Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кешеләр

Һәрбер кеше матур бит үзенчә, Һәм үзенчә генә сөйкемле!

Кешеләрне күзләп йөримен мин,

Беренче кат күргән шикелле.

Һәрбер кеше матур бит үзенчә,

Һәм үзенчә генә сөйкемле!

Һәрбер җанда, әйтерсең лә, гүя,

Бай тарихлы гаҗәп Идел бар.
Күл төбендә яткан асылташ күк

Һәр күңелдә нидер, нидер бар!

Күпме кеше җирдән атлап узса,

Шуның хәтле язмыш агыла.

...Күңел күзең сау-сәламәт булса,

Һәр күңелдән җәүhәр табыла!
 

 

"КУ" 07,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев