Логотип Казан Утлары
Шигърият

Нинди моң бу?!

...Йөртәбездер күңел түрендә Мәңгелекнең бер тирән моңын...

Нинди моң бу җанда?! Тоташ моң?!

Шушы моңнар җанны телгәндә,

Син, Фәрештәм, белсәң әгәр дә

Тәрҗемә кыл безнең телләргә?!

Ник яңара җанда шушы моң,

Очкан чакта күктә киекләр?!
Нинди моңда тирбәләсең, җан,

Җиде күктә чакта, биектә?!

Тамсын иде шул моң кәгазьгә –

И фәрештәм, каләмгә орын!

...Йөртәбездер күңел түрендә

Мәңгелекнең бер тирән моңын...
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев