Без андый малай түгел (повесть)
Өйдә ни көткәнен сөйләп тормыйм. Юк, юк, сорамагыз да, сөйләмим. Капка төбендә полиция машинасы торганны да, әнинең елый-елый косметикасы юылып беткән күзләре нинди сәер төскә керүе турында да, безнең өйдә Марьвасиловнаның аптыраган кыяфәттә әрле-бирле йөренүен дә – берсен дә сөйләмим
* Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар
вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Язучылар
берлеге тарафыннан 2023 елда уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Повесть»
(үсмерләр әдәбияты) номинациясендә беренче урынны алган әсәр.
Без балыкка җыенабыз яки Сәрия апа безне базга сала…
Биш минутка иртәрәк ычкынсак, хәзер яр буенда рәхәтләнеп утырасы
идек. Юк, Саматка майонез чиләге ярамады: зуррагын алыйк, зуррагын
алыйк, моңа балык сыямыни, имеш. Нокса суыннан акула каптырырга
җыена диярсең.
– Көтеп тор, бакчадан зәңгәр чиләкне чәпим дә чыгам, – дип, кармагын
миңа тоттырды да кире кереп киткән булды.
– Абы-ы-ый! Мин дә, мин дә! – Шулчак аларның ишегалдында тычкан
чинаган кебек нәзек тавыш ишетелде.
Гел булды бу. Әнисе Әминәне дә тагып җибәрә хәзер... Аның аягы белән
барып җиткәндә, барып җиткәч, ашыйсым килә дип шыңшый башлаганда,
кайтыгыз дип, телефон шалтыраячак. Сәрия апа әйткән сәгатьтә кайтмый
кара! Минем әнине усал дигән була Самат, аныкы – ... ярар, әйтмим инде.
Минем әни усал түгел, ул бары тик истер... эстер... әти әйтә, эстеричка,
ди, вәт.
– Киттек! – Кармакның берсен зур чиләкне башына кигән Саматка
суздым.
– Киткән, ди. Әминәне көтәсе. – Самат чиләкне йөзенә үк төшерде, яз
көне циркта күргән артистка охшап калды. Кыланып, чиләкне барабан
каккандай бәргәләп тә алды. Беләм инде, кәефе төшкәнен сиздерәсе килми.
Көтәбез инде, кая барасың. Беренче тапкыр түгел лә... Ничаклы көтәсе
икәнен дә чамалыйбыз.
Бүген Әминәне ияртми генә, Самат белән икебез көн буе су буенда
балык тотып ятарбыз дигән идек. Ике көннән җәй бетә, рәхәтләнеп ял
итеп каласы килгән иде. Аннан башлана-а-а... Мәктәп, өй эшләре... Әле барып керүгә «мин җәйне ничек үткәрдем» дип инша яздыртырлар. Ник
кәгазьгә язарга кушалардыр, һич аңламыйм. Менә сөйләргә кушсалар, эһ
димичә ярып салыр идем. Шәп җәй булды. Үзебезне гел тәртипле тоттык,
андый-мондый кырын эшләр эшләмәдек – без андый малай түгел. Малай
дип... Бездән тотам калмый ияреп йөргән Әминә ул исемлеккә кермәсә дә,
кайбер малайларны бер якка бәреп ега, чын мәгәр.
Казан читендәге бу бистәгә алар былтыр җәй көне күченде, күрше
урамдагы ике катлы, балконы урман ягына караган коңгырт түбәле өйдә
яшиләр. Ә безнең өй яңа салына торган күпердән ерак түгел, урамның бу
очындарак. Капкадан чыгуга – каршыда урман, бераз атласаң, аста Нокса
елгасы. Елга дип, суы тезгә дә җитми үзенең. Шулай да рәхәт анда, кармак
салып утырасың, вак-вак балыклар да эләккәли.
Без дә башта шәһәр үзәгендәге ун катлы йортта өч бүлмәле фатирда яши
идек. Бервакыт әтинең сабыры сынды:
– Җитте, эштән кайткан саен машина куярга урын табалмый әйләнеп,
күпме йөрергә була? Үз җирең, үз йортың белән яшәүгә җитәме соң?! –
дип кабатлап кына калмыйча, өй салу турында ныклап хыяллана башлады.
– Нәрсә сөйлисең, Назиф? Аңа күпме акча кирәк! Самат мәктәпкә ничек
барыр? Җирне кем карый? Мин бу тырнакларым белән чүп утап, түтәл карап
ятарга җыенмыйм! – Әнинең төрле төскә буялган озын тырнаклары иң шәп
дәлил булса да, әтинең бер ягы бар – башына уй кердеме, эшләми калмый.
Ике ел эчендә без кайнап торган шәһәр уртасыннан авыл кебек тыныч
кына утырган бистәгә үз йортыбызга күчендек. Кызык инде: Ноксаның
бер ягында биек-биек йортлары, тукталышлары, мәктәпләре, кибетләре
белән шәһәр гөж килә, ә икенче ягында, басма аша чыгуга, рәхәт тынлыкта
кешеләрнең үз йортлары тезелеп киткән.
Самат белән ничек танышканны сөйлимме? Ул пәйда булганчы, безнең
урамда яшьтәшем юк иде, олырак малайлар белән әллә ни борчак пешереп
булмый – аларның үз серләре, татарча да сөйләшмиләр. Мәктәпкә дә
берүзем йөрим. Үзем дип, машинада әти илтеп куя, әни алып кайта.
«Менә юлны төзеп бетерсәләр, турыдан гына йөрешле булыр иде», – дип,
төзелеш тәмамланганны көтәләр. Былтыр май аенда, укуның соңгы көнендә
чын-чынлап үзем генә кайттым, әнинең эштән китәргә, мине кайтарырга
мөмкинлеге булмады. Аның телефон аша өзми-куймый кабатлаган
инструкциясе мондыйрак иде:
1. Автобус тукталышына барганда, юлны зебра аша гына чыгасы. Анда
да як-якка бик игътибар белән карарга!
2. 68 нче номерлы автобуска утырып, өске урамда Мәчет тукталышында
төшәргә.
3. Төшкәндә әйбәтләп тикшер: рюкзак үзеңдәме, телефоның төшеп
калмаганмы?
4. Юлны зебра аша гына чыгасы. Анда да як-якка бик игътибар белән
карарга!
5. Өйгә тиклем җәяү байтак атлыйсы, шикле кешеләр очрый күрмәсен!
6. Бәйсез этләр күп йөри, кулыңа берүк берәр таяк тот!
7. Урау булса да, таш салган урамнан кайт, алайса, кроссовканың карар
җире калмас!
8. Өйгә керүгә «кайтып җиттем» дип шунда ук шалтырат!
Боларны сүзен-сүзгә ятлап бетерсәм дә, ярар дисәм дә, үземчә генә
эшләргә булдым. Төзелеп яткан юл аша урман янына, аннан басма аша
гына җиппәрсәм, ике атлап бер сикерүдә капка төбендә булам ла! Нәрсә дип
автобус көтеп тинтерәп басып торыйм! Рюкзак буш диярлек – дәреслекләрне
тапшырып бетердек, анда алмаш аяк киеменнән башка берни юк.
Бу яктан әтигә охшаган мин: нәрсә уйладым – шуны эшләдем. Мәктәп
капкасыннан чыккач, әз генә чигәне кашып тордым да юлны тагын да
кыскартырга мөмкин икәнен аңлап алдым. Сукмак эзләп тормыйча, таудан
выжлап төшсәң, әнә, урман кул сузымында гына. Әллә уку беткәнгә, баш
нык шәп эшли башлады түгелме – рюкзакны астыңа саласың да, әйдә,
әллүр! Кыш көне генә чана шуарга димәгән!
Тузганак чәчәге белән чуарланган тау итәгенә тырышып-тырмашып
төшеп җиткәндә, минем күңел мәтәлчек ата иде: җәйге каникулда көн
саен килергә кирәк монда. Чалбардан бүселеп чыккан ак күлмәк итәгенең
сарыга буялганын күргәч кенә эч пошып куйды куюын. Тапны бетерергә
теләп, ышкып-ышкып карасам да, нишләптер бетү түгел, киресенчә, тагын
да ныграк таралды ул. Ярар, әни күргәнче үзем ялт кына юып алырмын. Ел
буе чыдаган рюкзакның бер як каешы өстән өзелгән булып чыкты. Шулай
инде, моңарчы чана булып хезмәт иткәне юк иде бит аның.
Кайда ком, кайда вак таш өемнәре тезелеп киткән юлдан атлаганда, аклы-
каралы кроссовка кирпеч төсенә керде. Анысы да баш бәласе түгел: эченә
су кертмичә генә елга читеннән йөреп аласың да барысы да чики-пуки...
Әллә нинди тәмле үлән, яфрак, чәчәк исләре килеп торган урман
сукмагыннан атлаганда, борыныма шашлык исе килеп бәрелде. Аны
ашказаным да тойды бугай, авыр сулап, эндәшеп алды. Уң якта, кечкенә
генә алан уртасында ак майкалы бер ир-ат шашлык пешереп маташа
иде. Урманда учак ягарга ярамый дип, олылар атлаган саен әйтеп тора,
үзләре, әнә... Һич аңламассың бу зурларны. Әйткәнне тыңламыйлар дип,
безне орышкан булалар тагын... Үлән өстендәге җәймәгә аякларын җәеп
утырган, кыска сарафанлы, зәңгәр чәчле апа телефонына күз текәгән. Шәрә
тәненә подгузник кына кигертеп куйган бәләкәй балалары җәймә тирәли
йөгермәкче була, ике-өч адым атлый да егыла, атлый да егыла. Кызык инде.
Артын мәзәк итеп туңкайтып торган чагында үлән өзеп кабарга да өлгерде
ул. Телефонына карап утырган җиреннән әнисе ничек күреп алгандыр – ялт
кына үрелеп, бәбәйнең авызыннан үләнне алып ташлады.
– Ах ты, козявка, ах ты, поросёнок, – дия-дия, артын да чәбәкләгән
булды. Юк, ачуланып түгел, үзе дә көлә иде.
Миңа әтинең дә, әнинең дә «поросёнок» дигәне юк. Әти кайчак «Булат
Назифович» дип җиппәрә, әни кайчак «сандугачым» ди. Чәчем саргылт,
күзем зәңгәр, бит очымда бераз сипкел булганга шулай ди микән... Алай
диюен әти ошатмый: «Кыз баламыни ул сиңа», – ди. Миңа ни... талашып
кына китмәсеннәр. Алайса, шундый бер бәләкәй генә сүздән башлыйлар
да тиз генә туктый алмый тинтериләр...
Менә инде, мин дә Самат белән танышуыбыз турында әйтергә теләгән
җирдән әллә кайларга кереп киттем.
Кыскасы шул. Басма буена килеп җиткәч, аяк киемен чистартыйм дип,
ярдан төшеп, елга читенә басуым булды, аяк йөзеннән ләмгә баттым да куйдым. Шуны күрергә теләгәндәй, әллә каян гына нәзек гөрләвек тә
йөгереп килде, кроссовканың эченә су тулды.
– Хи-хи-хи! Дурак!
Башымны күтәреп карасам, басманың бер башында, кулына уенчык
автомат тотып, сары шортиклы бер малай басып тора. Минем яшьләрдә
булыр. Кызыл футболкасына Бэтмен рәсеме төшерелгән. Аягында
кызыллы-яшелле кроссовка. Светофор!
– Сам такой! – дидем мин, явызланып, аның сүзенә җенем чыгып.
– Я не дурак, не лезу в воду!
– А ты... а ты... Светофор! Ха-ха-ха! Стопудово, носки зелёные!
Әллә үзенең нинди оекбаш кигәнен белми инде – малай тиз генә иелеп
аягына карады.
– Нет у меня носков! – Мактангандай, борынын тартып куйган була
әле җитмәсә.
Ничек тә сынатасым килми иде, беткән баш беткән дип, чалбар балагын
өскәрәк җыердым да суга атладым. Кроссовка инде күрәсен күрде, әни
барыбер сыртны каезлап алачак. Кара абзаңны дигәндәй, төймә борынга
мыскыллы гына караш ташладым. Су хәтәр салкын булса да, аякны рәхәт
кытыклап, әкрен генә ага. Җиңне сызганып, төптә яткан вак ташларга
үрелдем. Сизеп торам, теге малайның да күзе кызыга, минем кебек су ерып
йөрисе килә. Сер бирергә генә исәбе юк, борынын чөеп, автоматын күккә
төбәп, сакчы шикелле басып торган була. Кыланчык!
Тик түзмәде, басмадан чыкты да аяк киемен өстә үк салып калдыргач,
миннән өч-дүрт адым читкә, су эченә кереп басты. Күз кырые белән генә
әледән-әле карап ала: чалбар балагы, кәчтүм җиңе юешләнгән, рюкзагының
өзек каешы суда чайкалган кешене күргәне юк диярсең.
– Чё уставился? – Төшеп калганнардан түгел мин, кулымдагы вак
ташларны аның алдына ыргыттым. Ташлар «булты-ыйх» итеп чумган мәлдә
малай түшендәге Бэтменга кадәр су чәчрәргә өлгерде.
– Говорю же, дурак! – Малайның минем кәчтүм төймәсе шикелле түп-
түгәрәк, кап-кара күзләре нишләптер ачулы тоелмады. Тагын «дурак»
диюенә бу юлы нишләптер минем дә ачу килмәде.
Икәүләп елга төбеннән төрле төстәге вак ташларны җыеп, аннан
читтәге ләмгә тезеп мәтәшкәндә, исемен дә белдем: Самат икән. Аннан
икәүләп озак кына бака кабырчыгы да эзләп йөрдек, тапмадык кына.
Тагын уйнаган булыр идек – аңа әнисе шалтыратты. Самат «алллё» дип
кенә әйтергә җитеште, телефонның теге ягындагы тавыш бөтен урманны
яңгыратты. Әле генә бер-берсен уздырып, әллә ничекләр итеп сайраган
кошлар шунда ук дәррәү каядыр качышып беттеләр, Нокса суы да ике
як ярыннан җыерылыбрак, тагын да тыныбрак ага башлады. Басманың
бераз бөкре култыксалары күзгә күренеп турайды. Усак яфраклары, әмер
булгандай, лепердәүдән шып туктады. Наратларның бөдрә башлары кайсы
якка чайкалган булса, шул якка янтаеп катып калды. Урман, сулыш алырга
куркып, тораташка әйләнде.
– Самат! Кая китеп югалдың? Мин сиңа озак йөрмә дип әйтмәдемме?
Ят җирдә шикле кешеләр килеп чыкса? Хуҗасыз этләр ташланса?.. (Бөтен
әниләр дә бер үк сүзне ятлаган икән). Са-са-са... ла-ла-ла... ба-ба-ба…
– Ән-ни! Без монда уйныйбыз! Короче... короче... Булат белән уйныйбыз.
Аһа... аһа... аһа...
Телефонын сүндергәч, Самат сузып кына:
– Мне домой пора, – дип куйды, соры төскә кергән шортигына карап,
авыр сулап.
– Син татармыни? – дидем мин, әнисе белән татарча сөйләшкәнен
ишеткәч, шаккатып.
– Ну да! – диде Самат, инде аяк киемен кия-кия. – Әни кайтырга куша.
Әни дигәннән... Кайтып җиттем дип әнигә шалтыратырга тиешлегем
кылт итеп искә төште. Өйгә ерак калмаса да, «кайтып җитәм» дип
шалтыратырга була бит – шуны уйлап, рюкзактан телефонны эзләргә
тотындым. Ә-ә, мин бит аны мәктәптән чыккач, чалбарның арт кесәсенә
салган идем, шунда булырга тиеш. Тиеш иде дә – тик телефон анда да
табылмады. Тәк. Телефон югалту чалбар балагын пычрату гына түгел,
җәзасы саллырак. Икене югалттым инде, тәҗрибәм бар. Алары төймәле
иде, ә монысын әти Яңа елда гына алды, сенсорлы. Кыш бабай алып
килгән дигән булды – әйтерсең мин инде кемгә нинди бүләкне кем алганын
белерлек яшьтә түгел... Минем борын салына башлады. Самат алдында
елап торып булмый бит, ике кулны чалбар кесәсенә тыгып, яр буен да,
суга төшмәде микән дип, елга төбен дә барлап чыктым. Самат хәтта өр-
яңа автоматын да жәлләмәде: аның көпшәсе белән ләмне актарып карады.
– Вот дурак!
– Әйтмә әле шулай дип!
– Сиңа әйтмим мин! Үземә!
– Үзеңә дә әйтмә. Ямьсез сүз.
– Яра-ар. – Самат кулына телефонын алды. – Номерыңны әйт,
шалтыратасы гына бит. Айн маминт табабыз.
Башлы малай икән үзе. Кыска итеп алдырылган кара чәчле башы тикмәгә
генә йомры түгелдер. Минем номерны җыйгач, колак торгызып күпме генә
тыңласак та, телефонның... көенә аваз салганы ишетелмәде.
– Да ты шевели мозгами. Мужыт мәктәптә калгандыр? – Самат, биленә
таянып, аякларын ике якка аерып, шәһәр ягына карап торды. Аның буе
минекеннән бераз кечкенәрәк, гәүдәсе дә, башы да йомры. Минем нечкә,
озын аякларым янында Саматныкы әкәмәт юан булып күренә икән.
Менә ул детектив шикелле сораулар яудыра башлады: – Мужыт син
мороженое алырга туктагансыңдыр? Селфи ясарга? Тик-токка берәр нәрсә
төшермәдеңме?
– Юк инде. Таудан шуып кына төштем дә туп-туры әнә шул сукмактан
кайттым. – Мин яшен тизлегендә хәтеремнән үзем үткән юлны барлап
чыктым. Мөгаен, рюкзакка утырып шуганда, чалбар кесәсеннән төшеп
калган. Тизрәк кире барырга да эзләргә кирәк, алайса, әни үтерәчәк!
– Киттек! – Самат та миңа иярде.
– Сиңа бит әниең өйгә кайтырга кушты. – Самат белән күңеллерәк булса
да, мин аңа да әнисеннән эләккәнне теләми идем.
– Ә без спортсменнар шикелле йөгереп кенә барабыз да йөгереп кенә
кайтабыз.
Шәп малайга охшап тора бу Самат!
Икәү урман сукмагыннан мыш-мыш килеп йөгергәндә, аңа аланда шашлык ашап утырган апа-белән абыйны күрсәтеп, бәбәйләренең ничек
итеп үлән капканын тасвирларга өлгердем. «Козявка»лары йоклый иде
булса кирәк, бер кулына шашлык таягы тоткан апа икенче кулындагы
журналны җилпәзә итеп селки-селки, җәймәдә яткан бәбәй өстеннән бөҗәк
куа иде.
Төзелеп ятучы юлны аркылы чыгып, тау янына барып җиткәндә, минем
юеш кроссовка да, Саматның кызыллы-яшелле кроссовкасы да балчыкка
буялып, кирпеч төсенә керде.
– Моннан! Менә моннан шудым! Әнә теге кадый торган үлән яныннан! –
Инде телефонымны тапкан кешедәй, шатланып кычкыра-кычкыра, тауга
үрмәләргә иде исәп.
– Хәзер шалтыратам. Тавышын ишетербез... Аа! – Саматның уң як
кашына олы гына бер бөҗәк кунуга, уч төбе белән шунда шапылдатты. –
Вәт дур... Зараза! Тешләп тә алды. Хә...
Шортик кесәсенә кулын тыккан җирдән сүзе бүленүгә аның артын да
бөҗәк тешләде дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. Ике кесәсен дә
кат-кат карады, хәтта кулындагы автоматының тәтесенә дә күз ташлады.
– Телефон! Төшеп калга-а-ан...
Алдан сөйләшеп куйганда да болай ук була алмас иде. Күрәсең,
без спортчылардан да катырак йөгергәнбез дә шунда төшкән инде ул.
Нишләргә? Без тауда минекен эзләгән арада Саматныкын берәрсе табып,
алып китсә?
– Әни үтерә. Ике телефон югалттым инде! – Самат шулай дигәч, чын
мужикларча, аңа уң кулымны суздым. Ул, берни аңламый, күзләрен челт-
мелт китереп, миңа карады.
– Бир бишне! Мин дә шулай. Монысын тапмасак, өч була! Курыкма,
әниләр алар шулай дигән генә булалар, үтермиләр.
– Беләм дә... әйдә, җәлт кенә эзлик инде.
Бәхеткә, телефонны уйлаганнан да тизрәк таптык. Менеп барганда,
кечкенә куак булып утырган чәнечкеле үлән янына җитүгә, кара тышлы
телефонымны күреп тә алдым, «Тапты-ы-ымм!» – дип кычкырып та
җибәрдем. Әни 17 тапкыр шалтыраткан! Сыйныф җитәкчесе Марьваси-
ловна – 5 тапкыр! Мәрьям Василовна инде ул, алай тутырып әйтеп торган
юк, шулай кыскартып кына җиффәрәбез.
Әти 3 тапкыр гына җыйган. Иң беренче эш итеп әтигә шалтыратмакчы
идем дә, зарядкасы бөтенләй бетеп, телефон күз алдында сүнде дә куйды.
Хәзер Саматныкын да тапсак...
– Спортсменнар шикелле йөгереп кенә кайтабыз да... – Самат бу юлы
шәрә балтырына кунган кигәвенгә селтәнде. – Нигә гел мине тешли соң
болар? – дип зарлангандай итте.
Яңа дустыма бер-бер яхшылык эшлисем килә иде. Әнә бит, минем аркада
күпме кыенлык күрергә җитеште! Өсте-башы пычранып бетте, телефоны
югалды. Җитмәсә, усал бөҗәкләр дә аңа гына һөҗүм итә. Миндә мәктәп
костюмы булгач, якын килергә куркалар бугай. Уйлап-уйлап тордым да,
рюкзакны салып, аңа тоттырдым.
– Мә, «чана» белән төш. Сиңа жалко түгел!
– Ә син?
– Мин бая шудым. Шәп!
– Дав-вай! – Самат, күзләрен очкынландырып, рюкзак өстенә җайлап
утырды да, карлы таудан шугандай выжлап ук шумаса да, бер кулы
белән автоматын тотып, икенчесе белән этенә-этенә, аска юл тотты. Мин,
телефонны учыма кысып, бу юлы кырый-кырый гына басып, ипләп кенә
төшәсе иттем.
Рюкзакның икенче каешы да өзелеп чыгуны исәпләмәгәндә, урман ягына
без югалтуларсыз чыктык. Каеш нәрсә инде ул, барыбер мәктәпкә барасы
юк. Иртәгәдән – каникул.
Ә бүген... бүген Саматның телефонын табарга кирәк.
Килгән сукмактан йөгереп кайтып булмый иде – әкрен генә, уңга да,
сулга да яхшылап карый-карый, күзләр талганчы күпме генә эзләнсәк тә,
телефон табылмады. Бая гына аланда утырган гаилә дә, җир упкандай,
юкка чыккан.
Бүгенге көн безнең икебезгә дә давыл вәгъдә итә иде. Шуны аңлап,
башны муен тирәсенә җыя төшеп, аптыраган кыяфәттә атлый бирдек.
– Син кайда торасың? – Монысы сүз юктан сүз булсын өчен соравым иде.
– Әкият урамында. Ә син?
– Безнеке Кабушкин.
– Әәә... – Самат артык сүз дәшмәде. Борчылганын аңлыйм да, булышып
булмый шул.
– Кайчан күчтегез?
– Өченчекөн.
– Ә-ә-ә... – Бу юлы минем сүз бетте.
Сөмсеребез коелган хәлдә басма аша чыгуга, Саматның кисәк кенә
адымнары саташа башлады. Каршыбызга, җил-җил атлап, ике якка каеннар
тезелгән тар гына сукмакны тутырып, кара бөдрә чәчле курчак кебек
кызчыкны күтәргән бер апа килә иде. Атлавына, өстендәге соры спорт
костюмына караганда, нәкъ спортчы инде! Тик бераз... бераз тазарак кына.
– Абы-ы-ы-ый! – Бөдрә чәч, авызын җәеп, бер кулы белән әнисенең
башына чәбәкәй итә-итә, үлә-бетә сөенеп елмая иде.
– Ах сезне! – Апаның адымнары тагын да шәбәйде, хәтта минем колак
яфрагын аның кайнар сулышы пешергәндәй булды. «Саматның әнисе!»
Әллә миндә күрәзәчелек сәләте ачыла инде – каяндыр шушы уй китереп
бәрде.
– Әни, мин... без... – Самат, яшь кычытканнан да курыкмыйча, сукмакның
читенәрәк шуышты да уенчыгын аркасына яшереп, миңа борылды. – Бу –
Булат. Алар Кабушкин урамында тора.
– Шулаймыни-и-и? Кабушкиннар, бабушкиннар... Ни майтарып йөрисез
сез, ә? Мин сиңа әйтмәдемме әллә кая китеп югалма дип, ә? – Апа,
кызчыкны җилтерәтеп җиргә бастырды да, башта Саматны, аннан мине
юла урынына бөтереп карады. Аннан, юан ботларына чаба-чаба, ах-вах
килергә тотынды. – Күрегез боларны, күрегез! Эт талаган кыяфәткә кергән
икесе дә! Телефон югалтырлык итеп кайда чабышасыз?
Сукмак буйлап килгән ике егет, ападан читкәрәк чыгуын үтенеп
тормадылар, бәласеннән башаяк диделәрме, үзләре тайпылып, урап үтүне
хәерлерәк күрделәр.
Мин түгел, Саматның әнисе күрәзәче, ахры. Әле кайтып та җитмәдек,
телефон югалтканны каян белеп алган ул – монысы табышмак иде. Күрәзәче булса, югалган әйбернең кайда икәнен дә белә дигән сүз бит. Саматны
бәхет басты, алайса.
Кызчык, абыйсыныкы шикелле зур кара күзләрен түгәрәкләндереп,
миңа карап тора иде.
– Чин кем? – диде ул, әнисенең чалбарына тотынып.
– Булат дидем бит. – Самат канәгатьсез генә шулай дип мыгырдады,
беләм, аның да, минем шикелле, бу хурлыклы тирәдән тизрәк ычкынасы
килә – чөнки алда да, артта да кешеләр атлаганы күренде. Тик әнисе
икебезне ике җилкәдән шундый итеп тоткан – без күлмәк якасы капкадагы
кадакка эләккән шикелле чак эленеп торабыз.
Сеңлесен җавап канәгатьләндермәде. Ул миңа шулай ук текәлеп:
– Чин кем? – дип кабатлады.
– Булат, – дидем мин, кырку гына итеп. Бәйләнчек черки шикелле күзгә
керердәй булып карап торган кызга, авызымны кыйшайтып, тел күрсәттем.
Чәрелдек тавыш урманны яңгыратты:
– Әнни-и-и-и, ул миңа тер күрсәтә!
– Хәзер күрсәтәм мин аларның үзләренә, икесенә дә! Марш өйгә! –
Апаның кулыннан ычкынуга, бөтен көчкә элдертергә иде исәп, тик ул
җитезрәк булып чыкты, җибәргән уңайга кабат эләктереп тә алды. – Кая
чапмакчы?
– Өйгә кайтырга куштыгыз бит. – Үрнәк укучы шикелле, авыздан тулы
җөмлә яңгырады.
– Әниең өйдәме?
– Эштә.
– Менә кайтсын гына, сөйләшәм әле мин аның белән! Сәрия апаңның кем
икәнен белмидер әле! – Апа кызчыкны баягыча кулына күтәрде, Саматның
яшелле-кызыллы төскә кергән шортигын күреп, артына берне чәпәде дә,
безгә үз артыннан атларга әмер бирде. – Ничәнче телефон монысы, әйт әле?
– Өченче. – Саматның борын тартканы бик кызганыч ишетелде.
Кызчык, әнисенең кыска сары чәчле башына тагын чәбәк-чәбәк килә-
килә:
– Терефонны тапты-ык, терефонны тапты-ык, – дип чәрелдәде.
Баядан бирле сорарга курыккан Самат, түзмәде, әкрен тавыш белән:
– Әни, ә син каян... – дип әйтеп бетерә алмады, әнисе, үз кесәсеннән аның
телефонын тартып чыгарды да, борылып, безнең борын төбендә селкеде.
– Ярый, шалтыратканмын, урманда берәүләр ишетеп, шулар табып
бирде. Авызыңны ерма! Эләгә әле сиңа моның өчен! Сазда аунагандай
пычранып беткәнең өчен дә... Ике ишәй... Монысын күр, ә. Мәктәп киемен
ни кыяфәткә керткән!
– Уку бетте лә. – Миңа да мескен генә борын тартып торудан башка
чара калмады.
Янәшәдән барган Самат миңа каш астыннан гына күз салды, аның
кызганыч йөзен күргәч, куркуга төштем. Әнисеннән эләгер микән? Ә бит
барысы да минем аркада... Апаның гәүдәсе үзе генә дә куркытырлык шул!
Минем әти дә аның янында «Ока» машинасы кебек кенә күренер. Дөресрәге,
«Джип» янында «Ока» кебек. Ә менә аяклары мәзәк икән. Тезгә кадәр әйбәт
кенә төшкәннәр дә, тезгә җиткәч, икесе ике яккарак киткән кебек. Шуны
күреп, минем көләсе килә башлады. Көләргә ярамаганын аңлыйм. Әнисе ишетсә... Тик авызны җыеп булмый, ерыла да китә, ерыла да китә. Миңа
карагач, Саматның да йөзенә елмаю кунды. Без, сүзсез генә бер-беребез
белән шулай көлешеп атлаганда, теге кычыткан чыпчыгы эшне харап итте:
– Ән-н-ни, арар көреп барарар! – дип сөрән салды ул. Бәләкәй балалар
«р»ны әйтә алмый дигән булалар, бу кыз бөтен «л» авазын да «р» дип әйтә.
– Хәзер еларлар!
Сәрия апаның бик тыныч итеп шулай диюе авызны тиз җыйдыртты.
Минем баш кай якка таба эшләргә белми интекте. Ничек дөрес булыр?
Хәзер рюкзакны кочаклап, агачлар арасыннан бөтен көчкә үзебезнең өйгә
элдерсәм, Сәрия апа куып та маташмас бәлки. Мин нигә кирәк аңа, минем
үз әнием бар... Алай итсәм, сатлыкҗаннарча Саматны ташлап качкан кебек
килеп чыга... Алай да, тегеләй дә уйлап маташкач, ни күрсәк тә, бергә
күрербез дигән фикергә килеп, атлавымны дәвам иттем.
Саматларның өе безнең күрше урамда булып чыкты. Зур, кызыл
кирпечтән, ике катлы. Балконнары да бар, урман ягына карап тора. Капка
төбендә матур булып тәбәнәк сирень куаклары чәчәк аткан. Коймалары да
кирпечтән, капкада звоноклары да бар.
Сәрия апа капканы ачты да, безне җилтерәтеп, ишегалдына үткәрде.
Кызчыкны өй ишеге янындагы тәбәнәк эскәмиягә утыртып куйды, икебезне
дә, баягыча җилкәдән тотып, өй артындагы сарайга таба алып китте.
– Әни-и-и! – Самат, кәҗә шикелле аякларын җиргә терәп, киреләнергә
маташты. Мин, үзебезне ни көткәнен белмәгәч, мышык-мышык борын
тартуымны гына белдем.
– Еларсыз дидем бит! – Ул арада әнисе кеше ышанмас тизлек белән сарай
ишеген ачты, аннан ялт кына идәндәге зур капкачны күтәрде. – Базга салам
икегезне дә! Әниләрне тыңлый торган малайлар булып чыкканчы шунда
караңгыда утырырсыз! Тычканнар белән серләшеп!
– Ән-н-ни! – Еламсырарга миңа да чират җитте. Әни монда булмаса
да, мине ишетмәсә дә, авыздан шул сүз чыгып йөгерде. Мизгел эчендә
әллә ниләр уйларга өлгердем: эх, мәктәптән әни әйткәнчә автобус
белән генә кайткан булсам... Инде өйдә, кичтән пешерелгән беленнәрне
микроволновкада җылытып, куертылган сөткә мана-мана, корсагымны
пух итеп утырасы кеше идем бит... Алай итсәм, Самат белән танышмаган
булыр идем инде...
– Ә безнең песи бар! – дидем мин, котылу чарасы тапкандай куанып.
Әйтерсең моңарчы гомерендә дә тычкан күрмәгән Сэм, мине эзләп
монда килә дә, базга төшеп, андагы тычканнарны тотып бетерә һәм безне
әсирлектән коткара.
– Күп телләшеп торсаң, песиеңне дә үзебезнең тычканнарга азык итеп
бирермен. Йә, кайсыгызны беренче төшерим?
Ыффф... Ыффф... Ыффф... Бу без шулай Самат белән чиратлашып борын
тартабыз.
Сәрия апа, җәза тәмен озаккарак сузарга теләп, әле баз авызына үрелеп
карады, әле безне җилтерәткәләп алды. Бераздан, сүз куешкандай, елый да
башладык. Монда, агайне, алдыңда караңгы баз авызы ыржаеп торганда,
малай кеше булсак та, холык күрсәтү мөмкинлеге юк шул... Ул арада теге
бөдрә башның тавышы сарай тирәсен генә түгел, бөтен урамны яңгыратты:
– Әни-и-и, абыйны базга сармааа! Базга сармааа! – Үзен бәйләп шунда ыргытырга җыеналармыни, үкерепме-үкерә. Бәләкәй генә, бая чәрелдек
кенә күренгән кызчыкның кай җиреннән чыгадыр ул тиклем тавыш.
– Салам! Үзен генә түгел! Дустын да! Бергә күңеллерәк булыр!
– Буратны базга салма! Буратны базга салма!
– Күп чәрелдәсәң, сине дә төшерермен!
Шулай дигәч, инде тавыш тынарга тиеш иде. Тынды да. Тик озакка
түгел. Кызчык, баягыдан да катырак итеп:
– Ән-ни! Минем пес итәсе килә-ә-ә! Минем нык пес итәсе килә-ә-ә! –
дип кычкырырга тотынды.
Сәрия апа чарасыз иде. Безне ычкындырып, баз капкачын шапылдатып
япты. Җиңел сулап куярга өлгермәдек, өстерәп дигәндәй алып чыкты да
өйләренә кушып салынган мунча ишеген ачып:
– Кеше кыяфәтенә кереп юыныгыз, хәзер кием бирермен. Табышкансыз
икән. Ишәй белән кушай, – дия-дия, безне мунчага кертеп җибәрде.
Икебез дә чиста футболка-чалбар киеп, кеше кыяфәтенә кереп юынып
чыккач, аннан Сәрия апа безне яшел суганлы һәм йомыркалы пирожки
белән чәй эчерткәч кенә, мин үзебезнең өйне искә төшердем. Бетте баш.
Мин бит әллә кайчан әнигә «кайтып җиттем» дип шалтыратырга тиеш
идем...
Өйдә ни көткәнен сөйләп тормыйм. Юк, юк, сорамагыз да, сөйләмим.
Капка төбендә полиция машинасы торганны да, әнинең елый-елый
косметикасы юылып беткән күзләре нинди сәер төскә керүе турында да,
безнең өйдә Марьвасиловнаның аптыраган кыяфәттә әрле-бирле йөренүен
дә – берсен дә сөйләмим. Бәлки берәр вакыт, көем килсә, сөйләрмен. Ә хәзер,
юк, бер сүз дә әйтмим. Мин бит сезгә Самат белән ничек танышуыбызны
гына сөйлим дидем. Вәт.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев