Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Берәүләр күмелә кабергә, Берәүләр күмелә хәтергә».
Күпердән кем төртте?
Элегрәк шундый гадәт бар иде. Хакимияткә ярамаган кешеләр өстеннән
күмәк хат язу, шул хатлар аша аларны фаш итү. Язучылар арасында ул
бигрәк тә еш күзәтелгән нәрсә иде. Мәсәлән, Пастернак, Солженицын кебек күренекле шәхесләрне каралтырга кирәк булганда, хат астында танылган,
билгеле кешеләрнең имзалары мондый хатларның саллылыгын күрсәтә
иде. Шунысын әйтергә кирәк: Мостай Кәрим беркайчан андый коллектив
хатларга үзенең имзасын куймады, кешеләрне каралту, аларга ябырылу
кампанияләрендә катнашмады. Андый хатларның авторлары, әткәйне тота
алмагач, безгә шалтыратып, аның имзасын алуда ярдәм сорыйлар иде.
Ләкин әткәйнең безгә дә алдан әйтеп куйган сүзе бар иде: андый кешеләр
өчен сорамагыз да, риза да булмагыз, бер сүздән үк кырт кисегез. Минем
андый эшләр белән шөгыльләнмәвемне әйтегез.
Ләкин лаек кешене якларга кирәк булганда, әткәйнең абруе аңар
хыянәт итми иде. Күп еллар СССР Язучылар берлегенең идарә әгъзасы
булган Мостай Кәримнең абруе коллегалар каршысында гына түгел, ил
җитәкчеләре каршында да югары була, аның фикере белән санлашалар.
Бер талантлы язучы гадел булмаган җәбергә дучар була, «опала»га эләгә.
Аны яклар дип уйлаган дуслары тегеннән читкә борыла. Шул вакытта
Мостай Кәрим, мәсьәләнең нәрсәдә икәнлеген аңлатыр өчен, дустын бу
гаделсезлектән аралар өчен, партиянең Үзәк комитетына бара. Аны кабул
итәләр, тыңлыйлар, ышаналар.
– Ну, син – герой! – диләр аңар соңыннан, шаккатып, кулын кысалар.
– Ярарыгыз инде, нинди герой булыйм мин, намус кушканча эшләдем,
шул гына, – ди тыйнак Мостай һәм бер анекдот сөйли: «Елгада бер бала бата
башлаган, ди. Күпердә торучылар, ничегрәк итсәң, кайсы яктан сикерсәң,
ярдәм итеп була дип, бәхәс куптарганнар. Шунда берәүне күпердән елгага
төрткәннәр дә төшергәннәр. Нишләсен, төшкән-төшкән, баланы исән-имин
көе судан алып чыгарга мәҗбүр булган».
Шуннан соң Мостай әйтеме килеп чыга: «Героен герой да, күпердән
кем төртеп төшерде?»
– Сине беркем дә төртеп төшермәде бит! – диләр союзда.
– Ничек инде төшермәде? Мәскәүләрнең битарафлыгы төртеп төшерде! –
дип, бәхәскә нокта куйган әткәй.
Мостай әйткән:
«Даһи үтереп, даһи булып булмый.
Патша үтереп, патша булалар,
Бу дөньяда шундый йолалар».
«Зур түрәгә көмеш бирсәң, хуп күрер,
Киңәш бирсәң – төкерер».
Невзәт Үстүн
Әткәйне 10 елга хәмердән тыелырга этәргеч ясаган бер вакыйга турында
искә алып китмәкче булам. Мин әле ул вакытта гаилә әгъзасы түгел, ләкин
булачак каенатам белән таныш идем инде.
1968 елда Төркиянең Истанбул шәһәреннән Невзәт Үстүн исемле
шагыйрь хатыны Шөкран белән Уфага әткәйләргә кунакка килә. Әткәй
боларга Уфаны да, Башкортстанны да бик яхшылап күрсәтә, кунакларның
күңелен күрә. Үз машинасында йөртә. Кайтыр юлда Кандракүл буенда
туймазылылар бик матур итеп табын оештыра. Әткәй бу турыда үзенә нисбәтле болай дип язган: «Мин чама белми эчтем бугай». Дачага кайткач,
Невзәт белән икәү имән төбендә сөйләшеп утыралар. Невзәт – төрекчә,
әткәй татарча сөйләшә. Башкортчага караганда, төрек шагыйре татарчаны
җиңелрәк аңлый иде ди әткәй.
«Кунагым борчылып, сүз башлады:
– Турысын әйтәм, дустым, син мине хафага салдың. Күп эчәсең. Үзеңне
харап итүең бар. Симонов, Твардовский шулай эшләсәләр дә, әйбәт түгел,
әмма борчылуым ул тикле булмас иде. Бөек рус әдәбиятында бөек язучылар
күп, әле дә бар алар. Башкорт әдәбиятында синең урының югары, бәлки
иң югарысыдыр. Халкың да ярата, үзем күрдем. Үзеңне исраф итәргә
синең хакың юк. Руста алар күп, ә башкортта андый байлык юктыр. Кунак
хуҗаның өргән этенә дә тел тидерергә тиеш түгел. Мин сиңа йөзгә-йөз
килеп әйтәм. Чөнки син минем өчен хуҗа гына түгел, яраткан дустым.
Кунагым шушы гамьнәрен белдерде, хәтта катырак та әйтте бугай.
Үзәккә үтәрлек итеп әйтте. Мин кинәт кенә читкә тайпылып куйдым.
Әйтерсең өстемә менә шушы йөзьяшәр имән ава башлады. Артык бер сүз
дә әйтмәдем. Аңым яктырып киткәндәй булды. Җанымны чәнчү алды. Бу
кеше мине нык якын күрмәсә, миңа әче хакыйкатьне әйтеп, үзен газапламас
иде болай дип уйладым. Без бу темага кабат кайтмадык. Шулай итеп, мин
кунагымнан каты сабак алдым. Ярты ел чамасы узгач, мин үзем өчен «коры
закон» кабул иттем. Әлбәттә, Невзәт үгете белән түгел. Ләкин имән төбендә
ике сәгать сөйләшеп утыру минем хәтеремә нык сеңде. 10 ел буе бу закон
көчендә калды. Шуннан соң инде сабырлыгы өчен нәфесемне сирәк-мирәк
кенә сыйлаштыргалый башладым».
Шушы хәлләрдән соң 3 ел вакыт узгач, әткәй ул Төркия язучысы гаиләсе
белән Мәскәүдә очраша. Невзәт бәй белән Шөкран ханымның Швециядән
кайтып килүләре булган. Кызганычка каршы, әткәйнең бу дуслары, инде
Төркиягә кайткач, юл казасына эләгәләр. Невзәт шунда вафат була. Шөкран
ханым бик нык имгәнә. Невзәткә әле илле дә тулмаган иде дип ачынып
искә алды әткәй.
Рәсүл Гамзатов
Авар язучысы, шагыйре Рәсүл Гамзатов әткәйнең иң якын дусларының
берсе иде. Алар бер-берсенең юбилейларын да калдырмадылар. Мәскәүдә
дә еш очрашалар иде. Җор сүзле, талантлы Гамзатов белән кызыклы гына
вакыйгалар да булып тора иде. Кайбер кызыкларын әткәй безгә дә сөйли
торган иде.
Алар Гамзатов белән 1947 елда яшь язучылар конференциясендә
танышканнар. Анда әткәй Михаил Дудин, Кайсын Кулиев белән дә
танышкан. Ул конференция аларның барысын да гомерлек дус иткән.
Әткәй шагыйрьнең туган якларында да булган, өйләрендә дә аны кунак
иткәннәр, ә менә Гамзатов әткәйләрдә бары тик 1969 елда аның юбилеена
гына килә алган.
Әткәй шул елны үзе теләп хәмердән баш тарта. Безнең туйда да авызына
бернинди исерткеч эчемлек алмады. Ә менә Рәсүлгә әткәйнең бу карары
ошамый, әлбәттә, ләкин ул моны бик сиздерми, әткәйне рюмка күтәрергә үгетләми дә. Ниһаять, Гамзатовның хатыны Патимат үгетли торгач,
көннәрдән бер көнне ул да салуын ташлаган.
«Көтмәгәндә, Рәсүлдән телеграмма килеп төште, – дип сөйләде әткәй. –
Куркып киттем, бер-бер хәл булдымы дип уйладым. Без аның белән
телефоннан аралаша идек, ә монда – телеграмма! Шундый текст: «Җиде
көн синең эздән атладым, ә менә сигезенче көнне абаландым да егылдым.
Бу сукмак минем өчен түгел икән. Кочам үзеңне, Рәсүл».
Бер мәлне Рәсүл Гамзатов Кремль хастаханәсендә ята иде. Палатада
телефоны да бар икән. Әткәй борчылып, моның хәлен белергә шалтырата.
Әткәй әйтә, теле көрмәкләнә моның, котым алынды, ләкин тавышы бик
көр чыга, ди.
– Нәрсә, тамагың шештеме әллә? – дигән әткәй, борчылып.
– Юк, төшердем, – дип әйтә ди Гамзатов.
– Кем белән? Дусларың килгән идемени?
– Юк.
– Якташларың килдеме әллә?
– Юк.
– Әллә давалаучы врачың беләнме? – дип сораган әткәй, тәмам аптырап.
Элегрәк андый хәлләр дә булгалаган.
– Юк.
– Соң?
– Берүзем!
– Берүзең? Япа-ялгызмы?
– Япа-ялгыз.
– Ничек инде ул?
– Минем башка чарам юк иде, – дигән Рәсүл Гамзатов, авыр сулап.
«Кызыгам сиңа»
Илдә каты үзгәрешләр башлангач, әткәй СССР Югары шурасына
депутатлыкка тәкъдим ителсә дә, баш тарта, сайлауларда катнашмый.
Беренче тапкыр баш тартуын аны депутатлыкка тәкъдим иткән язучылар
пленумда кабул итмиләр. Икенче тапкыр күрсәтелгәч, ул тагы каршы чыгып
баш тарта. «Мин инде җитмешне куам. Яшьләрне сайлыйк», – ди. Тора-
бара аның белән килешәләр, ризалашалар. Рәсүл Гамзатов Дагыстаннан
сайланган, каршы килмәгән. «Югары Советның эше тәртипсез, ыгы-
зыгылы, мәгънәсез башланып китте. Оят-әдәп дигән нәрсә юкка чыкты, –
дип искә ала әткәй. – Сессия барышында депутатлар талашалар, бер-берсен
төрткәлиләр, мыскыл итәләр. Әле шуларның барысын да телевизордан
күрсәтеп торалар».
Ара-тирә Рәсүл Гамазатов та күзгә чалынып ала. Ул бу тамашаны авыр
кичерә, күрәсең. Бер көнне Рәсүлдән шундый телеграмма килеп төшә:
«Друг мой, ты мудрый человек, завидую тебе. Гамзатов».
Мостай әйткән: «Галимнәрен танымаган халыкның зиһене томаланыр,
җырчыларын тыңламаган халыкның колагы саңгырауланыр, рәссамнарын
тамаша кылмаган халыкның күзе сукыраер, ә шагыйрьләрен санга сукмаган халыкның зиһене дә томаланыр, колагы да саңгырауланыр, күзе
дә сукыраер, өстәвенә – йөрәге туңып, бозга әйләнер».
«Без, әлбәттә, «дус сатты» дип әрнибез. Дуслар гына сата да инде ул.
Дошман исә ата гына. Дус сатар, дошман атар. Шушы ике арада яшибез
инде».
Кара елан
Әткәй Переделкинода иде. Һәрвакыттагыча Муса Гали белән. Аралашып,
сөйләшеп йөрергә, фикер алышырга да бер-берсенә терәк. «Шушы
көннәрдә, – дип яза әткәй, – «зур бер тарихи вакыйга» булды. Бирегә мине
дошман күргән бер язучы килде. Безнең корпуска, минем астагы бүлмәгә
урнашкан. Мусага: «Минем астагы бүлмәгә кара елан урнашты», – дим. «Су
торбасы буйлап яки канализация тишегеннән керә күрмәсен, краннарыңны
ябып йөр, канализация тишекләренә тычкан агуы куй. Ул агуны иртәгә
табып китерермен», – диде Муса. Тычкан агуына гына бирешерме икән ул
явыз? Безгә дә сырпаланырга маташа. Күрмибез дә үзен.
Әткәй үзе бу шигырьне «Шаяру» дип атаса да, бирегә бик туры килә
дип уйлап куйдым әле:
«Йөрәгемдә җөй таптылар,
Кайчан чатнаган икән?
Мәхәббәт Алласы аңар
Угын атмаган микән?
Врач әйтә: «Бу охшаган
Елан чаккан эзгә, – ди. –
Берәр чак сыенмадымы
Шул хәшәрәт сезгә?» – ди.
Әйе, әйе, хәтерләем:
Чыксам да мин, керсәм дә,
Байтак ел бер кара елан
Уралды гел тирәмдә».
Мостай әйткән:
«Берәүләр күмелә кабергә,
Берәүләр күмелә хәтергә».
Көндәлекләрдән
10.10.80. «Әле Туфанны укып утырдым. Коточкыч хәл бит: дөньяның
иң хәвефле көннәрендә татарның ике олы шагыйре – Туфан һәм Җәлил
тоткында җәфа чигә. Берсе – немец тоткынында, икенчесе үзебезнең
тоткында газаплана. Шушы икәүнең фаҗигасе, бәхетсезлеге татар
поэзиясенең бәхетенә килеп чыга. Шушы икәүнең батырлык һәм газап
поэзиясе татар әдәбиятына күпме байлык өстәде, зур югарылыкка күтәрде».
20.03.81. «Мин Максим Горький исән чакта яза башладым. Иҗади
яшьлегемне Фадеев, Твардовский кабул итте, аннан соң мине Симонов,
Гамзатов, Кулиев дус дип таныды. Картлыгымда кемнәр минем
фикерләремне уртаклашыр икән?»
Мостай әйткән: «Яхшылыкның чиге юк, яманлыкның төбе юк».
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев