Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бу җырым

Бу җырым – илче ул. Җаныңа Җанымны илтүче сукмак ул.

Бу җырым – илче ул. Яныңа

Җанымны илтүче сукмак ул.

Күзләрең нурында коенып,

Бусагаң төбендә туктар ул.

Иң рәхәт, ләззәтле тойгыдан

Күкләрем каршыңда тезләнер.

Хәрефләрмени бу? Йөрәкнең

Тәпиләп килүче эзләре.

Сөюдән тоткынга әйләнеп,

Мең кабат яныңа киленер.

Хисләрем күңлемне кол итәр,

Күңел ул – моң гаме иледер.

Һәр үлән, һәр яфрак, бөҗәккә

Серемне сөйлим дип бәйләнәм.

Бу мәлдә мин җирдә яшәмим –

Мин тоташ шигырьгә әйләнәм.

Бу җырым – илче ул. Җаныңа

Җанымны илтүче сукмак ул.

Ач күңел ишегең каерып –

Бусагаң төбендә туктар ул.
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев