Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кышкы теләк

Карлар оча бөртек-бөртек, Минем күңелемдә китек – Төшә карлар керфегемә, Син кермисең төшләремә.

Карлар оча бөртек-бөртек,
Минем күңелемдә китек –
Төшә карлар керфегемә,
Син кермисең төшләремә.
Керсәң иде бер елмаеп,
Кар-бураннардан коткарып,
Дәшсәң иде бер назлы сүз,
Кыссаң иде, ичмасам, күз...
Дөньяларны ямьләндереп,
Кышка җәй сулышы өреп,
Өннәремдә килсәң иде,
«Сөям сине», – дисәң иде.

 

«КУ» 12, 2024

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юкса әле, тик хыялда гына яши сөйгәне, .....Теләк тели, әмма һаман арта нәфес дигәне. ..... ...Башта риза, төштә генә елмаюын күрергә, ......Аннан инде өнендә дә, кочагына керергә... ........ ... Сәйлән