Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кура җиләкләрен үзе җыйды әнкәй...

Көткәнсеңдер, әнкәй, озак көткәнсеңдер, Кайттык менә без дә җыелып, Кураларың кайда дип сорагач, әнкәй, Ник карыйсың болай боегып? Кышлар җиткән...

Кура җиләкләрен үзе җыйды әнкәй,
Кызларын шул көтә алмады,
Сәгать телләрендә җәй уртасы иде,
«Кайтыгыз» дип хатлар салмады.
Кызлар үсеп бер-бер артлы читкә очты,
Шәһәр шавын алар үз итте,
Кура җиләкләрен коеп куаклардан,
Сиздермичә, әнкәй, көз җитте.
Син кызларың көттең, кураларың кипте,
Әллә синең сагыну көйдерде,
Теләмәдек, әнкәй, тормыш әллә ничек,
Чит куаклар безгә сөйдерде.
Кураларны күрә идек без төшләрдә,
Күпме чакты безне кычыткан,
Синнән ерак киткәч, кураларың рәнҗеп,
Бәхет безгә юлын оныткан.

Көткәнсеңдер, әнкәй, озак көткәнсеңдер,
Кайттык менә без дә җыелып,
Кураларың кайда дип сорагач, әнкәй,
Ник карыйсың болай боегып?
Кышлар җиткән...
Ә без сизмәгәнбез икән,
Чит куаклар безне үз иткән,
Бәхет эзләп чит җирләрдә озак йөргәч,
Кураларны кар күмеп киткән.
Ярый әле, безне бәлалардан йолып,
Дога булып, йөрәгең типкән.

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев