Логотип Казан Утлары
Роман

Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?.. (дәвамы)

Берничә көн узгач, кичкырын әле Ян Шредер түгел, башта чандыр гәүдәле, тартынкы битенә киң кысалы күзлек кигән табибә-ассистент, үзе белән Катеринаны ияртеп керде. Аларның икесе дә үтә җитди кыяфәтле булганнан Хәйдәр аңлады – димәк, нәкъ менә хәзер төгәл диагноз игълан ителәчәк.

(Романны башыннан УКЫГЫЗ)

3

Франкфурт-на-Майне аэропортында, төрле тикшерүләрне үткәннән соң, коридор башындагы стойка янында туктап, Хәйдәр як-ягына карады. Аның исем-фамилиясе язылган такта тотып, таксист көтәчәк дигәннәр иде, әмма каршы алучы күренмәде һәм Хәйдәр шактый вакыт, кая барырга белмичә, адашып йөрде.

Ниһаять, озак кына аймылыш булып йөргәннән соң, алар очраштылар. Таксист, утыз биш-кырык яшьләрдәге ир-егет, милләте буенча төрек, Хәйдәрне эзләп йөри-йөри тирләп чыккан иде. Ничек эзләгәнен төрекчә сөйли-сөйли, таксист аны машинасы янына алып китте.

Тип-тигез юлдан «Мерседес» офыкка таба юл алды. Табигать нәкъ бездәге кебек икән монда. Дюссельдорфка ике йөз километр чамасы, аннан Мюльхаймга тагын утыз-кырык километр барырга кирәк иде. Таксист Хәйдәрнең каян килүе белән кызыксынды, аннан соң тагын берничә буш сорау бирде, әмма Хәйдәрнең сөйләшергә теләге юк икәнне күреп, барып җиткәнчегә кадәр бүтән бер сүз дә катмады.

Юлда чакта Хәйдәрнең телефоны зеңгелдәде. Гөлсинәнең әчкелт тембрлы тавышы Татарстан белән Германия арасын мизгелләр эчендә үтеп, Хәйдәрнең колагына килеп керде:

– Сиңа Лилияләр шалтыраткан булганнар, ә син җавап бирмәгәнсең, – диде хатыны шелтәле тавыш белән.

Хәйдәрнең, мөгаен, ара ерак булгангадыр, хатынына аз гына да ачуы килмәде.

– Димәк, җавап биререгә мөмкинлегем булмаган, – диде ул битараф тавыш белән. – Димәк, самолётта очканда, телефон сүнгән вакытта шалтыратканнар.

– Барып җиттеңме әле?

– Юк әле. Барып җиткәч, үзем хәбәр бирермен, – дип, Хәйдәр телефонын сүндерергә ашыкты.

«Нишләп соңгы көннәрдә өйдә җылылык бөтенләй юкка чыкты?.. Өге-җөге килеп яшәмәсәләр дә, аралары хәзерге кебек үк салкын түгел иде бит... Нишләп менә хәзер аның белән хәтта сөйләшәсем дә килмәде? Каты авырып, урын өстендә ята калсам, Гөлсинәгә ышаныч булмаячакны сиземләүдәнме?..»

Дюссельдорф янындагы Мюльхайм ан-дер-Рур шәһәрчегенә такси шуып кергән кебек булды. Юллар тигезлегеннәнме бу, машинаның затлылыгыннанмы, шофёрның машинаны оста йөртүеннәнме, әллә... дөнья авазларына илтифатсызлыктанмы һәм дөньядан ваз кичү галәмәтеме?.. Әллә инде ул хәзер ишетмиме, күрмиме? 

Юк, исән әле ул! Йөрәк турысы авыртып куя, күкрәккә пресс баскан кебек, сулавы авыр, тәндә тир бәреп чыкты. Болар үлгән кешегә хас түгел бит инде...

«Панмедика» клиникасына җитәрәк, таксист телефоннан тәрҗемәче кыз белән элемтәгә керде һәм килеп туктаганда, аларны көләч йөзле чибәр кыз каршы алды. Бу кыз – Катерина исемле утыз биш яшьлек яшь хатын булып чыкты. Ут чәчеп торучы, уртадан кечерәк буйлы, төс-битне алманнардан, буй-сынны руслардан алган бу тәти зат милләте буенча яртылаш рус, яртылаш алман иде. Ире дә икеканлы икән, икесе дә Идел буе немецларыннын, әби-бабаларын кайчандыр Казакъстанга сөргәннәр. Икесе дә, узган гасырның туксанынчы елларында Германиягә чакыру игълан ителгәч, монда күченгән гаиләләрдән икәннәре соңрак мәгълүм булды.

Русча да, немецча да камил вә матур сөйләшүче кыз (зәңгәр күзле, томшык борынлы, күперчек иренле бу гүзәлне барыбер хатын дип түгел, кыз дип әйтәсе килә иде) инде күптәнге якын танышын каршы алган сыман тотты үзен.

– Исәнмесез. Ничек килеп җиттегез? – диде ул, болай да якты җәй көненә нур өстәп.

– Исәнмесез. Рәхмәт. Сезнең догалар белән килеп җиттем менә, – диде Хәйдәр. – Килеп төшкәч, аэропортта адашып йөрергә генә туры килде.

– Сезгә паспорт контроленнән чыккач, бер урында гына торырга иде. Таксист бит үзе сезне эзләп чабып йөргән.

– Хәзер кая барабыз? – диде Хәйдәр, як-ягына каранып. Катерина:

– Әйдәгез, палата әзер, – дип, клиниканың пыяла ишегенә ишарәләде.

– Бер сигарет тартыйм инде, – диде Хәйдәр үтенечле тавыш белән.

– Тартыгыз, тартыгыз, – диде Катерина сабыр тавыш белән.

Ни гаҗәп, Хәйдәр тынычланып китте. Менә бит, Алман иленә килеп тә җитте ул. Каршы алдылар, палата әзер. Хәзер инде Казандагы кебек билгесезлектән кот алынып ятышлы түгел. Тиз арада тикшерерләр, диагнозны төгәл белерләр...

– Рак булмаска да мөмкин бит әле, әйеме? – диде Хәйдәр, тәрҗемәче кызга өмет белән карап.

– Каян белим инде мин, – диде Катерина, көлемсерәп. – Анализларыгыз күрсәтер.

– Сез тәрҗемәче генә түгел бугай?

Мин Россиядән килүче пациентлар белән элемтәгә керәм, килү-китүләрен оештырам, чакырулар җибәрәм һәм тәрҗемәче вазифасын да башкарам. Белүемчә, сезгә тәрҗемәче кирәк булмаячак. Нимесчә әйбәт сөйләшәсез, диделәр.

– Юк инде, кирәк булырсыз, – диде Хәйдәр.

– Мин алман телендә хәйран яхшы сөйләшәм, әмма камил дәрәҗәдә үк дип әйтә алмыйм. Шуңа эч поша әле – мин җиңелчә генә килдем, әйбер-мазар күтәреп йөрмәдем. Дәвалану курсы озакка сузылса, алмашка минем кием-салым юк...

– Борчылмагыз. Казанда куелган диагнозыгыз расланып, бездә озак ятарга туры килсә, мин сезгә кибеттән киемнәр сатып алырмын.

Хәйдәр Катеринага елмайды һәм ярым шаярып:
– Әйдәгез, берәр ресторанга, – диде.

Уйнап кына әйтелгән бу тәкъдимне Катерина бик җитди кабул итте һәм күз алмаларын киңәйтеп:

– Сез нәрсә! Нинди ресторан! – дип гаҗәпләнде.

– Беләсегез килсә, минем ирем, ике балам бар, – диде ул һич кенә дә үпкәләмичә. – Үзегез көчкә басып торасыз... Тәмәкегезне тартып бетерәсез дә хәзер үк палатага кереп ятасыз! Тәмәке тартуыгызны монда ташларга кирәк булыр инде, – дип өстәп куйды ул.

– Бик ташларга иде дә бит, – диде Хәйдәр. – Хәзер үк ташласам, акылдан язмам микән... Бик куркыныч диагноз бит.

– Монда сезгә бернинди дә диагноз куймадылар бит әле.

– Казан табиблары әйтте бит инде. – Катерина әйткән сүзләрдән Хәйдәрдә кинәт өмет кабынды.

– Әллә рак булмаска да мөмкин микән? Казанда ялгышулары да бар бит... – Монда җентекләп тикшерелерсез, аннары күз күрер. Әйдәгез, керәбез.

Бер урынлы палата пөхтә, якты булса да, аның караваты, әллә нинди лампалары, гомуми җиһазларының барлык детальләре гаять авыр тәэсир итте. Хәйдәр үзе белән ике портфель генә алган иде, аларны почмакка куйды да караватка ауды һәм шундук йокыга китте. Ике сәгать чамасы йоклаганнан соң, ул уянып китте. Беләктән кан алганнар, ахрысы – тампон ябыштырылган, уколлар да кадаганнар бугай. Ә ул сизмәгән, каты йоклаган.

Хәйдәр уяу килеш озак ятмады, янә йокыга китте. 

4

Иртәнге якта, коридордагы тавышлардан уянып, Хәйдәр беркавым аңышмый ятты – кайда ул, нинди урын-җир бу?

Ә-ә-ә, ул бит инде Германиядә. Казаннан Мәскәүгә, аннан Германиягә самолётта очты. Франкфурттан Дюссельдорф янындагы шәһәрчеккә төрек кешесе такси белән алып килде. Катерина исемле кыз каршы алды.

Олы гәүдәле хатын, ишек катыннан ук сәламләп, поднос белән иртәнге ашны кертте. Ризык әйбәт, әмма андый ризыкка күнекмәгәнлектән, Хәйдәр ашый алмады, чәй генә эчте. Туалетка кереп чыккан арада палатада базык гәүдәле, кысык күзле, алман кешесенә һич кенә дә охшамаган агай, затлы одеколон исен аңкытып, аны көтеп тора иде.

Клиниканың җитәкчесе доктор Отто Гофман илле биш-алтмыш яшьләр тирәсендәге доктор, бик тере, хәрәкәтчән кеше иде. Ул бер урында гына басып тора алмый шикелле иде. Сөйләшүе дә кызу-кызу, сорауларны, никтер, күбрәк идәнгә карап, бер-бер артлы яудыра, хәтта җавап биреп җитешеп булмый иде.

– Ничек урнаштыгыз? Мондагы шартлар сезгә уңаймы? Зарларыгыз, тәкъдимнәрегез, сорауларыгыз бармы? – дип сорады Отто Гофман.

– Монда бик уңай, бөтен шартлар бар, – диде Хәйдәр.

– Хәлегез ничек?

– Хәл әйбәт түгел инде, – диде Хәйдәр сүренке тавыш белән.

– Берәр җирегез авыртамы?

– Юк алай. Гомумән, халәт авыр... аңлатып булмый торган халәт...

– Сөяк җелегенә пункция ясап, кирәкле анализларны тикшергәч, барысы да аңлашылыр, аннары күз күрер. Берничә көннән төгәл диагноз куелачак инде, шуннан соң баш врач керер.

– Казанда куелган диагноз дөрес булмаска мөмкинме? – дип сорады Хәйдәр доктордан, «Әйе, ялгышулары ихтимал», – дигән җавапны ишетәсе килеп.

– Хәзер әле бернәрсә дә әйтә алмыйм, – диде Гофман, ниһаять, пациентка туры карап. – Безнең баш табибыбыз Ян Шредер, вакыты җиткәч, барысын да аңлатыр.

Берничә көн узгач, кичкырын әле Ян Шредер түгел, башта чандыр гәүдәле, тартынкы битенә киң кысалы күзлек кигән табибә-ассистент, үзе белән Катеринаны ияртеп керде. Аларның икесе дә үтә җитди кыяфәтле булганнан Хәйдәр аңлады – димәк, нәкъ менә хәзер төгәл диагноз игълан ителәчәк.

Кечкенә өстәл артына табибә белән кара-каршы утырганда, Катерина алар янында басып торды.

Табибә сүзен:

– Сездә нинди авыру икәнне беләсезме? – дип башлады.

– Острый лейкоздыр... – диде Хәйдәр чак кына ишетелерлек итеп. – Казанда шулай дигәннәр иде. Хәйдәр әле һаман: «Юк, Казанда ялгышканнар», – диюләрен көтә иде. Әмма табибә коры тавыш белән:

– Әйе, кызганыч ки, сездә острый лейкоз, – диде. – Кичектермичә дәваланырга кирәк. Хәзер дәвалый башламаган очракта, сезгә яшәргә нибары дүрт атна гына кала.

– Дәвалап буламы соң аны? – диде Хәйдәр, әле генә ишеткән хәбәргә шундук күнеп.

– Без шул дәвалау белән шөгыльләнәбез бит инде. Дәвалану курсы шактый озакка сузылачак. Алты ай дәвамында сез монда ятарга тиеш булачаксыз, бәлки, сигез айга ук сузылыр. Чөнки дәвалау курслары алты өлешкә бүленә, алты цикл химиотерапия ярты ел вакытны таләп итә... Артыграк та кирәк булырга мөмкин. Кимрәк булырмы, күбрәкме – анысы сезнең хәлегездән, сезнең алга таба булачак анализларыгыздан тора. Кыскасы, организмыгызның ни кадәр нык булуына бәйле. Сез дәваланырга әзерме?

– Әзер, – диде Хәйдәр. – Шуңа үзем монда килдем бит инде.

– Финанс мәсьәләләрен доктор Гофман аңлатыр.

Хәйдәр Германиягә килгәнче үк үзен борчыган сорауны бирде:

– Никадәр акча кирәк булыр икән?

Доктор шундук күпме акча кирәк булачагын әйтеп тә бирде. Хәйдәр эчке сискәнү тойды – дәвалау өчен билгеләнгән сумма коточкыч зур булып чыкты һәм ул беравык һушсыз калып торды. Әмма инде артка чигенү юк иде, ул, ризалыгын белдереп, баш какты.

Доктор үзе белән бер папка кәгазьләр алып кергән иде. Катерина белән икәүләшеп аңлата-аңлата, Хәйдәрдән шул кәгазьләргә кул куйдырдылар. Алар чыгып китү белән үк Хәйдәр хатынына да түгел, кызына да түгел, ә киявенә шалтыратты. Күпме акча кирәклеген әйткәч, Назимның тавышы да кинәт сүлпәнәйде, бу кадәр үк кыйммәткә төшәр дип ул да көтмәгән иде. Алай да, кияү, рәхмәт яугыры:

– Җыярбыз ул сумманы, – дип җавап бирде. – Өчкә бүлеп күчерергә мөмкин түгел микән?

– Сорармын, сөйләшермен, – диде Хәйдәр, җанланып. – Мөмкин булыр дип уйлыйм.

Аннары Хәйдәр хатынына шалтыратты. Гөлсинә сыктанулы тавыш белән: «И Ходаем, и Ходаем», – дип, кат-кат кабатлап шыңшыды. Акчаның бу кадәр күп кирәк булачагы, әлбәттә, хатынны тирән кайгыга батырды.

Төнлә озак йокыга китә алмый ятса да, бүген җан тынычланып китте. Билгесезлек авыррак баса бит ул. Хәзер исә инде ачыклык кереп килә, алга таба нишләргә кирәклеге анык аңлашыла иде. Иртәнге аштан соң, клиниканың иң өлкән табибы приват-доцент Ян Шредер – озын буйлы, чын алман кыяфәтле, урта яшьләрдәге ир-егет – үзе белән берничә табибәне ияртеп керде дә башта хәлне сорады, Хәйдәрнең үзен ничек хис итүе белән кызыксынды. Аннары шактый озын-озак итеп, Хәйдәргә куелган диагноз турында сөйләде. Сүз ахырына таба Шредер көр тавыш белән:

– Сезнең очракта прогноз яхшы, – диде. – Без сезне дәвалый алачакбыз. Сезнең анализларны җентекләп өйрәндек. Анализларыгызда берничә бик уңай фактор бар. – Шуңа күрә мин алдан ук ышандырып әйтә алам: прогноз яхшы. Дәваланырга монда килеп, дөрес эшләгәнсез.

Аннары доктор дәвалау курсының ничә өлештән торачагын, нинди графиклар буенча ясалачагын сөйләде. Акчаны өчкә бүлеп түләргә мөмкин дип, ризалыгын бирде.

Икенче көнне үк Хәйдәрнең муенына катетр куйдылар һәм ул, көзге каршына килеп баскач, муеннан астарак, өңер кырыеннан түбән таба Яңа ел чыршысындагы гирлянда сыман, нәзек көпшәләр эленеп торганын күрде.

Һәм химиотерапия курсының беренче өлеше башланды.

Ике тәүлек буена берөзлексез муендагы катетр аша дару тамып торды. Һичөзлексез баш әйләнде, укшытты, атна буе авыздан кан килде, аяклар утын тумраны кебек юанаеп шешенде. Авызда җәрәхәтләр барлыкка килде, тамактан ашау үтми башлады. Бу халәт вакытлыча, түзәргә кирәк, диделәр аңа. Түзми кая барасың. Тәмәке тартмыйча гына түзеп булмады. Урамга чыгарга ярамый, ә клиникада тәмәке тарту катгый тыела. Соңгы вакытта ул айкос стиклары тарта башлаган иде, Германиягә дә үзе белән егерме төргәк алып килгән иде. Палата туалетының һава суыру системасы яхшы эшләүдән файдаланып, Хәйдәр яшертен генә стикларын шунда кереп тартты һәм аның мондый «хулиганлыгын» дәвалану курсының ахырына кадәр беркем белмәде, сизмәде.

Беренче цикл тәмамланганнан соң, канның барлык күрсәткечләре түбәнәйде, кайберләре нольгә кадәр үк төште, хәл бөтенләй бетте. Ә табиблар: «Шулай булырга тиеш, куркыныч нәрсә юк, химия шулай тәэсир итә инде ул, түзәргә кирәк, озакламый хәлегез яхшырачак», – дип тынычландырып, көн саен кан тамырына кан агыздылар, антибиотиклар тамызып тордылар. 

5

Хәйдәргә ясалган пункциянең нәтиҗәләрен Шредер үзенең укытучысы һәм коллегасы Винфрид Мейерга да күрсәтергә булды. Профессор Винфрид Мейер Берлинда Шаритэ клиникасында хезмәт итә, Шредер анда укыды һәм үзе дә Шаритэдә шактый вакыт остазы белән бергә эшләгән иде. Шредерне «Панмедика»га баш доктор итеп килергә бик озак ялынганнан соң күндергәннәр иде. Гадәттә, җитди диагнозлар буенча ул үзенең укытучысы һәм остазы белән сөйләшә, хәтта анык аңлашылган вакытта да, хата китүгә юл куймас өчен абруе дөньяга таралган профессор белән киңәшләшеп ала иде. Бу юлы да ул «ватсапп» аша Хәйдәрнең анализларын аңа җибәрде.

Доктор Винфрид Мейер шундук пациентның фамилиясенә һәм каян килгәненә игътибар итте: «Гарипов Хәйдәр. Россиядән. Казаннан. 1958 елда туган.» Әтисенең исеме ничек икән?.. (Германия хастаханәләрендәге кәгазьләрдә, бланкларда, гадәттә, пациентның атасы исемен язмыйлар.)

Анализ нәтиҗәләрен ул игътибар белән карап чыкты. Диагноз төп-төгәл. Афәрин, Шредер! Аның диагнозларны бөтен нечкәлекләре белән куя алуы гаҗәпләндерми, ул – шәп доктор. Үз эшен яхшы белсә дә, киңәшләшә, чак кына хата китүдән дә саклана – менә шунысы сокландыра һәм куандыра. Студент чагында ук аның тирән акыллы табиб булачагы күренеп тора иде инде. Аның белән көн буе сөйләшеп утырырга мөмкин, туйдырмый, ялыктырмый. Укучысы булса да, Мейернең аңа әллә ничә тапкыр әйткәне бар: «Мин синең белән әңгәмә корганда, укытучың булсам да, синнән бик күп нәрсәләрне беләм, бик күп нәрсәләргә күзләрем ачыла. Менә шундый докторлары булганга Германиядәге медицина алдынгылардан санала бит. Бу зур нәрсә!»

Җәй Германияне кочагына алган. Табигатьнең бу фасылында бөтен дөньяда җәй җиткәндер шикелле тоела башлый. Кеше шундый инде ул – шатлык килсә, башка кешеләр дә шат булырга тиеш кебек була, бәхетле чакта – бөтен дөнья бәхетледер дип ышана. Әмма шунысы сәер: кайгы килсә, кеше үзе генә бәхетсез, ә башкалар рәхәт чигәдер дип уйлый башлый.

Винфрид кабинетның киң тәрәзәсеннән тышта кайнаган җәйге хәятне күзәтеп, әтисен искә төшерде. Әтисе – Ортвин Мейер – җәй фасылын җаны-тәне белән ярата һәм бу вакытта бөтенләй икенче кешегә әйләнә иде. Винфрид әтисенә охшаган һәм үзен дә табигать баласы дип атый. Ул озакламый ял алачак, бер ай буе урманда, кайчандыр әтисе төзегән мәһабәт йортта цивилизациядән котылып торачак. Тизрәк җитсен инде ул көннәр!

Авыр еллар туры килгән әтисенең яшьлегенә. Сугыш үзе генә ни тора...

Гарипов Хәйдәр... Шул кеше микән? Казаннан бит... Татар... Әтисе кайсы фронтларда сугышты икән?..

Винфрид ял көне җиткәнне түземсезлек белән көтте һәм шимбәнең яп-якты иртәсендә Берлиннан үз машинасында, Мюльхайм-ан-дер-Рур шәһәренә юл алды. Машина йөртеп, биш йөз илле километр бару гәүдәне генә алҗыта, ә баш исә ял итә, бигрәк тә яхшы музыка яңгырап торганда.

Мюльхайм... Чирәп түбәләр, таш түшәлгән урамнар. Төньяк Вестфалия федераль җиренең Дюссельдорф административ округында урнашкан бу шәһәрчек кулъязмаларда 1093 елда телгә алына. Хәзер монда йөз җитмеш меңгә якын кеше яши, туксан проценты алманнар, нигездә, католиклар, протесттантлар. Ярата ул мондый шәһәрчекләрне. Җыйнак шәһәрнең җаны җылырак, күңеле киңрәк була.

Мюльхаймда Казаннан килгән пациентны күрергә теләвен шалтыратып хәбәр иткәч, Ян Шредер, ял булуга карамастан: «Клиникага килеп, сезне каршы алам», – дигән иде, Винфрид Мейер исә аңа: «Юк, юк, ял ит, аның янына үзем генә кереп чыгам!» – дип, кырт кисте.

Профессор Винфрид Мейерны Германиядә белмәгән берәр медик бар микән? Юктыр, мөгаен. Аның даны ил чикләреннән чыгып, Европага, аннан океан артына кадәр үк таралган инде.

Клиниканың сигезенче катында аны күргәч, бөтен медперсонал каушады, ә инде сигез йөз беренче палатада ятучы Гарипов фамилияле пациент белән кызыксынгач, бигрәк тә аптырашта калдылар.

Хәйдәрнең, караватта утырып, телефон аша интернетта «казынган» чагы иде. Ишекне киереп ачу белән үк сәламләп, Винфрид Мейер палата түренә узды һәм өстәл янындагы урындыкка утырды.

– Минем исемем Винфринд Мейер, – диде ул, Хәйдәрне җентекләп күзәтеп. – Мин Шаритэ клиникасыннан. Профессор. Монда минем дустым доктор приват-доцент Ян Шредер эшли. Ул миңа сезнең анализларны җибәргән иде һәм минем сезне күрәсем килде.

– Хәлем мөшкелме әллә? – диде Хәйдәр, бөтен дөньяга танылган Шаритэ профессорының килүеннән шомраеп.

– Юк, киресенчә, прогноз яхшы, – диде профессор. – Мин кайвакыт Ян Шредер дәвалый торган пациентлар белән аралашам. Ул миңа сезнең турыда сөйләде. Сезне бик зыялы, акыллы кеше, галим, диде. Сез Казаннан икән...

– Әйе.

– Сез татармы?

– Татар.

– Болай... хәлегез ничек?

Хәйдәр көлемсерәгән сыман итеп:

– Мондый диагноз куелгач, хәлемне ничек дип әйтергә соң инде? – диде.

– Паникага урын булмаска тиеш, – диде Винфрид Мейер. – Ә химия алганнан соң, хәзерге халәтегез – табигый хәл. Шулай булырга тиеш инде, кызганычка каршы. Мөгаен, Шредер сезгә әйткәндер – анализларыгыз нәтиҗәсеннән аңлашыла – сезне дәвалап була икәнне күрсәтә торган бик мөһим факторлар бар.

– Әйе, доктор Шредер шулай дигән иде.

Профессор Мейер, тагын нинди сорау бирим икән дигән сыман, аскы иренен тешләп торганнан соң:

– Без аның белән гел элемтәдә, – диде. – Ул минем укучым гына түгел, якын дустым да. Үзара даими рәвештә киңәшләшеп торабыз. Сезгә монда уңайлымы? Палатадан канәгатьме сез? Хәйдәр Шаритэ профессорыннан үзенең диагнозы турында көтелмәгән яңалык ишетермен дип уйлаган иде, ә аңа Винфрид Мейернең гап-гади сорауларына җавап бирергә туры килде:

– Әйе, әйе, бик уңай, бик әйбәт палата, – диде Хәйдәр.
Профессор, көтмәгәндә:

– Сезнең әтиегезнең исеме ничек? – дип сорады.

– Самат.

– Димәк, әтиегез – Гарипов Самат?.. – дип текәлеп карады Винфрид Мейер.

– Әйе, Гарипов Самат. 1968 елда вафат булды, – дип көрсенеп куйды Хәйдәр. – Миңа ун яшь иде ул вакытта.

Винфрид: «Икенче Бөтендөнья сугышында катнашканмы ул?» – дип, чак кына сорамый калды. Аннан башка да аның сораулары күп иде, Хәйдәр белән сөйләшәсе килде аның, әмма пациентның хәлсезлеген күреп, бүгенгә җитеп торыр, күрештек, таныштык, алга таба әле аралашырга мөмкин булыр дип саубуллашырга кирәк тапты. Чыгып киткәнче, лейкозларның бик күп төрле икәнен, бер үк төрлеләренең дә әллә ниндиләре булганын кыскача гына аңлатты, үз тәҗрибәсеннән чыгып, төрле мисаллар да китерде.

– Дәвалап була бу чирне, – диде ул. – Хәзер инде мондый диагнозлар – хөкем карары түгел. Кайберәүләр ремиссиядә унар, егермешәр ел яшиләр, яшәү сыйфаты сәламәт кешенекеннән һич кенә дә аерылмый. Бездә бер шофёр эшли. Аңа нәкъ сезнеке кебек диагноз куйганнар иде. Дәваладык һәм менә ун ел инде бернинди проблемасы юк. Хәзер аңа җитмеш яшь. Әлбәттә, гел контрольдә тотарга, тикшерелеп торырга кирәк.

Винфрид инде ишек катына җиткәч тә, әле гадәти тынычландыра торган сүзләр әйтергә өлгерде.

– Мин бу тарафларга төрле эшләр белән еш киләм. Хәзер инде тагын да ешрак килеп йөрермен, – диде ул чыгып китәр алдыннан. – Анализларыгыз тиздән яхшырыр. Аннан соң тагын сөяк җелеген алырлар. Минем киләсе визитым, мөгаен, шуннан соң булыр.

Хәйдәр һәрбер сүзгә ригая бирерлек хәлдә түгел иде, шуңа күрә профессорның «тагын да ешрак килеп йөрермен» дигән сүзләрен игътибарсыз калдырды. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2022

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев