Логотип Казан Утлары
Шигърият

Имтихан тәртибе

...аңны бутар чеп-чи ялган дөнья буйлап кояш нуры тизлегендә тарала!

Җирдә бериш гаҗәбәләр озак яши,

адәм заты кабат-кабат таң кала, –

аңны бутар чеп-чи ялган дөнья буйлап

кояш нуры тизлегендә тарала!

Кадимидә тормыш шулай корылгандыр,

сәер хәлдән тәмам гаҗиз һәр бәндә, –

әһле галәм зарыгышып көткән хаклык

килеп җитә урау юллы кәрванда...

Каршы төшмик: хәят үзе барсын белә,

болар өчен кирәк түгел чик-чара, –

ялган сине ашыкмыйча даим сыный,

аннан хаклык тәҗел хөкем чыгара. 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев