Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Бөтенлек

Мин фани бу дөньяны Бүлмимен ак-карага. Ул хасил бөтенлектән, Нур ага бу төнлектән...

Мин фани бу дөньяны
Бүлмимен ак-карага.
Ул хасил бөтенлектән,
Нур ага бу төнлектән
Һәркемгә тиеп тигез
Һәм янә күккә аша,
Сызылып йолдызгача.
Дөньяда ак вә кара
Әйтерсең ике игез.
Кем кайсын сайлый, шунда
Олага бирсен дибез –
Җәннәткә йә Тәмугка.
Тоймыйм эссе вә суык –
Хасил мин бөтенлектән.
Нур төшә дә төнлектән
Тирмәмнең эче балкый,
Без – фани, ә нур – бакый!

Н У Р Л А Н  К А Л Ы Б Е К О В

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев