Мөхәммәт Мәһдиевның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
29 март, 1971 ел. Менә без дә кайтып җиттек, Равил! Казан һаман үз урынында тора икән, урамнары пычрак, трамвайлар нәкъ элеккечә тыгыз... Тик күңелләр генә бераз үзгәргән.
29 март, 1971 ел.
Менә без дә кайтып җиттек, Равил!
Казан һаман үз урынында тора икән, урамнары пычрак, трамвайлар нәкъ элеккечә
тыгыз... Тик күңелләр генә бераз үзгәргән. (Кстати, теге укытучылар аудиториясе синең
бу шигыреңне аңларлык уровеньда түгел иде, мин карап тордым, тетрәнүче булмады.)
Без маҗарасыз гына кайтып җиттек, нигездә, ычкындырылган урынсыз сүзләр һ.б.
берничә действиене исәпкә алмаганда, минем өчен бик уңышлы булды һәм сагынып
сөйләрлек бер сәяхәт булып хәтергә кереп калыр дип уйлыйм. Үзеңә, гаиләңә сәлам
һәм, әлбәттә, рәхмәт.
Кайтып төшкәндә, Фәрвазның да настроениесе шәп иде. Мин сиңа биреп калдырган
«язмалар» (З.Нури шулай дип атап, ике-өч ел тотканнан соң кире кайтарды) – болай
гына бирдем, күңел йомшаганнан гына, бер килгәндә ала килерсең шунда, ун-унбиш
тапкыр бастырып алынган иде, монысы бик аламасы булып чыккан. Алар арасыннан
бер алты-җидесе сиңа ошамас та, шуңа күрә «болар ошамады дип әйтсәм, кәефе
китәрме» дигән шик сине борчымасын, мин аны просто эчке дөньямны Равил белеп
торсын дип кенә сиңа биреп калдырдым. Әлбәттә, әгәр Казанга килгәндә, портфелеңдә
урын булса, мин сиңа үземнең «кирпеч»не дә салып җибәрер идем – укып чыгарга.
«Язылмаган законнар»ны минем беренче күрүем иде, кеше буларак, ул миндә бик
яхшы тәэсир калдырды сиңа карата гел хәерхаһ сөйләшүе дә располагать итте инде –
чынбарлыкка туры килүен генә теләп калам.
Алмазга персональ сәлам, ул бер-ике очрашуда миңа Искәндәрне сагынуымны
бераз җиңеләйтергә ярдәм итте.
Сиңа эшеңдә һәртөрле уңышлыклар теләп, Мөхәммәт Мәһдиев.
25-26 июнь, 1972 ел.
Равил энекәш!
Бүген Аккош күленнән балалар яныннан кайттым да, күңел сафланып (балалар
белән су кереп, вак-төяк сөйләшеп урманда йөргәнлектән), сиңа хат язарга булдым.
Син, чава-то, Казанны бик авыр йөрәк белән (с тяжёлым сердцем) калдырып киттең.
Син бик оптимист идең, мин шуңа күрә сине якын итә идем. Мин пессимизмга бирелгән
вакытларда да син минем эчке дөньяма бәреп кереп, кислород сибеп, шаккатарлык
итеп яшәү дәрте сирпеп китә идең. Син төнлә, көтмәгәндә бәреп кереп, минем күңелне
күтәрә, күңелне Кояш чыгышка таба борып җибәрә идең. Шуңа күрә мин синең әнә
шулай җилләнеп, яңгырланып, давыл булып, минем шактый сынгалаган, күгәргәләгән
тормышка килеп керүеңне ярата идем.
Бу килүеңдә мин синдә пессимизм сиздем. Сәбәбен аңламадым. «Син ник алай?»
дип, җәйге булса да, подмёткасы калын ботинкалар белән синең күңелеңә бәреп керергә
кыюлык җитмәде. Үзең беләсеңдер.
«Кандалый»ны син шактый бетереп киттең, ул көнне кич без аның белән тар
бүлмәдә булдык, очрашудан соң. Ул удардан әле дә айнып җитмәгән иде – поделом.
«Эйзенхауэр» аны алга таба үстереп доконать итте, егет мескенгә калды.
Мин 1 июльгә хәтлем Казанда булырга уйлыйм, 5есендә поезд белән Кырым ягына
китәсе. Адресым (8/VII дән 30 на кадәр): Кырым, Дом тв-ва «Коктебель», фамилиям
әлегә искечә.
Койрыкларны чистартып утырам, рецензияләр, сүз башлары һ.б.
К.Сибгатуллинның җыентыгына эчке рецензия яздым, сине бик кабатлый (мәхәббәт
темасында). Ләкин – синең белән без дөрес фикердә икәнбез – оригинальный талант.
Гаҗәп шигырьләре бар. Син мине беләсең – мине «тоту» өчен күп кирәк: салларга
салып, менә без дә үсеп җиттек, әни, бөркетләр түмәктә, китәсезмени, аккошлар
һ. б. – менә минем вкус. Ниже – миңа кагылмый.
Бу егеттә нәрсәләрдер бар.
Роберт Әхмәтҗановның теге көнне кулын кыстым. «Яңа җыентыгыңны иптәш
Фәйз-ның өендә күрдем, һәм ул бик мактагач укыдым, һаман үзең булып калгансың,
молодец», – дидем. Ул аны ук көтмәгән икән, «Нужәли Фәйз-ның өендә бар?» – дип...
Син киткәч, икенче көнне (Аккош күлендә) М.Кәрим, Н.Нәҗми, Муса Галиләрне
кунакка алып бардым, мәҗлестәш булдым, алар олы сүз сөйләделәр, миңа утыруы
авыр булды, бөкеләр ачкалап, пепельницалар китереп, күңелне юаттым, өлкәннәр
арасында читен.
Менә эч бушап китте, хатымны укып чыккансыңдыр кебек тоелды.
Бүген әле күңелнең нечкә чагы. Яшисе дә килми, эшләр дә күп. Очып менеп китәм
дә, әнә шул эшләр татар җөббәсенең итәгеннән тартып җиргә төшерәләр. Аннары
тагын яши башлыйсың. Күрәсең, без яшәүдән «зарар юк».
Хуш әлегә. Сәлам белән, Мөхәммәт Мәһдиев.
8 июль, 1975 ел.
Равил!
Мин ялга китеп бардым. Берәр атнадан өйдә булсаң, телефон белән тотармын әле.
Әй, бер килеп чыксаң! Союзның машинасы синең кулда түгелме соң? Арчадан 20 км,
Гөберчәк дигән авылда мин.
Сиңа ике үтенеч:
1. «Детская литература»да безнең мәкаләләр чыга калса, аның бер санын минем
өчен юнәтеп куйсаң иде. Мин карап йөрим – бер дә киоскларда андый журнал юк.
2. Шушы язуны Гарәфнең үз кулына тапшырсаң иде. Официаль юл белән түгел.
Сәламнәр белән сиңа яхшы җәйләр, илһам байлыгы теләп,
Мөхәммәт абый.
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев