Логотип Казан Утлары
Шигърият

Хушлашу

Килешәсеңме син дә – хушлашу җиңел түгел.

Килешәсеңме син дә – хушлашу җиңел түгел.

Ефәк тукыма кебек сыпылып китте күңел.

Кавышулар булган күк хушлашу да табигый.

Теләсәк тә, үзгәртеп булмый тормыш агымын.

Тик, белсәң, сыкрый күңел, бу халәт сиңа таныш.

Көн күк өмет балкыса, төн булып ойый сагыш.
 

 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев