Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Җырлы Казан. Бер сәфәр тарихы.

Күрәмсез, татар сүзләре безгә никадәр якын. Казакъ халкының «Татарга тылмач кирәкми» дип әйткән бик борынгы мәкале бар. Бу мәкаль безнең ике кардәш халыкның бик күптәннән килгән дуслыгы, якынлыгына ишарәдер.

Казакъстанның күренекле шагыйре, Абай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Казакъстан Язучылар оешмасының 1980 еллардагы җитәкчеләренең берсе Сырбай ага Казанга еш килә иде. Ул елларда аның шигырьләрен безнең аксакал шагыйрьләребездән Нури Арслан, Зәки Нури, Мәхмүт Хөсәен тәрҗемә итте. Шагыйрь 1922 елда туган, сугышта катнашкан. Яшьлегенең бер өлеше Кустанай шәһәрендә үткән, ул анда казакъ-татар мәктәбендә укыган. Шунлыктан аның иҗатында татарлык аһәңе дә чамалана, дип әйтә иде Нури ага Арслан. 1972 елда авторның очерк һәм юлъязмалар китабы басылып чыга. 1974 тә АлмаАтада булганда, мин ул китапны алып кайттым. Бакча күршем Нури абый аны укып чыккач та: «Бу китапка кергән «Җырлы Казан» әсәрен тәрҗемә ит, безнең укучыларга ошар ул», – диде. Аның киңәшен дә истә тотып, бу истәлек әсәрен укучыларга тәкъдим итәм.

Кереш сүз авторы һәм казакъчадан тәрҗемә итүче –  Лирон ХӘМИДУЛЛИН 

 

Уфадан очкан самолёт бер сәгать үтәр-үтмәстән түбән төшә башлады. Стюардесса кыз самолётның Казанга килеп җитүен белдерде. Шәһәр өстен болыт каплаган, яңгыр ява иде. Аның энҗедәй эре-эре тамчылары асфальтка шыбыр-шыбыр итеп килеп төшә дә як-якка чәчрәп китә. Инде июнь ае башлануга карамастан, соры, төксе күк куенында әле кыш салкыны саклана кебек. Тәнгә тиеп киткән яңгыр тамчылары да сискәндереп җибәрә. Әйтерсең, әле күктә кар бураннары дулый да, шушы суык яңгыр тамчысы аның илчесе буларак, җиргә төшә иде.

– Өфедә көн аяз, кояшлы иде. Казан безне суык яңгыры белән каршы алды, – дип, бераз көлемсерәп әйтеп куйды безнең белән бер самолётта кайткан татар язучысы Гариф Гобәй.

Бу кеше инде алтмыштан узган. Шулай да аңа карап, һич кенә дә алай димәссең. Гомумән, ул барлык хәрәкәт-торышы белән бик ыспай, җитез абзый икән. Өстәвенә, әле бик-бик оста җырчы да. Башкорт язучыларының мәҗлесләрендә бергә булганда, миңа аның шул күркәм сыйфаты да ачылды. Гариф абзыйның болытсыз аяз көндәгедәй саф тавыш белән җырлавы мине генә сокландырмады. Аның башкаруында «Нурия», «Гөлмәрфуга», «Галиябану»ларны тыңлаганда, хыялымда сылу-сылу кызлар күз алдыма килеп баскандай булды.

Мин, олы язучының әле генә әйткән сүзләрен яхшыга юрап:

– Җангыр җауса, җиргә көч-куәт өстәлер. Татарлар әйтмешли, укабыз коелмас, – дидем.

Шул арада сүзгә татарның иң өлкән шагыйре Хәсән Туфан да кушылды.

– Сез, кардәшләр, хәзер Тукай, Такташларның җылы җиренә аяк бастыгыз, – диде ул.

Күреп-белгән татар язучыларыннан безгә аеруча танышы шушы Хәсән акын иде. Чөнки ул безнең Кустанайда да, Алма-Атабызда да булган кеше. Дөрес, башкалабызга алар ишле бер төркем булып килгәннәр иде. Әмма иң хәтердә калганы, иң үзенчәлекле язмышлысы – шушы Хәсән ага иде.

Әйе, аңа чаклы бу шәһәрдә Тукай, Такташ яшәгән, шушында алар иҗат иткән. Бу исемнәр бала чагыбыздан ук безнең күңелләребезгә сеңгән, якын. Алар, әйтерсең, һәрчак минем янәшәмдә генә йөргәннәр. Әйтерсең, япан кырда безнең белән бергә атта чабышкан, кыр-далада бергә төн кунган, җыен-мәҗлесләребездә бергә утырганнар. Алар әйткән тапкыр сүзләр һәрчак күңел түрендә калкып чыккалар иде.

– Сез искә алган остазларны да хөрмәтләп, баш ияргә дип, бирегә килүем, – дидем мин, Хәсән ага Туфан белән күрешкәч.

Ул минем сүзләремне уңай кабул иткәннән соң тагын өстәп куйды:

– Тукай, Такташ – безнең шигъриятебезнең иң бөек шәхесләре, президентлары, – диде.

Шушы күрешү, сөйләшүдән соң көн дә бераз үзгәргән кебек булды. Алда безне Тукай, Такташлар көй-моңына төрелгән серле Казан, нурлы Казан көтә иде. Казан каласы казакъ халкының зыялы катламына элекэлектән якын, мәгълүм кала. Алар аша аның исеме барлык дала кешесенә дә ирештерелгән. Казан төбәгеннән чыккан татарны далада белмәгән кеше юктыр. Борын-борын заманнардан бирле бу ике халык вәкилләре еш кына кан-кардәш буларак та яшиләр. Ә Казан шәһәре нәшриятларында минем милләтемнең беренче китаплары нәшер ителгән. Шуннан илгә таратылган. Димәк, бу шәһәр минем халкымның аңы, фикере үсешенә дә җитди генә булышлык иткән кала. Хәер, татарның элгәрерәк чыккан үз әдәбияты да казакъ җирләренә, казакъ иле буйлап таралган мәктәп-мәдрәсәләргә күпләп китерелгән, укылган. Бу хәл исә бик борынгы чорда ук татарлар арасында аек фикерле һәм укымышлы кешеләрнең ишле булганлыгы белән аңлатыладыр. Элек-электән үк бит Казанның үзендә генә дә ике обсерватория, танылган уку йорты, китапханәләр булган. Унтугызынчы гасыр ахырларында монда татар телендә беренче романнар иҗат ителгән. Газета-журналлар нәшер ителгән.

Бүген без менә шул атаклы Казан каласы туфрагына аяк басабыз. Монда мине тагын да рухландырганы – биредә бөек Ленинның үзе йөргән булуы! Ленинның аяк эзләре сакланган җир бит бу! Һичшиксез, шушы изге җиргә аяк басу, ул даһи кеше сулаган һаваны сулау һәркем өчен изге теләк, асыл максаттыр.

Менә без Казан университеты каршында... Университет бинасы алдында унҗиде яшьлек Владимир Ульяновның һәйкәл-сыны басып тора. Әйтерсең лә, аның үз ишләре арасында атлый-йөгерә университетка килеше. Бинаның икенче катында Ленинга багышланган класс-музей. Бу аудитория нәкъ Володя Ульянов укыган вакыттагыча итеп сакланган. Ул утырган парта... Яшь Ленинның куллары тигән китаплар... Болар һәркем өчен иң кадерле әйбердер.

Шушы университетта уку чорында инде Ленин, моңарчы яшәп килгән иҗтимагый мохитне үзгәртеп корырга ниятләгән революцион яшьләр белән якынаеп, тәгаен марксист булып җитлегә дә. Шушында ул революцион көрәш юлына баса. Соңрак шушында әйткән ялкынлы революцион сүзләре өчен укудан чыгарыла һәм, кулга алынып, беренче мәртәбә сөргенгә җибәрелә.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: заманында Казан университетында атаклы язучы Лев Толстой, исеме-аты күпләргә таныш композитор Милий Балакирев, олы галим, үзенчәлекле математик Николай Лобачевский һәм башка бик күп талант ияләре укыган.

 Университеттан ерак түгел – Ирек мәйданы. Мәйдан уртасында – Владимир Ильичның тагын бер һәйкәле. Казанлылар өчен ул да бик кадерле. Бу һәйкәл яныннан көннең-көне буе халык өзелми. Әледән-әле аңа үсмер балалар килеп баш ия. Мәктәп балаларын шунда – Ленин бабалары каршында зур тантана белән пионерга кабул итү чарасы уздырыла...

Биредән инде без пролетариат әдәбиятына нигез салган Максим Горькийның яшь чагында хезмәт иткән пекарнясына юнәләбез. Бу музей-йортның подвал өлешендә он тутырылган дәү-дәү капчыклар өеме. Яшүсмер Горький шул авыр капчыкларны иңнәрендә ташып көн күргән. Адәм ышанмаслык газапларны, авырлыкларны кичергән. Шул ук вакытта аны Казан пристанендә көнлекче грузчик буларак та еш күргәннәр. Әйе, Казан – аны, корыч эшкәрткән мартен мичедәй сугып-сугарып, киләчәк өчен, алдагы олы көрәш өчен чыныктырган кала. Шуңа күрә Алексей Максимович үзе дә «физик яктан Түбән Новгородта туган булсам, рухи яктан Казанда туганмын», дип язган. «Тормыш университетлары арасында Казан минем өчен иң кадерлесе», – дип тә тикмәгә генә әйтмәгәндер.

Узган гасырда Горький күреп белгән ярлы Татарстан җире бүген илдә иң алгы сафларда атлый. Татарстан бүгенге көндә җир куеныннан нефть табу һәм чыгару осталыгы белән күп кенә ил-төбәкләрдән өстен тора. Теләсә кайсы ил-төбәкне ярышка чакыра ала. Безнең ил күләмендә җитештерелгән кыйммәтле җир маеның шактый күп өлешен хәзер Татарстан бирә. Кайчандыр фәкыйрь саналган татар иленең «кара алтын» хәзинәсе бүген илебездән чит дәүләтләргә дә чыгарыла. Ул илләрнең хаҗәтихтыяҗларын канәгатьләндереп тора. Җир куеныннан нефть кудыручы корыч манаралар инде хәзер Кама елгасы үзәнен дә чолгап алган. Элек алар җир маен чыгаручы үзәк саналган Әлмәт шәһәре тирәләрендә генә булганнар. Әлмәт каласы исемен ишетеп белмәгән кеше, мөгаен, дөньяда юктыр. Тирән җир куеныннан ургылып аккан «кара алтын» ташкыннары да, кыр-басуларны тутырып дулкынланган иген сабаклары да, яңа калыккан шәһәр урамнарындагы яшь тирәк яфрагының шавы да бүгенге Татарстан табигатенә хас күренеш.

М.Горький 1886-1887 елларда хезмәт иткән пекарня урынындагы музей да артта калды. Алдыбызда ак таштан төзелгән Казан Кремле биналары. Кремль капкасы чатындарак шагыйрь Муса Җәлилгә куелган һәйкәл тора. Бу сын-пәһлеванның кул-аяклары богаулы. Шулай да ул ярсу юлбарыстай алга, көрәшкә омтылган сыман, алгарак талпынган. Ул сын кыю һәм мактаулы көрәш юлын узган Мусаның нәкъ үзе. Биредә Муса Җәлил ярым ялангач, ялан аяк килеш ташка басып, бар торышы белән алга, киләчәккә омтылган. Аның үткен карашында өмет, җиңәчәгенә ышаныч нурлары чагыла төсле.

Муса Җәлил! Аның исеме хәзер ирек сөюче барлык илләрнең халыклары теленнән төшми. Хыялга тиң шәхес ул хәзер. Богаулы Мусаны күрү белән минем күз алдыма Волховның баткак урманнары, ничәмә айлар буена канлы бәрелеш кырына әверелгән Синявино калкулыклары, өсләренә тоташ ут-ядрә явып торудан хәрабә хәленә килгән шыксыз бистә-авыллар килеп басты. Шушы Волхов тирәлеге сазлыкларында бит инде 1942 елның җәй башында якында шартлаган снарядның һава дулкыны бәреп егып исәнгерәткән һәм каты яралаган мизгелдә көчсез-хәлсез шагыйрьне фашистлар камап алган, әсир иткән. Муса Җәлилнең соңгы пулясын үзенә атарга ниятләве, әмма пистолетының атмый калуын тасвирлаган үкенечле шигырен мин күптән казакъ теленә тәрҗемә иткән идем инде. Шунлыктан аның сугышып үткән җире Волхов тирәсе икәнлеге дә, ничек әсирлеккә төшүе дә миңа күптән билгеле иде. Ә инде Волхов фронтының, Волхов сазламыкларының ул көннәрдәге хәлен мин үз күзем белән дә күрдем. Кабат оештырылган Икенче Удар армия сафларында шунда ук без дә сугыштык. Шуңа күрә Муса Җәлил миңа аеруча якын тоела.

 Ир йөрәкле шагыйрьне ил онытмады. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Шул ук көннәрдә аның кайнар каны белән язылган каһарманлык җыр-дастаны – «Моабит дәфтәре» җыентыгы илебездә иң яхшы әдәбият-сәнгать әсәрләренә бирелә торган иң югары бүләккә – Ленин премиясенә лаек булды. Ул китаптагы шигырьләр бүген дөньядагы барлык телләргә тәрҗемә ителгән. Муса Җәлил һәм аның иҗаты хакында Азәрбайҗанның танылган шагыйре, совет поэзиясенең иң күренекле вәкилләреннән берсе саналган Самед Вургун элегрәк болай дип язып чыккан иде: «Бөтен дөнья һәм шул дөнья йөзендәге әдәбият исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әверелгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм Герой Муса Җәлил кебек шигырь белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Менә алар: бөек Байрон, Венгриянең данлыклы халык шагыйре Петефи, герой Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил».

Муса Җәлилнең үзенә атап язылган шигырь һәм җырлар, дастаннар хәзер бик күп. Шулар арасында казакъ шагыйре Җубан Молдагалиев, татар шагыйре Нәби Дәүли поэмалары да герой шагыйрьнең батырлык, фидакарьлегенә бер хатирә булып тора. Муса Җәлилнең үз шигырьләрен телдән-телгә тәрҗемә итүче һәм аны төрле телдә укучылар саны да елданел арта бара.

...Без Кремльне, аның үзәгендә иркен җиһан киңлегенә үрелеп утырган мәһабәт Сөембикә манарасын карап, йөреп чыгабыз да Казан каласының кыл уртасында урнашкан Кабан күленә таба юл алабыз. Кабан күле янәшәсендәге бер бакчада, биеккә калкып, Тукай һәйкәле тора. Берзаман аны, сабый чагында, шушыннан ерак булмаган печән базарына китереп: «Асрамага бала бирәм! Кем ала?» дип тәкъдим иткән булалар. Кулдан-кулга күчеп йөргән ятим бала – бүген бөтен бер милләт хөрмәтенә лаек дан иясе. Шул халыкның сөеклесе, киңәшче-әүлиясе. Бүген ул үз югарылыгыннан җитди генә алга карап, уйланып тора... Кабер ташына шагыйрьнең шигъри юллары сырланган:
«Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә».
Егерме җиде яше тулмаган шагыйрьнең никадәр рухи көчкә ия булуын күрсәңче!

Кабан күле – каланың, әйтерсең, якты, зәңгәр күзе. «Казан вә Кабан арты» шигырендә Тукай менә ни ди бит аның хакында:
«Кай заманда, кайсы телдә искә алынса да Казан,

Искә керми калмый һич тә шундагы бер күл – Кабан.

Бу шәһәрне һәм бу күлне җырлыйдыр милләт теле

Бик яратып, әллә  инде иске шөһрәт аркылы!» 
Бу күл янәшәсендә моң-җырларын уйланып, Тукай күпме йөргәндер?! Һәм ничәмә-ничә яшь йөрәк шул күл буенда бер-берләрен табышып, йолдызлы күк гөмбәзе чатырына сыенып серләшкән, алтын айны моңа шаһит иткәндер... Шулай да, Кабан күле, бер карасаң, тынып калган күз яшедәй шул син...

Идел... Кабарган тамыр кебек ул, ничәмә-ничә порт-шәһәрне берләштергән зур су юлы. Ул үзенең аксыл төстәге пароходлары, пароходларында җилфердәгән ялау-флаглары белән күңелне үзенә әйдәп тора. Казан елга порты... Аның зур тәрәзәләре аша киң Идел тагын да матураеп, алланып күренә. Аргы як ярдагы Ослан таулары шул ил иркәсе Иделне саклап, каравыллап торадыр шикелле. Яр-кыяга тын гына бәрелгәләп, тын гына агып яткан Иделне һәрберебез Җир шарына бөек Ленинны биргәне өчен генә дә олыларга, күңелләребездә аңа карата йолдыздай якты хис сакларга тиешбез...

Казан елга порты – ул чын хезмәт мәйданы. Пассажирлар яисә йөкләр төягән бихисап пароходлар, баржалар бирегә килә тора. Икенчеләре исә моннан ерак юлларга китә торалар. Советлар иленең бу зур су юлы боларның барысын да үз күкрәгендә күтәрә, кирәк җиренә илтеп тапшыра. Кайчандыр Николай Некрасов җырларында телгә алынган бурлакларның оныклары бүген шул ук Идел киңлегендә зур-зур корабларны йөртә. Диңгез кебек Идел дулкыннары аларны җай гына чайкалдыра. Ул дулкыннар бүген Стенька Разин бәетен генә түгел, зур Иделнең үзенә, аның хезмәтенә багышланган тантаналы гимннарны да тыңлыйлар.

Казан елга портыннан Ленинградка, Мәскәүгә, Куйбышев һәм Горький шәһәрләренә, тагын бик күп порт-калаларга барырга мөмкин. Зур Идел Совет Татарстанының башкаласын ерак-ерак җир, төбәкләр белән тоташтыра.

Иркен Идел өстендә җил уйный, тирә-юньгә көмеш тәңкә-күбекләр чәчә. Аларга алданган акчарлаклар шаулап, канат җәеп, биектән түбәнгә ургыла да, өметләрен өзеп, чаң-чоң килеп, читкә талпыналар. Ә су өстендә йөзгән каек-көймәләр, дәү-дәү кораблар артыннан дулкын эзләре кала. Ә аргы якта, суга мул Идел ярларында яшел постау кебек тоташ чирәм, яшеллек күренә. Шәһәр халкы үзенең ял көннәрен шул чирәмлектә аунап, үтеп баручы пароходлар артыннан күтәрелгән юаш дулкыннарга чумып уздырырга тырыша.

Ә ялланган катер белән Идел өстен гизеп йөрүе нинди рәхәт! Дулкын сине бер күтәрә, шул чакта синең уй-хыялларың да биеккә-биеккә ашкан төсле була. Икенче мизгелдә син үзеңне як-ягыңдагы су упкынына чүккәндәй хис итәсең. Катер шулай дулкыннар өстендә уйнаган кебек синең хисләр дә уйнап тора. Сәяхәткә дип, татар дусларыбыз алып чыккан катерда без, Казакъстан вәкилләре, икәү. Нургоҗа Уразов – безнең язучылар оешмасының Целиноград өлкәсе җитәкчесе. Нургоҗа чәчмә әсәрләр дә яза, шигырь дә.

Татар каләмдәшләребездән кемдер тальян гармунда уйный. Аның көенә Идел дулкыннары тагын да җәһәтрәк тирбәнәләр шикелле.
«Туган яктан ерак китеп,

Диңгезләр кичтем.

Сагыш дигән тирән күлнең

Суларын эчтем.

И гүзәл туган ягым,

И ямьле туган ягым,

Тальян гармун моңы булып,

Җырыма күчтең...»
Нургоҗаны да җырга кушылырга өндәсәк тә, ул дәшмәде. Ә мин үзем татар җырларын бик якын күрәм. Үзебезнең Тургай каласында без Габдулла, Гыймади атлы татарлар белән күрше идек. Яшь чакта бергәләп, якындагы үр-тауларга иртә язда кыр суганы, соңрак дала чәчәкләрен җыярга йөри идек. Ул төркемдә күпчелеге татар егетләре белән татар кызлары була иде. Билгеле, егетләрнең берәрсе гармун ала. Кыр-далага чыгуга аны чыңлатып уйнап та җибәрә. Егет һәм кызлар аңа кушылып җырлый башларлар иде. Билгеле инде, күпчелек очракта моңлы-сагышлы татар көйләре уйналып, татар җырлары җырланыр иде... Шул чактагы күңел җилкенүләре, яшь йөрәкнең ашкынып тибүләре онытыламы соң?!

Безнең катер Идел дулкыннары өстендә чайкала-чайкала, алга бара. Ә безнең күмәк җыр, җилпү канатлы акчарлактай, ераклардан урап килеп, кабат баш очында яңгырый башлый:
«Таныш түгел юллар буйлап

Мин озак йөрдем.

Туган ягым күренерме дип,

Тауларга мендем».
– Әйт шуны! – дим мин җырны куәтләп, күңелем булып. Җыр тагын үз-үзенә көч-дәрт өстәгәндәй яңгырый төшә.

«Туган яктан еракта да

Мин дуслар таптым.

Ләкин яшьлек дустым калган

Илемә кайттым».
– Бу җырның авторы шагыйрә Гөлшат ханым Зәйнашева була инде, – диделәр татар юлдашлар.

Күрәмсез, татар сүзләре безгә никадәр якын.  Казакъ халкының «Татарга тылмач кирәкми» дип әйткән бик борынгы мәкале бар. Бу мәкаль безнең ике кардәш халыкның бик күптәннән килгән дуслыгы, якынлыгына ишарәдер.

Төштән соң без, катерны елга ярында калдырып, җыйнаулашып, яр буендагы урманга кереп киттек. Каен белән карагай агачлары катнаш куе урман безне үз кочагына алды. Тар гына үзән сукмагы буйлап, без яр буеннан арырак почмакка юнәлдек. Урман һавасы сөзеп тондырылгандай саф, җиңел. Суларга бик рәхәт иде. Агачлардан искитмәле тәмле ис аңкып тора. Ул ак каеннар, карагай-наратлар арасында кичкә кадәр йөрдек. Әңгәмәбез исә гел әдәбият тирәсендә, Тукай, Такташ, Җәлилләр хакында булды. Кайбер татар каләмдәшләр белән ул шагыйрьләрнең истә калган аерым шигырьләрен ярыша-ярыша искә төшердек. Шулай гәпләшеп йөргән арада көн дә узып китте. Кич якынлашты. Бер мәлне мин: 
«Җиктереп пар ат Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер суккалап та тарткалап»,
– дип, Тукай абыебыз әйткәндәй, әйдәгез, Казанга карап, җол тартаек, – дидем.

Катерга утырып кайтырга чыккач та, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимовларның язмыш – гомерләренә кагылышлы сөйләшүләр дәвам итте.

– Галиәсгар Камал белән Такташ икәве шәһәрнең Горький исемендәге ял паркында җирләнмеш икән. Анда барып, каберләрен зиярәт кылдым. Такташ баш очындагы кабер ташына кемдер язып киткән бер куплет шигырьне күчереп алдым, – дип, мин татар дусларыма блокнотымны ачып күрсәттем.

 «Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була».
Шул арада без янә Казанның елга портына кайтып төштек. Тамак ялгап алу өчен Идел уртасында дулкынга чайкалып утырган «Җилкән» ресторанына керергә ниятләдек.
Эчкерсез сөйләшү биредә дә өзелмәде. Әүвәл бер көлешеп алдык. Татар каләмдәшебез Мәхмүт Хөсәен Нургоҗаның балыкны чәнечкегә чәнчеп алырга азапланганын күреп:

– Тавык, балык, каз ишеләрне кул белән устауга кирәк, – дип көлдерде.

Шуннан соң гына Нургоҗа балык башына ике куллап ябышты. Аннары Ренат Еникиев сүз алып, казакъ шагыйре Таһир Жароковның «Каргиго» исемле шигырен татарчалап укыды. Сүзгә татар әдибе, безнең якташыбыз Нури Арслан да кушылды. Ул казакъ шагыйре Җакан Сыздыковның хәләхвәлен сорашты да:

–Тукай иҗатын үз итеп, бик яратып, бик күп шигырьләрен тәрҗемә иткән акын бит ул, –дип әйтте.

Әйтергә кирәк, Нури Арслан да – бик мөхтәрәм шагыйрь. Казакъ шигьриятенә дә әһәмият  бирә. Өстәвенә, исеме дә җисеменә туры килеп тора. Нури – нурлы йөзле, мөлаем кеше. Ә чал кергән чәчләре чын арыслан ялларыдай кабарып, җилкәсенә үк төшеп тора. Ул чәчнең үзендә бер кодрәти-илаһи көч яшеренгән сыман. Һәм шундый чәчнең әйткәнгә күнеп, сыпырганга сыпырылып, чын ял булып ятуына мин хәйран калып утырдым.

Алда әйткәнемчә, Тукайның язмыш-гомере белән дә, шигырьләре белән дә яхшы ук танышмын. Шагыйрьнең үз истәлекләрен дә, икенче бер шагыйрь – Әхмәт Фәйзинең аңа багышланган күләмле әсәрен дә укыганмын. Чөнки минем өчен Тукай – иң олы шагыйрь, остаз. Казанга килү белән иң элек Тукай зиратын барып күрдем. Нури Арслановка шул хакта сөйләдем. Ул миңа җавап итеп:

– Без дә казакъ әдәбияты белән яхшы танышбыз, – диде.

– Шулай булмый ни, татар әдипләренең күбесе өчен Казакъстан – уртак ватан, – дидем мин, Нури Арсланов сүзләрен куәтләп. – Тукай да безнең Уральскида үсә, шунда беренче шигырьләрен яза башлый, шунда шагыйрь булып җитлегә. Соңрак та, авырып киткәч, янә безнең Кустанай өлкәсенең Карабалык районына килгән. Казакь казаныннан тәгам итеп, дәвага казакъ кымызын эчкән. Безнең нәселле атларда дала буйлап йөргән, гой. Татарның икенче бер танылган язучысы Кави Нәҗми, шулай ук безнең Кустанайда булып, Сәрвәрхан атлы сылу кызыбызны алып киткән.

– Анысы хак, – дип көлде Нури Арсланов. – Сәрвәр ханым бүгенге көнгә кадәр Кустанай казакълары җырын онытмыйча җырлый әле.

Ябырылып, Идел суыдай кара-соры төстәге төн килде. Идел җиле салмак-сабыр гына төнге эшенә кереште. Ресторан түбәсе аша күк йөзе күренмәсә дә, тирә-яктагы мөлдерәмә су өстенә ул күк барча йолдызының нурын чәчә иде. Бөрчек-бөрчек йолдыз сибелгән төнге Иделгә карап сокланып утыру үзе бер рәхәт тамаша икән! Биредән Казан каласы үзе дә, хәйран энҗе муенсаларын таккан татарның бер сылуы кебек, матур булып күренә иде. Шәһәр өстендә, күктән асып куелганнар, диярсең, биек-биек төзелеш краннары күренеше... Каланың төрле төбәкләреннән, яңа чор Алып батырларының сулышы кебек хезмәт итүчеләр гөрелтесе ишетелеп тора иде. 

Без «Җилкән»не калдырып, калага юнәлдек. Кая карама төзелеш, өем-өем актарылган җир-туфрак иде.

– Казаныбыз Алып батыр адымы белән алга баручы баһадирларның берсе шул, – диде Нури Арсланов горурланып. – Бер ара күрми торсаң, шәһәрдәге үзгәрешкә хәйран каласың. Кайчан гына эшкә яраксыз саналып буш яткан урыннарда хәзер өр-яңа кварталлар калкып чыкты. Шәһәр картасы да, елдан-ел чыга торган төрле «Сәяхәтнамә»ләр дә әлеге үзгәрешләр артыннан өлгерә алмыйлар.

– Бөтен илебез шулай, барлык кала-шәһәрләребез шундый үзгәреш чоры кичерә гой, – дип, мин ирексездән татарның өлкән шагыйренең сүзләрен бүлдердем.

Нури Арсланов безнең яктагы үзгәрешләрне дә күреп белә икән. – Хак әйтәсең, – диде. – Элегрәк мин белгән Иртеш елгасы яклары да нык үзгәргән хәзер. Берничә ел элек шунда барып чыккан идем. Павлодарны танымадым. Биек-биек йортлар калкып утыра. Зур-зур куәтле заводлар, очкын чәчеп, гөрләтеп эшлиләр...

Казан-Мәскәү вакыты буенча сәгать кичке унга якынлашкан иде. Мин, Нури Арсланов белән саубуллашып, «Таң» кунакханәсе янында машинадан төшеп калдым. Өч сәгатьтән минем юлга чыгасым – Лениград – Алма-Ата самолётына утырып китәсем бар. Шәһәр уртасындагы аэропортка ул самолёт бик аз вакытка гына туктала. Кунак йорты хезмәткәрләре белән исәп-хисапны өздем дә Гариф Гобәй абзыйларга юнәлдем. Казанда миңа юлдашчылык һәм җитәкчелек кылып, бик күп нәрсә белән таныштырган, аралаштырган ул яхшы кешегә рәхмәт әйтеп саубуллашмый китүем егетлеккә саналмас дидем.

– Ничек соң, ошадымы Казан? Безгә рәнҗемичә генә Алма-Атаңа китеп баруыңмы? – дип сорашты әүвәл Гариф абзый.

– Рәхмәт инде барысы өчен дә, барыгызга да, – дидем мин. – Аеруча җиңгәй белән Сез күп хөрмәт күрсәттегез. Рәхмәт!

– Ул кадәр рәхмәтләр әйтерлек без нишләдек?! – диде җиңги аптыраган сымак бер гадилек белән, үз күреп, якын итеп.

– Ачык йөзегез, җаксы сүзегез безнең өчен бик җиткән, – дидем. Озата чыккан Гариф абзый машинага ук утырды. Төнге Казанның үзәк урамнарыннан чабып үтеп, без аэропортка да килеп җиттек. Инде Казан өстендәге коңгырт күктә таң билгеләре шәйләнә иде.

Озакламыйча мин көткән самолёт та килеп җитте. Аның биек баскычына күтәрелгәч, мин төн юрганына төренеп яткан Казанны тагын бер кат күздән кичердем дә:

– Киләчәктә күрешкәнгәчә хуш, Казан! – дип, кул болгадым.  

СЫРБАЙ  МӘҮЛӘНОВ

   Алма-Ата, 1972 ел. 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев