ТОРМЫШНЫҢ МАТУРЛЫГЫННАН КӨЧ АЛАМ!
Милләтебез сагында менә шундый шәхесләр торганда, татар халкының киләчәге өметле. Фрида ханым үзе бар көчен куеп эшли, башкаларны да шундый эшләргә илһамландыра белә. «Татарстаннан читтә яшибез. Ничек булдырабыз, шулай саклыйбыз» дип түгел, ә «Без булдырабыз» дип, яңа идеяләр белән янып яшәүче милләттәшләребезнең хезмәте алдында баш иярлек.
«Әгәр дә милләтне көчле итеп бөек итеп
күрәсең килә икән, иң беренче булып аның
көчен таны, шул милләтнең баласы булуың
белән горурлан» дигән күренекле татар
драматургы, язучы, публицист Туфан Миңнуллин.
Свердловск өлкәсе Березовский шәһәрендә
яшәүче милләттәшләребез татар булулары
белән горурланып яши дә беләләр, башкарган
эшләре белән дә башкаларда соклану хисләре
дә уята алалар, башка төбәктә яшәүче татарларны
да ялкынлы эшләргә дәртләндереп торалар.
Халкыбызның ана телен саклау өчен куйган
көчләре, башкарган эшләре белән танышканнан
соң, аларның бердәм булуларына, иңне-иңгә
куеп эшләүләренә сокланмыйча мөмкин түгел.
Мондагы милләттәшләребезне берләштереп
торуда Березовский шәһәре татар һәм башкорт
җәмгыятенең өлеше һичшиксез зур. Җәмгыятьнең
рәисе Фрида Насретдинова белән аралашканнан соң да, моңа кат-кат инанасың. Милли
хәрәкәт белән бәйле нинди генә чарага, эшкә алынсалар да, алар бер-берсенә булышып,
ярдәмләшеп эшли беләләр. Бәлки шуңа күрәдер дә нәтиҗәсе көткәннән дә уңышлырак
килеп чыга. «Татарстаннан читтә яшәсәк тә, милләтебезне саклый алуыбыз – безнең
бердәм булуыбызда», – ди Фрида ханым.
Милләтебез дип янып яшәүче Фрида Насретдинова тумышы белән Башкортстанның
Тәтешле районыннан.
«Бай тарихлы Аксәет авылыннан мин. Әниемнең әнисе – әбием тәрбиясендә үстем.
Гашия әбием безнең якта бик танылган кеше иде. Аны халык «хирург» дип йөртте.
Ул буыннарны утырта иде. Безнең йорттан халык өзелмәде. Кайвакыт больницадан:
«Сезнең үз хирургыгыз бар», – дип, авыруларны кире кайтарып җибәрә торган булганнар.
Терлекләрнең дә буыннарын утырта алу сәләте бар иде анда. Тирә-күршеләрнең аксаган
чебиләрен кыстырып кергәннәрен әле дә хәтерлим. Тик үзем моңа өйрәнә алмадым», –
дип, әби белән үскән балачак елларын искә ала Фрида апа.
Аксәет авылы мәктәбен тәмамлагач, яшь кыз Татарстанга юл ала. Хыялы – Казан
дәүләт финанс-икътисад институтына укырга керү. Шул елларда ук үҗәт, тырыш, үз
дигәненә ирешә торган булган шул Фрида ханым. Бу сыйфатлар булачак һөнәрен сайлауда
да мөһим роль уйнагандыр, мөгаен. Һәр эштә төгәллек, җаваплылык аның холкында гына
түгел, канына да сеңгән.
«Студент еллары бер сулышта узды да китте. Яшь белгеч буларак, мине Арча сөт
заводына юлладылар. Анда күпмедер эшләгәч, кияүгә чыгып, Башкортстанга – Нефтекама
шәһәренә күчендек. Анда да сөт заводына баш хисапчы урынбасары булып урнаштым.
Гомер буе шушы өлкәдә эшләдем. Улым туганнан соң, Нефтекама автозаводында
производство участогы хисапчысы булып эшләдем. 1979 елда язмыш җилләре мине
Свердловск өлкәсе Березовский шәһәренә китерде. Монда яңа тормыш башланды. Ул
чакта СССРдагы бердәнбер Эретмәләр заводына эшкә урнаштым», – дип искә ала Фрида
апа, тормыш китабының битләрен барлап.
Ә бу китапта шатланып искә алырлык куанычлары да, искә төшерүгә күзгә яшь килерлек әче сагышлары да булмый түгел. Нык холыклы, язмыш җилләрендә сыналган,
әмма җил-давылларга бирешмәгән Фрида ханым ул хатирәләрне үтә дә сабырлык
белән искә ала. Шулай, адәм баласының язмышы икенчесенекенә охшамый шул. Һәр
кешенең үз тәкъдире, үз юлы. Шома, туры юл да сикәлтәләр белән бергә үрелгән. Кеше,
шул сикәлтәле юлларны узганда сыналса да, алга таба яшәргә көч табып, алга атлый,
авырлыклар вакытлыча булса да онытыла, ә сынаулар исә адәм баласын чыныктыра
гына. Фрида апа да бирешмәскә, тормышның матурлыгын төрле яктан күрергә өйрәнә.
Һәр туган көнгә шатланып яшәргә Аллаһы Тәгалә аңа көч бирә.
Хисапчы ханым милли эшләр дөньясына ничек килеп керде икән? Югыйсә саннар,
хисап эше иҗатттан ерак тора кебек. «Березовскийда яшәгәндә, улым укыган мәктәптә
бер елны «Милли ишегалды» бәйрәме үткәрделәр. Шәһәрнең мәдәният идарәсе миннән,
татар-башкорт ишегалдын бизәүне оештыруны сорады. Татар җанлы активистлар белән
бу эшне бик теләп башкарып чыктык: милли ризыклар, киемнәр – барысын да күргәзмәгә
тәкъдим иттек. Шул вакытта Екатеринбургтагы активистлар татар оешмасы булдырырга
кирәк дигән идея белән мәдәният идарәсенә мөрәҗәгать итә. Идарә ярдәме белән шул
рәвешле Татар-башкорт милли мәдәни үзәккә нигез салынды. Менә шуннан бирле
без милли эшләр белән мәшгуль булып яшибез. Төрле чаралар, кичәләр, очрашулар
үткәрәбез. Бигрәк тә милли бәйрәмебез Сабан туен көтеп алабыз. Дини бәйрәмнәрне
дә читләп үтмибез. Үзебездә, Аллаһка шөкер, тулы куәттә мәчетебез эшләп килә. Анда
татар теле һәм дин дәресләре укытыла. Мәчет каршындагы Попечительләр советы
татар-башкорт эшмәкәрләрен туплап тора. Аның рәисе Фәрит Нәбиуллин һәрвакыт безгә
ярдәм итәргә әзер. Менә шулай бердәм булып, милли рухыбыз ялкынын сүндермичә
яшибез», – дип, үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды Фрида ханым.
Татарлар – җыр-моңга гашыйк халык. Татар булган җирдә җыр тынмый.
Березовский шәһәрендә 15 еллап эшләп килә торган «Курай» ансамбле мәдәнияткә
гашыйк халыкны туплап торган җылы учак кебек. Өлкәдә узган бер милли бәйрәм
дә алардан башка узмый икән. «Гармунчыдан башка ансамбль чын ансамбль булмас
иде. Кайвакыт гармунчыларга кытлык булды. Хәзер Татарстанның Балтач районыннан
Илнур Хәмидуллин эшне җайга салды, ул эшли башлаганнан бирле ансамбль икенче
сулыш алгандай булды. Икенче елда балалар өчен «Тамчы» коллективы оешты.
Балалар – безнең киләчәгебез. Аларның да сабый күңелләрендә татар теленә мәхәббәт
орлыклары чәчеп үстерәсебез килә. Хореограф булу да зур мөмкинлекләр бирә.
Балаларыбыз татар халык биюләрен өйрәнә», – дип, куанычын яшерми милләттәшебез.
Халкыбыз элек-электән, кайда гына яшәсә дә, белем алуга омтылган. Шәһәрдә
эшләп килгән китапханәнең татар телен саклауда алып барган эшләрен санап бетерерлек
түгел. «Китапханәбездә дә Балтач кызы Гөлсия Равил кызы эшли. 2000ләп татар китабы
саклана. Төрледән-төрле татар журналлары яздыртабыз. «Казан утлары», «Сөембикә»,
«Идел» һ.б. татар басмаларын көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Ай саен халык җыеп,
яңа килгән журналларга, китапларга күзәтү ясыйбыз. Кызыксынган һәр кеше өенә
алып кайтып укый ала. Татарча китап укыйм дигән кешегә барлык мөмкинлекләр дә
булдырылган. Китапханәбездәге чаралар да бәйрәм рухында уза. Язучы-әдипләрнең
юбилейлары дисеңме, танылган шәхесләр белән очрашулармы – без мондый эшләрне
бик яратып башкарабыз», – ди Фрида апа.
Милләтебез сагында менә шундый шәхесләр торганда, татар халкының киләчәге
өметле. Фрида ханым үзе бар көчен куеп эшли, башкаларны да шундый эшләргә
илһамландыра белә. «Татарстаннан читтә яшибез. Ничек булдырабыз, шулай саклыйбыз»
дип түгел, ә «Без булдырабыз» дип, яңа идеяләр белән янып яшәүче милләттәшләребезнең
хезмәте алдында баш иярлек. Алар тырышып эшли, ял да итә. Фрида ханым кебек ару-
талуны белмәс, гел хәрәкәттә булучы, милләте өчен янып торучылар булганда, телебез,
динебез, гореф-гадәтәребезнең киләчәге өчен күңел сөенә.
Руфия МӨХЕТДИНОВА.
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев