Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Ала-Арчада...

Кызык инде бу тәкъдир, кызык инде. Арабызда хисебез җылы иде... Җырлар яздык икәүләп, серләштек без, Бәхетне уртаклашып гөрләштек без.

Кызык инде бу тәкъдир, кызык инде.
Арабызда хисебез җылы иде...
Җырлар яздык икәүләп, серләштек без,
Бәхетне уртаклашып гөрләштек без.
Мин Алыкүл сыман, ә син Ай булып
Йөзләрең балкып торды Айдай тулып...
Бара идек шагыйрьнең каберенә,
Сокланып вә көенеп тәкъдиренә.
Йөзләреңә сокланды күргәннәр дә,
Торды гүя кабердән үлгәннәр дә.
Күрешергә башка җир булмаган күк
Суык кабер арасында очраштык күп.
Кояш нуры җылытмады каберне,
Безнең сөю ул ташларга җан өрде.
Күзәтте безне гүя өрәкләр дә,
Ялт-йолт килде утлар да як-якларда.
Суык кабер төп йортыбыз булганчы,
Салкын әҗәл иреннәрен сузганчы...
Кайнар хисләр сүрелмәс дип уйладык,
Безнең сөю мәңгелек дип юрадык.
Куш бәхетле киләчәк иде хыял.
Әйтүче булмады: «Хыялдан тыел!»
Хыял белән тукландымы өрәкләр?
Кем гаепле – киләчәк хак ачыклар...
Үкенечле канатланган хисләрем,
Үкенечле гүргә иңгән хисләрем...
Киләм бире ялгызым хәзер кайчак.
Узды инде мин Алыкүл, син Ай чак.
Кайчан да бер мин дә бире кайтырмын,
Өстә түгел, җир астында ятармын.
Тәтемәгән сөюләр җир өстендә
Һич кирәкмәс инде җирнең астында.

 

Н У Р Л А Н  К А Л Ы Б Е К О В

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев