Нәзифә Кәримова автор яңалыклары
-
28 декабря 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның ахыры)
Каенатам Мостай Кәрим турында истәлекләр язганда, ул үзе дә янымда булды сыман. Мин тагы бер мәртәбә аның колачка сыймаслык иҗатын иңләргә омтылдым, аның хисләре белән хисләндем, аның халәтенә кереп, уй-фикерләрен, хәсрәт-кайгыларын, шатлык-сөюләрен күңелем аша үткәрдем. Ләкин аның таланты серенә дә, күңел тирәнлегенә дә төшенеп җитә алмадым. -
27 декабря 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Әткәй дачаны бик ярата иде дип бер генә тапкыр әйтмәдем инде. Икенче катта каминлы бүлмә – әткәйнең кабинеты иде. Ләкин мин аның без барда ул кабинетта язып утырганын хәтерләмим. -
25 декабря 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Рәхимов җиңгәнгә сөенгән әткәй инаугурациядә һичшиксез чыгыш ясарга уйлый. Уйлый гына түгел, Президент та сорый аның чыгыш ясавын. Чыгыш язганда килеп чыккан кызык ялгышы турында әткәй рус телендә болай дип язган... -
24 декабря 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
24.10.92. «Кичә театрда сезон ачылды. «Ай тотылган төндә»не күрсәттеләр. Халык ифрат күп иде. Гомум кәеф тә югары булды. Исрафилов башта минем сүз әйтүемне сорады. Мин театрның Октябрь җимеше икәнлеген, рухи дөньябызның җимешләре ишле икәнлеген халыкның хәтеренә төшердем. Без – тарих балалары, без – Ватан-әни балалары. -
23 декабря 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Көндәлекләрендәге бер язмасында әткәй Уфада үзе яшәгән фатирлар турында язып, анда килгән кунакларны, данлыклы шәхесләрне, вакыйгаларны да искә алып китә. Шундый гади нәрсәләр турында язылган бу истәлек ни өчендер рус телендә. Минем аны укучыга татар телендә тәкъдим итәсем килде. -
20 декабря 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Үз гомерләрендә кешеләр бер-берсенә күп нәрсәне әйтергә өлгерми калалар. Йә тартыналар, йә шартлары туры килми. Шуларның иң үкенечлесе: әйтелмәгән рәхмәт белән әйтелмәгән мәхәббәт». -
17 декабря 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Дәвамлы булды. Нәкъ 8 елдан, бу юлы инде 5 апрельдә улыбыз туды. Без озак кына исем таба алмадык. Әткәй тәкъдим итте. «Нияз дип куйсагыз, ничек булыр?» – дип сорады. Без ризалаштык. -
13 декабря 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Ул кичәдә минем белән рәттән Григорий Бакланов утырган иде. Ул минем колагыма болай дип пышылдады: «Твардовский киткәч, күпләр үзләренең оятсыз эшләреннән үкенмәделәр, оялмадылар да». Никадәр дөрес әйтелгән сүзләр. Тормышта Твардовский кебек кешеләрнең булуы, хәтта бик әшәкеләрне дә начар эшләрдән тыеп тора. -
11 декабря 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Әткәй миңа карата булган бу фикерен гомер буе саклагандыр дип ышанасы килә. Гаиләдә төрле хәлләр булса да, Илгиз дә бу хакта бер тапкыр да онытмагандыр дип уйлыйм. 50 елга якын бергә яшәдек бит. Ярты гасыр, бер гомер шуңа шаһит… -
9 декабря 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Берәүләр күмелә кабергә, Берәүләр күмелә хәтергә». -
5 декабря 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Шунда кымыз ясый торган җиргә бер яшь егет килеп кергән дә: «Саумысыз, Мостай агай!» – дип, әткәй белән ике куллап күрешкән. Шуннан соң бу Сания апа аптырап карап торган да әткәйгә ташланган: – Нигә телең юкмыни соң синең? Нигә башта ук үзең әйтмәдең шуны? Авыз ерып, тик торасың. Телдән язган икән берәү. Үзе язучы ишшу! Шушы хәлдән соң Сания апа белән әткәйнең дуслыгы күрешкән саен ныгый гына барган. -
3 декабря 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Язучы йөрәгенең кыюсызлыгы – аның талантына хыянәт итүче». -
29 ноября 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Лилия Америкада көллият тәмамлады. Һәм укыганда ук чәчәк кибетенә эшкә урнашты. Кеше ышанмаслык хәлләр! Чәчәк кибетенең хуҗасы – данлыклы Лев Николаевич Толстойның оныкчыгы Татьяна Толстая булып чыга! Татьянаның дүрт баласы була. Олы уллары Иван Лилиягә тәкъдим ясый, алар өйләнешәләр -
28 ноября 2024 - 09:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Иң саф, иң хәйләсез һәм мәкерсез кешеләрне тизрәк пычраталар. Ул мескеннәр ак күлмәк кебек кер күтәрмиләр». -
27 ноября 2024 - 15:00
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Әдәбият һәрвакытта да азатлык өчен көрәште. Хәзер азатлык бар, тик әдәбият кына юк. Чөнки көрәшерлек сәбәп калмады».