Шигърият
Литургия
...Кыш җырлаган былбылыңны Саклый алсам иде... Ходам!
Тебе в спину – крест.
А за мной – образа.
Д.А.
У тебя внутри соловьи поют.
Н.И.
Йөрәгемдә йөрәге бар.
Тибешендә назын тоям.
Ә урманнар өскә ава...
(Нинди матур Синең Дөньяң!)
Сөйләшәбез сүзсез генә.
Ул ишетә. Мин елмаям.
Шәмнәр яна – эргәсендә.
(Нинди гадел Синең Дөньяң!)
Йөрәгеңдә йөрәге бар.
Пышылдавын тоеп... Уян.
Ә урманнар өскә ава...
(Нинди сабыр Синең Дөньяң!)
...Кыш җырлаган былбылыңны
Саклый алсам иде... Ходам!
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев