Логотип Казан Утлары
Шигърият

Зинһарлау

«Канны гына бутый күрмә син, милләт канын бутый күрмә син!..» 

Гаҗәп түгел: җирдә төрле төсләр

бер-берсенә китә кушылып;

оркестрның өнле өермәсе

ишетелә шундый хуш булып!

Бал-бәлзәмле исләр болганыша,

болын буйлап җылы җил искәч.

Күпме сулар катыш хәлгә керә,

диңгезләргә барып елышкач.
Бәгырьдәге гамьнәр төенләнә,

барсын берәмтекләп җыйсаң да...

Аралашып тора үзаралай

байтак нәрсә безнең җиһанда.

Шулай дәвам итәр, Аллаһ колы

нинди генә уйлар кормасын.

...Ерак бабам миңа хитап кыла:

«Канны гына бутый күрмә син,

милләт канын бутый күрмә син!..» 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев