07 (июль), 2022
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Зиннур МАНСУРОВ. Бәгырьдәге гамьнәр төенләнә... Шигырьләр. ..................3
Зөлфәт ХӘКИМ. Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. Роман. ..................................9
Мөхәммәт МИРЗА. Мәңгелек юлында. Поэма-кыйсса. ......................................76
Халисә ШИРМӘН. Кулъязмалар – тормыш көзгесе... Шигырьләр. ...................115
Нәзифә КӘРИМОВА. Изге ат. Хикәя. ...................................................................119
Фәйрүзә ИСМӘГЫЙЛЕВА. Ник яңара җанда шушы моң? Шигырьләр. ...........128
«МӘЙДАН – БАТЫРЛАР ӨЧЕН!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА. Кара батыр. Документаль повесть. .............................88
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТ
Сырбай МӘҮЛӘНОВ. Җырлы Казан. Бер сәфәр тарихы. (Кереш сүз авторы һәм казакъчадан тәрҗемә итүче – Лирон ХӘМИДУЛЛИН.) .........................................................132
ФӘН
Ринат СӘФӘРОВ. Тел – мәдәниятнең таҗы, сүзлек исә – телнең таҗы (Алты томлы аңлатмалы сүзлек басылып чыгу уңаеннан). .............................................................................141
МИЛЛӘТТӘШЕБЕЗ
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Гомер бүләк итүче галим. ............................................147
ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮНЕҢ 1100 ЕЛЛЫГЫ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Казан ханлыгында ислам дине. ......................................153
БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕ
Алмаз ГЫЙМАДИЕВ. Киләчәктән килгән малай. Үсмерләр өчен повесть. .......162
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Аңламас акылсыз, ассаң да дарга... (Мөхәммәдьярның тууына – 525 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ...........................................................186
ПЕЧӘН БАЗАРЫ
Рөстәм АРИФУЛЛИН. Әрем бирсәм дә – риза. Шигырьләр.........................188
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ..........................................................190
-
Төнге сынау
...Ярым йокы халәтендә үрә катам, күзләремнән ихтыярсыз яшь чыга. -
Зинһарлау
«Канны гына бутый күрмә син, милләт канын бутый күрмә син!..» -
ТЕЛ – МӘДӘНИЯТНЕҢ ТАҖЫ, СҮЗЛЕК ИСӘ – ТЕЛНЕҢ ТАҖЫ
(Алты томлы аңлатмалы сүзлек басылып чыгу уңаеннан) Сүзлекләр телебезне өйрәнүчеләргә, татар телендә сөйләшүчеләргә телләрен камилләштерү өчен киләчәктә дә кыйммәтле чыганак булачак. Телне саклау һәм үстерүдә дә алар бәяләп бетергесез әһәмиятле роль уйный. -
Һаман шулай катык ашый авыл...
...Ярый әле, катык ашый авыл. Милли ризык сеңә тамырга. -
Таң ярала... Авыл әтәчләре ...
Ышанасы килә җәйнең Ахыргысы түгеленә. -
ГОМЕР БҮЛӘК ИТҮЧЕ ГАЛИМ
Милләттәшебез – дөньякүләм билгеле 100 нейрохирургны берләштергән Бөтендөнья нейрохирурглар академиясенең әгъзасы (бу урында, Россиядән бердәнбер дип тә өстәргә мөмкин булыр иде!). Кыска гына вакыт эчендә А.Суфианов Төмәнне иң билгеле нейрохирургия шәһәрләренең берсенә әверелдерә! -
Имтихан тәртибе
...аңны бутар чеп-чи ялган дөнья буйлап кояш нуры тизлегендә тарала! -
Көн болытлы, дисең... Кешеләрнең...
Бу салкынлык каян килә, дисең... Без үзебез салкын, үзебез! -
Берәм-берәм календарьны ертам...
Кыштырдавык кәгазьләргә салып, Гомеремне алып китәләр... -
КАЗАН ХАНЛЫГЫНДА ИСЛАМ ДИНЕ (дәвамы)
Казан тарихының хәлиткеч көннәрендә рус елъязмаларында «Кулшәриф мулла» исеме белән аталып килгән шәхес баш сәед итеп билгеләнә. Ул да Әстерхан сәеде Мансурның улы була. -
Киләчәктән килгән малай (повесть)
Битне йомшак җил иркәли, күздән яшь ага. Тротуардан баруы кызык түгел, юлга чыктым. Автомобильләрне узуы тагын да рәхәтрәк. Алар бөкедә утыра, ә мин – араларыннан выж да выж! Кинәт дөньяның асты-өскә килде! Ничек болай килеп чыкты соң? Ни өчен бу хәлләр нәкъ менә минем белән булды?.. -
КАЗАН ХАНЛЫГЫНДА ИСЛАМ ДИНЕ (ахыры)
Башкаланың канлы бәрелештә җимерелүе һәм талануы, 1552-1557 елларда Урта Идел төбәгендә җәелгән милли-азатлык рухлы «Казан сугышы», элита вәкилләренең чит төбәкләргә качып-күченеп китүе һ.б. сәбәпләр дәүләт тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы кадерле язма истәлекләрнең юкка чыгуына китергән. -
Чиктән ашу
Әби патша кулы җитмәс күккә бидгатьләрчә нәфес сузмаган. -
Бу җырым
Бу җырым – илче ул. Җаныңа Җанымны илтүче сукмак ул. -
КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)
– Мин... Мин... киләчәктән килеп эләктем бугай бирегә... Докторның карашында аптырау чаткылары күренде: – Ничек киләчәктән? – Бу авыл, бу дөнья... Берсе дә минем заманныкына охшамаган... Габбас абый, учлары белән иягенә таянып, җитди итеп, мине тыңларга әзерләнде: – Йә, йә... Шуннан?.. -
Ышанмыйм
Хакыйкатьтә татар хакын хакимнәрчә төрле яклап даулый алыр инсан мин... -
КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)
Дөресрәге – ике корт. Беренчесе – Гөлиянең утырып китүе. Кызлар шундый ялтыравык нәрсәләргә кызыга дип сөйлиләр иде, дөрес икән. Эх, күрсәтер идем мин сиңа үземнең соңгы модель «айфон»ымны! Матайга борылып та карамас идең аннары... -
Нинди моң бу?!
...Йөртәбездер күңел түрендә Мәңгелекнең бер тирән моңын... -
КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)
Мотоциклга җитәргә берничә адым кала ул кабат зырылдап кабынды. Күзне ут көлтәсе чагылдырды һәм тимер ат үкереп өстемә килә башлады. Читкә тайпылырга өлгермәдем. Көчле авырту. Аннары бушлык... Тынлык... Кояш сүнде... Бар дөнья караңгылыкка чумды... -
Зирәк килен
Их, бу гармун, их бу туйлар, хәмерләре исертә. Килен хәзер хәмерсез дә һәрбарчасын сикертә. -
Кояш бата. Шәфәкъ кызыл нурын...
...Кояш бата. Шәфәкъ кызыл нурын Яулык итеп болгый ерактан. -
Без уйлап чыгармаган
Гел-гел зарланып яшәүләр Дөрес үк булмас сыман. -
Гайбәт саттым
Бер тәэсиргә бирелдем дә Кушылып гайбәт саттым. -
Кешеләр
Һәрбер кеше матур бит үзенчә, Һәм үзенчә генә сөйкемле! -
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (роман)
Бәла һәрвакыт көтмәгәндә килә. Хәйдәр дә гомер кояшы баеп килгәндә, мондый сынауга дучар булырмын дип уйламаган иде. Әбелхәят һичберәүгә үзеңә язган кыйсмәттән артыгын да, кимен дә бирми, әмма кеше барыбер яхшыга өметләнә. -
Җирдәшем
Балачакта офык якын бик – Җәяүләп җитәр кебек идем. -
Авылымда печән чоры
Шушы чорда күңел нечкәрә – Авылымда печән чоры бит. -
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Берничә көн узгач, кичкырын әле Ян Шредер түгел, башта чандыр гәүдәле, тартынкы битенә киң кысалы күзлек кигән табибә-ассистент, үзе белән Катеринаны ияртеп керде. Аларның икесе дә үтә җитди кыяфәтле булганнан Хәйдәр аңлады – димәк, нәкъ менә хәзер төгәл диагноз игълан ителәчәк. -
Алкын дәрья хәтере
Инде ничә тапкыр басып торам күпне күргән Идел ярында. -
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Гомер кыска, диләр. Бәлки, еллап, көнләп, сәгатьләп санаганга кыска тоеладыр ул. Аны мизгелләр белән санарга омтылсаң, бәлки, шул чагында гомер озын-озак тоелыр иде. Бер мизгелне дә тагын бихисап күп мизгелләргә бүлергә мөмкин ләбаса. Бер сәгатьтә ничә мизгел? Вакытны мизгелләр белән санарга мөмкин булса, бәхетле чакта күбрәк микән алар, әллә кайгылы вакыттамы?.. -
Унсигездә кызлар шундый гүзәл...
Әби булсам, матур булачакмын! Шундый карар бирдем үземә. -
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Амбар янында бандерачы аны үтерергә җыенгач, Саматның өзгәләнеп атмауларын үтенгәнне, сүзләрен аңламаса да, шулай ук аңлаган иде ул. Шуңа күрә Саматка ул хәзер инде рәхмәтле, үзен коткаручыга караган кебек карый һәм аның һәр боерыгына, һәр ишарәсенә кабаланып буйсына иде. -
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Самат, ниндидер сихри көчкә буйсынып, урындыкка утырды, аннары, Светаның да үзенә текәлеп каравын күреп, шундук торып басты. Самат каушады. Түшендә Кызыл Йолдыз ордены, ике медале ялтырап торган батыр йөрәкле егет югалып калды. Соңгы тапкыр себерке белән тыныч кына идән себерүче нәзакәтле кызны кайчан күрде соң ул? -
Хушлашу
Килешәсеңме син дә – хушлашу җиңел түгел. -
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Бомбага тотылып, нигезенә кадәр җимерелгән шәһәрдә меңәрләп кеше һәлак булган икән, нәрсә, шул кадәр күп гөнаһлы кешеләр яшәгән микәнни анда?.. Күпме кайгы, күпме кан!.. Күпме күз яше!.. Бу хәлләрдән соң да алга таба Җирдә кешеләр яши алачаклар микәнни? Бу бик сәер һәм, никтер... куркыта. Яшәү дәвам итсә дә, алга таба кешеләр рәхәт яши алмаячаклар. -
Язмышым рәсемен ясадым...
Моннан соң ясамас булдым мин Туачак көннәрем рәсемен... -
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
– Якты дөньядан ваз кичәргә ярамый, – диде Самат йомшак тавыш белән. – Минем инде фронтларда күрмәгәнем калмады, ә шулай да тулаем алганда дөнья ямьле дип саныйм. Менә бит, көтмәгәндә, синең белән очраштык. -
Минем үлем
Минем үлем – Вальска чакырган егет сыман Күзләремә карап тезләнер. -
Серле күчеш
Аһ, җәйне яшәткән яшел төс акрынлап сарыга әйләнә. -
Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)
Патроннарыңны сакла, миңа атып әрәм итмә. Сиңа әле алга таба патроннарың кирәк булыр. Син монда урман эчендә, фронттан читтә үзеңә дошман эзләп йөрмә. Кызылармеец булсаң, бар, дошманны Германиягә таба ку. Әгәр син сәвитләргә каршы сугышасың икән, бу очракта да мине үтерү сиңа берни бирми. -
Эш узгач...
Яшь вакытта йөрәкләрдә Хисләр ташып тузына. -
Ялгышасым килә
Дөрес чорда тудым микән, диеп, дәшкән чагым булды язмышка. -
Йомшак кына басып аяк очларыма...
Йомшак кына басып аяк очларыма Башлыйм һәр көн шәһәр иртәсен. -
Мин язларны күбрәк яратамдыр...
Мин кояшны күбрәк яратамдыр: Гафу, болыт, кояш сөйкемле! -
Җырлы Казан. Бер сәфәр тарихы.
Күрәмсез, татар сүзләре безгә никадәр якын. Казакъ халкының «Татарга тылмач кирәкми» дип әйткән бик борынгы мәкале бар. Бу мәкаль безнең ике кардәш халыкның бик күптәннән килгән дуслыгы, якынлыгына ишарәдер. -
Кояш баешына таба юлым
Кояш баешына таба юлым, Барган чагым артка карамый.