Шигърият
Нинди!
«Онытма!» – дияргә ымсынам... Һәм аңлыйм: Бу нинди юләрлек!
Дөресме син, дөнья, ялганмы?
Беркайчан ышана алмадым!
Яңгырлар көйдерде... Дөрләтеп,
Сулышка капланды карларың...
Күзләрем камаша ямеңнән,
Гамеңнән – мизгеллек, гомерлек...
«Миннән соң ни калыр?!» –
Көч, бәлки,
Бу сәер дәгъвадан көләрлек.
Сөярлек – көтмичә берни дә...
Һәм мәгънә тапмыйча... үләрлек.
«Онытма!» – дияргә ымсынам...
Һәм аңлыйм:
Бу нинди юләрлек!
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев