Логотип Казан Утлары
Шигърият

Унсигездә кызлар шундый гүзәл...

Әби булсам, матур булачакмын! Шундый карар бирдем үземә.

Унсигездә кызлар шундый гүзәл:

Сызмаса да кыйгач кашлары,

Зифа буе, толым-толым чәче...

Әйләнәдер егет башлары!

Утызда да матур әле алар,

Тулып пешкән чия шикелле.

Кулларында бала тибрәткәннәр

Шундый гүзәл, шундый сөйкемле!

Кырыкта да чибәр ханымнар бар,

Каян килә икән матурлык?
Ә илледә матур булу өчен

Кирәктер ул чиксез батырлык.

Исең китми усал җыерчыкка,

Күзләреңнән тамса бәхетең,

Шул буладыр алтмыш матурлыгы –

Кабул итү яшең тәхетен...

Әби булсам, матур булачакмын!

Шундый карар бирдем үземә.

«Нинди бәхетле бу карчык», диеп,

Соклансыннар карап йөземә!
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев