Логотип Казан Утлары
ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕНДӘ ИСЛАМ ДИНЕ КАБУЛ ИТЕЛҮГӘ 1100 ЕЛ

КАЗАН ХАНЛЫГЫНДА ИСЛАМ ДИНЕ (дәвамы)

Казан тарихының хәлиткеч көннәрендә рус елъязмаларында «Кулшәриф мулла» исеме белән аталып килгән шәхес баш сәед итеп билгеләнә. Ул да Әстерхан сәеде Мансурның улы була.

Төрле диннәр һәм кануни кырлар 

Болгар чорыннан башлап, Урта Идел буенда көн күргән мөселманнар арасында башка конфессия вәкилләренә түземле мөнәсәбәттә булган хәнәфи мәзһәбе киң җәелгән, берничә гасыр дәвамында ут күрше булып яшәгән традицион диннәр тарафдарлары, төрле кавемнәр белән тотрыклы һәм үзара килешеп яшәү традицияләрен булдырган.

Һәр этник төркем билгеле бер төбәктә тупланып көн итү сәбәпле, халыклар арасында актив аралашу, нигездә, кавемнәр янәшә яшәгән урыннарда күзәтелгән. Даими мөнәсәбәтләр мари, чуваш, удмурт һәм мукшы элита вәкилләре белән хан хакимияте арасында барган.

Мөселман дин әһелләре мәҗүси дин тотучыларны дәгъватләү белән шөгыльләнгәннәр, шул рәвешле ислам динен тыныч юл белән таратканнар. Әйтик, С.Герберштейн Түбән Новгород янындагы урманнарда яшәгән мариларның, Мәскәү дәүләтенә буйсынып Казан ханлыгына салым түләмәсәләр дә, Мөхәммәд пәйгамбәр тарафдарлары булуын билгеләп үтә (Герберштейн С. Күрс. хезмәт. С. 164). 

Казанлыларның мәдәни һәм дини йогынтысы, суфиларның дәгъватләү нәтиҗәләре мәҗүси динендә булган халыкларның кайбер йолаларында, гореф-гадәтләрендә чагылыш тапкан. Тарихчы М.Худяков бу йогынтыны удмуртларда һәм мариларда җомганы атна бәйрәм көне итеп билгеләп үтүләрендә, кайбер татар изгеләрен олы ихтирам белән искә алуларында, шул исәптән, мариларда Бәйрәш һәм ИшМөхәммәд шәехләрне Шиквав һәм Ахпатыр исемнәре белән хөрмәтләүләрендә күрә  (Худяков М. Күрс. хезмәт. С.198). Бу хакта Ш.Мәрҗани тәфсилләбрәк яза: «...бу илдә ислам хөкүмәте вакытында финнарның барысы да яки күбрәге ислам диненә кергән. Ләкин кайберләренең сәләтләре һәм мөселманнар белән мөгамәләләре аз булганлыктан, ислам аларда тамырлана алмаган, җәһаләтнең көчле булуы сәбәпле, әкренләп, үзләренең асыллары булган чувашлык, чирмешлек һәм арлыкларына кайтканнар. Җәбәлстанда (Татарстанның Тау ягы. – автор), Болгар һәм Казанның кайбер иске каберлекләрендә табылган ташларда чуваш, чирмеш сүзләре булу һәм аларда кайбер мөселманчылык гореф-гадәтләре табылу да шул сәбәптән булырга тиеш» (Мәрҗани Ш. Күрс. хезмәт. 80 б.).

Казан ханлыгы чорында Урта Идел төбәгендә православие дине тарафдарлары яшәү гадәти күренешкә әверелә. Беренче нәүбәттә, Казан дәүләтендә тәңкәләр сугылмау сәбәпле, ил базарында Мәскәү акчасы киң кулланышта булу хакында әйтеп китү мәслихәт. 1525 елга кадәр Казансу Иделгә кушылган урындагы утрауда ел саен июнь аенда уздырылган халыкара ярминкә Бөек Мәскәү кенәзлеге өчен Көнчыгыш илләр белән алаш-биреш итүдә төп базар була. Моннан тыш, Казан ярминкәсенә килгән рус сәүдәгәрләре ике дәүләт арасында икътисади мөнәсәбәтләрне активлаштыруга үз өлешләрен керткәннәр. Алар Казан дәүләте җирләрендә сәүдә иткәннәр һәм яшәгәннәр. (Казан сәүдәгәрләре исә даими рәвештә Түбән Новгородта һәм Мәскәүдә яшәгәннәр һәм сату-алу белән шөгыльләнгәннәр. – И.З.). Эш шунда, ханлык хуҗалыгында Бөек Мәскәү кенәзлегендә җитештерелгән товарларга ихтыяҗ зур була. Киңрәк фикерләгәндә, аксөякләр төркеменең, сәүдәгәрләрнең һәм һөнәрчеләрнең еш кына Бөек Мәскәү кенәзлеге белән тыныч һәм эшлекле мөнәсәбәтләр булдырырга омтылуында һәм Кырымнан килгән ханнарга каршы чыгуларында икътисади мәнфәгать алга куелган, дияргә мөмкин. 

 Рус протектораты елларында башкалада Мәскәү хөкүмәте вәкилләре һәм яугирләре дә яши. Шәһәрдә рус зираты була. Моннан тыш, Казанда әрмәннәр җәмгыяте оеша һәм чиркәве эшли (Мухамедьяров Ш.Ф. Күрс. хезмәт. С. 182-192).

Ханлык җирләрендә тагын бер төркем православие дине вәкилләрен казанлылар рус җирләренә ясаган һөҗүмнәр вакытында алып кайткан әсирләр тәшкил иткән. Аларның беркадәре, бигрәк тә сугышчылар, дөнья базарына кол итеп сатылган. Әйтик, Казан ханы Сәхиб-Гәрәй 1521 елгы уңышлы һөҗүмнән соң, әсирләрне Әстерхан каласы базарына сатарга озаткан. 

Күпчелек кол-чура исә Казан дәүләтендә калган, һөнәрләре булганнары калаларда товар җитештерүгә җәлеп ителгән, күпчелеге бәкләр, морзалар, огланнар һәм казаклар хуҗалыкларында хезмәтче яки игенче хезмәтен башкарган. Иван IV заманында язылган «Казанская история» әсәренең авторы да әсирлеккә эләккәч, ислам динен кабул иткән, Сафа-Гәрәй ханнан күп яхшылыклар күргән, анда хезмәттә булган һәм 20 ел Казанда яшәгән шәхес була (Казанская история / подг. текста, вступ. статья и примечания Г.Н. Моисеевой. М., Л.: Изд-во Академии наук СССР, 1954. С. 44).

Ханлыкта крепостное право булмаган. Австрия дипломаты С.Герберштейн сүзләренә караганда, алты ел эшләгәннән соң, бу әсирләр ирек алганнар, башка игенчеләр кебек үк, үз хуҗалыкларын булдырганнар, ләкин илдән китә алмаганнар (Герберштейн С. Күрс. хезмәт. С. 175). Бүгенге көнгәчә бу православ төркемнең саны буенча галимнәр арасында фикерләр төрлелеге яшәп килә. 

Мөселман дин әһелләре бу төркемне дә дәгъватләгәннәр. Ләкин дин иреге сакланган, күпчелек әсирләр правослау динендә калганнар.

Бүгенге көндә Рус правослау чиркәвенең «изге шәһидләре» (святые мученики) исемлегенә Казан ханлыгында яшәп, христиан дине өчен гомерен биргән өч шәхес кертелгән. Аларның тарихларын язган һәм рәсмиләштергән кеше – Урта Идел буенда христиан миссионерлыгын җәелдерүгә күп көч куйган Казан архиепископы Гермоген. Бу текстлар буенча Яңа Иоанн – ислам динен кабул итәргә теләмәгән өчен 1529 елда мөселманнар тарафыннан һәлак ителгән рус әсире, ә Стефан һәм Пётр – чукынган һәм мөселманлыктан баш тарткан өчен 1552 елда үтертелгән татарлар (яңа керәшеннәр). Казан архиепископы Гермогенның тәкъдиме белән, бу шәхесләр 1592 елда Рус правослау чиркәвенең «изгеләре» исемлегенә кертелгәннәр (Загидуллин И.К. Празднование в России покорения Казани во второй половине XVI – начале XX веков // Казанское ханство: актуальные проблемы исследования. Казань: Институт истории АН РТ, 2002. С. 20-21). Әмма бу «тарихлар»ның язылуы XVI гасырның соңгы чирегендә миссионерлык максатында – мөселманнарны яңа чукынганнар төркемнәренә каршы кую өчен дә эшләнгән булырга мөмкин. 

Гомумән алганда, Казан ханлыгында конфессияләр һәм төрле дин тарафдарлары арасында киеренкелек күзәтелмәгән. Биредә урнашкан дин иреге күп кавемнәр яшәгән илдә дәүләтнең хөр тормыш нигезе һәм хан хакимиятенә барлык кавемнәрдә лояльлек тәрбияләүнең алшарты булган дип әйтсәк, ялгышмабыз.

Килешеп яшәүнең тагын бер мөһим элементы – мәҗүси дин тотучыларның гражданлык хокукы өлкәсендә ата-бабадан килгән гадәтләрне куллана алуы. Вак-төяк җинаятьләр дә шушы хокук системасы буенча хәл ителгән, авыр җинаятьләрне хан һәм башкарма хакимият тикшергән һәм карар чыгарган. Аерым очракларда Чыңгыз ханның Ясасы кулланылган булырга мөмкин (Мухамедьяров Ш.Ф. Күрс. хезмәт. С. 235). Мәсәлән, ислам дине кануннарына каршы килеп, чыңгызлы ханнарны элеккечә табутта күмү тәртибе сакланып калган. Шул рәвешле, Казан ханлыгында төрле кавем һәм дин тарафдарлары арасында берничә хокук системасы кулланылган: шәригатьтән тыш, хан кануннарына, Чыңгызхан Ясасына һәм көндәлек тормышта һәм җир биләү мәсьәләләрендә гадәткә мөрәҗәгать иткәннәр.
 

Сәедләр

Казан ханлыгында мөселман руханиларының рәсми җитәкчесе булып, баш сәед торган. Сәедләр гаиләләрендә тәрбияләнгән бер угылны хан руханилар өстеннән җитәкче итеп куйган. Димәк, шәригать һәм дөнья гыйлеме, дәүләт эшләрен аңлауны таләп иткән бу җаваплы вазифага балачактан ук хәзерләгәннәр. Күрәсең, сәедләр гаиләләрендә тәрбияләнгән һәм белемле башка угыллар да шулай ук әһәмиятле дини вазифалар биләгәннәрдер.

Казан ханлыгы сәедләренең исемнәре рус елъязмаларында теркәлеп калган: алар, нигездә, дәүләтара мөнәсәбәтләр һәм илкүләм вакыйгалар уңаеннан телгә алыналар. Эш шунда ки, сәед Казан дәүләте социаль иерархиясендә ханнан соң икенче баскычтагы кеше саналган. Аның югары дәрәҗәгә ия булуы ханлыкта хакимият кризисы вакытында, бигрәк тә тәхеттә хан булмаган вакытта бик калку күренгән. Баш сәед яңа хан сайлау мәсьәләсендә дә үзенең тәэсирле сүзен әйткән (Худяков М. Күрс. хезмәт. С. 104).

 «Галимнәрдән, хөрмәткә лаек габбасилардан һәм бөек сәедләрдән күпмедер шәхес булып, аларның башында нәкыйль-әшрәф (бөекләрнең җитәкчесе. – тәрҗемәче) дип танылган [...] зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихтирамга һәм зур хөрмәткә ия булган», дип шәрехли Ш.Мәрҗани (Мәрҗани Ш. Күрс. хезмәт. 199-200 б.). Җәмәгать урынында Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән дип кабул ителгән руханилар җитәкчесен ничек хөрмәтләгәннәрен С.Герберштейн җентекләп сурәтләгән: хан сәед каршына чыгып һәм баш иеп, аның кулына орынган. Башка түрәләр, бәкләр фәкать аның аягына, ә гади халык киеменә яки атына кагыла алган (Герберштейн С. Күрс. хезмәт. С. 176). 

Тарих фәнендә иң яхшы өйрәнелгән ислам институтлары Кырым ханлыгына карый. Алтын Урда дәүләтендә салынган дини традицияләр урта гасыр татар ханлыкларында дәвам иткәнен һәм Казанда Гәрәй нәселе вәкилләре утырганын истә тотып, андагы кайбер элементлар Казан җирлегендә дә урын алган дип әйтергә мөмкин. Сәед, дәүләт эшлеклесе һәм руханилар җитәкчесе буларак, Кырым ханлыгында кебек (анда бу дәрәҗә биләүче мөфти дип аталган) беркадәр хезмәт хакы алган дип уйлыйбыз (Кырымда хезмәт хакы, шулай ук, кадиәскәр, ягъни гаскәрнең баш руханиена да түләнгән). (Мусульманское духовенство Таврической губернии в конце ХIX века: рапорт В.В.Вашкевича: сборник документов / сост., авт. предисл., прим. и сокр., сост. указ. И.К. Загидуллин. Казань: Государственный комитет Республики Татарстан по архивному делу, 2016. С. 31).

Чыганаклардан күренгәнчә, Илһам хан тәхеттә утырганда, баш сәед булып Тәвәккәл исемле кеше торган. Аны Касыйм сәед алыштырган. Әйткәнебезчә, сәедләр, урта гасыр татар дәүләтләрендә билгеле һәм хөрмәт ителгән аксөяк катламы буларак, бер илдән икенчесенә күченеп тә йөргәннәр. 1489 елда Казанда булган Касыйм сәед 1490-1491 елларга караган рус елъязмаларында Нугай Урдасында телгә алына. Касыйм сәедтән соң 1491 елда Казанда Бараш сәед исеме атала: ул Казан ханы һәм Бөек Мәскәү кенәзе гаскәрләрендәге ике воеводаның берсе сыйфатында Олуг Урдага каршы сугышка чыккан Кырым ханы Миңле-Гәрәйгә ярдәмгә бара. Казан аксөякләре 1497 елда аны, Бөек кенәз гаскәриләре белән бергә яу чапканын искәртеп, дәүләтнең илчесе сыйфатында хан итеп җибәрүне сорап, Мәскәүгә язалар. 1507 елда ул Мәскәүгә Мөхәммәд-Әминнең вәкаләтле вәкиле булып, ике дәүләт арасында яңа килешү төзү өчен бара. 

1512 һәм 1516 елларда Казаннан Шаһхөсәен сәед Мөхәммәд-Әминнең вәкаләтле вәкиле сыйфатында дәүләт эшләре белән Мәскәүдә була. Күрәбез, ул Мәскәү яклы сәясәт уздыра, ә 1524 елда Казан тәхетенә утыртылган яшүсмер Сафа-Гәрәйне үтерергә теләүдә гаепләнеп, һәлак ителә (Исхаков Д.М. Сеиды в Казанском ханстве // Кул Шариф и его время. Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. С. 54-55). Этнолог Д.М. Исхаков аннан соң Казан дәүләтенең баш сәеде Боерган исемле шәхес булган дип фаразлый. 

1545 елда Казан аксөякләре мөрәҗәгате буенча Бөек Мәскәү кенәзе тәхеткә кабат Шаһгалине җибәргәч, җәй көне Казанга Әстерхан ханлыгыннан Мансур сәед килә. Сафа-Гәрәй үзенең берничә дистә яугирләре белән Казаннан Әстерханга кача. Әйтелгәнчә, Әстерхан ханыннан һәм нугайлардан гаскәр алып килеп, 1 ай узгач, тәхетен кире кайтара һәм баш сәед итеп, әлеге Мансур сәеднең улы Колмөхәммәдне билгели. Бу сәед 1550 елның февралендә шушы җаваплы вазифаны башкара, Казан кирмәне диварларында башка дәрвишләр һәм суфилар белән Бөек Мәскәү кенәзе гаскәриләренә каршы сугыша. Кабат Казан тәхетенә утырган Шаһгали 1551 елның октябрендә үзенә каршы заговорда катнашканы өчен 70 аксөякне үтертә. Күрәсең, бу төркемдә баш сәед Колмөхәммәд тә булган.

Казан тарихының хәлиткеч көннәрендә рус елъязмаларында «Кулшәриф мулла» исеме белән аталып килгән шәхес баш сәед итеп билгеләнә. Ул да Әстерхан сәеде Мансурның улы була. Колшәриф сәед 1552 елның 2 октябрендә Иван IV нең гаскәрләре Казан кирмәненә бәреп кереп, Хан сарае янына җиткәч, мәчет янындагы мәдрәсә шәкертләре, суфилар һәм башка дин әһелләре белән бергә канлы бәрелештә шәһид китә (Полное собрание русских летописей (ПСРЛ). Т. XIII. Ч.1. С. 218). 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев