Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Әткәй миңа карата булган бу фикерен гомер буе саклагандыр дип ышанасы килә. Гаиләдә төрле хәлләр булса да, Илгиз дә бу хакта бер тапкыр да онытмагандыр дип уйлыйм. 50 елга якын бергә яшәдек бит. Ярты гасыр, бер гомер шуңа шаһит…
Чит илләргә сәяхәт
Әткәй чит илләргә, бик еш булмаса да, баргалый иде. Ул вакытларда
чит илләргә барып кайту үзе бер могҗизага тиң. Әткәй беркайчан да
бүләксез кайтмый. Балаларга да үлчәмен туры китереп ала белә иде.
Безнең балаларга гына түгел, туганнарын да, аларның балаларын да буш
калдырмый иде. Хәтерлим: иң шаккатып кайткан иле Япония булды аның.
Әткәй ул вакытта: «Мин беркайчан да «япошка» дигән сүзне әйтмәячәкмен.
Алар гаҗәеп милләт икән. Яңа дөнья алардан башланачак», – дип сөйләгән
иде. Ул аннан диктофон алып кайтты. Ул әйбернең эштә бик файдасы булды.
1965 елда әткәй Константин Симонов, Радий Фиш белән Кипр, Сүрия,
Төркия илләрендә була. Сүриядә Пальмира, Шәм-Шәриф... Шәм-Шәрифнең
данлыклы мәчетенә керәләр, Төркиянең Анкара, Истанбул шәһәрләрендә
булып, күп төрле билгеле төрек язучылары белән танышып, очрашып
кайталар. «Төркиядә батыр кешеләр белән очраштым. Мине күргән өчен
генә дә аларны төрмәгә утыртырлар иде, алар безнең яныбызга килде!
Мин үземне тикшердем шул чакта. Ә без, чынлап әйткәндә, бәләкәй генә
дөреслекне әйтер өчен генә дә шикләнәбез», – дип язган ул.
Алар Истанбул университетында студентлар, журналистлар белән дә
очраша. Иң мөһиме – Азиз Несинның кунагы булалар. «Ул мәҗлестә, – дип
яза Мостай Кәрим, – Яшәр Кемаль, Орхан Кемаль, Кемаль Тахир, аларның
хатыннары һәм яшь язучылар да бар иде. Язучылар союзының җитәкчесе
өендә дә булдык. Проектор аппарат ярдәмендә ул безгә өендә Ибраһим
Балабан дигән данлыклы рәссамның сурәтләрен күрсәтте». Ибраһим
Балабан – Назыйм Хикмәт белән төрмәдә утырган рәссам. Аның иҗаты
ул вакытта тыелган була.
Әткәйнең ул язучылар белән дуслыгы гомер буена дәвам итә. Бигрәк
тә Азиз Несин белән. Алар әле Мәскәүдә дә очрашалар. 1982 елның
декабре. Мостай Кәрим Азия-Африка комитетының утырышында
төрекчәдән тәрҗемәче Вера Фионованы күрә, ул аңар: «Азиз Несин Пекин
кунакханәсендә тукталды, кичә генә хастаханәдән чыкты», – дип әйтә.
Алар Азиз Несин янына баралар, кочаклашып күрешәләр. «Азизның чәче
бөтенләй агарган, аңа бары тик 67 яшь! Үзе нык күренә, – дип яза әткәй. –
Нәкъ 17 ел элек, Константин Симонов, Радий Фиш белән Истанбулга
килгәч, без турыдан-туры Азиз Несинның өенә юнәлдек. Беренче күрешү.
Безне тәбәнәк кенә, зур башлы, кап-кара чәчле кеше каршы алган иде».
Ә инде Мәскәүдәге бу очрашу бик моңсу булган. Азиз Несинны Төркиядә
коммунистик пропагандада гаепләгән суд хөкеме көтә икән. Таныш
язучылар турында сорашкач, күпләренең инде вафат булуларын да белгән
әткәй. Орхан Кемаль – юк, Невзет Үстүн – юк, Сәхабетдин Әйб углы – юк...
Шунда Азиз Несин 1965 елда очрашкан вакытта сөйләмәгән, хәзер инде
тарих булып калган бер кызыклы хәлне искә ала.
Төркиягә җыенган өч язучыга Төркия хөкүмәте, аларның Мәскәүдәге
илчелеге виза бирми. СССРның Язучылар берлеге Азиз Несинга телеграмма
суга, виза алырга ярдәм итүен сорый.
– Телеграмманы алдым да өстәлгә куйдым. Мин нәрсә эшли алам инде,
хөкүмәттә кем минем сүзгә колак салсын, – ди Азиз Несин. – Бер көн ята телеграмма, ике көн ята. Ә минем эч поша. Беркөнне бер иптәшем килде дә
телеграмманы күргәч: «Ничектер кыймылдарга кирәк бит инде. Премьер-
министр Демирельгә тәгаенләп телеграмма бир!» – диде. Бик исе китәр
инде аның дим. Шулай да тәвәккәлләп, мондый телеграмма җибәрдем:
«Безнең илгә Советлар Союзыннан даннары, исемнәре бөтен дөньяга
таралган өч язучы – Константин Симонов, Мостай Кәрим, Радий Фиш
килергә тиеш. Шуларга Төркия хөкүмәте виза бирми. Илебез йөзенә кара
яга торган оят, башбаштаклык бу...» Демирель әйткән: «Бөтен дөньяга
даннары таралган ул өч язучыны укып түгел, ишетеп тә белмим. Шулай
да виза бирсеннәр. Теге эте (ягъни Азиз Несин) барыбер тынгы бирмәс,
туктаусыз өреп, мазаны алыр», – дигән.
Аерылышканда, Азиз Несин әткәйдән: «Төркиядән сиңа нәрсә
җибәрим?» – дип сораган. Әткәй: «Имин хәбәр җибәр, башка берни дә
кирәкми», – дигән.
Азиз Несин ул вакытта үз акчасына 70 ятимгә балалар йорты салдырган.
Җире, мал-туары, яшелчә-җимеш бакчасы да бар. Балалар үз көннәрен
үзләре күрә. Несиннан соң да бу йорт үз җае белән яши алачак. Шушы
хакта Азиз аларны сагынып сөйләп утырды дигән иде әткәй. «Аерылыштык.
Нәрсә көтә аны Ватанында? Үз иленә төрмәгә баргандай кайтып китте», –
дип искә алды ул аны.
Ак пуловер
1988 елның көз айларында без дә Илгиз белән Төркиядә булып кайттык.
Ул СССР Язучылар берлегенең Интурист аша оештырган беренче сәяхәте
булгандыр. Анда мәскәүлеләр генә түгел, байтак төбәкләрдән дә язучылар
бар, 30 кешелек төркем иде ул.
Мәскәүдән Анкарага очтык. Ике атналык сәяхәт Анкарадан башланып
китте. Без күп төрле шәһәрләрдә булдык: Сәлҗүкләрнең эзләре калган Урта
Анадолуда, Диңгезледә, Пәри баҗалары дип аталган кызыклы урыннары
белән дан тоткан Каппадокиядә, Памуккаледа, тагы бик күп шәһәрләрдә.
Октябрь ае булуга карамастан, яр буенда мамык шәлләргә төренеп утырган
төрек апаларын шаккатырып, Эгей диңгезендә су коендык! Бигрәк тә истә
калганы Конья шәһәре иде. Анда суфый шагыйрь Җәләлетдин Руминың
төрбәсенә, музеена кердек. Ул төрекләрдә «Мәвләнә» дигән исем белән дә
билгеле. Ак киемнәрдән биек фәсле «әйләнә торган» дәрвишләр дә шушы
Конья шәһәрендә икән.
Төрбәнең диварына зур хәрефләр белән Руминың шигыре язылган:
«Кил син, безнең янга кил!
Мөселманмы син, христианмы, мәҗүсиме –
Кем булсаң да, кил!
Безнең динебез өметсезләр дине түгелдер,
Мең мәртәбә гөнаһ кылсаң да, барыбер кил!»
Бу шигырьне 36 ел элек ничек исемдә калган, шулай яздым. Тәңгәллектә
хилафлык тапсагыз, гафу итегез.
Шунысы истә калган: Мәвләнә музее янында әнисе белән җиде яшьләр
тирәсендәге бер бала игътибарны җәлеп итте. Без аңар кабы белән Мәскәү
конфетларын суздык. Бала нибары бер конфет алды. Аның тәрбияле булуына шаккаттык. Исемен Нәзиф диде. Шулай итеп, мин, Төркиянең
урта гасырларга охшаган борынгы шәһәрендә, ир бала булса да, адашымны
очраттым. Ул сәяхәт турында башка сөйләп тормыйм, темам ул түгел.
Без ярты Төркияне иңләдек ул вакытта. Россиядән икәнлекне белгәч,
халык «Горбачёв» дип кабатлый-кабатлый, безне яхшы кабул итте. Ни өчен
бу сәяхәтне искә алдым: мин ул вакытта чит телләр китапханәсендә эшли
идем. Эшләү дәверендә төрек телен өйрәндем. Азиз Несинның хикәяләрен
тәрҗемә итә башладым. Ул китапханәдә телләр белгән кешегә өстәмә түләү
дә каралган иде, шул да кызыктыргандыр инде. Тел белүем Төркиядә
бик ярдәм итте. Мин Истанбул кибетләренең берсендә әткәйгә бик матур
пуловер (кофта) сатып алдым. Ул тоташ йоннан, эшләнеше төрекнеке түгел,
Англия малы иде. Әткәй бик яратты ул пуловерны. Үлчәме дә туры килде
бит! Бик күп фотоларда ул шушы пуловердан. Хәтта Төрекмәнстанда махсус
аның фоторәсемен төшереп, келәм сукканнар. Шул келәмдә дә әткәй без
Төркиядән алып кайткан ак пуловердан. Без дә әткәй кебек, чит илләргә
барсак, бүләксез кайтмый торган идек.
Кызганычка каршы, 1988 елда Төркиягә сәфәрдә без язучылар белән
очрашмадык. Интурист безне нык саклады. Аерым, ялгыз йөрмәскә,
җирле халык белән сөйләшмәскә һәм башка шундый нәсыйхәтләр булды.
Азиз бәй үзе Мәскәүгә килгәч, аның тәрҗемәчесе Вера Фионова белән
элемтәгә кереп, очрашу бәхете тәтеде. Ул «Президент» кунакханәсендә
тукталган иде. Мине белмәсә дә, очрашырга ризалашты. Без аның белән
төрекчә сөйләштек. Минем өчен бу бик зур бәхет иде! Ул тәрҗемәләр
өчен рәхмәт әйтте. Тик тәрҗемәләр әле ул вакытта басылып чыкмаган
иде. Бары тик 1991 елда гына «Эт койрыгы» дигән китап булып дөнья
күрде. Кызганыч, китапны Азиз Несинның кулына тапшыра алмадым.
Хикәяләрнең берничәсе Башкортстанда «Һәнәк» җурналында басылып
чыкты. Азиз Несин ул хакта хәбәрдар иде. Башта «Чаян»га биреп караган
идем, әлбәттә, ләкин алар баш тартты. Авторга гонорарны доллар белән
түлисе булачак, бездә андый мөмкинлекләр юк диделәр. Берәр айдан соң
миңа Азиз Несиннан китаплар белән ике посылка килеп төште. Һәрбер
китапта автограф. Бер посылка – әткәйгә, икенчесе минем өчен иде.
Әткәй мине жәлләде
1984 ел. Чит телләр китапханәсендә эшләгән вакытым. Щепкин
училищесында татар студиясе ачылачак икән дигән хәбәр ишеттем.
Ишеткәч тә, шунда татар студентларына татар телен укытырга иде дип
хыялланып алдым. Шул ук җәйдә Галиәсгар Камал театры Мәскәүгә
гастрольләргә килде. Без бер спектакльне дә калдырмыйча карыйбыз,
әлбәттә. Кайсы театрда икәнлеге истә калмаган инде. Беркөнне спектакльгә
килсәм, бер төркем кешеләр арасында Камал театрының баш режиссёры
Марсель Сәлимҗановны күреп алдым да янына килеп исәнләштем. Без бик
үк таныш түгел идек аның белән, ләкин очрашкан бар иде.
Марсель абыйга әкрен генә:
– Щепкин училищесында татар студиясе ачыла дип ишеттем, татар
теле укытучысы кирәк булса, мин укытырга риза, дипломым бар, – дидем.
Марсель абый миңа җилкәсе аша гына карады да:
– Укытучыларны безгә обком билгели, – дип кырт кисте.
Алай икән. Булмаса булмый икән базарда төче күмәч дип әйтте ди берәү.
Казаннан чакырып китергәнче, мин монда гына да бит дип уйлаган идем
беркатлы акылым белән.
Бу хакта мин әткәй белән киңәшергә уйладым, бәлки ул сөйләшеп карар,
сүзе үтә бит. Ләкин әткәй минем бу эшемне хупламады. Бәлки гозерләр
белән йөреп аргандыр. Ул миңа:
– Кызым, эшкә дә йөрисең, гаиләң дә бар. Нәрсәгә өсте өстенә эш
алырга? Мин сиңа киңәш итмим, йөрмә! – диде.
Шул вакытта әле генә Мәскәүдә Әдәбият институты каршындагы Югары
әдәбият курсларында укып, РСФСР Язучылар берлегендә эшкә калган
шагыйрь Гәрәй Рәхимне бу эшкә билгеләүләрен ишеттем. Күрәсең, обком!
Гәрәй – талантлы кеше, миңа караганда тәҗрибәлерәк тә. Шулай итеп, бу
студия турында сүз шуның белән бетте дисәм, бетмәгән булып чыкты бит!
Бервакытны миңа Щепкин училищесыннан шалтыраталар: эшкә
чакырулары! Үзләре! Курс җитәкчесе Владимир Смирнов вафат булган
икән. Яңа җитәкче урыны өчен көрәш башланган. Шуның өстенә Гәрәй
Рәхим дә киткән. Безнең татар студентлары гел ятим калганнар. Ничек кенә
булмасын, шунда кемдер мине исенә төшергән. Ул вакытта ике урында
эшләргә рөхсәт юк иде. Китапханәдән дә тулысы белән китә алмыйм,
училищеда да эш сәгатьләп кенә. Китапханәдәге эшем сменалы булганга,
училищеда эшли алырымны беләм, тик китапханә директоры рөхсәт
бирми. Шуннан Щепкин училищесы ректоры Остальский, китапханәнең
директорына шалтыратып, минем хакта сөйләшкән. Ул вакытта бездә
(ВГБИЛ – Всесоюзная Государственная библиотека иностранной
литературы) директор булып Косыгинның кызы Людмила Алексеевна
Гвишиани эшли иде.
Ниһаять, миңа рөхсәт бирделәр! Әткәйгә бернәрсә дә әйтмәдек. «Йөрмә!»
дигән саен аны тыңламасак, ул борчылачак иде. Илгиз бу очракта минем
яклы иде. Мин өлгермәгәндә, өй эшләрен ул башкарды, зарланмады. Шулай
итеп, без дә, ниһаять, мөстәкыйль карар кабул итәрлек булганбыз икән!
Щепкин училищесында татар студентлары белән эшләү иң яраткан эшемә
әйләнде. Дүртенче курста режиссёр диплом эше буларак, М.Горькийның
«Мещане» пьесасын тәкъдим итте. Мин ул әсәрне татарчага тәрҗемә
иттем. Икенче эш итеп, курс режиссёры язучы А.Миндадзеның «Смерть
машиниста» дигән киносценариен алган. Мин анысын инсценировка ясап,
тәрҗемә иттем. Студентлар өчен чит ил классиклары әсәрләреннән өзекләр
дә тәрҗемә итәргә туры килә иде. Студентлар белән мин дә репетицияләрдә
утырам. Кайбер көнне иртәдән кичкә кадәр. Режиссёрлар алышына, ә мин –
юк. Курсның яңа җитәкчесе итеп, Малый театр артисты Верещенконы
билгеләделәр. Ул барыбер укытучылар өчен дә, студентлар өчен дә чит
булып калды, ябышып китә алмады. Барысы да вафат булган Смирновны
сагынып искә ала иде.
Театр студиясе – башка мохит. Анда килеп, татар әдәбиятыннан
сәгать ярым лекция укып китеп кенә булмый. Син һәрвакыт алар белән
булырга тиеш. Текстны дөрес укыйлармы? Басымны урынына куялармы?..
Кайчагында өйгә килеп тә репетиция ясыйлар иде. Чөнки студентларның
күбесе рус мәктәбен тәмамлаган, телне белүләре, сөйләм телләре
чамалы, күбесендә акцент. Безнең татар студиясендә «Современник»
театры артисткасы Тамара Дегтярёва, икенче режиссёр булып, танылган
артист Георгий Жжёновның хатыны Лидия Петровна эшләде. Алар
безнең студентларны бик ярата иде. Өйләреннән ашарга алып киләләр,
спектакльләр өчен дә кемдә нәрсә бар – училищега ташыйлар. Эскәтер,
савыт-саба, күлмәкләр, урындыклар, пәрдәләр, чаршаулар! Алар –
студентларның әниләре дә, әтиләре дә! Спектакльләрне әзерләү миңа авыл
клубында театр куюны хәтерләтә иде. Алар белән эшләгәндә, вакыт та,
дөнья да онытыла.
Ә инде иң мөһим, дулкынландыргыч мизгелләр – Казаннан Марсель
Сәлимҗанов җитәкчелегендәге 6-7 кешелек комиссиянең диплом
спектакльләрен кабул итәргә килүе. Празат Исәнбәт, Туфан Миңнуллин,
Равил Шәрәфиев, Әхмәт Гадел һәм башкалар бар иде ул комиссиядә. Әле
мәскәүлеләрне дә кушсаң, байтак җыелдылар.
Комиссия спектакльләрне бик кызыксынып, яратып карады. «Мещане»
спектаклендәге озын-озын монологларны ялгышмыйча, дөрес итеп
сөйләүләрен күреп, ишетеп утырган Марсель Сәлимҗановның:
– Нәзифә килгәннән бирле болар танымаслык булып үскәннәр бит!
Акцентлары беткән! – дигән сүзләре эшем өчен биргән иң югары бәя иде.
Барлык чыгыш ясаучылар, бигрәк тә Празат абый, студентларны да,
мине дә мактадылар.
Шул вакыттан соң Марсель абый гастрольләр вакытында мине күрсә:
«Урының бармы, билет кирәкме?» – дип сорый торган булды. Соңгы тапкыр
без аның белән ул «Алтын битлек» премиясен алганнан соң күрештек. Мин
аннан Мәскәү кунакханәсендә радио өчен интервью алган идем.
Бу теманы озакка сузмый, шуны гына әйтә алам: талантлы студентларым
белән хәзер дә тыгыз аралашам, хезмәттәшлек итәм. Шуларның берсе –
Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов. Ул театр сәхнәсендә
минем тәрҗемә, инсценировка, үз әсәрләрем дә уйналды. Хәзер инде
бакыйлыктагы артист, драматург Аманулла, Камал театры артисты Илдус
Габдрахманов, Раушан Шәрипов, Айрат Арсланов, Илсөя Төхвәтуллина,
Зөлфирә Зарипова, Мәрьям Йосыпова һәм башкалар минем студентларым
иде. Мин аларның театрда гына түгел, кинодагы хезмәтләре белән дә
горурланам.
Әткәйгә әйтмәсәк тә, әлбәттә, белгәндер инде минем студиядә
укытуымны. Ләкин бу турыда кабат сүз булмады. Үткән эшкә – салават
дигәндер.
Күршеләр
Без Илгиз белән өйләнешкәннән соң Мәскәүдә бер бүлмәле фатирда
яшәдек. Ул Илгизнең үз фатиры иде. Безнең катта дүрт фатир, өч күрше.
Күршеләрне Аллаһ җибәрә диләр. Дөрес ул! Шуларның икесе белән беренче
көннәрдән үк аралашып, дус яши башладык, ул дуслык бүгенге көнгә кадәр
дәвам итә. Мәскәүдә күп тапкырлар башка фатирларга күченергә туры
килсә дә, без югалтышмадык, гомер буе аралашып яшәдек. Алар чит илдә дә эшләде. Хәбәрләшеп тордык. Хәзер инде олы буын юк, бездән азрак
кына яшьрәк булсалар да, балалары белән аралашабыз. Ташлашмадык,
күрешәбез, кунакка йөрешәбез. Алар турында язуым шуңа: әткәй-әнкәй
дә аларны белә, сәлам әйтәләр иде. Яңа китабы чыкса, әткәй аларга да
һичшиксез бүләк итеп бирә иде. Без яшәгән ул өй гадәти өй булмагандыр,
күрәсең. Безнең белән бер подъездда, бер катка гына өстәрәк дирижёр
Фуат Мансуров яшәде. Аның белән исәнләшеп йөри идек. Әнисе белән
дә таныш идек. Терәлеп торган күршеләребезнең берсе генерал иде.
Соңыннан армия белән командалык итә торган маршал исемен дә алды.
Һава-десант гаскәрләре белән командалык итте. Соңгы елларында Оборона
министрының кадрлар буенча урынбасары булып эшләде. Бүгенге көндә
Белгород шәһәренең уртасында, туган илендә, аның мәһабәт һәйкәле тора.
Кызының әйтүенә караганда, генерал Сухоруков һәйкәленең кулында
Әфганстанга керү турында, ләкин ул ризалашмаган, шуңа йомарланып
тоткан фәрман. Әйе, ул – бу приказга каршы, ләкин, ни кызганыч, аны
үтәргә мәҗбүр булган кеше. «Безнең әти бүгенге көндә дә сугышта», – ди
кызы. Бу айларда үзәк мәйданында генерал Сухоруков һәйкәле басып торган
Белгородны Украина ягыннан һәр көнне утка тоталар. Икенче күршебез чит
илләрдән кайтып керми торган, Тышкы эшләр министрлыгында эшләүче
кеше иде. Ул үзенең нинди ведомствода эшләвен танышканнан соң 15 ел
узгач кына әйтте. Бу инде, бераз соңрак булса да, аның безгә белдергән
ышанычы иде.
Курск вокзалы янындагы менә шул кечкенә фатирда яшәгәндә, без яшь
идек, ишекләребез дуслар өчен һәрвакытта да ачык иде. Кунакларсыз
яшәгән булмады. Уфа, Казан, Минзәләдән генә түгел, дуслар, туганнар
дөньяның төрле почмагыннан килеп тора иде. Илгиз эшкә киткәндә, киләсе
кешеләр өчен ишеккә мондый язу кыстырып калдырырга да курыкмый
иде: «Ишек ябылган кебек ачыла, ачкыч палас астында». Яшь чаклар
турында сөйләшә башласак, Илгизнең ишеккә кыстырган бу язуын искә
төшереп, хәзер дә көләбез. Вокзал якын булгач, чегәннәр дә йөри. Ләкин,
Ходай рәхмәте, угрылар булмады, тора-бара подъезд төбендә ишек саклап
утыручы да табылды.
Бервакыт безнең әле генә өйләнешкән чагыбызда әткәйдән хат килде.
Күп вакыт хат икебезгә дә дип языла, җавапларны миңа язарга туры
килә иде. Ә менә бу хатта Илгиз өчен генә булган юллар да бар иде. Хат
каршымда булмаса да, ул сүзләр күңелемә уелып калды. Кызык, бәлки гомер
буена Илгиз дә онытмагандыр дип уйлыйм. Анда әткәй: «Улым! Нәзифә –
бик әйбәт кыз. Ул сиңа бик җиңел эләкте. Җиңел табылган әйбернең кадере
булмый диләр. Минем сиңа киңәшем: сакла, хөрмәт ит, ярат! Ул – беркатлы,
эчкерсез, самими кеше. Сиңа бик яхшы иптәш булачак» дип язган иде.
Нигә шулай дип язды икән дип уйлыйм хәзер. Ул безнең мөнәсәбәтләрне
белә, күрә, алардан бик риза иде. Бәлки Илгизгә аерым нәсыйхәт бирәсе
килгәндер. Әткәй бит улын миңа караганда күбрәк белгән кеше. Шунысын
да әйтим: әткәй киңәш, үгет-нәсыйхәт бирергә бик ярата иде. Уйлап карасаң,
аңар ул вакытта нибары 50 яшь булган бит! Дөресен генә әйткәндә, без
гомер буе аларның фикерен тыңлап, киңәшеп яшәдек. Хәзер инде уйлап
куям, бәлки бу Илгизнең мөстәкыйльлегенә комачау да иткәндер. Тик
шунысы ачык: әткәйнең абруе гаиләдә барысыннан да өстен иде.
Әткәй миңа карата булган бу фикерен гомер буе саклагандыр дип
ышанасы килә. Гаиләдә төрле хәлләр булса да, Илгиз дә бу хакта бер тапкыр
да онытмагандыр дип уйлыйм. 50 елга якын бергә яшәдек бит. Ярты гасыр,
бер гомер шуңа шаһит…
Безнең гаилә
Әткәй белән әнкәй, Әлфия белән Олег, аларның уллары Тимербулат һәм
Илгиз, мин, кызым Айгөл, улым Нияз – без бер гаилә. Гомер буе әткәйнең
кайгыртуын, җылысын, хәстәрен тоеп яшәсәк, бүгенге көндә боларның
барысын да Тимербулат башкара. Ул – картатае урынына калган, башкарган
эшләре белән хөрмәткә лаек шәхес. Үземнең балаларым, оныгым белән
дә горурланам, тәүфыйклы, иманлы балалар булып үстеләр, намус белән
тормыш итәләр. Алар беркайчан да картатайларының кем булуын онытмый,
горурлана. Әти-әниләр инде бакыйлыкта булсалар да, барыбер балаларына
гомер буе терәк булып кала икән. Без дә балаларыбызга, оныкларыбызга
шундый үрнәк булсак идек.
Сатира театры
1984 ел. «Диктаторга ат бирегез!» дигән фарс берничә театрда куелган
иде инде. Әткәйгә кемдер Мәскәүдәге сатира театрына бирегез, анда һич
тә куймый калмаслар дип киңәш иткән. Әткәй кулъязмасын театрның
баш режиссёры Валентин Плучекка җибәргән. Беркавым вакыт узганнан
соң, пьеса укылгач, әткәй театрга режиссёрның үзе янына килгән. Бу
очрашу хакында ул болай дип сөйләгән иде: «Килдем бу Плучек янына.
Бик матур кабул итте. Хәтта өстәлгә коньяк та чыгарып куйды. Мин моңа
карап, кара, яхшы хәбәрне тиз генә әйтеп салмый, суза хәйләкәр яһүд
дип уйлап куйдым. Шуннан Плучек телгә килде: «Бервакытны, күптән
булган хәл, миңа Назыйм Хикмәт шалтырата (Назыйм Хикмәт – төрек
язучысы, коммунист булганы өчен иленнән куылган шагыйрь, күп еллар
Мәскәүдә яшәде. Мәскәүдә җирләнгән. 90нчы елларда аны туган иле яңадан
ватандашы дип кабул итте. Ләкин Назыйм Хикмәт фани дөньяны ташлап
киткән иде инде. – Н.К.). Назыйм әйтә:
– Плучек! Мин бер бик шәп, бөек пьеса язып ятам, – ди.
–Яз, Назыйм, яз, – дим. Бераз вакыт узгач, бу шалтырата:
– Плучек! Мин теге бөек пьесаны язып бетердем! – ди. «Китер!» – дидем.
Китерде, укып чыктым. Тик ул бөтенләй бөек булып чыкмады. Кайтарып
бирдем». Плучек шулай диде дә, миңа карамый гына, пьесамны кулыма
тоттырды: «Мә, «Атыңны», үзеңә кире бирәм!» Кычкырып көлештек тә,
тагы берәр рюмка коньяк эчкәннән соң, гомерлеккә аерылыштык», – диде
әткәй, елмаеп.
Минемчә, әткәйнең моңа бик исе китмәгәндер. Тик, кем белә, зыялы
кешенең эчендәге тышында булмый бит! Бәлки бераз гына эче пошкандыр.
Ул аның иҗатының бик дәвамлы, уңышлы чоры иде. Борчылмагандыр әле
дип тә уйлыйм.
Мостай әйткән: «Кайчагында без бер-беребезгә киңәш бирәбез, теге яки
бу кабахәт, адәм актыгы белән дошманлашмаска киңәш итәбез. «Югарырак бул, күрмә дә син аны, әгәр дә күрешергә кулын суза икән, кыс кулын, аның
белән генә бернәрсәң дә кимемәс», – дибез. Ләкин кулыбызны сузабыз
икән, без югары булып калмыйбыз, түбән тәгәрибез. Ә ул үзен иң кимендә
синең белән тиң дип хис итә».
«Мине еш кына акыллыга исәплиләр. Үзем хакында мин шулай уйлыйм:
мин күбесенчә ахмак сүзне сөйләүдән тыелып калам. (Ә андый сүзләр
башка килә ул...) Шуңа күрә уйлап әйткән урынлы сүземне акыллыга
чыгаралар. Кайчак, телдән чыгып ычкынмасын дип, мәгънәсез сүзне тыеп
торам».
«Шундый китаплар бар, аларны укыгач, яңа тормышта яшәгән
кешеләрнең дә бу дөньядан күңеле кайтуы, өмете югалуы ихтимал.
Минем максатым – киресе: минем китапларымны укыгач, авыр яшәгән
кешеләр тормышта җиңеллек тойсын, өмете ныгысын! Әле В.Астафьевның
«Печальный детектив» дигән повестен укып утырам. Бер генә дә яктылык
юк».
«Кеше Ватанын, Заманын, Әнисен сайлап тумый. Ә тугач инде,
шуларның өчесе өчен дә җаваплы».
Көзге урман
Әткәй табигатьне ярата иде. Елның һәр фасылында да матурлык та,
җанына куаныч та таба, кеше күрә алмаган матурлыкны, аның асылын
күрә белә иде ул. Ул бит шагыйрь. Аңа шулай тиеш. Ә инде безгә аның
сөйләвен тыңлау рәхәт. Ел фасылларыннан аның иң яратканы – көзге урман.
Сөйләгәне дә бар: «Көзге урманда йөрергә яратам. Яфракларның саргаюы,
гөлләрнең шиңеп караюы күңелдә әллә ни пошыну да, сагыш та уятмый.
Киресенчә, күңел тынычлыгын арттыра, күз карашын юата. Чөнки бит алар
дөньяга матурлык бирүче, ямь калдырып китүче бизәкләр. Тик менә ялангач
куак эчендә кош оясы, сайрар кош балаларыннан торып калган буш бишек
очраса, тетрәнеп китәм. Кечкенә генә кошлар ташлап киткән кечкенә генә
оя күңелемә шом сала, уйны борчый. Нигә шулай икән? Кайларда очалар
икән алар? Нинди илләрдә очалар икән дип уйлыймдыр, ахрысы».
Көндәлекләрдән
9.12.89. «Инәем 105кә чыкты. Хәзер эшли алмый. Ул әйтә: «Төшләремдә
эшләп йөрим. Йә иелә-сыгыла иген урам, йә тәгәрәтеп печән җыям, йә
сыер савам, йә киндер сугам. Шул тиклем рәхәт. Шушы рәхәтлектән уянып
китәм».
Замана этләре
«Бер кызык нәрсә күз алдына килде әле, – диде әткәй бервакыт. – Пушкин
заманында этләр кешеләргә ташланмагандыр дип уйлыйм. Ерактан гына
өргәннәрдер. Алар бит тәртипле, аристократ этләр. Тукай заманында этләр
каршыга чыгып ташлангандыр. Безнең заманның этләре арттан посып кына
килеп, балтырны умырып алалар да шунда ук алга чыгып: «Саумы, агай!
Әле дә син бар...» – диләр.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев