Логотип Казан Утлары
Роман

Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (роман)

Бәла һәрвакыт көтмәгәндә килә. Хәйдәр дә гомер кояшы баеп килгәндә, мондый сынауга дучар булырмын дип уйламаган иде. Әбелхәят һичберәүгә үзеңә язган кыйсмәттән артыгын да, кимен дә бирми, әмма кеше барыбер яхшыга өметләнә.

* Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен  саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан үткәрелгән конкурсның «Роман» номинациясендә 1 урынны алган әсәр.  

   

1

Бәла һәрвакыт көтмәгәндә килә. Хәйдәр дә гомер кояшы баеп килгәндә, мондый сынауга дучар булырмын дип уйламаган иде. Әбелхәят һичберәүгә үзеңә язган кыйсмәттән артыгын да, кимен дә бирми, әмма кеше барыбер яхшыга өметләнә.

Өмет гел киләчәккә карый, узган көннәр аңа инде «кызык» түгел. Иртәгәсе көндә син әле юк. Кичәге көндә син инде юк. Син гел бүген генә яшисең һәм өметең дә синең бүгенге көнеңдә генә туарга мөмкин.

Хәйдәрнең могҗизаларга һичкайчан ышанганы булмады, вәләкин бу көннәрдә аның: «Нәрсә бу? Нигә? Нишләргә?» дигән сорауларга җавап табар өчен акылының аръягы белән багланышка керү ихтыяҗы туды.

Кеше, авыр чакта гайре табигый ярдәм эстәп, вакытның мизгелләренә таянырга тели, хәлбуки һәр мизгелнең сәбәбе аннан алда балкыган мизгелдә, ягъни һәр сәбәпнең үз сәбәбе була икәнне еш кына онытып җибәрә ул.

Мәгәр нинди генә сынаулар язмасын, барысының да чиге, азагы була, һичнинди газап, үлем түшәгенә яткырган сурәттә дә, гомернең үзеннән дә озаграк дәвам итми, чөнки кайгы-хәсрәтләр килгәнче һәркемнең яшәешендә барыбер сәгадәтле көннәре дә була бит.

Һәрхәлдә, тәкъдиреңә ни генә язылмасын, барыбер иң озакка сузылган сынау – гомер үзе инде ул!

Хәйдәр үлемнән курыкмый. Бу көннәрдә ул: «Күпме яшәп, бу дөньядан берни аңламый китеп барам бит... – дип хафалана. – Әйе, эштә абруй казандым, кызым яхшы кешегә кияүгә чыкты, оныгым бар. Шушы гынамыни?.. Азмы?.. Шуның өчен генә яшәдем микәнни?.. Ә галим буларак нәрсәләр кырдым?.. Фән белән генә шөгыльләнәсе урынга, хөсетләр, булдыксызлар белән көрәшеп, күпме вакыт, күпме көч, күпме сәламәтлек сарыф ителде!»

Күп еллар Мәскәүдә яшәп, фәнни эзләнүләр институтында эшләде, фәннәр докторы булды. Ә бит ул югарырак максатлар өмет иткән, зуррак казанышларга омтылган иде. Хәер, иң уңышлы кеше дә үз-үзеннән тәгаен канәгать булмыйдыр инде. Башкалардан, тирә-яктагы мохиттән, гомумән, чынбарлыктан гаеп эзләү дә – үз-үзеңнән канәгать булмауның әверелеше ләбаса.

Хәйдәр институт белән килешү нигезендә эшли башларга теләк белдергәч, җитәкчеләр тарафыннан моңа каршы килүче булмады. Аны җиде-сигез елга сузылырлык эш белән тәэмин иттеләр, бу хезмәтеңне кайда башкарсаң да ярый, вакытында тапшыру гына таләп ителә дип куандырдылар, һәм Хәйдәр Казанга кайтырга карар кылды. Тормыш иптәше Гөлсинә, тумышы белән Лаештан булса да, Мәскәүдә калырга өндәде. Гөлсинә, үзсүзле буларак, һәрдаим үз киресен сукалады инде ул. Хәйдәрнең хатын ягындагы туганнар белән аралашмавы да Гөлсинә аркасында иде.

Табиблар тарафыннан сәламәтлеге хакында яман хәбәр алгач, Хәйдәр хатынының җитешсезлекләрен аеруча күбрәк барлый башлады. Бәла килгәч, кеше башкаларда гаепне күбрәк күрә, күренмәгән сурәттә, эзләргә һәм табарга тырыша инде ул. Хәйдәр үзенең бүгенге халәтен яхшы аңлый, узган гомеренә дә аек акыл белән карап, дөрес бәя бирә, әмма ничек кенә карасаң да, артта калган уртак тормышка күз салгач, Гөлсинә белән яшәү җиңел булды дип әйтерлек түгел иде.

Акыллы кеше буларак, Хәйдәр: «Моңа берьяклы гына карау да дөрес түгелдер. Гөлсинәгә дә минем белән гомер йөген сөйрәү җиңел булмагандыр», – дип тә уйлап куя. Ярар, яшәдек, дөресрәге, яшәлде бит инде... Куанырлык нәрсәләр дә юк түгел ләбаса. Бердәнбер кызлары Лилия Назим исемле Мәскәү татарына – акыллы, төпле, эшмәкәр егеткә кияүгә чыкты. Хатын-кызның бәхете ирдән бит инде аның. Аллага шөкер, Лилия ирдән уңды. Онык, бик башлы малай, быел аңа унике яшь тула, төскәбиткә Хәйдәрләр ягына охшаган, холкы – әтисенеке, ягъни «мәскәүс-кимишәрски», димәк, ул яктан да тәртип, тормышта югалып калмаячак.

Әйе, гаилә тормышы җайлы бармады, Гөлсинә белән хәтта аерылышып торган вакытлары да булды. Институтның китапханәсендә, җиңел вазифада эленке-салынкы гына эшләп йөргән хатынга гел нидер җитмәде, ник кыбырсыганын хәтта үзе дә төгәл аңлап бетерми иде бугай ул.

«Ә тирәнрәк уйлап баксаң, һәрберебез эгоист инде. Минем җаным-тәнем белән фәнгә бирелеп яшәвемнән Гөлсинә дә ләззәт алырга тиеш идемени?.. Ярлы яшәмәдек анысы, акчага кытлык кичермәдек, әмма яшәү ямен табу хәлебездән килмәде. Һәм кемгә, нәрсәгә хезмәт иткәнемне дә аңламыйм...»

Ул гел туган җирен, Татарстанны сагынып, Казанга кайтасы килеп яшәде.

Ниһаять, кайтты Казанга.

Әмма сиңа язган бәла, кайда яшәсәң дә, синеке инде ул...

«Урын өстендә, үләмәт хәлдә кеше күзенә карап ятарга туры килсә, нишләрсең... Гомер буе сине чукып яшәгән хатын кулына калу ихтималы нык куркыта, котны ала. Дөрес, һәр чарасызлыктан чыгу юллары бар. 

Тупыйкка килеп төртелгәч тә, синдә сайлау иреге кала лабаса. Эвтаназия... Суицид...»

Туктале, нинди уйлар бу?! Бу – котылу түгел бит.

Шундый куркыныч диагноз куйдылар, ә мин узган гомеремнең ир-хатын мөнәсәбәтләрендә казынып утырам. Югыйсә үзе галим, акыл хезмәтен яшәвенең мәгънәсе итеп йөргән кеше. Караңгы уйларның тирәнрәкләре дә бар бит әле.

Үз халкына ярдәме тидеме соң аның? Олыгайган саен күңел үз милләтенә ныграк тартыла, җан иң якты учак та, бернинди газ казаны да, һичнинди җылыткычлар да бирә алмый торган җылылык сорый. Һәр күзәнәгеңә якын туган телең, шул телдә сөйләшүче кешеләр генә бирә ала торган җылылык кайдадыр бар бит. Кызы татарча сыкы-быкы гына сөйләшә, кияү бөтенләй белми диярлек, ә оныкны һич өйрәтә алмыйлар.

Әмма минем бу хакта һичтуктаусыз кайгыруым нәрсәне үзгәртә ала, минем мондый борсалануымның фәтвасы бармы соң? Паникамы бу? Нишләдем мин?..

Бер профессорның күптән инде әйткәне бар иде: «Тормышта үзеңә каршы барырга ярамый. Үзенә хыянәт итеп, үзенә хас булмаган рольне уйнарга тырышып, һәрдаим үзенә каршы килеп, минлегеннән читләшеп яшәүче кеше әллә нинди яман авыруларга дучар булырга мөмкин...»

Ә бит Хәйдәр ничәмә еллар буе үз-үзенә каршы килеп яшәде. Үз фикерен әйтергә мөмкинлекләре күп булдымы? Уй-ниятләренең күпмесен гамәлгә ашыра алды? Үз фикерен әйткән очракта да, аны бик сирәк хупладылар түгелме? Үзенең хаклы икәнен ничә тапкыр исбатлый алды соң ул?

Көзге каршына килеп басты – көзгедән аңа ап-ак чырайлы берәү карап тора иде. Хәйдәр үзенең сүренке кыяфәтеннән хәтта сискәнеп китте һәм шундук барлык буталчык уйларны җил себереп аткан кебек булды. Өстәлдәге кан анализлары кәгазьләрен ул инде әллә ничәнче кат алып карады – һәр пунктта тайпылыш язылган, һәр күрсәткеч норма чикләреннән чыккан. Йөргәндә, хәл бетә, температура югары...

Шунысы гаҗәп: куелган диагноз турында гына уйлый башлагач, башка кайгылар шундук юкка чыга. Бәлки, төрле-төрле, бер-берсенә һич кенә дә бәйләнмәгән проблемаларның калкуы әйбәттер, бәлки, бу – яман чир газабыннан вөҗүдеңнең саклану чарасыдыр?.. 

2

Аны хастаханәнең гемотология бүлегенә салдылар. Җәй уртасының бик эссе көннәре, палатада суларлык түгел, һава җитми иде.

«Миелобластная лейкемия» – беренче куелган якынча диагноз шул иде. Сөяккә пункция ясап, Казанда лаборатория булмау сәбәпле, алынган җелек тукымаларын, төгәл диагноз куяр өчен Мәскәүгә курьер белән озаттылар. Генетик-цитология анализны шунда ясап, бер атнадан нәтиҗәләрен Казанга җибәрәчәкләр, имеш.

Көннәр уза торды, хәл начарая барды. Әлегә мондагы табиблар тарафыннан бернинди җиңеләйтә торган чаралар, дарулар тәкъдим ителмәде. Әгәр Мәскәүдән анализлар соңарып килсә?.. Әле бит төгәл диагноз да билгеле түгел. 
Беркөнне Хәйдәр, пункция ясаган табибәне коридорда очратып, үзенең анализларына кагылышлы сүз башлады. Табибә, урта яшьләрдәге мөлаем йөзле ханым, аның сорауларын ахырга кадәр тыңлап тормады һәм як-ягына карап алды да үз фикерен ачыктан-ачык әйтеп салды:

– Мөмкинлегегез булса, дәваланырга Германиягә барыгыз.

– Әле диагноз ахырынча билгеле түгел бит, – диде Хәйдәр, бу гүзәл ханымның шундый көтелмәгән тәкъдим ясавына гаҗәпләнеп.

– Лейкоз инде сездә, анысында шик юк. Нинди формада икәнен генә әлегә төгәл белмибез, аның морфологиясен ачыклыйсы бар. – Табибә пышылдауга күчте. – Мөмкинлегегез булса, чит илгә барыгыз, шунда төп-төгәл диагноз куярлар, шунда дәваларлар.

– Ә үзебездә мондый чирне дәвалый алмыйлармыни?

– Без дә дәвалыйбыз. Дәвалау схемасы, тактикалары да чит илләрдәге кебек. Әмма шунысы бар – аларда химиотерапия өчен куллана торган препаратлар – оригиналь, үз клиникалары өчен үзләре җитештерәләр. Ә бездә аналоговый препаратлар. Аерма шунда гына. Үзегезгә карагыз.

Хәйдәр палатага кереп, караватка чалкан яткач, түшәмнең ак түгел, кызгылт төстә икәненә аптырап китте. Нык каушаудан бу. Табибәнең тәкъдиме куркытты. Әмма аның турыдан-туры, ихластан, дөресен әйтүе бик әйбәт. Нишләргә?.. Түшәм янә ак төс алгач, Хәйдәр катгый карарга килде – кичектермичә, Алман иленә юл тотарга кирәк. Германиягә!

Бу нияттән аңа хәтта бераз хәл кергәндәй булды, җанланып китте, соңгы вакыттагы чарасызлык хисе юкка чыкты. Хәйдәр, кесә телефоныннан кияве Назимга шалтыратып, кыскача гына мондагы хәлләрне аңлатканнан соң:

– Әле диагноз икеле-микеле, әмма лейкозга охшаталар, – диде. – Острыйдырмы, хроническийдырмы – Мәскәүдән хәбәр итәчәкләр. Миңа аннан хәбәр килгәнне көтеп ятарга түгел, Германиягә китәргә кирәк.

– Аңладым, – диде Назим. – Мин хәзер үк Европаның төрле клиникалары белән элемтәгә кереп, мәгълүматлар алырмын. Назим, кичектермичә, телефоннан Татарстандагы дуслары белән киңәшләшеп, Казаннан Германиянең кайсы клиникасына ешрак йөриләр икәнне белеште. Дюссельдорфтан ерак түгел урнашкан Мюльхайм-андер Рур шәһәрчегендә урнашкан «Панмедика» клиникасына Казаннан дәваланырга йөрүчеләр шактый икәнне мәгълүм кылгач, ул шундук әлеге дә баягы клиника белән элемтәгә кереп сөйләште һәм алардан рәсми чакыру сорады.

Монда куелган якынча диагнозның күчермәсен клиникага җибәргәч, күп тә үтмәде, Германиядән җентекле диагностика өчен түләнергә тиеш сумманы хәбәр иттеләр. Назим аларга акчаны күчергәннән соң, икенче көнне алман телендә язылган чакырунамә Хәйдәр исеменә килеп тә җитте. Шуннан соң Назим һава юлына билетлар алды – Казаннан Мәскәүгә, Мәскәүдән Франктфуртка, чөнки Дюссельдорфның үзенә рейслар юк иде.

Билетлар алган көнне Хәйдәр, хастаханәнең үзе яткан бүлек табиблары белән хушлашып, өйгә кайтып китте һәм ерак юлга җыена башлады.

Назим белән Лилия аны Шереметьево аэропортында каршы алдылар һәм, Хәйдәргә тынычланырга, төшенкелеккә бирелмәскә кушып, Германиягә озатып калдылар.

Самолёт күккә күтәрелгәч, бераз тынычланып, йоклап булмасмы дип уйлаган иде дә, юк, күзгә йокы кермәде.

Хәйдәр Җир белән Күк арасында язмыш алган курс буенча очты. Җир аста. Күк өстә. Ә ул – үзендә. Хәзер ул, чын мәгънәсендә, Җир белән Күк арасында иде.

Яшәү белән үлем арасында. Җирдә басып торганда да, шул ук халәт ләбаса. Һәрбер кеше, чирлесе дә, сәламәте дә – гел ике арада. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash 

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Охшады