Логотип Казан Утлары
Повесть

Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)

Басмадан әллә ни ерак түгел карт өянке бар – Самат аны Казан белән бер яшьтә ди, каян беләдер. Менә шул. Казан белән бер яшьтәге өянке астында безнең үз урыныбыз бар. Кармакларны салып куярга бик җайлы анда: калкавычлы башын суга ыргытасың, ә сабын яр читендәге икегә аерылып торган төп уртасына кыстырасың да балык чиерткәнен көтеп утырасың.

(Башыннан укыгыз)

Без нигә балык тотмадык яки Әминәне ни өчен шөпшә тешләде

Бик ялынып сорасагыз, теге атнада өчәүләп балыкка төшкәнне сөйли
тора алам. Шул инде, анда да Әминәне тагып җибәрде Сәрия апа. Ул
көнне дә капка төбендә шушылай көтеп тинтерәдек. Ярты көн үткәндер,
күренделәр. Черки таламасын дип, кызыйга озын җиңле кофта, чалбар
кигерткән. Тышта кояш кыздыра! Муеныннан урап бәйләгән яулык
өстеннән бейсболка да чәпегән.
– Шулай озак, – дип мыгырданды Самат, канәгатьсезлеген яшермичә.
– Өйрәнә торыгыз. Мужик бит сез. Өйләнгәч, хатыннарыгызны әле
болай гына көтеп тинтерәрбез дисезме... – Сәрия апага Әминәнең яулыгы
ошап бетмәдеме – сүтеп кире бәйләргә кереште.
Мин үзалдыма маңгаемны җыерып куйдым. Димәк, бөтен ир-егетләргә
дә бер үк язмыш язылган. Өйдә өчәүләп берәр кая барырга җыенсак, бездә
дә шул ук хәл: әнинең киенгәнен, бизәнгәнен көтәбез, көтәбез... «Булды»
дигәч, әти белән сөенә-сөенә машинага чыгып утырабыз, әни туфлиен
киеп, ишек биклим дип кала. Без тагын көтәбез, көтәбез, көтәбез... «О,
ярты ел да үтмәде!» – дип, мәҗбүри елмаеп каршы ала аны әти, әле генә
кырык сүзгә җитеп зарланганын, еларга җитешеп, рульгә суккалаганын
онытып. «Кире кердем. Үтүк калмаганмы, газ сүнгәнме – тикшереп
чыктым. Тиз генә күлмәгемне дә алыштырдым – тегесе килешеп бетми.

Кигәндә, причёскамны боздым...» Әнинең исе дә китми, әти дә авызына
су каба. Әнинең җилкәсенә таралган кара бөдрә чәчләренә, кошларның
канат очыдай читкә каерылып торган матур кашларына, тез өстен каплар-
капламас торган зәңгәр күлмәгенә, бая гына кигән ак алка урынына хәзер
зәңгәр ташын җемелдәтеп ялтыраган көмеш алкасына бер карап куя да
машинаны кабыза.
– Миңа да калмак киләк! Мин дә балык тотам! – Моңа тиклем бөтен
«л» урынына «р» дип әйткән Әминә, логопедка йөри башлаганнан бирле,
«р» урынына кайчак «л» куеп сөйләшә иде. Безнең колак күнеккән,
ничек сөйләшсә дә, аңлыйбыз. Мәгәр аның кебек үзсүзле, тискәре бала
дөньясында юктыр! Ул, әнисенең яулык бәйләткәненә сабыр гына риза
булып торды да, безгә карап, кармак таптыра башлады.
– Иртәгә әтиең сиңа да алып кайтыр, – диде Сәрия апа, бейсболканы
Әминәнең күзенә үк төшереп. Тегесе ә дигәнче аны өскә күтәрде.
– Миңа бүген килә-ә-әк! Би-и-ил! Да-ай! – Әминә ялт кына абыйсы
кулындагы кармакка үрелде.
– Биргән ди! Сындырасың хәзер! – Самат читкә тайпылды.
– Мә, минем кармакны тот. Авыр ул, күтәреп барасым килми, – дидем
мин, бу тискәре кызның киресен эшләвенә өмет итеп. Шулай булды да.
Башы эшли тагын үзенең, карап-карап торды да:
– Син күтәлеп бал, балыкны мин тотам, – диде, нәкъ әнисе шикелле,
әмер биргән рәвешле итеп.
Сәрия апа безгә кояш рәсеме төшерелгән чүпрәк сумка – шопер сузды,
борынга сгущёнкалы, яңа пешкән круассан исе килеп бәрелде.
– Ишетсен колагыгыз: Әминәдән күз аласы булмагыз! Башыгыз белән
җавап бирәсез! Корт чакмасын... егыла күрмәсен... бата күрмәсен...
Мәзәк бу Сәрия апа: анда безнең тезне дә күмәрлек түгел, батам дисәң
дә, батып булмаганны белеп тора юкса...
Әти әйтмешли, ярты ел да үтмәде, безнең әзерлек тәмамланып, каеннар
арасындагы сукмактан Нокса буена юл тоттык. Кара майка, кара шортик, кара
чәпелдек кигән Самат алдан атлый, беләгендә – зәңгәр чиләк, бер кулында –
өр-яңа кармак. Уртада – вак-вак адымнарына карасаң, йөгергәндәй тоелган
Әминә теркелди: кайчагында сыңар аягында сикергәләп алырга да җитешә.
Мин аның тән сакчысы шикелле артыннан барам: уң кулымда кармак белән
майонез чиләге, сулында – тәмлүшкәле пакет. Аннан килгән тәмле ис,
балык тоту теләген куып, борынны кытыклый. Усал булса да, болай әйбәт
кеше ул Сәрия апа. Аның эшкә барасы юк, сату өчен өйдә генә төрле тәмле
әйберләр пешерә. Тортлар, гөбәдияләр, чизкейклар, круассаннар – ни генә
юк. Бөтенесе дә телне йотарлык була! «Пешергәндә шуларны кабып карый-
карый юанаеп бетәм», – дип зарлана үзе. Аның холкына нәзек, юка гәүдә
бөтенләй килешмәс тә иде, андыйдан кем өркесен... Ә Сәрия ападан хәтта
безнең урамдагы хуҗасыз Рекс та шүрли. Үткән-сүткән бөтен кешегә хәлсез
итеп булса да өреп маташа, Сәрия апаны күрсә, койрыгын бот арасына
кыстырып, юлның икенче ягына чыгып сыза.
– Сок хочу! – Әминә, мине абындыра язып, кырт туктады да кулымдагы
сумкага ябышты. Унысы ун төсле фломастерга буяган тырнаклары
мәченекеннән ким түгел, ахры; ялт кына эләктереп тә алды. – Сок бил!
– Юк! Барып җиткәч эчәрсең! – диде Самат, артына борылмый гына.

Әйтерсең сеңлесе аннан рөхсәт сорап эндәшә... Әйләнеп караса, ул инде
Әминәнең кечкенә каптагы алма согын трубочка белән ачарга маташканын
күрер иде. Кызчык кәгазь капны бармаклары белән ныграк кыстымы, үтә
күренмәле таякчыкны нәни түгәрәккә төртүгә, күзенә алма согы чәчрәде.
Мин инде аны урман яңгыратып елый башлар дип көткән идем, керфеген
челт-мелт китереп кенә алды да «өфөөлттт» дигән аваз чыгарып, әллә ни
арада сокны эчеп тә бетерде. Биш-алты адым да атламады:
– Абый! Мин пештем! – дип, өстендәге кофтаны салдыруны таләп итә
башлады ул.
– Пешсәң, хә аюга тотып бирәбез, ашар, – дигән булды Самат, бу юлы
да борылмый гына. Компьютердан «Маша и медведь» мультигын карап,
ятлап бетергән Әминәне аю белән куркытып буламы инде, йә?
– Әйдә, сал, сал, син дә черки симертерсең, – дидем мин, үземнең беләккә
кунган черкине аңа таба куып.
Кызый юри ике күзен борын тирәсенә бер ноктага җыеп, кылыйландырып,
миңа ямьсез итеп карады. Үзенчә үртәве, беләм. Бала-чага бит, нишләтәсең...
Шулай да ал кофтасының ычкындыра башлаган сәдәфләрен кире төймәләп
куйды.
Басмадан әллә ни ерак түгел карт өянке бар – Самат аны Казан белән бер
яшьтә ди, каян беләдер. Менә шул. Казан белән бер яшьтәге өянке астында
безнең үз урыныбыз бар. Кармакларны салып куярга бик җайлы анда:
калкавычлы башын суга ыргытасың, ә сабын яр читендәге икегә аерылып
торган төп уртасына кыстырасың да балык чиерткәнен көтеп утырасың.
Ул көнне без анда барып җитә алмадык. Чөнки Әминә «Әйт әле, күбәрәк,
сөйләшик бергәләп» дип җырлаган мәлдә, аның иренен шөпшә тешләде
һәм тирә-якны күкрәткән тавыш астында безгә яшен тизлеге белән кире
кайтырга туры килде.

Чапаев абый яки Әминә чүмеч белән чебен үтерә

Самат белән безне минем әни агылый белән тагылый ди. Сәрия апа ишәй
белән кушай ди. Җәйнең бөтен көне күбрәк урманда яки Саматларның
ишегалдында үтә. Иртән әти белән әни, эшкә киткәндә, мине уятып, бүген
ниләр эшләргә тиешлегемне башта алмаш-тилмәш әйтеп чыгалар. Йокы
аралаш ишеткәннәр, уянгач, ком тузаны шикелле тузгып тараласын бик
әйбәт белгәнгә, ватсапка да язып салалар. Югыйсә башта ук шулай гына
итәсе бит инде, тәмле йокыны бүлеп уятасы да түгел. Юк шул, әбизәтелне
минем «ярар... ярар... ярар...» дигәнне үз колаклары белән ишетү кирәк.
– Сэмның суы бетмәсен, тамагы кибәр. Көн кызу. Хәтергә ал. Тартмасын
чистартырга онытма.
Монысы – әти. Өскә карап торган коңгырт чәчен бармаклары белән генә
тарый-тарый, миңа песи турында искә төшерә.
– Ярар, әти.
Сэм – үз йортыбызга күчү белән нәни йомгак килеш кенә алган песиебез.
Хәзер үсте, тазарды инде, йоннары күпереп тора. Аның шаянлыгын
белсәгез! Икенче катка менә торган баскыч буенда качышлы уйнарга ярата.
Берәрсенең менеп баруын күрсә, жәлт кенә шунда ташлана да ал тәпие
белән җилкәгә суга: тукта, ашыкма, бераз уйнап алыйк диюе. Андый чакта әти баскыч астына кача да башын күтәрми генә кулын сузып, бармакларын
биетә. Сэм рәхәтләнә инде шаярып: әтинең кулына ташлана, тешләгәндәй
дә кылана, тәпие белән дә суккалап-суккалап ала. Боксёр диярсең!
– Тору белән койма буендагы чәчәкләргә су сибәргә онытма.
Монысы – әни. Бер дә тырнакларым ямьсезләнә дип тормый, ишегалдын,
капка төбен тутырып, чәчәкләр утырта ул. Яз башыннан чиратлашып
балкырга тотыналар: башта кызыл, сары, ак лалә чәчәкләре елмая, алар
коелып беткәндә, нәни-нәни ромашкалар күзен ача, лилияләр ап-ак чәчәк
ата, аннан дәлияләр, кашкарыйлар сары, кызыл, шәмәхә чәчәккә күмелә.
Мин исемнәрен белмәгән әллә нинди гөлләр койма буйлап кояшка таба
үрмәли. «Алары суны аеруча ярата – ди әни, – шуңа иртән дә, кичен дә күп
итеп коендырырга кирәк», – ди. Бу эш – минем өстә. Минем дип, йокыдан
торуыма Самат килеп җитә, аннан икәүләп гөлләр дә, үзебез дә лычма
булганчы су сибеп мәшәләнәбез.
– Ярар, әни. – Керфекләрне һаман аска тарткан йокы аралаш мин әнинең
иелеп чәчемне сыйпаганын, маңгаемнан үбеп алганын тоям.
– Суыткычта бәрәңге белән кәтлит бар, җылытып аша.
– Ярар.
– Урамга чыксаң, ачкычны төшереп калдыра күрмә.
– Ярар.
– Телефоныңның тавышын аерма!
– Ярар.
– Сәрия апаңнарда пыр тузмагыз, Илшат абыең да кайткан, колагын
тондырмагыз.
– Ярар.
– Аңа үзем әйтермен. Кич безгә килерләр, шашлык кыздырырбыз,
самавыр кайнатырбыз.
– Ур-ра! – Бу сүздән йокы әллә кая китеп кача. Йә безнең, йә Саматларның
ишегалдында бергәләп кич утырулар еш эләкми, чөнки Илшат абый өйдә
тормый ул, «КАМАЗ»ында ерак юлларга йөри. Ул кайткан көннәрдә
барыбызга да бәйрәм: кич бөтен урамга гармун тавышы яңгырый, шашлык
исе тарала, самавыр торбасыннан бөтерелә-бөтерелә төтен күтәрелә. Ул да,
минем әти дә бик матур җырлыйлар, икәүләп татарча сузып җибәрәләр:
«Җидегән чишмәләрдә җиде улак, җиде ула-а-а-а-ак, челтер-челтер ага
көмеш су-у-у-у...» – Андый чакта черкиләр дә очудан туктый, җил дә тынып,
тыңлап тора, хәтта болытлар да бер урында катып калган шикелле тоела.
Кайчак Илшат абый, бармакларын гармун төймәсе буйлап йөгертә дә минем
әнигә ымлап: «Әйдә, Гөлназны җырлатыйк әле», – дип, берәр кызу көй
уйнарга тотына. Шул мәлдә – әтинең туп-туры сызылып торган кашлары
үзенең «Мазда» автомобилендәге билгегә әверелә, «Ииии-ххх, Илшат,
шундый матур утыра идек бит», – дип аһылдап куя. Әни ялт итеп аның
кабыргасына төртә. Ә Сәрия апа җырла дигәнне көтеп тормый, җырлыйсы
килгән мәлдә, ире нинди көй уйнауга карамастан, «Ай былбылым, вай
былбылым» дип башлап җибәрә. Илшат абыйга, елмаюын күрсәтмәс
өчен башын читкә борып, шул көйгә күчүдән башка чара калмый. Әти
исә, көлеп җибәрмәс өчен кисәк кенә каты-каты итеп ютәлләргә тотына.
Әни, үзе дә сизмәстән, шашлык янында туралмыйча калган суганны алып
кимерә башлый.

Димәк, бездә шундый рәхәт кич утыру булачак!
Булырга тиеш иде. Ләкин...
Сөйләсәм, сез безнең хакта «болар бигрәк тәртипсез балалар икән», дип
уйларсыз инде... Сөйләмәсәм, ни өчен ул көнне кич утыра алмавыбызның
серен белми калачаксыз. Һем... Ярар, ул хәтле ялынгач, иркенләп сөйлим
инде.
Әти белән әнине мин бу юлы караваттан гына кул изәп түгел, капка
төбеннән үк озатып калдым. Көн тизрәк үтсен дә тизрәк кич җитсен! Ак
футболкасын зәңгәр джинсы чалбар өстеннән чыгарып салган, аягына
минеке кебек чәптерки генә элгән әти капканы ачып башта әнине уздырды,
борылып, миңа баш бармагын күрсәтте. Алар икесе дә төз буйлы. Әни
биек үкчәле түфли кисә, әтидән бераз озынрак та күренә әле. Шуңа да
концертка, спектакльгә бергә барганда, әни тигез табанлысын кия. Ә эшкә,
үз машинасында йөргәндә, аягында без шикелле үкчәле түфли. Әти аның
белән ничек итеп газга, тормозга басып булганына шакката. Әни алай
диюенә зәп-зәңгәр күзләрен балкытып елмая гына. Кап-кара чәч бөдрәләрен
иңбашында тирбәтә-тирбәтә, безгә кул изи дә үзенең шоколад төсендәге
«Фольксваген»ына кереп утыра. Аптырарсың инде: минем әнинең үз чәче –
сары төстә һәм туп-туры. Ул аны хәзер гел кара төскә буяп йөри, кайчак
зур-зур бөдрәләр дә ясый. Югыйсә без аны ничек тә яратабыз: әни бит
ул! Ә Саматның әнисе, киресенчә, караңгы төстәге чәчен гел сары буяуга
буйый, һәм тумыштан бөдрә булуын ошатмыйча, чәчтарашханәгә барып,
турайтып кайта. Нигә алай эшләгәнен бервакыт үзеннән сораган идек,
Сәрия апа авыз ачканчы, Илшат абый кул селтәде:
– Мужиклар, сез лутчы хатын-кыз эшенә кысылмагыз. Алар бөтенесе
дә без ир-атларның кәкре кабыргасыннан ясалган, аларны мәңге турайта
торган түгел, – диде ул, безнең берни аңламаганны күрсә дә, төшендереп
тормыйча.
Без Самат белән интернеттан башта кабырганың нәрсә икәнен, кайда
икәнен эзләп таптык, аннан үзебезнең кабыргаларны бармак белән каезлый-
каезлый авырттырып бетердек. Ләкин ул кабыргадан ничек хатын-кыз
ясалырга мөмкин икәненә тәки төшенә алмадык.
Бүген көн бөтенләй акрын уза иде. Әле кич җиткәнче! Күзең күгәрер!
Самат белән башта бездә Сэмны уйнаттык, тәлинкәсенә күп итеп китекат
куйдык, кибекмәсен дип, ташып чыкканчы су да салдык. Аннан Сәрия апа
шалтыратты:
– Малайлар, ашавыгызны онытып уйнап ятмагыз, марш өйгә кайтыгыз!
Пылау әллә кайчан пеште! – диде ул, телефоннан шалт кына әмер биреп.
Ул минем үз өемдә икәнемне әллә оныта инде – гел шулай «өйгә кайтыгыз»
ди. Әни аңа: «Гел синдә ятып ялкытып бетерәләрдер, бездә, шар суксалар
да, беркем юк, уйнасыннар иркенләп. Суыткыч тулы ризык – җылытып
кына ашый алалар», – дип әйткәләп караган иде. Җиңәрсең Сәрия апаны:
«Күз алдымда булсалар, минем дә җаным тыныч, синеке дә. Аерым казан
асмыйм, ризык бөтенебезгә җитә. Күп сөйләшмә!» – дип, авызын гына
каплый әнинең.
– Пылауны әкре-е-ен генә, ашы-ы-ыкмый гына ашыйбыз, яме? – диде
Самат, капканы бикләп, аларга барырга дип урамга чыккач.
– Аһа... Нигә? – дидем мин, аңлап бетермичә.

– Алай кич тизрәк җитә.
Нәрсәдер дөрес булмаса йә аңламый торсаң, Самат хәзер бер дә элеккечә
«дурак» дими, ул сүзнең ямьсез икәнен үзе дә аңлады.
Безнең урам – бистәдә иң матуры! Өйләр бер якка кына тезелгән,
каршыда – урманның сакчылары шикелле, шундый төз, матур ак каеннар
тезелеп киткән. Бераз баргач – бик матур балалар мәйданчыгы. Кайчан
карама, атынгычта, турникта, карусельда ыбыр-чыбыр мәш килә. Бүген ни
өчендер анда бала-чага юк, безнең күрше Клавдия Ивановна белән аның
ире Василий Иванович кына атынгыч тирәли йөренәләр иде.
– Здрасьте, Василий Иваныч! Здрасьте, Тётклава!
Самат һәм мин икәүләп хор белән кеше төсле итеп исәнләштек. Әмма
яннарына ук килмәдек. Чөнки авыз пешкән бар – бер үк тырмага әллә
ничә кабат басарга башка тай типмәгән! Хикмәт шунда: әти Василий
Иванович белән танышкач, өйдә аның турында сүз чыкса, «Чапаев, Чапаев
абыегыз» дип кенә телгә ала иде. Безгә ни, безне мәктәптә дә, өйдә дә зурлар
белән хөрмәтләп, әйбәтләп исәнләшергә, ярдәм кирәк чакта булышырга
өйрәтәләр. Бервакыт урамда каршыбызга шактый авыр әйбер күтәреп
кайтып килгән Василий Ивановичны күргәч, кычкырып исәнләштек тә
кулындагы сумкасына барып ябыштык:
– Здрасьте, дядя Чапаев! Давайте, мы вам поможем!
– Так, ребятки... Постойте. Я сам... Я сам...
Безнең үз киребез кире иде. Бөкрәя төшеп атлаган Василий Иванович
күзебезгә бетәшкән бер карт булып күренгәдер, аңа ярдәм итәсе килү теләге
бик көчле, сумкасын күтәрешеп, өенә илтү иде исәбебез. Ләкин Самат
белән икебез ике почмагыннан тарткалаган мәлдә чүпрәк сумканың бавы
өзелеп тә китте, ул ташлы юлга килеп төшкән уңайга чырт иткән тавыш
та ишетелде.
– Ну щас я вам покажу... будете расплачиваться и за Чапаева, и за пиво...
Аның тавышындагы ноталардан без эшнең шактый хөрти икәнен сиздек.
Ул арада тирә-якка әчкелтем сыра исе таралды, сумка төбеннән ерганак
булып саргылт сыекча агып чыкты. Безгә: «мы просто... просто... хотели
помочь», – дип, борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, табан ялтыратырга
гына калды.
Бу хәлдән соң Чапаев, әй, Василий Ивановичтан минем әти белән әнигә
дә эләккән булса кирәк, чөнки кичен әтидән миңа эләкте...
Шуннан бирле без Василий Иванович белән дә, аның хатыны белән дә
гаять итагатьле итеп исәнләшәбез, алар да безгә елмаеп кына җавап кайтара.
– А что вы тут делаете? Играете? – Самат түзмәде, телне кычыттырган
сорауны бирергә ашыкты.
– Да вот, мужа выгуливаю, – дип елмайды Клавдия Ивановна, ирен
култыклап ипләп кенә атлаган җиреннән.
– Как собаку что ли?
Бетте, күк күкрәве мөмкин хәзер... Ләкин, бәхеткә, Василий Иванович
та сүрән генә итеп елмаеп куйды.
– Ему же второй раз инсульт был, прогулки нужны. Свежий воздух... –
Хатыны, безгә олыларча җитди итеп аңлатып, ире ягына кайгыртучан
караш ташлады.
– Да, верно... Вот, ребятки, смолоду надо о здоровье думать. Играйте,бегайте, занимайтесь спортом – это, оказывается, не простые слова... –
Василий Ивановичның бер як бите читкә тартылып, авыз кырыен да тартып
торган шикелле иде.
Без янә хор белән:
– До свиданья, Василий Иваныч! До свиданья, Тётклава! – дип әдәпле
генә саубуллашып, алар яныннан китеп бардык. Елмайсалар да, аларның
күзләре елый шикелле тоелды.
Без кайтып кергәндә, Илшат абый ишегалдында, тәрәз буендагы челтәрле
эскәмиядә тәмәке көйрәтеп утыра иде. Диңгезчеләрнеке шикелле буй-буй
сызыклы тельняшкасының җиңнәрен сызганып куйган, терсәге белән
тезенә таянган да уйга баткан. Безне күргәч, тәмәкесен тиз генә сүндереп,
яшергән булды. Әйтәм бит, кызык ул зурлар: үзләре безгә «ярамый, ярамый»
диләр, үзләре шуны ук эшлиләр. Безнең сыйныфтагы Эдикның электрон
тәмәке тартканын кайтып әйткәч, ничек шаккаттылар: бу яшьтә! Үпкәсен
агулап! Әти-әнисе нәрсә карый?... Киттеләр инде, киттеләр... Үзләре үрнәк
күрсәтәләр, үзләре орышалар – һич аңлый торган түгел.
– Сез, шельмалар, тәмәкегә якын киләсе булмагыз, яме? Алайса, менә
минем кебек шәрә баш калырсыз, – диде Илшат абый, баш түбәсенең
уртасында ялтырап торган пеләшен сыйпап, безнең уйны укыгандай.
– Ә синең чәчең кая китте, Илшат абый? – Мине ул сорау әллә кайчаннан
кызыксындыра иде, сорарга гына кыймый идем, менә хәзер җай чыкты.
– Һи, ул җүләр чәчләр минем акыллы башны ташлап киткән булдылар,
кайда адашып йөриләрдер, кем белсен, – диде ул, туры җаваптан качып.
– Әти, бүген Булатларга барабызмы? – диде Самат, күзен әтисенең
пеләшеннән алмый гына.
– Шуннан кайтып киләсез түгелме?
– Ә без кич шашлык пешерәбез! – Әйтерсең Илшат абыйның гомердә
дә шашлык ашаганы юк – минем тавышым шундый кызыктыргыч чыкты.
– Шашлык – менә анысы әйбәт... Кичкә ерак әле, барыгыз, бар, пылау
суктыра торыгыз.
Өй эченә, пылау исен күмеп, гадәттәгечә тәмле камыр исе таралган иде.
Сәрия апа заказга пешергән гөбәдияләрен кечкенә табаларга тезеп куйган,
чөеп бәйләгән яулыгының бер койрыгы әтәчнеке шикелле дерек-дерек мәзәк
итеп селкенеп тора. Әминәгә дә бәләкәй генә куна тактасы белән кашык
хәтле генә уклау тоттырган: анысы да, кыланчык, башына кызыл яулык,
биленә кызыл алъяпкыч бәйләгән. Нәни бармаклары белән пәрәмәчкә
охшаган нәрсәдер ясап маташа. Кулы килешеп тора үзенең!
Безне күргәч, онга буялган борын очын беләге белән сөртеп алды да:
– А я пиложки лепила! Сама! – дип мактанырга ашыкты.
Сәрия апаның йомры таза бите кызарып чыккан, маңгаенда бөрчек-
бөрчек тир бөртекләре.
– Телеңне кая куйдың? Татарча сөйлә!.. Икенче катка менми торыгыз,
бөтен тәрәзәләрне ачтым, җилләсен. Кулыгызны юыгыз, ашарга утырыгыз. –
Аның һәр җөмләсе командирның солдатларга эндәшкәне кебек ишетелә:
шалт та шолт, ялт та йолт. Менә ул таза беләкләре белән җәлт-җәлт селтәнеп,
кызыл матур тәлинкәләргә безгә күп итеп пылау салды, тәлинкәләрне
кухня уртасындагы түгәрәк өстәлгә тезде. Аскы каттагы бу бүлмәләре гел кызылдан гына тора аларның: шкафлары да кызыллы-каралы, суыткычлары
да, зу-у-ур тәрәзәнең бер як читеннән идәнгә тиклем тиеп торган ак
пәрдәләренә дә кызыл розалар төшкән. Хәтта тәлинкә-чынаяклары да
кызыл төстә. Ак эскәтер өстендә ут шикелле янып утыралар.
Бая гына пылауны әкрен генә ашыйбыз дип сүз куешканны онытып, ә
дигәнче тәлинкәнең төбен ялтыратканбыз. Аннан Илшат абый ерактан алып
кайткан тел йотмалы карбызны суктырдык. Вак гөбәдияләр белән чәй эчеп,
урыннан кузгалганда, мин дә, Самат та көчкә селкенә идек. Урындыкка
басып кулын юып маташкан Әминә, безнең аю шикелле алпан-тилпән
килгәнне күреп, чеңләп көлеп җибәрде. Самат аңа йодрык күрсәтте.
– Кашык-тәлинкәләрне чәй содасы белән юып, чүпрәккә генә тезегез.
Өстәлне сөртегез. Үз артыгыздан чиста итеп калдырырга өйрәнегез, ике
кулыгыз бар. – Сәрия апа болай дип, без өстәл яныннан кузгалган саен
кабатлый. Ияләштек инде, мин хәтта өйдә дә өстәлне үзем җыештырам,
әни бик сөенә шуңа. Дөрес, еш кына ул мин юган чынаякларны соңыннан
үзе чәй содасы белән юып тезә. Болай эшләргә Сәрия апа өйрәтте: «Теләсә
ниткән химия белән юып, ашказанын да, кулны да бетерер хәл юк, чәй
содасы йә гәрчич порошогы менә дигән чистарта», – ди ул. Ә менә минем
өстәл җыештырганны күрсә, әти әнигә каш җыерып карый. «Малайларны
менә шулай хатынша итеп үстерәсез дә, аннан чын ирләр калмады дип, зар
елыйсыз», – дип ачулана. Әни аңа җавап итеп: «Әнигә булышканнан гына
хатыншага әйләнми ул! Кыз балам юк, барысына берүзем ничек өлгерим?» –
ди. «Кыз алып кайтыйк», – ди әти. Сөенә-сөенә, аңа мин кушылам: «Әни,
Саматның сеңлесе бар, миңа да кирәк! Исемен Әминә дип кушарбыз!
Давай, апкайт!» Сүз шул таба борылгач, әни мин юган чәшкеләрне алып,
үзе кабат юарга тотына...
Самат кашык-тәлинкәләрне юып, мин өстәлне сөрткән арада Әминә
каршыма килеп басты да, биленнән кызыл алъяпкычын салып, миңа
сузды. Шул гына җитмәгән иде! Кызга гына әйләнәсе калган ди монда!
Мин кирәкми дип кулын эткән саен киреләнеп, учыма сона. Түзмәдем,
алъяпкычны алып бөтердем дә иелеп, тиз генә шкаф тартмасына салып
куйдым.
– Булат әшәке-е-е! Булат плохой!
Ну бу Әминәне! Корт чаккандай чәрелдәп еламаса!.. Җитмәсә, елаган
арада, күрә микән дигәндәй, кара күзләрен мизгелгә генә як-якка йөгертеп,
әнисенә дә карап ала. Иркәнең иркәсе!
– Ал да бәйлә инде, Булат дим! Ул яратып кына, болай гына бәйләргә
куша! Бәләкәй бит әле ул, тыңламый нишлисең...
Сәрия апаның шулай диюеннән бит очыма ут капты. Аһа менә, кызлардан
яраттырып торам ди хәзер!
Кулына зур сөлге тотып, икенче каттан төшеп килгән Илшат абый
ишетеп калган икән:
– Бәләкәй булгач, олыларны тыңларга өйрәнсен! Шулаймы, кызым?
Абыйларың синнән олы, алар әйткәнне тыңла!
Әминә, болай да күперенке иренен турсайтып, әтисенә каш астыннан
гына карап алды, шулай да елаудан кырт туктады, озын керфекләренең
берсендә юеш тамчы эленеп калды.
– Самат, улым, өске каттагы тәрәзәләрне яп. Әминә егылып төшә күрмәсен. Без мунча кереп чыгабыз. Әминәне елатмагыз, ишетсен
колагыгыз! Уен белән мавыкканчы, татарчага өйрәтегез. Урамда кызлар
белән комда уйнап утырса, марҗа кызына әйләнә дә куя...
– Яра-а-ар. – Самат кызганыч кына шулай дип сузды.
Сеңлең булу бер яктан рәхәт, икенче яктан, бер дә рәхәт түгел. «Син
абыйсы» диләр дә бөтен җаваплылыкны өскә аударалар да куялар. Әнә,
Самат Әминә аркасында ничек тинтери?! Ул баланы елатма, черкидән
тешләттермә, туңдырма, татарча сөйләшергә өйрәт, санарга, хәреф танырга
өйрәт, сәпиттә утыртып йөр... Имеш, син олырак. Имеш, син – абый кеше!
Имеш, син – яклаучы, син – саклаучы... Имеш, син көчле! Салпы якка салам
кыстыра белә инде олылар...
Сезгә генә әйтәм, зарлансам да, мин үземнең дә Әминә кебек сеңлем
булуын бик теләр идем! Чын мәгәр! Өйрәтер идем әле, санарга да, укырга
да... Сәпит артына да утыртып йөрер идем. Минем дә абый буласым килә!
Юк бит. Әнидән сораган саен ул сораудан кача гына...
Илшат абый белән Сәрия апа мунчага кереп киттеләр, без, Әминәне
татарчага өйрәтергә тиешлекне аңлап, баш ватып калдык. Бер дигән
сөйләшә ул, тик, әнисе әйтмешли, башка балалар белән комлыкта йә урамда
уйнап керсә, безнең белән дә русча гына такылдый башлый. Аңа ияреп, без
дә русчага күчкәнне сизми дә калабыз. Аннан Сәрия ападан барыбызга да
эләгә: уклау тота-тота катыланып беткән бармагы белән маңгайга шундый
оста итеп чиртә! Күздән яшь атылып чыгардай була кайчак!..
– Нәрсәле уйныйбыз? – Самат, Әминәгә кырын-кырын гына карап, зал
ягындагы диван астыннан конструктор тартып чыгарды. Без нәрсә дә булса
төзи башласак, Әминә аны шунда ук җимерергә тотына – бу юлы да ул кош
шикелле очып, яныбызга килеп басты. Абыйсына, авыр сулап, уенчыкны
диван астына кире тыгып куюдан башка чара калмады.
– Давайте, поиглаем в пливедение! – Кызый, кулларын чәбәкли-чәбәкли,
сыңар аягында сикерергә тотынды.
– Татарча әйт, приведение ничек була?
– Не зна-а-а-ю-ю-ю...
Әминә генә түгел, без үзебез дә белми идек. Тиз генә телефоннан гуглить
иттек: өрәк дигән сүз икән.
– Өрәк! Өләк! Поиглаем в пливедение! – Әминәнең шатлыгы эченә
сыймый, тагын да катырак сикерә башлады.
Самат тиз генә икенче каттан үзенә дә, миңа да карават җәймәләре алып
төште, без аларны башка ябындык та, Әминәне куркытырга теләп, төрле
куркыныч авазлар чыгарып, баскычтан бер менеп, бер төшеп йөгерергә
тотындык. Куркытырсың! Безнең хәрәкәтләрдән эче катып, шырык-шырык
көлеп утыра. Самат, җәймәне эләктергән ике кулын канат кебек җәеп,
баскыч култыксасына ук менеп басты.
– Амина, а ты знаешь, я ведь однажды умер! – диде ул артистларча
серле, калын тавыш белән, һәм күзен йомып, авызын «ооо» дип әйткәндәй
очлыландырып, култыкса өстендә катып калды.
Әминә бермәлгә көлүдән туктап, аңа бик аптыраган төстә карап торды.
– Как? Как? Вот же ты! Живой же! – Кызчыкның йөзе җитдиләнгәннән-
җитдиләнде.
– Я сначала умер, а потом воскрес! – Самат, урамдагы һәйкәл шикелле,бер кулын алга сузып, әз генә талпынып алды да кинәт култыксадан очып
та төште.
– Вот сейчас точно умеррр! – Әминә, шатлыгыннан кул чаба-чаба, «р»
авазын үз урынына куеп, аның янына йөгерде. Мин дә, башымнан бөркәнгән
алсу җәймәне идәнгә ташлап, Самат янына чүгәләдем.
– Авырттымы? – дидем мин, аның елардай булып тез башын уганын
күреп.
– Аһа. Әй, хәзер бетә ул... – Самат иренен тешләде, үзенә үрелгән
Әминәне кулы белән этеп җибәрде. – Кит әле...
– Ә мин сине әнигә әйтәм! Ул мине елатмаска кушты! – Кызыйның
күзеннән очкыннар чәчрәде. Елый башласа, Сәрия апа хәзер мунчадан
атылып чыгачак. Кухня ягына чыга торган ишекләре дә бар, ялт пәйда
булачак...
Самат, үз хәлен онытып, аксаклый-аксаклый торып басты, җәймәсен
өскә томырды.
– Пить хочу! – Әминәнең еларга итеп челт-мелт килгән күзләре миңа
укталды.
– Татарча әйт! – Тел күрсәтергә җыенган җиремнән вакытында кире
уйлап өлгердем. Безнең вазифа искә төште.
– Су бир! Су кирәк! – Кызыйның күзләре инде бу минутта шукланып
елтырый иде. Кай арада әллә ничә төрлегә әйләнә белә ул?..
Без өчәүләп кухняга кердек. Мин кечкенә чынаякка краннан су агызып,
Әминәгә суздым, әмма Әминәгә бу чынаяк ошамады, ул абыйсыннан
башкасын таптыра башлады. Самат аптырап тормады, стенага беркетелгән
торбага эленгән аш чүмеченә су агызып, аңа бирде. Күрәсең, бик кызык
тоелды – Әминә үзалдына елмая-елмая суны эчеп бетерде дә чүмечне
кулыннан ычкындырмый гына зал ягыннан урап килде. Без өстәлдәге вак
гөбәдияләргә, суыткычтагы лимонадка һөҗүм ясаган арада, выжылдап
йөргән бер чебенне күреп, аны куаларга тотынды. Менә әлеге чебен
суыткыч янында, идәндә торган өч литрлы банканың капкачына килеп
кунды. Ул да булмады, Әминә аш чүмече белән чебенгә китереп тондырды.
Тик уңышсыз селтәнгәндер – чебен, бәхетле выжылдап, зал ягына очып
китте. Без дә, духовка тоткасына эленгән сөлгеләрне эләктереп, аның
артыннан йөгердек. Чебенне кем беренче үтерә – җиңүче шул булырга тиеш
иде. Чебен безнең арттан, без чебен артыннан йөгереп йөргән мәлдә кухняга
кергәч, мин, бозга баскандай, линолеумда таеп та киттем, артыма килеп тә
утырдым. Идәнгә, күрәсең, лимонад түгелгән иде – шоп-шома булып калган.
Миннән күреп, кызык итеп, Самат хәтта сыңар аягында шуып та карады,
йөзенә бәхетле елмаю таралды. Әминә дә, чүмечен өстәлгә ташлап, безгә
кушылды. Артымның авыртуы турында да, юешләнгән шортик турында
да уйлап торырлык түгел идем, бу мизгелдән мәхрүм калырга теләмичә,
ашыга-кабалана торып бастым. Без суыткыч буеннан тәрәзә янына,
тәрәзәдән суыткычка тиклем беребезне икенчебез уздыра-уздыра шуып
уйнаган арада идән тәмам шугалакка әйләнде. Аяк табаннарыбыз бөтенләй
майлап куйгандай булды. Анысы да бәла түгел: тиз генә йөгереп залга
чыгабыз да идәндәге күперенке келәмдә табаннарны корытып, янә кухняга
чабабыз: идән кипкәнче уйнап өлгерәсебез килә. Тәмам кызып килгәндә,
мунчадан кухняга чыга торган ишек киерелеп ачылды, анда өстенә кыска гына халат элгән Сәрия апа күренде. Аның күз төбенә, маңгаена зәңгәр
балчык сыланган да кызык булып катып калган, ирен өстендә вак-вак юеш
тамчылар күренә. Ул, башта борын канатларын селкетеп, нидер иснәнде:
– Майны түкмәгәнсездер бит? – Күзе ялт кына идәндәге өч литрлы
банкага төште, ул урынында иде. Без, аркабызга уклау белән сылагандай,
өчебез берьюлы шым булдык. Берәм-берәм ялт кына зал ягына чыгып,
күзеннән югалдык. – Самат, улым, көзге астыннан яңа лампочка алып бир
әле, ут сүнде мунчада, – дип кычкырды ул безнең арттан. – Нәрсә эшләдегез
сез монда, ә? – Шулай диюгә нидер чылтырап идәнгә төште, шул мизгелдә
Сәрия апа аһылдап кычкырып та җибәрде. Самат белән мин, котыбыз
очып, кухня ягына сикердек, Әминә ни өчендер тиз генә баскыч астына
кереп посты. Ишек буеннан үрелеп карасак... Сәрия апа суыткыч буенда
басып тора, уң як кулының беләзегенә капкачы да ачылмаган килеш пыяла
банканың өске өлеше килеп кадалган, беләзегеннән кан сиптерә.
– Илша-а-ат! Илша-а-ат! – дип кычкырды Сәрия апа, мунча ягына карап,
коточкыч тавыш белән. Без тын алырга да, селкенергә дә куркып басып
торабыз. Менә ишектә зур балакларына күбәләк рәсеме төшкән трусик
кигән Илшат абый күренде, ул да Сәрия апага карап, тынсыз калды. Тагын
бер-ике секундтан ул аңын җуеп егылыр кыяфәттә иде.
– Илша-а-ат! «Скорый» чакыр! – Сәрия апаның тавышы аны бик тиз
аңга китерде.
– Нишләдең? Нәрсә бу? – Илшат абый аның кулындагы пыяла банкага
үрелде.
– Ала күрмә! Аннан канны бөтенләй туктатып булмас! Шалтырат дим
«Скорый»га!
– Хәзер... хәзер... телефон... Корт чаккыры... кая соң... Нәрсә дим?
– Киселгән диген. Кан туктамый диген... – Беләген бармагы белән кысып
тоткан Сәрия апаның төс-кыяфәтенә карап еларлык та, көләрлек тә иде. Тик
көлеп кара! – Әйтәм аны мунчада ук борыныма көнбагыш мае исе килгән
кебек иде... Банкасы үзе ватылмаган кебек күренде. Күтәреп караган идем –
яртысы идәнгә тәгәрәде, өсте, әнә авырлыгы белән кулыма килде дә кадалды!
Безне ай күрде, кояш алды – яшен тизлеге белән Әминә янына, баскыч
астына кереп чумдык. Олыларда безнең кайгы юк – «Ашыгыч ярдәм»
килгәнне көтәләр. Илшат абыйның мыш-мыш килгәне ишетелә – идәндәге
сыек майны сөртеп изалана булса кирәк. Үзе нидер мыгырдана. Түзәсеңме,
дип, әледән-әле Сәрия апага эндәшеп ала.
Ярый әле, «Ашыгыч ярдәм» озак көттермәде. Илшат абый капка төбенә
чыгып каршы алды. Кара күзлекле, кулына кечкенә чемодан тоткан ак
халатлы олы гына яшьтәге абый белән яшь кенә бер апа, туфли өстеннән
бахилла кигән килеш Сәрия апа янына кухняга үттеләр. Нишләткәннәрен
карыйсыбыз бик килсә дә, баскыч астыннан борынны чыгарырга куркабыз,
тын калып, аларның сөйләшкәненә колак салып торабыз.
– Хы-ы-ым... Ничек болай эшли алдыгыз, ә? – Врач абый бу трюкка үзе
дә аптыраган, ахры. Мөгаен, Сәрия апа янында баш чайкап басып торадыр.
Сәрия апаның кыска гына итеп хәлне төшендерергә маташканы ишетелә.
Тик банканың ни сәбәпле чатнаган булуын гына аңлата алмады. Хәер, ничек
аңлатсын, Әминәнең аш чүмече белән чебен үтерергә маташканын күрмәде
бит ул.

– Ханым, сез ниме... спиртлы эчемлекләр белән мавыгырга яратасызмы
әллә?
Берничә секундлык тынлык. Илшат абыйның «кх» итеп куйганы
ишетелә.
– Каян чыгып? Ниткән эчемлек? – Кулын бәйлиләр микән – Сәрия апа
ы-ы-ыһ... дип ыңгырашып ала.
– Гафу итегез, тик йөзегезгә караганда...
Без Сәрия апаның зәңгәр балчык сыланган күз төбен, маңгаен, тир бәреп
торган ирен өстен күз алдына китерәбез дә үзебез дә сизмәстән әкрен генә
хихылдап куябыз.
Янә берничә секундка сузылган тынлык.
– Мунчада идем дип торам бит. Монысы маска. Монда бал сылаган идем.
– Аааа... мунчада бал тотасыз, димәк... – Бигрәк кызык булып чыкты бу
врач абый. Нигәдер сөйләндерә дә сөйләндерә Сәрия апаны. Әллә ниткән
сораулар белән тинтерәтә... – Ачы балдыр әле...
– Ачы түгел! Балны тоз белән бутыйм да биткә сылыйм.
– Малайлар майны түккән, димәк... Була, була, балачакта алардан әллә
ниләр көтәргә була. Шуңа да балачак инде ул! – Врачның күңелле тавыш
белән шулай диюеннән без, ниһаять, җиңел сулап куябыз.
– Менә, әлегә булды. Әйдәгез, больницада тегәрләр. Үзегез белән
медицина полисын алырга онытмагыз. Сез озата барасыздыр бит? –
Врачның Илшат абыйга әйтүе булгандыр, Илшат абый сүзсез генә баш
каккандыр – җавап яңгырамады.
– Озак торырбыз микән? – Сәрия апаның тавышы борчулы. – Теге
хәсрәтләр (ягъни без) үзләре генә кала бит... Илшат, Назифка шалтырат,
эштән кайтса, балаларны үзләренә алып китсен. Безнең кайчан кайтасын
кем белә...
Нишләптер безне орышу турында бөтенләй онытты ул, шулай да чыгып
барышлый, баскыч астына күз ташлап:
– Ишетсен колагыгыз, Әминәне күздән ычкындырасы булмагыз! – дип
кисәтеп узарга онытмады.
Өч литрлы банка һәм көнбагыш мае аркасында без ул кичне шашлык
та ашый алмадык, кичке болытлар, җилбер җилләр, сайрар кошлар да
әти белән Илшат абыйның «Җидегән чишмәләрдә-ә».... дип җыр сузуын
ишетүдән мәхрүм калды. Сәрия апа, соңыннан күпме генә баш ватмасын,
банканың ватылу серен тәки белә алмады, чөнки без үзебезне партизаннарча
тоттык: Әминәне сатмадык.
Үзебез манма су булып, иртәгәсен көн буе келәм юганда, Әминә,
тирәбездә тулганып, «Майны кем түкте?» дип, бездән допрос алып изалады
изалавын.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев