Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

Ул кичәдә минем белән рәттән Григорий Бакланов утырган иде. Ул минем колагыма болай дип пышылдады: «Твардовский киткәч, күпләр үзләренең оятсыз эшләреннән үкенмәделәр, оялмадылар да». Никадәр дөрес әйтелгән сүзләр. Тормышта Твардовский кебек кешеләрнең булуы, хәтта бик әшәкеләрне дә начар эшләрдән тыеп тора.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Свердлаудагы уйланулар

Свердлауның татар-башкорт оешмасы чакыруы белән әткәй 1989 елның
декабрь урталарында шул шәһәрдә булып кайтты. Анда аны «Свердловск»
дигән бик шәп кунакханәгә урнаштырганнар. «Шәплеге белән салкынлыгы
бер чама иде», – дип искә алган иде әткәй.
«Шушы салкында утырганда, уйларымны бик гади фикерләр яулап алды.
Кешенең үз-үзенә хөрмәте, аны башкалар хөрмәт итми башлагач бетәдер.
Әгәр дә нормаль, намуслы, акылы башында булган кешене урынсыз,
гаделсез түбәнсетә башласалар, ул да әкренләп, үз-үзен мескен итеп тоя
башларга мөмкин.
Мин бу түбәнсетелгән хәлне, җәмәгатьчелекнең кайсыдыр бер өлешендә
миңа булган хөрмәт какшаганрак булып күренгәч, башымнан кичергән
идем. Соңгы вакытта мине еш кына җәберләргә тырышалар: кемдер мине
Пиночет дип атый, кемдер ниндидер мафиози эшләр тагарга маташа.
Болар барысы да кеше алдында, җыелышларда, җитәкчелек каршында,
каләмдәшләр очрашуында эшләнә.
Башкортстан язучыларының соңгы съездында Мәскәүдән килгән
шагыйрь Феликс Чуев, чыгышларны тыңлаганнан соң, трибунадан болай
диде: «Иптәшләр! Әгәр дә мин Мостай Кәримнең иҗатын, кешелек
сыйфатларын белмәгән булсам, сезнең чыгышлардан аны нинди начар
язучы, нинди әшәке кеше дип уйлар идем.
Шул ук съездда обкомның идеология секретаре Әхнәф Дилмөхәммәтов,
мәдәният бүлеге мөдире Тәлгать Сәгыйтов та булды. Дустым Муса Гали
бу ялалардан мине яклап сүз алса да, аны тыңлаучы булмады. Хакимият
вәкилләре дә яклап тешләрен дә агартмады.
Соңыннан мин менә нәрсәләр ишеттем: Учалы белән Бөрҗәндә
ике мәктәптә туган тел кабинетында эленеп торган портертларымны
алып атканнар. Шуның өстенә минем иске дустым Наҗар «Кызыл таң»
газетасында мине «татар теленә каршы килүче» дип язып чыккан. Мин
аңар шул ук газета аша җавап бирдем, ә ул мине мәхкәмәгә бирде. Мәхкәмә,
җинаятьчелектә гаепләрлек сәбәпләр юк дип, мине аклау хөкеме чыгарды.
Әгәр дә кунакханәдә җылырак булса, минем башыма күңеллерәк уйлар
килер иде...» Әткәй бу истәлеген шушы сүзләр белән төгәлләгән.

Нәнәй турында
«Инәй сөйли: «Сез тугач та (мин, Салисә, Ильяс, Госман), Олыинәең
баланы коендырып, аның учына көмеш тәңкә йомарлата. Янәсе, күңеле
көмеш кебек саф булсын, кулыннан мөлкәт китмәсен, юмарт булсын. –
Шунда ук өстәп куя: – «Ходайга шөкер, бай булмасак та, ачлык күрмәдек,
мыскыллык татымадык». Нинди тапкыр әйтелгән сүз. Ачлык белән
хурлыктан да начаррак бәла юк».
Хәби Мәмлиев
Әткәй бу кеше турында гомер буе онытмады, һәрвакыт рәхмәт белән
искә ала иде. 

«Китап нәшриятында Хәби Мәмлиев директор булып эшләгән чор
иде. 1947 елда ул мине ачлык-ялангачлыктан коткару өчен турыдан-туры
җинаятькә барды. Эш болай: 1947 елның декабрендә акча реформасы булды.
Кулдагы акчаны гына унга бер исәбенә түләделәр. Шуңа чаклы кемнеңдер,
кайдандыр акча аласы булса, ул исәпкә алынмады. Мин «Шигырьләр һәм
поэмалар» дигән китабыма күптән инде договор төзегән идем. Нәшрият
бөтен сумманы түләргә тиеш булса да, бирә алмады. Акчасы юк иде
бугай. Кыскасы, мин бөтенләй бөлеп калдым. Үзем туберкулёз белән каты
авырыйм. Икенче группа инвалидмын. Пенсиям 550 сум. Менә Мәмлиев
каршында утырам. Үзем буылып ютәллим дә кулъяулыгыма кан төкерәм.
Директор башын иеп утыра. Мин кәефен кырдым, ахры. Юк. Ул башын
күтәрде. Ике күзе тулы хәсрәт. Минем хәсрәт аңар күчкән. Өстәлдә торган
звонокка басты бу. Секретаре Елизавета Прейс йөгереп керде.
– Лиза, – диде, – Мостай Кәримнең договорын табып китер әле. – Лиза
договорны китерде. Хәби агай алды да договорны башта буйга, аннары
аркылы ертып, кире бирде. – Мә, ташла. Бу автор белән иртәгесе көннән
датасын куеп, яңа документлар эшләгез. Искеләренең эзе дә калмасын.
Мин моның Мәмлиев өчен подсудный эш икәнен аңлап, куркып киттем.
– Бүтән төрле эшләп булмыймы? Болай бит әле...
– Булмый, – дип кырт кисте ул.
Бу «җинаять» ачылмый калды. Мәмлиев миңа якын кеше дә түгел, үзен
моңача нибары ике-өч тапкыр гына күрдем. Болай сентименталь затка
да охшамаган. Әле уйлап, хәйраннар калам. Чирле, гарип фронтовикны
бөтенләй аяктан екмас өчен адәм дәүләт алдында үз өстенә нинди гөнаһлы
эшне алган. Бүгенге «әхлак тәртипләре» турында уйласаң, ул хәлләрдән
уелып китәрлек. Бүгенге берәр түрә дә шундый эшне кылыр иде бәлки,
әмма ярты гонорарны үзенә талап алыр иде. Ким дигәндә...
Минем гомеремдә очраган тәвәккәл, фидакарь кешеләрнең берсе булган
икән Хәби Мәмлиев».

Депутатларга!
«Дәүләт Думасы депутатларына карата бер мөрәҗәгать уйлап таптым
әле.
Кыйммәтле, бик кыйммәтле әрәмтамаклар!
Мин бу дөньяда күп нәрсә күрдем, әрәмтамакларны да байтак кына
күрергә туры килде. Тик менә шушындый кыйммәтлеләрне әлегә кадәр
күрергә туры килгәне юк иде. Сез илгә, Русиянең халкына үтә кыйммәткә
төшәсез бит. Безнең бик кыйммәтле депутатларыбыз!»
Кесәле чалбар
Әткәй соңгы елларда үзенең бәләкәй чагын еш искә ала иде. Күрәсең,
барысын да уйлап утыргандыр.
«...Мөгаен, миңа 5-6 яшьләр тирәсе булгандыр. Миңа кесәле чалбар
тектерделәр. Мине киендерделәр. Олыинәем хәтта бер такмак та әйтеп
бирде:
Ай улы да вай улы,
Кесәләре каюлы.
ОЗЫН-ОЗАК ЯЗМЫШЛАР
Кесәсенә кулын тыгып
Сызгырадыр бай улы.

Мин ул җырны шунда ук отып алдым. Урамга чыгып, капка төбенә
бастым. Ике кулымны кесәмә тыктым да «фи-у, фи-у» дип сызгырган
булдым. Берәү дә моны күрмәде дә, ишетмәде дә. Кабатлап карыйм: «Ай
улы, вай улы...» Ишетүче юк. Хәтерем нык калды. Бәләкәй чакта мин шәп
сызгыра идем. Ярый әле, гомер буе сызгырып яшәмәгәнмен.
...Аптырагач, яңа киемнәремне котлатырга Кәюп агайларга киттем.
Алар, ичмасам, баллап чәй эчертәләр».

Твардовский турында

05.02.77. Әткәй Твардовскийның сүзләрен искә ала: «Язар өчен
тынгылык запасы кирәк». Һәм үзеннән өстәп дәвам итә: «Мин дә якынча
шулайрак уйлыйм: язар өчен беркемгә дә, бернәрсәгә дә буйсынмый торган
үзеңнең эчке вакытың булырга тиеш. Александр Трифонович Твардовский
әле безне һаман да сынаулы төбәлгән карашыннан яздырмый. Ә бит җиде
ел вакыт узган да киткән...
1976 елның декабрендә Язучыларның үзәк йортында шигърият кичәсе
узды. Мин рәислек иттем. Залдан шундый сорау килде: «Белдерүләрдә
Евтушенко күрсәтелгән иде. Бүген аны кем алыштыра?»
Мин болай дип җавап бирдем:
– Евтушенконы беркем дә алыштыра алмый. Бүген генә түгел, беркайчан
да. Шунысы яхшы, кешелекнең бер шагыйрьне икенчесе белән алыштыра
торган куркыныч камиллеккә килеп ирешкәне юк әле. Таза ризыклар
булмаса, аны консервылар алыштыра. Ә менә шагыйрьләрне алыштырырга
ярамый.
Ул кичәдә минем белән рәттән Григорий Бакланов утырган иде. Ул
минем колагыма болай дип пышылдады: «Твардовский киткәч, күпләр
үзләренең оятсыз эшләреннән үкенмәделәр, оялмадылар да».
Никадәр дөрес әйтелгән сүзләр. Тормышта Твардовский кебек
кешеләрнең булуы, хәтта бик әшәкеләрне дә начар эшләрдән тыеп
тора.
Твардовский мактау сүзләренә саран иде. Шулай да ул бер тапкыр
мине мактады. 1963 елда мине РСФСР Югары Шурасы Президиумы
Рәисенең урынбасары итеп сайладылар. Твардовский белән тәнәфес
вакытында Кремльләр сараеның фойесында очраштык. Ул Смоленск
өлкәсеннән депутат иде. Шунда әйтте: «Сезнең сайлануга мин бик
шат. РСФСР җитәкчелеге тагы бер әйбәт кешегә артты». Миңа уңайсыз
булып китте. Ләкин мин каршы килмәдем. Каршы килергә батырчылык
итмәдем».
Мостай әйткән:
«Бу дөньяның һәр төбәге
Хатирәле.
Исән чакта хатирәләр
Хәтәр әле».
«Колакка кергән салкын сүз, йөрәккә җиткәч, боз булыр».
«Акылны кирәк чакта яшереп була, ахмаклыкны гына яшереп булмый».

Көндәлекләрдән (русчадан тәрҗемә)

2.11.82. «Мин үзебезнең милли интеллигенция язмышы өчен бик
борчылам. Аларда үз-үзеңне тану, анализлау да, үз-үзеңне тәнкыйтьләү
дә юк. Алар үзләрен, бигрәк тә милләткә кагылышлысын мөкәммәл дип,
сукырларча күкрәк кага. Алар милләттә элек-электән үк булган дип, уйлап
чыгарылган казанышлар өсти, әйтерсең Октябрь инкыйлабы булмаган, ул
безнең милләт өчен очраклы, гади бер күренеш кенә. Сукырларча үз-үзеңне
генә сөю, тәкәбберлек милләтне, интеллигенцияне рухи яктан бөлгенлеккә
төшерергә мөмкин. Интеллигенция үз милләтен башкалардан үзенчәлекле,
өстен, искиткеч дип дәлилләргә тырышып, үзенең аңын томалый икән –
милләтчелек шуннан башлана».

Малеевка

14.01.82. Әткәй Малеевкада. Ул бирегә яңа әсәр, «Ярлыкау»ны язарга
килгән. Ләкин озак кына башлый алмый интекте. «Әллә ничә тапкыр
башлап карадым, күңелгә ятмый», – диде ул. Ничек язылса язылыр, шулай
башлыйм да китәм диде бу темага соңгы сөйләшүдә....
«...Бүген Айдар Хәлим килде. Ул миңа бик әйбәт киңәш бирде.
«Автобиграфиядән арынырга кирәк», – диде.
Бу вакытта Айдар Хәлим әткәй белән дустанә мөнәсәбәттә. 90нчы
елларга күп калмаган. Айдар инде ул елларда күрсәтә әткәйгә үзенең кем
икәнен. Әткәйне тәмам дошманга әверелдерә. Шул ук көнне әткәй болай
дип тә әйткән иде:
«Бүген Татарстан егетләре белән сөйләшеп утырдык. Мансур Вәлиев
дигән күзлекле озын егет ошады миңа. Ихлас күңелле кеше. Үзе тәнкыйтьче
икән. Рәхмәт Хисмәтуллин исемле мыеклы юантык егет гел авызын ачып
тыңлый. Айдарның «Ул елда» дигән бик әйбәт поэмасын тыңладык.
1946 ел турында».

Көндәлекләрдән

18.02.83. «Ниләр булды миңа?.. Ниләр генә булды?... Сәбәпсез эчем
поша. Күңелемдә таш ята сыман, авыр. Өченче каттан тәрәзәдән карап
торам. Башым белән тәрәзәне ватып, тышка ташланырдай булам... Тиз генә
киенеп, урманга чыгарга кирәк... Чыкмадым. Чәй куеп эчтем. Җиңелрәк
булып китте. Тышта җил күтәрелде, карагайлар тирбәлә. Буран куба.
Хәзер миңа 64 яшь. Күп булса, ун ел гомерем калгандыр. Тимербулатка
азрак аң кергәнче яшәргә иде.
Чынлап та, күпме эчке кичерешләр үткәрдем мин. Сугыш, авыр
яра, сугыштан соңгы каты чирләр. Үлем белән ничә тапкыр күзгә-күз
караштым. Аерым тору елларында Раузаны сагынып Мәҗнүндәй булдым.
Дуслардан күңел кайтулар, яман затларның гел өреп торулары, җанымның
бүлгәләнүе, табигать биргән талантның яртысын да файдалана алмый
җилгә җилкетеп гомер үткәрүләр, җыен эшкә ашмас кешеләр өчен соранып
йөрүләр, җыен юньсезне яклап йөрүләр ярты гомеремне алды. Елларымның
байтак өлеше заяга үтте. Куркып яшәдем. Начар булудан курыктым,
намус югалтудан курыктым, адәм рәнҗетүдән курыктым. Намуссызлар, явызлар, бәгырьсезләр шул вакытта үз мәнфәгатьләре өчен мине эшкә
җикте. Эшләгәнем, язганым тагы нәрсә? Бөтенесен бергә кушсаң, биш
көлтә чыкмас. Ә бит миңа кибән өяргә вакыт. Арыдым, йончыдым, хәтта
елыйсым килә...»
Ә мин елыйм бу юлларны язганда, әткәйне жәлләп елыйм. Әткәйнең
бу йөрәк монологын көндәлегендә ничек язылса – шулай, тулысы белән
бирдем. Әле бит аңар ул вакытта нибары 64 кенә яшь. Бу язмадан соң ул әле
безнең бәхеткә тагы 22 елга якын яшәде. Ләкин ул үзе яшәү бәхетен тулысы
белән тоя алдымы икән? Ул еллар аңар тормышының кайгы-хәсрәтләре
аша үтәр өчен, иминлеге өчен көрәшкән, төзегән иленең җимерелүен
күрер өчен, үзенә ябырылуларны, дусларының хыянәтен, әнкәйнең үлемен
кичерүе өчен, шуларның барысын да үз йөрәгеннән үткәрер өчен бирелде
микәнни? Боларга ничек чыдарга? Әткәй чыдады.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев