Логотип Казан Утлары
Печән базары

Зирәк килен

Их, бу гармун, их бу туйлар, хәмерләре исертә. Килен хәзер хәмерсез дә һәрбарчасын сикертә.

Мендәр өсләренә басып, уралып җырга, көйгә,

Татлы балдан авыз итеп, киленнәр төшә өйгә.

Килен төшә тыйнак кына, һәммәсен ипләп-тыңлап.

Каената гармунын тарта, яшьлек көйләрен уйнап.

Гармун көйләренә бии каенана, туганнар.

Яшь  киленнән дә кадерле тагын монда кемнәр бар?!

Бәйрәм итә һәммәсе дә ак фатага сокланып.

Яшь киленнең үткенлеген мактый һәркем таң калып.

Каената кулларыннан һич төшерми гармунын.

Зирәк килен дә чамалый гармунның көен, моңын.

Тик гармун тарту киленгә үз туенда килешми.

Соңыннан уйнармын, ди ул, һич беркемгә бирешми.

...Туйлар тәмам, яшь пар баса олы тормыш юлына.

Гармун күчә каенатадан зирәк килен кулына.

Их, бу гармун, их бу туйлар, хәмерләре исертә.

Килен хәзер хәмерсез дә һәрбарчасын сикертә.
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев