Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Автопортрет

Кем син үзең? Кайдан килдең? Кай тарафка барасың?

Кем син үзең? Кайдан килдең?
Кай тарафка барасың?
Синең өчен бар да гади...
Илаһига санап кемне,
Кем йөзенә багасың?
Юк синең идеалың...
Тәнең сазга баткан көе
Җаның ашкына күккә.
Син һавада очкан чакта
Тиеш наныңны талыйлар
Җиргә береккән күпләр.
Сөймисең гавам шаукымын,
Ялгызлыкта адашып,
Дәрвишлектә яши җаның –
Хыялыйлык адашы.
Күңелләрең ашкынадыр
Һималайның башына.
Кам шикелле баш иясең
Туган нигез туфрагына –
Ата-Йортың ташына.
Ватаныңны түшәк итеп
Килә синең ятасың.
Яшькә тулган күзләр белән,
Үзеңне таныган сыман
Сукбайга күз атасың.
Шәрә килеш, сорыкортлар –
Бәкләр белән ханнарны,
Киң урамнан ким-хур итеп,
Күп әрәмтамакларны
Килә бер әйләндерәсең;
Бай-ярлыны тигезләп
Килә синең, җай бирелсә,
Үлчәүләргә тезәсең,
Булып гүяки казый.
Көндәлек гади тормыштан
Син һич түгелсең разый.
Кызыктырмый дөнья малы
Күз яуларын алучы.
Юк, узмыйсың юл-сукмактан
Юлбашчылар салучы.
Теләмисең үтәргә син
Алар салган эз аша.
Ходайны да эзләмисең,
Буйсынмыйсың кемгә дә...
Кандаладай кадаласың,
Юл куймый һич җөмлә дә.
Үз киреңә катып болай,
Белмим, кая барырсың?
Кем син? Уйлап кара соң?!

Н У Р Л А Н  К А Л Ы Б Е К О В

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев