Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тормыш дәресләре

Һәр очраган кеше – укытучы, Билге куючысы – син үзең, Гомер азагында имтиханда Кызармасын бары тик йөзең!

Тормыш дәресләрен үткән чакта
Горур тот та башың син атла,
Беркемнән дә күчерү юк анда,
Көн дә яңа кагыйдә ятла!
Киңәш сорап бара аласың дуска,
Дошманыңнан өйрән һич юкта,
Остазыңны бик җентекләп сайла,
Туры юлдан чыкмаска чатка!
Каралама юк бу дәресләрдә,
Һәр мизгелең акка языла,
Хата кылсаң тормыш дәфтәреңдә,
Шул хәл кабат килә каршыңа.
Һәр очраган кеше – укытучы,
Билге куючысы – син үзең,
Гомер азагында имтиханда
Кызармасын бары тик йөзең!

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ..............Гомер азагында имтихандаКызармасын бары тик йөзең!(“Тормыш дәресләре”Алисә Зарипова) ................... Пионер законнары ....................... “Шулай эшлә!” “Болай эшлә!”“Шундый бул!” да, “Мондый бул!”Алтмыш тугыз ел ятладык,тик батмады мондый юл............................Кызыл галстуклар тагып, пионергә керсә дә,Илне талап, баеды, тиккызармады берсе дә!.......................Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)