Логотип Казан Утлары
ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕ КАБУЛ ИТЕЛҮГӘ 1100 ЕЛ

КАЗАН ХАНЛЫГЫНДА ИСЛАМ ДИНЕ (ахыры)

Башкаланың канлы бәрелештә җимерелүе һәм талануы, 1552-1557 елларда Урта Идел төбәгендә җәелгән милли-азатлык рухлы «Казан сугышы», элита вәкилләренең чит төбәкләргә качып-күченеп китүе һ.б. сәбәпләр дәүләт тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы кадерле язма истәлекләрнең юкка чыгуына китергән.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Мөселман руханилары 

Казан ханлыгында мөселман дин әһелләре дәрәҗәләре, гыйлемнәре һәм җәмгыятьтә тоткан урыннары буенча берничә төркемгә бүленә.

Беренче төркем – шәригать мәхкәмәсендә хезмәт куючы казыйлар турында инде сүз булды.

Һәрбер мөселманның изге бурычы саналган хаҗ сәфәренә – ерак һәм куркыныч юлга чыгу өчен зур теләк, күп акча, шәхси батырлык һәм сабырлык таләп ителгән. Хаҗилар мөселман җәмгыятендә һәрвакыт олы хөрмәттә булып, аларны тирән ихтирам күрсәтеп аерымлау социаль дәрәҗәләрен руханиларга тиңләштерүдә чагылган. Без хаҗга барып кайткан шәхесләрне халык арасында хөрмәтләп «хаҗи» дип йөртүләрен, әмма бу дәрәҗә рус чыганакларында чагылыш тапмауны инкарь итә алмыйбыз. 

Казан ханлыгы белән бәйле берничә шәхеснең хаҗ кылырга китүе турында хәбәрләр тарихи чыганакларда сакланып калган. 1494-1495 елларда Нурсолтан (1519 елда үлә) хаҗ сәфәренә 50 кешедән торган хезмәтчеләр һәм яугирләрдән торган төркем белән бара, Мисырда һәм Гарәбстанда, Мәккә һәм Мәдинә калаларында булалар. Исәнсау әйләнеп кайткач, Бөек кенәз Иван III кә дуслык билгесе итеп, бүләккә ерак сәфәрдә булган атын җибәрә (Худяков М. Күрс. хезмәт. С. 180-181). Сәхиб-Гәрәй ханның хаҗ кылу сылтавы белән Казан тәхетен Сафа-Гәрәйгә калдырып китүе билгеле. Шагыйрь Мөхәммәдьяр үзенең «Мәхмүд хаҗи углы» булуын күрсәтә.

Чыганакларда телгә алынган «хафизлар» дип, Коръәнне яттан белүчеләрне атыйлар. Бу исемгә лаек булганнарның күпчелеген мәдрәсәдә укыган яки остазыннан белем алганнар тәшкил иткән. Изге китап аятьләрен яттан укучы руханилар һәм суфилар халык арасында аеруча абруйлы саналган. Димәк, дәүләттә Коръәнне дөрес итеп укырга һәм ятларга өйрәтүче мәктәпләр уңышлы эшләп килгән. Коръән хафиз арасында рәсми рәвештә рухани вазифасын башкармаган шәхесләр дә булырга мөмкин. Коръәнне укый белгәннәре өчен болар мәҗлеснең түрендә булып, төрле дини чараларда катнашканнар һәм, шулай ук, руханилар дәрәҗәсендә саналганнар. Бер үк вакытта хафизлар дип, канцеляриядә кәгазьләр күчерүчеләрне һәм, гомумән, укый-яза белгән кешеләрне дә атаганнар (Давлетшин Г.М. Очерки по истории духовной культуры предков татарского народа. (Истоки, становление и развитие). Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. С. 226). 

Кырым ханлыгында урнашкан тәртипне күздә тотып, без Казан дәүләтендә дә һәрбер руханиның үз вазифасы булган һәм ул башка дин әһелләренеке белән кисешмәгән дигән фикердә торабыз.

Алтын Урда суфи исламы Казан ханлыгында өзелмәгән. Чыганакларда суфи тарикатьләр вәкилләре «шәехләр», «шәех-задәләр», «ишаннар» «дәрвишләр», «суфилар» дип исемләнә. Бу исемлектәге шәехләр һәм ишаннар укучылар – мөридләр хәзерләгәннәр.

Нәкышбәндия тарикате вәкилләре диннең барлык өлкәләренә дә зур йогынты ясаганнар. Казан ханлыгы шагыйрьләренең язма мирасында суфичылык идеяләре мөһим урынны алып тору, традицион ислам институтларын гәүдәләндергән имам һәм хатыйбларның күпчелеге Нәкышбәндия тарикате тарафдарлары булган дип уйларга төпле дәлил булып тора. 

Имамнар һәм хатыйблар кала һәм сала мәчетләрендә хезмәт куйган, биш вакыт намазга, җомга, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә җәмәгать намазларына җитәкчелек иткән. Алар, нигездә, вакыфлардан килгән табыш хисабына һәм җыелган сәдакага яшәгәннәр дип уйланыла. Кырым ханлыгындагы кебек, башкаланың берничә дәрәҗәле мәчет руханиларына хезмәт хакы түләнгән булуы мөмкин (Мусульманское духовенство Таврической губернии в конце ХIX века: рапорт В.В.Вашкевича: сборник документов. С. 31). Биредә сүз, беренче чиратта, хан сарае, дәүләт идарә оешмалары урнашкан Эчке кирмәндәге сигез манаралы Җәмигъ мәчете һәм Кол Шәриф мәчетләре турында бара. Имамнар һәм хатыйблар, шулай ук мәктәп-мәдрәсә мөгаллимнәре төркеменә чыганакларда очраган «мулла» һәм «мулла-задәләр»не (мулла уллары) кертеп буладыр. 

Руханилар исемлегенә остазлар (мөгаллимнәр, укытучылар) кергән. Инде әйтеп үтелгәнчә, мәдрәсәләрдә укыган һәм аларны тәмамлаган кешеләр, укый-яза белүчеләр буларак, дин өлкәсеннән тыш, кәгазь эше белән бәйле башка өлкәләргә җәлеп ителгән. Ягъни мәдрәсәләр Казан дәүләтенең интеллектуал элитасын хәзерләү һәм укыту белән шөгыльләнгән. Аларда, шулай ук, аксөяк балалары да белем алган. Казанда урнашкан баш дини уку йортыннан тыш, башка олыс административ үзәкләр мәчетләренең күбесе янында мәдрәсәләр эшләгән дип фаразлана. Муллалар һәм имамнарның гыйлемлеләре мәдрәсәләрдә укыту белән шөгыльләнгәннәр. Шулай ук шәехләр укырга-язарга өйрәтүче мәктәп-мәдрәсәләр ачкан.

Күпчелек мәктәп-мәдрәсәләр һәм мәчетләр ханнар, бәкләр бүләк иткән вакыф җирләре хибасына яшәгән дип уйларга нигез бар. М.Худяков «Хуҗасәет», «Колсәет» исемле татар авыллары урнашкан җирләр – ханлык чорында сәедләрнең вакыфлары булган урыннар, «Мәмәтхуҗа», «Шәехзадә», «Арышхаздә», «Дәрвиш» (Дербышки) – төрле төркем дин әһелләренә бирелгән вакыф җирләре дигән фикер әйтә (Худяков М. Күрс. хезмәт. С. 198). Идел-Урал буе халыклары арасында исламны җәелдерү буенча төп үзәкләрнең берсе булган Казанда үз заманы өчен зур таш һәм агач мәчетләр, күпсанлы мавзолейлар – «изгеләр», ханнар hәм башка шундыйларның төрбәләре төзелгән. Шагыйрь Мөхәммәдьяр үзенең «Нуры содур» әсәрендә Мөхәммәд-Әмин ханның төрбәсе янында мөҗавир-сакчы булып торганын искәртә. Мөселманнар мондый төрбә-каберләр янына «изгеләр» рухына намаз укып, үзләренең үтенеч теләкләрен җиткереп, якындагы чишмәдән су яки кабер туфрагын үзләре белән алып киткәннәр.

Ислам мәдәнияте турында сөйләгәндә, аның Алтын Урда таркалгач барлыкка килгән ханлыкларда уртак яклары күп булуын истә тоту мәслихәт. Биредә, Кырым ханлыгында кебек үк (Зайцев И.В. Исламская культура Крымского ханства. Исламская организация // История крымских татар. Т.III. Крымское ханство XV–XVII вв. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2021. С. 630), иң зур ислам бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаете зурлап уздырылган. Мондый олы дини чараның үзәк вакыйгасы бәйрәм намазына җыелган халыкка Коръән сүрәләрен вәкарь белән матур итеп көйләп укудан гыйбарәт. Әлбәттә, ислам мәдәниятенең бу өлкәдә дә үз мәктәбе, остазлары, осталары булган. 

Ханлыктагы ислам язу традициясе хакында да әйтү сорала, чөнки дини белемнәрне саклау һәм таратуда кулъязма китаплар күчерү һөнәре мөһим урын тоткан. Сүз, беренче чиратта, Коръәнне һәм тәфсирләрне, шулай ук башка дини текстларны күчерү турында бара. Китапларның ислам тәгълиматын популярлаштыру һәм буыннан буынга тапшыру формасы икәнен искәртсәк, кулъязмаларның төрле төбәкләргә таралган, бер илдән икенчесенә күчеп йөргән иң күпсанлы һәм кыйммәтле дини артефакт икәнен аңлау кыен түгел. М.Г. Госманов Идел һәм Урал буйларында, Көнбатыш Себердә Кырымда язылган кулъязмалар очратканын искәртә (Зайцев И.В. Письменная культура Крымского ханства. Исламская организация // История крымских татар. Т.III. С. 609). Кулъязма китаплар, кыйммәтле язма байлык сыйфатында, галимнәр һәм мәдрәсәләр китапханәләрендә сакланган. 

Чыганакларда дини тәгълимат 

Сакланып калган хезмәтләрдән, 1508 елда ук башкарылган «Коръән тәфсире», Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы, әйткән сүзләре (хәдисләр) җыелмасы (1552 ел) төбәктә дини фикерләүнең чагылышы булып киләләр. Бу кулъязмалар Казан дәүләтендә дин әһелләре арасында ислам тәгълиматын өйрәнү, фикерләү һәм тарату һәйкәлләре булып тора (Давлетшин Г.М.Очерки по истории духовной культуры предков татарского народа. (Истоки, становление и развитие). Казань: Татар. кн. изд-во, 2004. С. 226).

Мәскәүгә илче булып баргач, төрмәгә ябылган татар укымышлысы Адниш хафиз бине Мөхәммәд-Аднаш хафизның фарсы теленнән тәрҗемә итеп, Рабгузиның «Кыйсассел-әнбия» һәм авторы билгесез «Мәликә китабына» бик охшаш һәм суфичыл эчтәлекле «Сираҗел-колүб» исемле дини-әдәби сюжетлы әсәр язганлыгы билгеле (Әхмәтҗанов М., Гайнетдинов А. Әднәш Хафиз. «Сираҗел-колүб» // Татар әдәбияты тарихы: сигез томда / [төз. Р.Ф.Рахмани]. Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. 149, 151 б.). 

Мөхетдин әл-Хаҗи Атмаҗиның «Мәҗмәгыл кавагыйдә гыйльме хисаб» («Арифметика фәне кагыйдәләре җыентыгы») хезмәтенең В.М. Беркутов 1542 елда язылганын билгели (Беркутов В.М. Народный календарь и метрология болгаро-татар. Казань: Таткнигоиздат, 1987. С. 28.), иртәрәк вакытка тәгаенләүче галимнәр дә бар.

Язма чыганакларга булган кытлык, чор дини тәгълиматының кайбер чалымнарын ачыклау өчен ул заман татарлары язган текстларга мөрәҗәгать итәргә этәрә.

Дәүләт кәгазьләрендә һәм идарәче чыңгызлыларның тамга-мөһерләрендә шәһадәт кәлимәсе кулланылу хакында Сәхиб-Гәрәй ханның 1523 елгы ярлыгы мисалында искә алган идек.

Галим-текстолог Зәки Вәлиди Туган 1965 елда Төркиядә тапкан һәм фәнни әйләнешкә керткән шагыйрь Шәрифи Хаҗитарханиның «Зафәрнамә-и вилаяте Казан» (Казан иленең (дәүләтенең) җиңүе) исемле тексты – башкаланы 16 көн дәвамында Мәскәү гаскәрләреннән саклап, җиңгәннән соң 1550 елның февраль аенда төрек солтанына яки Кырым ханына юлланган әдәби-публицистик әсәр – урта гасырларга хас җиңү турында реляция төзү кагыйдәсенә туры китереп, тантаналы төстә язылган. Беренче чиратта, бу текст рус чыганакларында «Казан ханлыгы» дип аталган дәүләтнең үз халкы тарафыннан «Казан вилаяте» дип йөртелгәнен хәбәр итүе белән кадерле. 

Шәрифи әсәренең проза өлешендә Коръәннән 29 аять һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең берничә хәдисе китерелгән, алар, нигездә, авторның фикер-сүзләрен көчәйтү өчен кулланылганнар. Биредә авторның Коръән сүрәләрен, хәдисләрне бик яхшы белүен һәм урынлы файдалануын әйтү мәслихәт. Дини текстлардан тыш, әсәрдә 27 шигырь һәм шигырь фрагментлары урнаштырылган. Соңгылары арасында фарсы шагыйрьләре Фирдәүси, Низами, Сәгъди, Хафиз, Җами һ.б., шулай ук чыгътай шагыйрьләренең иҗат җимешләре бар (Мустакимов И.А. «Зафер-наме-и валийет-и Казан» Шарифа Хаджи-Тархани: некоторые итоги и перспективы изучения // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. 2015. №5. С. 157). Шулай итеп, автор текстта гарәпчә, фарсыча һәм төркичә җөмләләр тезә, аны гыйлемле кешеләргә адреслый.

Мәскәү белән 1540 – 1552 елларда барган Ватанны саклау сугышларында мөселман дин әһелләре идеологлар буларак чыгыш ясаганнар, сугышчыларны һәм халыкны рухландырып һәм үсендереп торганнар, Ватанны саклау фикерен мөселманнар өчен аңлаешлы дини категориялар белән җиткергәннәр. «Зафәрнамә-и вилаяте Казан» әсәрендә гаскәр башлыгы «денсез кәфер», «имансыз», «ике шайтанның берсе» дигән сүзләр белән характерлана (Зафәрнамә-и вилаяте Казан (Победа Казанской страны) // Кул Шариф и его время. Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. С. 17). Аның сугышчылары Адәм нәселеннән булмыйча, Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ кавеменнән чыккан, ягъни борынгы татар риваятьләре буенча, ахыр заман җиткәндә чыгып, җирне кызыл балчык чыкканчы ашап килә торган каһәр (Әхмәтҗанов М. Тәэсир // Ат тарихы язылган китап // https://tatar-inform.tatar/news/archive/08-02-2005/t-esir-at-tarihy-yazylgan-kitap-4946497. Мөрәҗәгать итү датасы 12.02.2022) белән тиңләштерелә. Дәүләтнең башкаласын саклау мөселманнар өчен изге сугыш дигән фикер уздырыла (Мелек Уйетгин. Ш. Шерифи. «Зафер-наме-и Вилайет-и Казан» // Гасырлар авазы - Эхо веков. 1995. Май. С. 89). Ә Казанның ирекле булырга тиешлеге вилаятьнең һәр заман ханнар җире булганлыгы белән раслана. 

«Зафәрнамә-и вилаяте Казан» әсәрендә, шулай ук, ханлык мөселманнарының биш вакыт намаз урынына дүрт намаз укулары хәбәр ителә. Ясигъ намазын Идел буендагы көн озынлыгы 17 сәгатькә җиткән айларда, офыкта шәфәкъ югалмау сәбәпле, уку мөмкин булмый дип санала. Вилаять дин әһелләре күзәтүендә булган намаз уку вакытлары күренекле ислам хокукы белгечләре Имам Мөхәммәд бине Идрис әл Шәфигый (руми 820 елында үлгән) һәм Әбү Йосыф (руми 798 елында вафат булган) фәтваларына нигезләнә. Шулай ук 1310 елда үлгән Хафизетдин бине Бәрәкәт әлНәсифиның «Кенз үл-дәкайык», «Әл-вафи фи-л форуг» һәм «Әл-кафи» китапларында китерелгән дәлилләр күздә тотыла (Зафәрнамә-и вилаяте Казан (Победа Казанской страны). С. 16, 20).

Сакланып калган текстлар бу чор иҗатчыларының – мөселманнар, укымышлы дин әһелләре, алай гына да түгел, суфилар булуы турында сөйли. Без телгә алган сәед Кол Шәриф үзенең суфи шагыйрьләр Әхмәт Ясәви белән Сөләйман Бакырганины остазлары дип санавы хакында искәртә. Кол Шәрифнең шигырьләре суфиның Аллага якынаю юлын сурәтлиләр: бу юлдагы тәүбә, зөһед, зикер турында сөйлиләр. «И Кол Шәриф, тынмагыл, төнләр йатып оймагыл, / Хак зикрене куймагыл, гафил йөрмә, һу тигел», ягъни төннәр буе Аллаһу зикерен әйт дип, үз-үзенә эндәшүче шагыйрь укучысын да Аллага якынаю юлына өнди. Яки Идел буенда ХV гасыр уртасында яшәгән Өмми Камалның «Өмми Камал китабы»на тупланган, күпчелеге икеюллыклар, дүртьюллыклар булган 140 шигырь шулай ук суфичылык мотивлары белән сугарылган.

Казан ханы Мөхәммәд-Әминнең «Гыйкаб» («Үч») дигән шигыре Аксак Тимер образын Болгарны – «ислам йортын» – җимерүче буларак тергезә. Бу әсәр әдәби иҗатның бик югары, ханнар шөгыле дәрәҗәсендә йөрүен искәртә.

Казан ханлыгы чоры әдәбиятының иң күренекле вәкиле булып танылган Мөхәммәдъяр (1497 ел тирәсе – 1552) үзеннән соң 2 зур әсәр – «Төхфәи мәрдан» («Егетләр бүләге», 1540) һәм «Нуры содур» («Күңелләр нуры», 1542) поэмаларын калдыра. Аларда Аллага мөрәҗәгатьләр, мәдхияләр үтәли күзәтелә. 

7 хикәятне берләштергән «Төхфәи мәрдан» поэмасы яхшылыкның һәрвакыт явызлыкны җиңеп чыгуы турында сөйли, укучыны ислам дине кушкан әхлак кагыйдәләрен үтәп яшәргә өнди. «Нуры содур» поэмасы да һәрберсе бер әхлак сыйфатына багышланган 10 бүлектән тора: гаделлек, киң күңеллелек, юмартлык, кыюлык, тыйнаклык, сабырлык, сүздә тору, тугрылык, гафу итү һ.б. Бу поэмалар да ислам әдәбияты юнәлешендә, дини-дидактик характерда иҗат ителгәннәр.

Казан татарларында таш кисеп, бизәк ясау сәнгате кабер ташларында сакланган. Ханлыкның бүгенге көндә Татарстан, Чувашстан, Мари Иленә караган җирләрендә шушы дәвернең 297 кабер ташы билгеле. Кабер ташларына Коръәннән өзекләр дә, күренекле шагыйрьләрнең әсәрләре дә язылган. Шуларның 80ендә куелу вакыты, шәхеснең исеме, титулы турында мәгълүмат сакланган. 18 очракта җирләнүчеләрнең «кяфер кулындин», «Мәскәү» яки «Урыс явы килгәндә» шәһид китүләре искә алынып күрсәтелгән (Гариф Н.Г. Казан ханлыгы чоры ташъязмалары. Казан: ТФА Тарих институты басмаханәсе, 2010. 12-38 б.).

Урта гасыр татар эпиграфик һәйкәлләрен өйрәнү өлкәсендә зур белгеч  Җ.Г. Мөхәммәтшин җирләнгән шәхесләрнең кабер ташларында язылган дәрәҗәләрен, шөгыль-һөнәрләрен, туган-тумачалык билгеләрен аерымлап чыкты. Шулар арасында дин әһелләренә караган түбәндәге исемнәр атала: сәед, шәех, ишан, суфи, дәрвиш, остаз, мулла, хафиз, хаҗи (Мухаметшин Д. Эпиграфические источники Казанского ханства XV – первой половины XVI вв. // Средневековые тюрко-татарские государства. № 7. 2015. С. 112). 

Бу чорда иҗат ителгән күпләгән дастаннар, бәетләр, тарихи җырлар, риваятьләр, гасырларны узып, безгә дә килеп җиткән. Казан каласының корылуы, ханлыктагы тормыш, тарихи шәхесләр хакында сөйләүче риваятьләр һәм легендалар («Шәһәр нигә Казан дип аталган», «Сөембикә», «Шәриф-кол», «Иске Казан каласының корылуы» һ.б.) белән беррәттән, Казанның егылу хакындагы сюжет та («Казан алынганы», «Иван Грозный ничек итеп Казанга сугыш ачкан») еш очрый. Әйтик, «Казан алынганы» риваятендә «...мөселман ханнары вакытында Казан шәһәре бик төзек торды. Голәмалары вә мөдәррисләре вә һәм көтепханәләре күп иде вә талибләре күп иде», дип әйтелә (Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. 55 б.). 

Казан ханлыгы тарихына нисбәтле тарихи җырлар («Казан тарихы», «Сөембикә китеп бара», «Тоткын Сөембикә китеп бара»), бәетләр («Казан бәете», «Сөембикә бәете») дә Казан ханлыгы чоры вакыйгаларын тергезә. «Казан бәете»ндәге: «Газыйлары күп иде, меллалары чук иде, / Галимнәре күп иде, заманы Ядегәр ирдея» (газый – ислам дине өчен көрәшүче) тезмәләре шундыйлардан. Күләмле әсәрләр – дастаннарда («Чура батыр», «Җик мәргән», «Гайсә улы Амәт») Казан ханлыгы чорының тынгысыз вазгыяте үзәккә куела. Галимнәр фикеренчә, татар дастаннарындагы героика дини героика белән алышына башлый. Моңа кадәр үз көченә генә ышанган герой сугыш-көрәш картиналарында Аллаһка тапшырып эш итә, вакыт исәбе дә, хәтта намаз вакыты белән билгеләнә, намаз вакыты кергәч, сугыш туктап тора, мәчетләр телгә алына. Бу һәм башка элементлар әлеге конкрет-тарихи эпосны исламга якынайта, Казан ханлыгындагы төп идеологиянең ислам кысаларында булуын искәртә (Ибраһимова Л.Х. Төрки халыклар иҗатында «Чура батыр» дастаны. Казан: Фикер, 2002. 7–27 б.).

Алтын Урда таркалгач, бу территориядәге элекке берлек элементлары булып, яңа оешкан дәүләтләрнең башында чыңгызлылар утыру һәм идарә системасының охшашлыгы тора. Сәяси институтлардан тыш, Алтын Урда заманында барлыкка килгән дини вазгыять һәм исламлашу утрак тормыш рәвеше алып барган төбәкләрдә тагын да көчәя. Ясәвия тарикатеннән чыккан, бу елларда көч алган һәм аны алыштырган Нәкышбәндия суфилары арасындагы рухи бердәмлек һәм аралашуны махсус атап китү сорала. Бердәм дини-мәдәни кырның төп элементлары дип язма телләр (гарәп, фарсы һәм төрки), дини менталитет, икътисади элемтәләр, сәүдә кәрваннары аша дини кулъязма китаплар һәм мәгълүмат таралу, мәмләкәтләрдәге уку йортларына төрле төбәк-илләрдән шәкертләр килү, шулай ук дәүләтара мөнәсәбәтләр кысаларында барган дини-мәдәни багланышлар тора. Әйтик, 1412 елда Кырым ханлыгында булган күренекле галим, тарихчы һәм шагыйрь Ибн Гарәбшаһ (1450 елда үлә) биредә галимнәр һәм шагыйрьләр белән, шул исәптән Мәүләнә Мәхмүд әл-Болгари белән дә очрашуын язып калдырган (Абдульвагапов Н.Р. Система образования в Крымском ханстве // История крымских татар. Т.III. С. 541). 

Бер үк вакытта дәүләт органнарының һәм руханиларның эшчәнлеге, даими диярлек булып торган тышкы куркынычка каршы тору, илкүләм мәсьәләләрне тикшерү һәм карар кабул итү өчен уздырылган Корылтайлар аксөякләрне һәм «кара халык»ны Казан вилаятен газиз Ватаннары итеп күрергә һәм аны яклап көрәшергә өйрәткән. Мондый караш мәҗүси диннәр тотучы кавемнәргә дә хас булган.

Казан дәүләтендә барча руханиларның тарикать әгъзалары булуы, «мөршид – мөрид» элемтәләренең ныклыгы югарыда аталган дини кырны ныгытып торган. Казан вилаятендә исламлашуның көчәюе хакимият кайгыртуы хисабына барган. Ислам тәгълиматы, дәүләт эшләрендә катнашкан сәедләр институты, мәктәп-мәдрәсә системасы аша руханилар һәм дәүләт оешмалары өчен укый-яза белүче катлам вәкилләрен хәзерләү, суфилар, мәчет-мәхәлләләр һәм вакыфлар Казан илендәге ислам мәдәниятенең төп элементлары дип күрсәтелә ала.

Башкаланың канлы бәрелештә җимерелүе һәм талануы, 1552-1557 елларда Урта Идел төбәгендә җәелгән милли-азатлык рухлы «Казан сугышы», элита вәкилләренең чит төбәкләргә качып-күченеп китүе һ.б. сәбәпләр дәүләт тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы кадерле язма истәлекләрнең юкка чыгуына китергән. Шуңа күрә бу өлкәдә әле күпсанлы ак таплар кала бирә.

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев