Шигърият
Хыянәт
Быел язлар кабатланып, кабаланып килер төсле, Су өстеннән ташулар да тиз-тиз генә үтәр төсле.
Быел язлар кабатланып, кабаланып килер төсле,
Су өстеннән ташулар да тиз-тиз генә үтәр төсле.
Төсләр җыелмасын бер тамчыда туплап, ләйсән ява,
Тәүге тамчы иңнәремә төшә – сала алмый дәва.
Кышкы зәмһәрир салкыннар яз башында кабатлана,
Көтмәдем лә хыянәтең... Йөрәгемә яңгыр ява.
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев