Шигърият
Шундый тын
Пышылдыйм учыңа исемең. ...Һәм кайта ярату – өенә.
Шундый тын. Шундый тын Җиһанда.
Тавышлар еракта. Кар ишә.
Пышылдый сулышың җилкәмә:
«Бу Кыш та безгә бик килешә...»
Көзгеләр елмая, хәтердә
Уятып үткәннең аһәңен.
(Бизмәнгә салып кем үлчәгән
Наз тулы йөрәген адәмнең?!)
Шундый тын. Шундый тын Җиһанда.
Булмаган гүя бер өермә.
Пышылдыйм учыңа исемең.
...Һәм кайта ярату – өенә.
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев