Логотип Казан Утлары
Шигърият

Чиктән ашу

Әби патша кулы җитмәс күккә бидгатьләрчә нәфес сузмаган.

...Күкләр минем биләмә түгел.                      

 Екатерина II 


Гаҗәп хәлләр тулып ашкан чорда

искә төшә шушы сүз һаман, –
Әби патша кулы җитмәс күккә

бидгатьләрчә нәфес сузмаган.
Хәзер инде бүтән төрле үлчәм

шул ук чакрым, аршын,  карышта.

Заманыңда иман зәгыйфьләнгәч

түбәнәя кебек гареш тә.

Ачыттыргыч бугаз төерендә

тыпырчынып куя зар-нида.

Туймас адәм, әнә, бүлеп алган

бозлык астындагы җирне дә.

Мәнсезлеккә тәңгәл галәмәтне

яңа җиһангирлар уң саный.

Андый затлар михнәт чиккән илгә

бәхет иңдерергә уйламый...
Кыйтгаларның ничә кишәрлеккә

теленүен, йәгез, кем әйтә?

Кысан гына гүргә сыяр хаким

һәнүз биләмәсен киңәйтә.

Комсыз бәндә, шулай зурдан кубып,

күкне бүлгәләргә тотынды.

Тәнбиһ итә һатиф3:  «Ходай орган,

үз-үзеңне тыйнак тот инде!»

Галәбәле гөруһ гамәленнән

сискәнәдер сымак галәм дә.

...Әби патша сүзе үлеп

ята җанны чәнчеп торган каләмдә.

3 Күктән иңгән аваз кисәтүе мәгънәсендә.

 

 

"КУ" 07,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев