Шигърият
Сөю фасыллары
Карларны сихерләп, зур таулар өйдерә, Йөрәкне бәллүрдәй боз белән төрдерә, Күңелне мамыктай йокыга күндерә.
Ел саен күңелгә берничә яз килә,
Елмаеп, моңаеп, яндыра-көйдерә.
Елдагыча йөрәк сөюдән исерә,
Көзләрдә янәдән җөйләрен тектерә.
Ел саен күңелгә берничә кыш килә,
Карларны сихерләп, зур таулар өйдерә,
Йөрәкне бәллүрдәй боз белән төрдерә,
Күңелне мамыктай йокыга күндерә.
Ел килә, ел китә, ә күңел гел көтә,
Йөрәген киң ачып, җилләрне дә кертә,
Ялкынлы йөрәкне тыялмый ничек тә.
Яшәргә тели ул сөеп тә, көеп тә!
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Азгын йөрәкЕл саен күңелгә берничә яз килә,Елмаеп, моңаеп, яндыра-көйдерә.Елдагыча йөрәк сөюдән исерә, (“Сөю фасыллары” Алисә Зарипова)Чуар йөрәк......Ел саен берничә яз килә күңленә,Һәр язда йөрәге гыйшыкка күмелә..............Ел саен ничә кат сөюдән исерә... Алданган ир заты ничекләр кичерә?..............Бу азгын йөрәкне тыймагач үзе дә, тыялмас, ни кеше, ни Коръән сүзе дә?!..........Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0