Логотип Казан Утлары
Шигърият

Намус

Намус бер генә сатыла. Ә аннары инде... Белми: Кемгә. Кемне.

Намус бер генә сатыла.
Ә аннары инде
Ул атала башка төрле:
Белми – сине, мине.
Ә аннары аңа ярый
Тегеләй дә болай:
Менә монсы – ару гына.
Монсы – бигрәк кулай.
Ә аннары көзгеләрдә
Тора гел елмаеп –
Әллә үзе... Әллә йөзе... –
Булмый никтер танып.
Кул бирә ул кулны бирмәс
Адәмнәргә, әнә.
Мәҗлесләрдә тост күтәрә:
«Бу, – дип, – шундый хәйлә...»
Шелтә белән күзен кыса:
«Син, – дип, – бигрәк төксе...»
...Тамагымнан әнкәемнең
Никтер күкрәк сөте
Күтәрелә шул мизгелдә...
Ярсый далам җиле...
Намус бер генә сатыла.
Ә аннары инде...
Белми: Кемгә. Кемне.

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев