Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Язучы йөрәгенең кыюсызлыгы – аның талантына хыянәт итүче».
Инәй янына – Салаватка!
Бервакытны әткәй нәнәй янына Салаватка баруын искә алып сөйләгән
иде. Ул елны нәнәйгә 99 тулырга тиеш, һәм ул кызы Салисә белән кияве
Батыр абыйларда яши иде. Әткәй болай дип сөйләде: «Инәй бераз сырхаулап
тора, күзләре авыртканга башы да сызлый. Мине күргәч, бөтенләй үзгәреп,
канатланып китте. Башта, әлбәттә, елап алды. Аның хакында күп еллар элек
«Кайгысын да, шатлыгын да яшькә чылата» дип язган идем бер шигыремдә.
Тиз тынычланды. Җанланып, шаян сүзләр дә сөйләп алды. Инәй әйтә:
– Ходайга шөкер, әле дә балаларым бар. Сез булмасагыз, мин нәрсә
эшләр идем! – Шуннан дәвам итә: – Мине беренче иремә чыкканчы да,
Борискин авылыннан тол калып кайткач та, соратучылар байтак булды.
Шуларның берсе дә гомерле дә, юньле дә булмады, хәтта балаларыннан
да рәт чыкмады».
Әткәй нәнәй турында күп кенә кызыклы нәрсәләр сөйләгән иде: «Инәй
әле Борискин авылына Әмин исемле кешегә (Салих абыемның атасы)
чыкканчы ук, минем булачак әтиемнең энесе Хафиз аңар яучы җибәргән.
Кире какканнар. Инәйнең олыатасы Хафиз (аның да исеме Хафиз булган):
«Бирмим, каты кешеләр», – дигән. Бирмәгән. Хафиз үзе инәйгә ошаган
югыйсә.
Кыз чакта инәемне Фаттах Шәйхетдиненә сораталар (Сәйфи Кудашның
әтисе). Ләкин олыатай каршы килә: «Тәнәкәбезне бирмибез. Затлары
карак», – ди. Горур карт була ул. Үзләре фәкыйрь, гаиләләре ишле, шулай
да күңелләре тартмаган кешегә кызын бирмәгән.
Ире Әмин үлеп, инәй Келәшкә кайткач, аны тагы бер егет сораттыра.
Башта килешәләр. Йола буенча егет ягыннан түшәк-ястык китерәләр.
(Имеш, кияү белән кәләш башта шушы ястык-түшәктә ятарга тиеш).
Инәемнең иң өлкән абыйсы Гали каршы төшә: «Алар әдәпсез нәсел, аракы
эчәләр, тәмәке тарталар. Каладан башлары кайтмый», – ди. Бу кешегә дә
бирмиләр. Түшәк-ястыкны Миңзифа исемле олы апасы теге адәмнәрнең
ихатасына илтеп ташлый. Теге егет бүтән кызга өйләнә, бераздан хатынын
ташлап, читкә чыгып китә, әйләнеп кайтмый. Бәрсуәнбаш авылыннан бер ир
яучы җибәрә. Исеме Сәрвәй була. Аның хатыны үлгән, балалары булмаган.
Ул ике яшьлек Салих агаемны улы итәргә ниятли. Бәлки ул яхшы кеше дә булгандыр. Олыатаем тагы бирми. «Үз баласы булмаган кеше чит баланы
яхшы күрмәс. Кызымны да, оныгымны да бирмим!» – дигән. «Менә шулай
итеп, мин ничә язмыштан узып киттем, – диде инәй. – Олыатаең мине синең
әниең булыр өчен саклаган икән, улым!»
Энесе яучы җибәрткәннән соң тугыз ел узгач (1915 елда), атаем минем
булачак инәемне икенче хатынлыкка сората. Бу олыинәемнең ризалыгы
белән эшләнә. Инәемнең әтисе – олыатаем да, аның уллары Гали белән
Фатих та каршы килмиләр. «Сафаның байбичәсе фатиха биргәч, күнәмен,
Сафа үзе дә күңел ятарлык кеше. Эшлекле. Яманаты чыкмаган», – ди
олыатаем.
«Олыатаең ярлы булса да, акыллы иде, фәкыйрь булса да, хөр яшәде», –
ди инәем. Инәй кабатлый: «Атаеңа тикле берәүнең хәләл хатыны булдым,
биш-алты яучыны кире кактылар, мин атаеңа язган булганмындыр, күрәсең,
бүтән язмышларны узып... Әгәр алай булмаса, бу дөньяга шундый улым да
килмәгән булыр иде», – дип, мине аркамнан кагып, сөеп ала.
Белеп калыгыз, инәй сөйләгәннәрне сезгә дә җиткерәм дип, әткәй әнисе
турында мин белмәгән, ишетмәгән күп нәрсәләрне сөйләде. Инәй сөйләде
дип, әткәй дәвам итте: «Атаең белән аның беренче хатыны – олыинәеңнең
кече кызы Саимә үпкә чиреннән үлде. Ул тере вакытта ук Саимәнең ире
Сәмигулла икенче хатын алды. Бер көнне ул Саимәне безгә китереп
ташлаган. Шундый изге күңелле олыинәең әрнүенә, хурлануына чыдамый,
авыру кызын яшь кәләшле кияү йортына кире илтеп куя. Ул көнне атаең
калада иде. Мин шомырт җыярга киткән идем».
Шомырттан кайткач, инәй чирле Саимә янына бара. Тегесе рәхмәтләрен
белдереп, кашмавындагы берәр сумлык ике көмеш тәңкәне үги анасына
кисеп бирә. Саимә әйтә: «Син өйдә булсаң, мине монда китермәсләр иде,
син җибәрмәс идең», – ди. (Саимә апаның ике кызы була. Берсе Разия
исемле, икенчесе – Рәшидә. Анысы бәләкәй чагында ук үлә. Разия апаны
мин дә хәтерлим әле. Ул Уфада яшәде, әткәйләргә килеп йөри иде. – Н.К.)
Кече инәем елый-елый кайта да көндәшенең аягына егыла. «Рөхсәт ит
миңа Саимәне алып кайтырга», – ди. Олыинәем, кече инәйне кочаклап,
елый-елый әйтә: «Бар! Рәхмәт сиңа! Бар!» – ди.
18 көннән Саимә вафат була.
Инәем болай диде: «Сәмигулла хәләл көн итмәде, харам көн итте. Үз
хатынының әҗәлен 18 көн дә көтмәде ул. Шуңа күрә Тәңре каһәрләде аны.
Кешенең әҗәле Ходай кулында, әҗәл көткән кешенең гомере кеше кулында.
Чирле кешене рәнҗетү – зур гөнаһ ул».
Мин килгәч, инәй матур күлмәген, үзем чит илдән алып кайтып бүләк
иткән матур кофтасын киеп алды. Ашап-эчкәч, күчтәнәчләрне – чәй, лимон,
конфет, алмалардан өлеш чыгарып, аларын да өчкә бүлеп төрде дә дус
карчыкларына тапшырырга китте. Нинди әйбәт йола! Күчтәнәч бүлешү –
шатлык бүлешү, яхшы хәбәр бүлешү ул! Хәбәр шул: улы килгән!
Йөзне узып киткән инәемә
Беркөн шулай мыжып зарланам:
– Көяр кайгым, әйтер казам юк,
Ә шулай да, инәй, мазам юк.
Гамьнән бушап булмый. Ник алай?
Дошман талый, дуслар тарткалай,
Берәү яла яга сүз белән,
Берәү яра сала күз белән.
Менә шулай, инәй, мазам юк –
Хәер, атап әйтер казам юк.
– Зарың шулмы, – ди ул, – исәрем?
Минем бүтәнчәрәк исәбем:
Селкетмиләр бахыр алмагачны
Алмалары бүтән калмагачтын...
1989 ел.
Тимербулатка әткәй нәсыйхәте
«Сиңа юл биргән кешегә рәхмәт әйт. Югыйсә сине йә тәкәббер, йә ахмак
дип уйлаулары мөмкин.
Биргәндә ике куллап бир, алганда берсе дә җитәр. Дөньяң һәрвакыт тулы
һәм түгәрәк булыр, күңелең бәйрәм итәр.
Әйтәләр бит: «Мәскәү күз яшьләренә ышанмый!» – диләр. Ә син, дустым
минем, кешеләрнең күз яшьләренә ышан, чөнки син Мәскәү түгел.
Сине онытмасыннар дисәң, үзең дә аларны онытма, Әгәр дә сине
оныталар икән, аларга үпкәләмә – алар сине холыклары начар, йә булмаса
хәтерләре кыска булган өчен онытмаган, димәк, син яхшы эшләрең,
тәртибең, сүзләрең белән үзең турында хәтерләтергә оныткансың.
Минем теләгем – Тимербулат кош тотучы булып түгел, җырчы кош
булып үссен иде. Җырчы кошларга авыррак булса да».
Мөфтидә кунакта
Бервакыт әткәй Тимербулат белән икесенең мөфти Тәлгать Таҗетдин
белән очрашуы турында сөйләгән иде. Алар сәгатьтән артык сөйләшеп
утырганнар. Тимербулат бу әңгәмәне видеога да төшергән. «Сүз асылда ике
халык – татар белән башкорт арасындагы мөнәсәбәтләр турында булды, –
диде әткәй. – Бу җәһәттән мөфти дә борчыла икән. Бигрәк тә татарларның
кыланмышларын гаепли. Башкортлар да алардан ким түгел».
«Мөфти акыллы кеше булып күренә, 44 яшьтә, дүрт баласы бар икән.
Бер нәрсә сәеррәк тоелды миңа, – диде әткәй. – Ул безгә бер чынаяк чәй
дә тәкъдим итмәде. Мин бит аның кунагы. Яшькә ул минем улымнан да
кечерәк. Күрәсең, бу мохиттә кунакка ризык тәкъдим итү йоласы юктыр».
Мостай әйткән: «Язучы йөрәгенең кыюсызлыгы – аның талантына
хыянәт итүче».
«Әлбәттә, шагыйрьне вакыт тудыра, ләкин ул аны шагыйрьдән тудыра,
башка бер нәрсәдән ясамый».
«Мәхәббәт чәчеп, сагыш урдым».
Кайсын Кулиев
Әткәй Мәскәүдә хастаханәдә ята. Июнь ае булса да, нигәдер көннәр
суык, шыксыз тора иде. Шулай бер көнне төштән соң әнкәй, әткәйгә
шалтыратып, Кайсын Кулиевның үлеме турында хәбәр иткән. «Трубканы алгач та, күңел нидер сизенде, үлем хәбәре килә дип уйлап куйдым, – диде
әткәй. – Кайсын турында ул хәбәрне көткән идем инде... Акрынлап кына
кайгы баса килә, баса килә... Аны җирләргә бара алмыйм инде. Врач та ул
сүзләрне ишетүгә кырт кисте.
Ярослов Смеляков үзенең бер шигырендә безне – дүрт шагыйрьне –
Кайсын, Рәсүл, Давыт һәм мине – бер арбаның дүрт тәгәрмәче, бер юрганың
дүрт дагасы дип язган иде. Бер көпчәк сынды, бер тәгәрмәч читкә тәгәрәде,
бер дага очып китте. Без өчәү генә торып калдык.
Җеназасына бара алмадым инде, бәлки азактан үкенергә дә туры килер.
Врач та катгый булды, – дип кабатлады әткәй. – Кайсынга исән чагында
бик игътибарлы булдым, бу яктан үкенечем юк кебек», – дип, әткәй үзен-
үзе тынычландырды шикелле. Ләкин: «Тышта җил, болыт. Эчтә – кайгы-
хәсрәт», – дип тә өстәде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев