыяла банкага шыплап тулган яфракларны
күреп, күзен маңгаена менгерде.

– Ярар, кияү, калганы да бик җитәр, аптырама. Син главное җегетләргә
зарплата түләргә онытма. – Маладис Фәрит абый, иң кирәклесен искә
төшерергә онытмады. Ике кулы белән биленә таянып, бик озаклап бакчага,
аннан күк йөзенә карап торды. – Җилләп килергә җыена әле бу...
– Дәү әти, теге ягын иртәгә җыябыз, яме! – диде Самат, аннан банкасын
әтисенең кулына сонды. – Әти, сана – 330 корт!
– Да ну!
– Ну да! Булатныкы да – 330!
– Кая, китерегез әле... – Илшат абый ике банканы да үз янына куеп,
җиргә иелде, үзе дә әле иелеп, әле як-яклап кортларны санагандай итте. –
Арттырасыз бит, 329 гына.
– Юк! Кат-кат санап бардык! 330! – Саматның да, минем дә хаксызлыкка
күз йомар хәлебез юк иде.
– 329!
– 330!
– Ә-ә, әнә теге яфрак астындагысын күрми торам. 330! – Ниһаять, Илшат
абый бирелде, булдыргансыз дип, безнең кулларны кысты: – Бухгалтер өйдә,
зарплатаны түләсен, шеф кушты диярсез, яме.
– Әти, иртәгә йокыдан торгач ук чыгабыз, күбрәк җыярбыз, яме!
Без капкадан чыгып, «бухгалтер» Сәрия апа янына юл тотканда, бакчада
калган Фәрит абыйның әкрен генә:
– Кияү, малайларны иртәгә бакчага кертмә инде, бөтен бәрәңгене
яфраксыз, безне бәрәңгесез калдыралар бит, – дип пышылдаганын ишетеп
алдык. Жәлке, 660 сум эшлибез дип торганда...
Ярар, кулга кергән хезмәт хакы да аз түгел иде. Казанда булсак, без әллә
кайчан өске урамдагы «Пятёрочка»га барып, аны ялт кына туздырып кайткан
булыр идек тә...
– Монда да кибет бар, сәпит белән маминт барып кайтабыз!
Урман ягыннан сызгырган тавыш белән җил чыкты. Карап торсаң, кызык:
биек агачларның иң очында гына калган яшел ботаклары әле бер якка, әле
икенче якка селкенә. Каен агачлары да вальс әйләнергә җыенгандай күренә.
Кайда гына булса да, урман, су, болытлар, кояш һәрчак матур икән. Хәер,
кояш бая без корт җыйганда югалды, күк йөзендә юрганга охшаган күгелҗем
болытлар гына йөзеп йөри.
Без Самат белән икәү комлык янына чүгәләп, акчаны кайда, ничек туздыру
мәсьәләсен хәл иткәндә, моңарчы өйдә булып күзгә-башка чалынмаган
Әминә ике якка киерелеп ачылган тәрәзәдән ярты гәүдәсен асылындырды:
– Мин дә барам!!! – диде ул, каршы килмәслек тавыш белән, авызын
очлайтып. Без ни дә булса әйткәнче, акробат шикелле, алгы бакчага әйләнеп
тә төште. Хәзер чырыйлап еларга тотыныр дип көткән мәлебездә, тәбәнәк
капканы ачып, бер аягына аксаклый-аксаклый, безнең янга чыгып та җитте.
– Кая барасыз? Мин дә барам! – Үзе бер кулы белән тез капкачын тоткан,
курчакныкы шикелле кабарып торган ак итәге пычранган. Бөдрә чәчен әллә
үзе, әллә әнисе, бик тырышып, кадаклаган шикелле, баш түбәсенә җыеп
куйган.
Сәрия апа белән Нәсимә апа иртәдән бирле кыяр тозлыйлар, Әминә алар
янында кызык тапмый, күрәсең. Мин аны үзебез белән ияртергә каршы түгел
идем. Самат кына чыраен сытты:

– Без сәпит белән барабыз, барабыз да тиз генә кайтабыз!
– Мин дә сәпит белән барам!
Әминәнең өч тәгәрмәчле сәпит белән безнең арттан теркелдәвен күзаллау
куркынычрак иде.Үзенчә бик тиз барырга тырышса да, ташбакадан әллә
ни артык җире юк шул.
Без аңа кибеттән берәр тәмле әйбер алырга вәгъдә биреп, күпме генә
үгетләп карасак та, теләгеннән кире кайтырга исәбе күренмәде Әминәнең.
Самат хәтта аңа үзенең телефонын биреп торырга да риза иде, «Маша и
медведь» мультигын карап утырырсың дип тә юмалады – юк булгач юк.
Без кызып-кызып бәхәсләшкән мәлдә ачык тәрәзәдә Нәсимә апаның кетер
тавышы ишетелде. Аннан ике бит алмасы алсуланган йөзе дә күренде:
– Кайда йөрисез дип котым очты. Даваегыз, бакчада юыныгыз да өйгә
керегез. Гарасат килә, зилзилә килә анда, урамда утырмагыз. Хәзер килеп
тә җитәр, бәреп тә китәр, Алла сакласын...
Ул шалтыр-шолтыр китереп тәрәзәне япты. Ишегалдында Сәрия апаның:
– Малайлар, кайда сез, марш өйгә! – дип, кыска гына әмер биргәне
ишетелде.
Миңа монда бик ошый иде: әллә кайчаннан кунакка кайтып йөргәндәй
хис итәм үземне. Беркем дә аһ-ваһ килеп, кыланып, янымда тирәләп тә
йөрми, Самат һәм Әминә белән бердәй кабул итәләр, рәхәт.
Халык тыз-быз килгән арада барыбер ялт кына кибеткә барып кайтырга
булдык. Гарасат, зилзилә ни ул – яңа кунаклармы, ир белән хатынмы – безгә
барыбер иде. Бәреп китәрдәй булгач, бик үк юньле кешеләр булмавы да бар,
нәрсә дип аларны көтеп утырыйк... Лутчы Әминәне көтә-көтә баруыбыз...
Капка төбендә чирәмдә яткан сәпитләргә атлангач, безнең кәрван кибеткә
юл тотты. Алдан, кибетнең кайда икәнен белгән кеше буларак, Самат
җилдерә, уртада – бая гына түбәсенә җыелган чәче кай арададыр тузгып
таралган Әминә бар көченә педаль әйләндерә, аның тән сакчысы шикелле,
азактан мин барам. Башта урман буен, аннан бер-берсенә тоташкан гаражлар
тирәсеннән үттек. Сәпитләрдән төшеп, юлны аркылы чыктык. Янә кузгалып
киткәндә, буявы кыршылып беткән яшькелт сәпитнең тәгәрмәч чылбыры,
нәрсәдер эләктеме, чыжлаган тавыш чыгарырга тотынды. Бераздан аңа,
кайтаваз шикелле, кайдадыр якында гына, күк күкрәгән тавыш кушыла
башлады. Күк йөзе кинәт караңгыланып китте. Берән-сәрән яңгыр да тама
башлады. Самат тизлеген арттырса да, Әминә шушыннан да ары теркелди
алмый иде – хәйран гына калышты. Абыйсына, туктап, көтеп торудан
башка чара калмады:
– Ну вот! Әйттек бит иярмә дип!
– Мин арыды-ы-ым... – Әминә төймәдәй күзләре белән абыйсына да,
миңа да шулай итеп мөлдерәп карады – аны ачуланып та булмый иде.
– Әнә, теге кызыл түбәле өй артында «Пятёрочка», яп-якын. Мин кышкы
каникулда андагы бөтен морожныйны ашап бетердем!
Кайчак шулай арттырырга ярата инде Самат. Туңдырма мәсьәләсендә
шыттырса да, якын дип арттырмаган булып чыкты.
Тырыша торгач, кибет буена тәки килеп җиттек. Сәпитләрне ишек
төбенә яткырып, кибет ишегеннән керүебез булды, кинәт дөбер-шатыр
килеп, кайдадыр нидер ишелде, җимерелде, чытырдады, коеп яңгыр яварга тотынды. Урамдагы кешеләр, сумкалары белән башларын каплап, берәм-
берәм кибет эченә йөгереп керделәр.
Тәрәзәдән караганда, урамда шундый куркыныч тоелды: дөнья
караңгыланган, әкәмәт көчле җил чыккан, һавада кәгазьләр, полиэтилен
пакетлар, тагын әллә ниләр очып йөри, юлның икенче ягындагы агачлар
җиргә тиярдәй булып сыгылып тирбәләләр. Вакыт-вакыт тагын да
куркыныч булып китә: башта чытырдап яшен яшьни, күп тә үтми, өстән
әллә нәрсәләр тәгәрәп төшкәндәй, күк күкри.
Сөйләшмәсәк тә, өчебездә дә бертөсле уй булгандыр: без хәзер ничек
кайтырбыз?.. Самат кесәсендәге кәгазь акчаларны чыгарып, кимемәгәнме
дигәндәй, тагын бер кат санап карады. Әминә, тавышын югалткандай,
сүзсез генә аның футболка итәгенә ябышып торды. Олыларда безнең
кайгы юк иде: кемдер лычма булып, сыену эзләп кибеткә керә, кемдер,
алган әйберсен кочаклап, ишек төбенә барып баса да урамга карап тора.
Өченчеләре һич исләре китмәгән төстә рәт араларында әйбер караштырып
йөри.
Яңгыр туктаганын көткән арада Самат белән мин өчәр туңдырма, икешәр
кап чипсы ашарга өлгердек. Әминә шоколадлы туңдырма сайлаган иде,
яртысына җиткәндә почмагы кителеп, җебеп, ак футболкасына, ак итәгенә
тап-тап коңгырт тамчылар чәчрәде. Җебегән дә инде бу кызлар, кем инде
туңдырманы шулай тел очы белән генә, ялап-ялап кына ашасын? Хәзер
эреп төшә лә ул. Ялт-йолт – каптың да йоттың, шулай интегеп торырга...
Чипсы ашаганнан соң су эчәсе килә башлады. Без, инде ничәнче
тапкырдыр, эчкә кереп киттек, кесәдә әле бераз акча калуы күңелне
кымтырыклап тора иде. Нәрсә алырга белмичә байтак сайланып торгач,
өчебезгә өч төрле сок алырга һәм бүлешеп эчәргә дип хәл иттек.
Кесәдә, ниһаять, җил уйнап, безнең акча тәмам беткәндә, урамда давыл
да беткән, яңгыр да туктаган иде. Әмма, кич булмаса да, урамда караңгы
иде. Тирә-якта сынып төшкән агач ботаклары, картон кисәкләре аунап
ята, асфальтта чокыр-чокыр сулар җыелып тора. Аһа, сәпит белән чажлап,
чәчрәтеп үтәргә шәп булган!
– А-а-а, юешләнгән! – Әминә сәпитенең утыргычын учы белән сөртеп
карады да шыңшып куйды. – Мин анда утырмыйм!
– Кибә бит ул, менә кара! – Башта кулым белән, аннан футболка итәген
әйләндереп утыргычны сөртсәм дә, кызый киреләнүен белде.
– Утырмагач, бар, җәяүләп кайта тор! Без Булат белән тагын бер җиргә
барабыз! – Әһә, Самат та хәйлә капчыгын селкергә өйрәнеп бетте!
– Мин дә барам! – Әминә, итәгендәге тапны кулы белән ышкып, тагын
да ныграк таратты да сәпитенә менеп утырды.
– Мин сезгә шундый җир күрсәтәм! – Әллә Саматның экскурсия ясап,
миңа Болгарны күрсәтә торасы килә инде? Чөнки тыюлыкка, музейга без
минем әтиләр кайткач, зурлап, барыбыз бергә барырга булдык.
Шәһәр дип аталса да, Болгар бер дә Казанга да, Уфага да охшамаган.
Монда биек-биек йортлар да, трамвай да, троллейбус та күренми.
Безнең сәпитчеләр кәрваны мондый тизлек белән юеш асфальттан
әллә ни ерак китә алмады алуын. Бер урамга борылгач, Самат кулы белән
каядыр ымлады:
– О, карагыз!

– Ә ул нәрсә?
Сизеп торам, ул безне һәйкәл күрсәтәм дип алып килмәде, юлыбызда
очрагач кына тукталасы итте.
Һәйкәл янында, җирдә, соры матур таш өстендә, йолдыз эчендә ут яна
иде. Мондыйны телевизордан күргәнем бар: мәңгелек ут, бер дә сүнми,
диләр. Чындыр: шушындый яңгырда да сүнмәгән бит!
– Ух ты! – Әллә Самат үзе дә беренче тапкыр күрә инде, җиргә ыргыткан
сәпитенә чак абынмыйча, ут янына чүгәләде. – Монда кыш көне ут янмый
иде.
– Абый, ә ул чын утмы? – Әминәнең дә күзләре елтырый.
– Чын инде, яна бит. Эх, безгә чипсы түгел, сосиска аласы калган,
пешергән булыр идек...
Шулхәтле туңдырма суктырганнан соң да ничек ашау турында уйлыйсы
килә бу Саматның...
Ут шундый матур иде. Йолдыз эченнән ялкынланып-ялкынланып килеп
чыга.
– Ә телевизорда мондый ут янында мылтыклы сакчылар тора иде! –
дидем мин, беркем юклыкка бераз аптырап.
– Яңгыр яуган да кайтып киткәннәр. – Белдекле төстә шулай диде дә
Самат җирдән чыбык-чабык җыеп килде. – Эх, сосиска алган булса-а-ак...
Бу чыбыкларга ут элдерергә теләп, күпме генә тырышсак та, барып
чыкмады: юеш булгач, алар без теләгәнчә бенгаль утлары кебек балкып
янарга уйламадылар да.
– Абы-ы-ый, минем кайтасы килә! – Әминәнең сабыр савыты тулды, ут
белән уйнау аңа артык ошамады.
Без Самат белән, монда иртәгә полный әзерлек белән килергә сүз
куешып, кайту ягына борылдык. Кайткан шәйгә Әминәнең тизлеге
әкренәйгәннән-әкренәйде, аяклары арыдымы, бермәлне ул педальне
әйләндерүдән бөтенләй туктады.
– Без сине бүтән беркая ияртмибез!
– Сытык пәрәмәч булдың инде!
– Әйттекме барма дип?
– Абы-ы-ый, ул ватылды-ы!
Карасак, өч тәгәрмәчле сәпитнең бер педале төшеп калган, кызый ничек
кенә тырышмасын, лыч су булган башмагы белән аны әйләндерә алмый иде.
Артка борылып, төшеп калган педальне эзләргә җай булмады – кайдадыр
ерактарак баягыча яшен уты ялтырады. Эре-эре тамчылар белән яңгыр
коярга тотынды. Үч иткәндәй, бу юлы инде кибеткә кереп ышыклана
торган да түгел – ул артта калды, без юлны чыгып, гаражлар ягына җитеп
килә идек. Андый чакта баш тиз эшли үзе: Самат бер кулы белән Әминәне
җитәкләп, икенчесе белән сәпитен өстерәп чабарга тотынды, мин дә, бер
кул белән үземнең сәпитне, икенчесе белән Әминәнекен эләктереп, алар
артыннан йөгердем. Яңгыр шулкадәр котырып ява: чиләкләп-чиләкләп
кемдер су коя диярсең. Киң ябалдашлы агач астына кереп посканда, безнең
футболкалар сыгып алмалыга әверелгән иде. Шулчак Әминә кычкырып-
кычкырып еларга тотынды:
– Минем ашыйсым килә! Минем пес итәсем килә! Мин курка-а-ам!
Әнни-и-и!

Башка чакта сеңлесен битәрләргә генә торган Самат бу юлы ачуланмады,
аны кочаклап алды:
– Ник куркасың, без бар бит! Яңгыр сиңа тими лә, – дип, аны юатырга
тотынды.
– Абый, яшен кайчан бетә? – Әминә чытырдатып күзен йомган икән.
– Вәт куркак! Бетте бит инде ул. – Минем шулай диюем булды, каршыда
ут сызыгы киселеп үтте, дөбердәп күк күкрәде. Без өчебез дә бер-беребезгә
елыштык. Алда куркыныч торганда, шулай бербөтен булу көч бирә икән –
курку хисе кими төште, Әминә үзенең кечкенә учы белән минем кулны
кысканда, үземне бөтенләй чын егет итеп тойдым хәтта. Их, минем дә
сеңлем булса... Мин һәрчак аның яклаучысы булыр идем. Курыкма дип
көч биреп торыр идем. Саклаучы булыр идем...
Шулчак хыялларымнан бүлендем: юкара барган яңгыр пәрдәсе аша
безнең каршыда гына ак машина күренде. Самат, әллә каян танып:
– О! Әти! – дип агач астыннан йөгереп чыкты, кулларын болгый-болгый,
сикерергә тотынды.
Чынлап та, рульдә әтисе иде. Янында Сәрия апа да утырган икән, Илшат
абый безне берәм-берәм эләктереп кабинага сонгач кына, Самат белән
икебезнең маңгайга Сәрия апаның юан бармагы эләккәч кенә күрдек аны...
– Кеше куркытып, кая югалдыгыз сез, җен балалары?
– Кибеткә бардык. Ыффф.
– Ул телефоныгызны ник үзегез белән алып йөрмисез, ә?
– Төшеп калыр дип курыктык. Ыффф.
– Мин сезгә өйгә керегез димәдемме?
– Дидең. Ыффф.
– Дәү әниегез зилзилә килә, өйдә утырыгыз димәдеме?
– Диде. Ыффф.
Самат белән чиратлашып борын тартабыз. Маңгайга чирткән урын
күзне дә кычыттыра.
– Әни, ә ул килдеме? – Самат барыбер батыр йөрәкле инде.
– Кем?
– Кем инде... Зилзилә апа...
– Нинди апа? – Сәрия апа безгә таба борыла. Багажникка безнең
сәпитләрне томырып бетергән Илшат абый да машинага утыра, кузгалып
китәбез..
– Шул инде. Дәү әни әйткән. Тагын кем абый... Гар... гар...
– Гарасат, – дим мин, искә төшерүемә шатланып.
– Ах сезне, татар балалары! – Сәрия апа көләргә дә, еларга да белми
иде бугай, аһылдады, уфылдады. – Соң, давыл «ураган» дигән сүз бит ул,
ишеткәнегез юкмыни?
– Бар. Бая дәү әни әйтте. Без аны кешеләр дип уйладык.
– Менә әйтәм бит мин сезгә китап укыгыз дип. Сезнең ул телефоныгыз
җүнсезлеккә генә өйрәтә, башсыз гына калдыра. – Илшат абый юеш башын
сыйпап, артка борылып, безгә карады, аннан әнисенең алдына сыенып шым
гына утырган Әминәгә күз ташлады: – Минем бәләкәй кызымны яңгыр
куркытканмы әллә? – диде.
Әминә ялт кына тураеп утырды:

– Мин гел дә курыкмадым! Абый да әйтте, Булат та әйтте, без барында
курыкма, әйттеләр. И мин курыкмадым!
– Менә маладис абыйлары! Чын җегетләр шулай була ул, кызлар янында
сер биреп тормый! – Илшат абый көзгедән безгә күз кысты. Аның шулай
диюен ишеткәч, маңгайдагы бармак эзе дә онытылды.
Соңыннан мыш-мыш килеп багажник юганны, сәпитләрне чистартканны,
Нәсимә апаның ике сүзнең берендә: «И балалар, йөрәккәемне табан астына
төшердегез бит» – дип кабатлап, безнең тирәли йөргәнен сөйләп торсам,
сезгә кызык булмас. Нәрсә инде... Давыл башлангач, ишегалдын, урман
буйларын тирәләп, безне эзләгәннәр. Миңа да, Саматка да шалтыратсалар
да, безнең телефоннар компьютер өстәлендә җырлап яткан. Машинага
утырып, бөтен шәһәр эчен айкап чыкканнар. Ну таптылар бит менә,
ерак китмәгән идек лә без... Шунысы кызганыч: һава торышы болай
ямьсезләнгәч, Иделгә балык тотарга гына төшеп булмады.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    тәмләп укыйм..дәвамын көтәм.. нәкъ бүгенге балаларның тормышы