Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

Шунда кымыз ясый торган җиргә бер яшь егет килеп кергән дә: «Саумысыз, Мостай агай!» – дип, әткәй белән ике куллап күрешкән. Шуннан соң бу Сания апа аптырап карап торган да әткәйгә ташланган: – Нигә телең юкмыни соң синең? Нигә башта ук үзең әйтмәдең шуны? Авыз ерып, тик торасың. Телдән язган икән берәү. Үзе язучы ишшу! Шушы хәлдән соң Сания апа белән әткәйнең дуслыгы күрешкән саен ныгый гына барган.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Тынычланамы соң?!

Кайсын Кулиев Мәскәү хастаханәсендә ятканда, мин дә шалтыратып,
хәлен белгәләдем. (Без таныш идек, улы институтка кергән выкытта Илгиз
фатирында торган иде. Очрашуларда да күрешергә туры килгәләде.) Бик
авыру, көч-хәл белән сөйләшкән Кайсын абый берсендә: «Кымыз эчсәм,
хәлем әйбәтләнәчәк дип әйтәләр, Мостай кымыз табып җибәрә алмасмы?» –
диде. Әткәйгә ул сүзләрне җиткердем. Әткәй әллә кайсы районнарны айкап,
шифаханәләрдән белешеп, көч-хәлгә Шафран районыннан табып, кымыз
җибәрде. Кымыз вакыты түгел, февраль ае иде, атлар савылмый дигәннәр.
Әткәй кымызны самолёт белән җибәргән, аны Кулиевның улы Эльдар
каршы алган. Азмы-күпме булса да, Мәскәүгә килеп җитте, тапшырылды
ул кымыз Кайсын абыйга. Шул вакыттан соң әткәй үзе дә Мәскәүгә килде,
үзе белән дә кымыз алып килде. «Кайсын бик сөенде!» – дигән иде шул
чакта әткәй. Кымызга гына түгел, күрешүләренә сөенгәндер дип уйлыйм.
Тик, ни аяныч, әҗәл чире тисә, кымыз гына алып кала алмый икән шул.
Кулиевның хәле бик авырайгач, исән калуына өмет өзелгәчтер инде,
аны Мәскәүдән туган ягына – Нальчикка алып киттеләр. Кайсын Кулиевны
каршыларга бөтен шәһәр, барлык халык урамга чыккан диделәр. Шул
вакыт: «Мин үземне соңгы юлга озатуларын, җеназамны үз күзләрем белән
күрдем», – дип әйткән ди Кайсын Кулиев.

Көндәлекләрдән

25.10.91. «РСФСР язучылары ике Союзга бүленде. Һәр артель үз басуын
сукалап, үзенекен чәчеп, үз уңышын үзе җыймакчы. Болар барысы да –
тилелек, акылсызлык, аңсызлык. Әдәбиятның гомум кыры бар – яхшылык,
мәңгелек орлыкларын шунда утыртырга кирәк. Болар – әйтергә кирәк, ике
артель генә түгел, усал этләр сагы астында явыз, хакимлеккә сарылучы
көтүчеләр иярткән ике сарык көтүе. Тора-бара алар бер-берсе белән үлгәнче
сугышырга әзер торган киек җанварларга әвереләчәк. Миңа Мәскәүдән
шалтыратып, әле бер, әле икенче көтүгә керергә үгетлиләр. Нишләргә соң
миңа, мин бит көтү хайваны да, көтү җанвары да түгел. Үзләре шәхеснең
азатлыгы, төркемнәрдән, партия диктатыннан ирекле булу хакында лаф
ора, ә үзләре күп төрле группировкаларның берсенә мине дә төртеп
кертмәкчеләр. Әгәр бармыйсың икән, син – дошман! Әгәр дә син митингка барып, анда акырмагансың икән, димәк, син халык мәнфәгатьләрен
якламыйсың. Уфадагы «коллегаларым» мондый таләпләрне бер генә
тапкыр куймадылар миңа. Кайвакытта күзгә карап: «Халкың өчен син
нәрсә эшләдең соң?» – дип тә сорадылар».
23.11.91. «Миңа бик авыр. Чыдый алмаслык. Мин үземнең иҗтимагый,
әхлакый идеалларымның хәрабәләре астында калдым. Чыга алырмынмы?
Кичә сугыш герое, шагыйрә Юлия Друнинаның үз-үзенә кул салып вафат
булуын хәбәр иттеләр. Күрәсең, ул да шул ук хәрабәләр астында калып
тапталгандыр».
2.02.92. «Ватаныбыз авырый дип, озак сөйләнделәр. Ә менә бер көнне,
декабрь аенда, Белоруссиянең караңгы урманында өч славян юлбасары бер
төн эчендә безнең авыру Ватаныбызны буып үтерде.
Замананың хаксыз язасына
Әллә күнде җаным, әллә сүнде.
Утларына төшеп янар идем,
Мин янарлык утлар юк та инде».
02.02.92. Әткәй икенче ай инде Переделкинода. Һәрвакыттагыча Муса
Гали белән килгәннәр иде. Яңа башлаган «Кичке табын» дигән әсәре
авыррак язылса да, әткәй яхшы гына алдырткан. «Әкренләп языла», – диде.
Алар янына Рәсүл Гамзатов та килгән. Бер ай чамасы булам дип әйтте, ди.
«Хәзер инде Рәсүл югарыдагылар гына дәвалана торган җирләргә
йөрүдән мәхрүм калган, үзгәргән, – дип сөйләде әткәй. – Күп еллар иҗат
йортларына йөргәне юк иде. Азатлыкны тоюдан аның җаны куанганын
аңладым. Ул монда үзе. Гади бер шагыйрь – Рәсүл Гамзатов. Безне – минем
белән Мусаны күргәч шатланды. Без дә ниндидер яңарып киткән Рәсүл
белән күрештек. Төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт даирәсендәге хокукларын
югалтуы белән ул иреклерәк, югарырак булып тоелды миңа.
Рәсүл белән бергә йөрергә чыгабыз, бильярд уйныйбыз. Шулар гына.
Ә ул безгә минем килүне билгелик әле, ди. Элеккечә утыруларны искә
төшереп, ым кага. Мусада бер шешә бар-барын, без ул хакта дәшмибез әле.
Шулай да кичке аш алдыннан чакырдык Рәсүлне. Ә инде кичке аштан соң ул
безне буфетка алып китте, анда бик кыйммәтле (300 сум) француз коньягы
саталар икән. Бик кыйммәтле эчемлекләрдән мин рәхәтлек тапмыйм.
Андыйлар минем өчен түгел. Рәсүл кыстады, эчерде безгә. Әйтәм бит,
бер ләззәтен тапмадым. Шуның өстенә чын коньяк түгел, ясалма булып
чыкты, ахры».
Шул көннәрдә шигырь туган:
«Илнең коты киткән бу көннәрдә
Сыгылып төшкән чакта ир бәндәләр,
Харап булмам әле, харап булмам,
Рәсүл белән Муса эргәмдәләр.
Мин инанам, дөньялыкта алар
Чын дуслыкның татып белә татын.
Юкка гына икесе дә алар
Йөретмиләр пәйгамбәрләр атын –
Рәсүл, Муса».
– Бу шигырь кебек нәрсә Рәсүлгә ошап җитмәде, – диде әткәй. Дан
иркәләгән Рәсүлебез әллә ике исемне янәшә куйганны килештермәде инде?

Ләкин бер-ике көннән Рәсүл Гамзатов Муса Галигә багышлап үзе
дә шигырь язган. Алар өчәүләп ул шигырьне русчага юлга-юл тәрҗемә
ясаганнар. Аннан соң Рәсүл Гамзатов әткәйнең «Кысыр уйлар» шигырен
авар теленә тәрҗемә иткән. Тәрҗемәне янә русчага күчереп, сүзмә-сүз
сөйләп биргән. Муса Галигә багышланган шигырьне дә өчәүләшеп һәр
сүзен тикшереп чыкканнар. «Кызыклы лаборатория килеп чыкты. Рәсүл
аварчасында кайбер урыннарын үзгәртергә булды», – дип сөйләде каенатай

Переделкинода

5.02.92. «Время» программасын карадык, күңелгә ятышлы хәбәрләр
юк. Шул ук вакытта Казан кайный. Татарстан халкының тамагына үтәрлек
берәр ризык пешерә алырлармы, әллә күбек кенә булып калырмы? Күбек
тамак туйдырмый. Бүген Уфадан Марат Шәрипов шалтыратты. Миңа төрки
халыклар оешмасының шәрәфле Президенты урынын тәкъдим итте. Ул
турыдан- туры: «Безгә байрак кирәк!» – диде. Мин дә турыдан-туры әйттем:
«Мин теләсә нинди байрак тегә торган, теләсә нинди төскә буйый торган
чүпрәк түгел. Мин беләм, башта гомум төрки булачак, аннан соң инде
руска каршы барачак, – дидем. – Минем дә, минем халкымның да руска
каршы байрак күтәрерлек сәбәпләре юк», – дидем. Әгәр дә мин шундый
хәрәкәтнең президенты булсам, теләсә нинди әтрәк-әләм, котырынган чүп-
чар минем артымда, минем исемнән теләсә нинди тузга язмаган нәрсәләр
сөйләячәк. Илгиз белән бу хакта телефоннан сөйләшкәндә әйткән идем, ул
миңа: «Юкка ризалашмагансың», – диде. Ул бик акыллы булса да, һаман
да җәмгыятьнең сөремле иллюзияләре тәэсирендә.
Инде икенче тапкыр сөйләшкәндә, Илгиз минем белән ризалашып:
«Әткәй, мин сине аңладым», – диде. (Кызганыч, консерватив әткәйләрне
бик соңлап аңлыйлар шул).
Әле генә ишеттем, Воровский урамында (Мәскәүдә), язучы Юрий
Бондарев җитәкчелегендә бер төркем рус язучылары Евгений Евтушенконың
карачкысын яндырганнар. Гаҗәеп батырлык! Демократлар Россияне
яндыра, рус язучылары карачкылар яндыра. Кем нәрсә булдыра, шуны эшли.
...«Кичке табын» әсәре бик авыр бара. Язганым йөрәктән чыкмый,
баштан чыга. Рәсүл дә атна буена бары бер шигырь язды. Ул да эш бармый
дип зарлана».

Экстрасенс (көндәлекләрдән)

«...Шушы көннәрдә Переделкинога Рәсүлне карарга дип экстрасенс,
ырымчы килгән иде. Рәсүлдән соң миңа керде. Мөлаем гына яшь хатын.
Безнең Әминә Аралбаевага (багучы) шул тиклем охшаган! Суйган да
каплаган инде! Яше дә шул чама. Сәгать ярым сеанс үткәрде. Кулы башыма
тигәч, күңелемә тынычлык кайткандай булды. Көнкүреш ыгы-зыгылары
читкә китте. Ырымчы шәмнәр яндырып, ярты сәгать буена миннән
зәхмәтләрне куды. Ул миңа кагылса, шәм чытырдый башлый. Кагылмаса,
туры итеп, сузылып, тыныч кына яна. Шәмнәрне сүндергәч, куллары
белән тагы бик озак эшләде. Азактан балавыз эретеп, кофе калдыгы белән
күрәзәлек иткән шикелле мине нык рәнҗетеп, зәхмәт кагылдырган кешенең кыяфәтен сүрәтләп бирде. Бик таныш кешене күз алдына бастырды. «Күп
ирләрнең, бик күп ирләрнең рухына кара сөрем яккан зат – хатын-кыз
булып чыга. Ә сезне нык дошман күреп, җаныгызны әрнеткән кеше –
ир затыннан», – диде. Янә ул минем башымны тирәләй чолгап алган
сфераның (аураның) төсле сурәтен төшерде. Күпчелек – сары төс. «У вас
самая высокая шкала (ступень) духовности», – диде азактан. Гомумән,
сәламәтлегемне әйбәт дип тапты. Китәр алдыннан бу әйтеп салды: «Мин
кешеләрне дәвалаганда, бик күп көч югалтам. Бик сирәк очракта үземә
көч алам. Бүген иртәдән бирле кәефем начар, күңелем төшенке иде. Менә
әле сезнең белән шөгыльләнгәннән соң, рухым күтәрелеп, көчем артып
китте. Рәхмәт сезгә!»
Шул көннәрдә әткәй, Переделкинога килгәч башлаган «Кичке табын»
дигән әсәрен тәмамлаган. Бик авыр языла дип әйтеп килгән иде. Сәбәбен
язып бетергәч кенә аңлаган. «Мин бит аңнары чикләнгән, тупас кешеләр
турында пьеса язарга дип тотынган идем. Баксаң, мин аларча уйлый
белмим икән. Яза барган саен төп персонажларым, үзләренең бик үк
фәкыйрь булмаган рухларын ача башладылар, хәтта күңел күркәмлекләрен
күрсәттеләр. Тик пьеса барыбер күңелгә ятмый. Илһамсыз көннәргә тап
булды ул».

Гаилә мәзәгенә әверелгән хәл

Илле бишенче еллар тирәсендә була бу хәл. Чишмәдән Келәшкә
барышлый әткәй Наҗар абый белән Караякуп дигән авылга кымыз алырга
керәләр. Анда Сания исемле бер апа эшләгән. Әткәй бу ападан:
– Кымыз бармы? – дип сорый.
– Кымыз бетте, юк, – ди теге апа.
Әткәй янындагы Наҗар Нәҗми сүзгә кушыла.
– Якташыгыз, терәлеп торган күршегез – Мостай Кәрим өчен дә
юкмыни? – ди.
– Куй, куй, юкны сөйләмә! Мостай Кәрим үзебезнең күз алдында
үсте. Күреп тә беләбез, танып та беләбез! – Шуңа өстәп, Сания апа тезеп
киткән: – Киләләр дә: «Мин – пракарур, кымыз бир!», «Мин – судья,
кымыз бир!» – диләр. Хәзер килеп: «Мин – Мостай Кәрим», – дип, кымыз
давайлыклыйсызмы? Мостай Кәримне без...
Шунда кымыз ясый торган җиргә бер яшь егет килеп кергән дә:
«Саумысыз, Мостай агай!» – дип, әткәй белән ике куллап күрешкән.
Шуннан соң бу Сания апа аптырап карап торган да әткәйгә ташланган:
– Нигә телең юкмыни соң синең? Нигә башта ук үзең әйтмәдең шуны?
Авыз ерып, тик торасың. Телдән язган икән берәү. Үзе язучы ишшу!
Шушы хәлдән соң Сания апа белән әткәйнең дуслыгы күрешкән саен
ныгый гына барган.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев